Мин дә бер татарыңдыр... (бәян)

Татар һәм ат

Нишлисез сез, кешеләр! Нигә бүгенге көн белән генә яшисез икән!!! Алда

бит әле балаларыгызның да, оныкларыгызның да Ходай бүләк иткән гомере

бар. Сындырасыз, ватасыз, җимерәсез. Иң зур гөнаһ саналган җинаятькә

барасыз – үтерәсез! Нинди Алла каргаган ил соң бу? Җиңел генә хәл ителәсе

эшләр төрле каршылыклар, диварлар аша эшләнә. Кемнәрдер шулай җиңел

генә тормышка ашырыласы гамәлләрне эчпошыргыч шөгыльгә әйләндерә.

Барысына да нәрсәдер төртергә, ришвәт бирергә туры килә. Кайсы гына

тармакны алма, бер кешенең табышына ике-өч паразит ябыша. Ничек бу ил

алга китсен дә, киләчәк якты булсын! Дәүләт бит үзе үк бәндәләрен караклыкка,

угрылыкка этәрә. Эшләп-эшләп, тир түгеп тә тиешлесен алалмаган адәм тора-

бара барысына да кул селти. Ә бу селтәнү киләчәктә күтәрелеп чыгачак афәткә

бер ым гына. Андый селтәнүләр көннән-көн ешая. Ил үзенең алдынгы тырыш

затларын югалта гына бара. Ул урынга соңыннан бөтенләй үзгә затлар килеп

тула. Менә алардан син яхшылык көтмә инде. Юкка гына адәм балалары,

бигрәк тә авыл халкы Совет властен сагына башламады. Чөнки ул чорда

хезмәт алдынгыларының урыны түрдә иде. Орден-медален дә, ял йортларына

юлламаларын да бирә килделәр. Төрле бүләкләр турында сөйләп тә торасы юк.

Мотоцикл, суыткыч, хәтта зур дефицит саналган җиңел машиналарга хәтле

тырыш, уңган хезмәткәрләргә табыла иде. Кыр батырларына багышлап меңләгән

пьесалар, роман-повестьлар, җыр-шигырьләр иҗат ителде. Чын мәгънәсендә

мәдхия җырланды ил алдынгыларына.

Үзгәртеп кору башлангач, түрәләр башлап җибәргән комсызлык, талау, тора-

бара җинаятьчел элементлар кулына да күчеп, кан коюлы бизнеска әйләнде.

Күпме асыл егетләр, җиң сызганып эшлисе, гаилә корып гөрләтеп яшисе

урында талап-үтереп тиз генә яхшы тормыш кормакчы булдылар. Нәтиҗәдә

йөзләрчә, меңнәрчә корбаннар... Шушы талау нәтиҗәсендә илнең индустриясе,

авыл хуҗалыгы юкка чыгарылды. Ярый әле иксез-чиксез җиребездә нефть-газ

ятмалары хәттин ашкан. Ни генә булмасын, яшәргә кирәк. Шөкер, таянырга

тырыш халкым бар. Аны алдарга гына ярамый, тотынса, таулар күчерә ул.

Ләкин инде хәрәмләштеңме, гаиләсен ала да бәхет эзләп сәфәр чыгып китә

ул! Чит җирләрдә дә югалмый үзе, андый фидакарьләр кайда да кирәк. Тик

милләт буларак нигезен җимерә ул. Бер-ике буын алмашынганда, татар халкы

руска әйләнә дә куя. Чөнки бер кеше сине тикшерми, «татарва, чаплашка,

басурманин» дип мыскыл итми. Шулай итеп, рус халкы гасырлар буена иң

беренче чиратта татар халкы исәбенә тулылана, ишәя килде.

Бу чорда татар авылларына чын мәгънәсендә афәт килде. Колхозлар

бетерелде, хуҗалыклар таланды. Кайчандыр меңләгән баш эре терлеге булган

авыллар хәерчелеккә төшерелде. Хезмәт хакы түләнми башланды. Шул сәбәпле,

яшьләр шәһәр җиренә агылды. Бер дистә ел эчендә күзгә күренеп картайдылар

салалар. Эшләргә кеше калмагач, әлеге дә баягы Мәскәү авылда хезмәт кылучы

халыкка терлек асрарга мөмкинлек бирде. Менә сиңа парадокс. Эшче куллар

ташып торганда ярамый иде, авылда карт-коры гына калгач хет ун, йөз сыер

асра, мең баш сарык тот, каршы торучы юк. Ничәмә-ничә еллар шәхси

хуҗалыгыңда ат тоту «запрещён» иде, бүген хет унны асра, хәлеңнән килсә. Ә

бит атсыз татар татарга саналмаган. Атсыз яшәү, әлбәттә, халкымның милли

рухына каты сукты. Ат белән бергә безнең халык Европа илләренең азатлыгын,

бәйсезлеген генә саклап калмаган, тыныч тормышта иген игеп, үзеннән

артканын якын күршеләренә дә биргән. Мал асрарга мөмкинлек бирелгәч, татар

халкы иң беренче чиратта бахбайлы булды. Сабан туйларында чапкыннар бик

күпкә ишәйде. Колхоз, авыл, район җитәкчеләре төрле җирләргә барып нәселле

атлар юнәтә башладылар. Бу мәсьәләдә бигрәк тә Татарстан әйдәман иде. Аңа

карап башкалар да кузгалды. Шул исәптән, ул елларда колхоз рәисе булып

эшли башлаган Әлфиттә дә борынгыдан килгән атларга мәхәббәт инстинкты

яңадан уянды. Ул «ничек тә булса яхшы чапкын алып кайтырга» дигән ошбу

нияте белән янып, хыялланып йөри башлады...

Орнамент

Кече яшеннән үк яратты атларны Әлфит. Әтисе өйгә берәр сәгать ял итеп

алырга дип кайтса, Лачынга атланып рәхәтләнеп чаба иде. Үзен ул ат өстендә

хәрби җайдак итеп тоя. Битеннән кайнар җәй һавасы сыйпап кала. Рәхәт аңа

Лачыны белән дөнья гизүләре. Ләкин бик озак сәфәр кылып йөрергә вакыт юк.

Әтисе ял итеп алган арада, байталга да тамак ялгап, көч тупларга кирәк. Әлфит

үсте, ишек алдында атлар да алышынып торды. Очкын да, Йолдыз да, Бөркет

тә, Чичин дә – барысы да күңелгә уелып калды. Бигрәк тә — Йолдыз. Аягын

сындырган иде ул. Рәткә кермәячәген аңлаган авыл абзыйлары иткә чалдылар

аны. Әле, җанкисәккәем, аякларын бәйләп, тартып еккач та, каерылып зур,

яшь тулы күзләре белән Әлфиткә карап, гасабиланып кешнәп җибәргән иде.

«Мин бит сезгә тугры хезмәт иттем, ә сез минем башыма җитәсезме», дип әйтүе

булгандыр. Нишлисең, тормыш шундый: кайчагында без яраткан, безгә игелек

кылган хайваннарга карата рәхимсез. Үзенең яраткан атына карата эшләнгән

явызлыкны күрмәс өчен Әлфит елый-елый өенә йөгереп кереп китте. Әнисе

шунда Хөрмәтулласын: «Баланың йөрәген бозып күз алдында чалмасагыз,

беткәндер урын», — дип сүгеп алган иде. Йолдыз аның күңеленә мәңгегә авыр

хатирә булып уелып калды.

Әлфит мәктәпне тәмамлады. Совет армиясе сафларына китәргә ярты

елы калып бара иде. «Әткәй, мине ат дурына эшкә куй әле», — дип сорады.

«Мин куйсам, сүзе күп була аның, улым. Шуңа күрә андый эшләргә мине

беркайчан да кыстырма. Бар, әнә ферма мөдире Гайфулла абзаң янына бар,

шуннан үзең: «Армиягә киткәнче генә ат алачыгында берәр эш табылмасмы

икән», диген. Шулай итеп булачак никрут егет көз айларына хәтле ат көтүе

көтте. Болында ул, татлы хыялларга чумып, йолдызларны, серле, могҗизалы

күк йөзен күзәтергә ярата иде. «Их, Фәния белән космик корабльгә утырып,

бергә башка планеталарга барып җитәсе, алар тормышы белән дә танышасы

иде. Андагы атларны, сыерларны, башка җан ияләрен дә күрәсе иде», дип

хыялланды. Кайчан булса да андый заманнар да җитәр. Әйтик, ике сәгатьтән

син Марста. Марсианнар йөгереп килеп чәчәккә күмәләр. Фәния белән

кушылуыңа шатланалар. Иртәгә, Алла боерса, клубтан соң сөйгәне белән дә

очрашасы бар шул аның, чөнки ял көне, атларны җәйләүгә Шәһидулла абзасы

алып чыгачак. Ә ул төне буе Фәниясе белән йолдызларга сокланып йөриячәк.

Иң мөһиме: яңгыры гына яумасын. Шунысы кызыклы, әле әнисе Фәниягә күз

салып йөргәнен белмәгән чакта ук, улына: «Әлфит, әгәр дә өйләнергә уйласаң,

улым, әллә каян читтән әллә кемнәрне эзләп баш ватма. Әнә Габдерәхим

абыйларыңның бик акыллы, бик чибәр, бик уңган Фәнияләре бар, шуны

үзеңә карата алсаң, уңарсың», — дигән иде. Кәбирә ханымның улына үзенең

иң яраткан укучысын тәкъдим итүе Әлфитнең йөрәгенә сары май булып ятты.

Үзе исә, шаяртып кына: «Миңа карамас ул, әнкәй, буем да зур түгел», — дигән

булды. «Карар, әдәпле генә йөрсәң, буйга үсмәсәң дә, бәхеткә үсәрсең, улым,

шуны бел», — дип ана кеше сүзен бетерде.

Ул заманнардан бирле шактый сулар акты. Менә бүген ул Ижауда институтта

укып йөри. Ипподромда практика үтә. Остазы төз гәүдәле, зәңгәр күзле Беловны

беренче күрүдә үк үз итте ул. Зыялы, тәрбияле икәнлеге күзгә ташланып тора. Сары

чәчен артка сыпырып куя да, Әлфиткә үзенең кул астындагы чапкыннар турында

сөйли. Нәрсә ашатканнарын, ничек йөгертергә чыгарганнарын аңлата. Инде менә

Василий Николаевич белән бер атнага якын аралаша, ник бу рус кешесеннән бер

сүгенү сүзе ишетелсен. Ник үзенә карата да, кул астындагы малкайларга карата

да кечкенә генә тупаслык күрсен. Кайтып китәренә бер көн кала Әлфит остазы

Беловтан: «Мин, Василий Николаевич, үземнең колхозга да сездәге кебек берәр

затлы чапкын эзлим, ничек юнәтергә икән?» — дип сорады.

— Әлфит, үзеңә сер итеп кенә әйтәм. Безнең хуҗа салган баштан ат белән

бер бабайны таптатып имгәтте. Милициягә әйтмәсәң, бер ат бирәм, дигән.

Хастаханәдән чыгуга килде бабай атны сорап. Татар буларак, кайсы атның нинди

икәнен әйбәт чамалый. Иң яхшы чапкыныбызны сайлады да алды. Теге гаепле

җитәкчебез ялынып та карый, башкасын сайлагыз дип, кая ул! «Орнамент»ыбызны

алып китте. Кычкырып-кычкырып еладым аны югалту сагышыннан. Бабай бит

аны сугымга, казылык ясарга алып китте. Гәүдәгә зур иде шул, җанкисәгем. Разве

шундый затлы атны иткә чалалар? — Белов зәңгәр күзләреннән атылып чыккан

яшь тамчыларын кесәсеннән кулъяулык чыгарып сөртеп куйды. — Әлфит сынок,

мин сиңа бабайның адресын да бирәм, Башкортстанның Яңавыл районында

яши ул. Син бит татар, татар татарны аңлар, алыштырып кайт син аны, ике ат

биреп булса да коткар «Орнамент»ыбызны!

Әлфит шул ук кичне поездга утырып бабайны эзләргә чыгып китте. Башында

бер генә уй: «Соңга гына калмаган булсам ярый инде!». Тапты ул хуҗаның

йортын. Таза, бай ихата. Ишегалларына да таш җәелгән, каралты-курасы да

алпавытларныкыча. Шулчак абзарда чапкын кешнәп җибәрмәсенме... Исән,

димәк, чалырга өлгермәгәннәр, болай итеп нәселле, затлы атлар гына кешни ала.

«Әй, өйдәләрме сез? Өйдә кеше бармы?» — дип кычкырды ул. Күлмәк өстеннән

сарык тиресеннән тегелгән җилән бөркәнгән, чалбарын йон оекларының эченә

кертеп кигән, башына затлы түбәтәй элгән, коңгырт күзле, ап-ак сакаллы бер

бабай килеп чыкты. Әлфит сәлам бирде:

— Әссәламәгаләйкүм, абзый!

— Вәгаләйкүмәссәлам, энекәш!

— Мин, абый, Мари иленнән, колхоз рәисе. Сездә чапкын ат барлыгын

ишеттем дә кызыксынып килдем. Үзегез беләсез, акча юк заман, алыштырып

булмасмы? Мин Сезгә бартер тәкъдим итәм.

— Нәрсә инде ул бартер?

— Әйтик, мин сезгә бер ат, шуңа өстәп бер «КамАЗ» солы бирәм.

Бабай бераз уйланып торды да әйтте:

— Давай, энекәш, болай эшлибез, син миңа бу чапкын урынына ике ат

бирәсең, үзең күрерсең, шуңа тора ул. Килештекме? — картлач кулын сузды.

Әлфит бер мәлгә аптырап калды. Аңа колхозын бер ат бәрабәренә ике атсыз

калдыру да кызганыч иде. Ә менә солыга килгәндә, быел нык уңды. Хет ике

машина төяп китсен.

— Вагыйз абый, әйдәгез инде, бер ат та ике «КамАЗ» солы төяп җибәрәм. Татар

татарны аңларга тиеш бит инде! Абзый ишек кырыенда торган култаягын алды

да шуның белән башта бер галошын, аннан икенчесен тартып китереп башта бер

аягына, аннан авырлык белән икенчесенә киде. Ул уң аякка чатанлый иде. Алар

абзарга керделәр. Йа Хода, могҗизадыр бу? Озын муенлы, әкиятләрдә генә була

торган сылу гәүдәле кашканы күреп сихерләнде, телсез калды Әлфит. Ат та ике

ирне күреп тыпырчына башлады. Тирә-юньне яңгыратып кешнәде дә арт аякларына

басты. Әйтерсең лә, «Әлфит, менә кара минем матурлыкны, алып кит биредән, мин

мондый коллыкны күтәрә алмыйм», дия иде. Хуҗа кеше: «Йә, күрдеңме, мондый

малкайга ике колхоз атың җәлме», — дип куйды. Әлфиткә бүтән юл калмаган иде.

Бу чапкын аныкы гына булырга тиеш, бары тик аныкы гына. Мондый гүзәллекне

югалтырга ярамый. Әнә бит кара ялларын селкетеп, койрыгын болгап каядыр

ашкына. Ут яктысында затлылыгын белдереп, ялтырап тора. «Яхшы, Минвагыйз

абый, берсекөнгә минем машина сезне килеп алыр. Орнаментны минем «КамАЗ»

белән кайтарасыз, сөйләштекме? — дип кулын сузды. Бабай да теләр-теләмәс кенә

үзенекен бирде һәм «Башта синекеләрне дә күрик әле», — дип әйтеп куйды.

Әлфит килер микән, юк микән дип төне буе борчылып чыкты. Төрле төшләр

күреп саташты. Имеш, Орнаментка атланган да, очалар гына. Аларны нур сибеп

балкыган ай да, бихисап йолдызлар да озатып кала. Алар чабалар да чабалар. Ул

да түгел диңгезнең текә яры, аста коточкыч дулкыннар. Ул чапкынны йөгәнен

бар көченә үзенә тартып туктатмакчы, тыймакчы __________була. Хәле генә җитми,

Орнамент, киресенчә, тизлеген арттыра барган килеш чабып килеп упкынга

томырыла. Әлфит саташып: «Беттек», — дип акырып кара тиргә батып уянды.

Вакыт иртәнге бишенче яртыны күрсәтә иде, димәк, тиздән таң атачак! Фәния

кая соң әле, ә ул сыер саварга чыгып киткән, күрәмсең, юынырга, киенергә

дә, терлекләргә печән салып керергә кирәк. Аннан тамак ялгап алгач, конторга

менәрмен. Бабай килгәнче иң таза, иң эшчән атларны конюшнядан икенче

җиргә күчереп торырбыз. Югыйсә алачак та китәчәк менә дигәннәрен. Ә атлар

ферма тирәсендә алыштыргысыз. Әле бит монда хуҗалык эшләрен алып барырга

да тазалары, ныклары кирәк!

Көндезге 12ләр тирәсе булгандыр, Арча тимер юл станциясеннән бабайны

утырткан «УАЗ»игы кайтып керде. Әлфит машинасын тәрәзәдән үк күреп, аннан

төшкән Вагыйз бабасын да шәйләгәч, каршы алырга чыгып китте.

— Юллар бик ялыктырмадымы, Вагыйз абый? — дип егет ике кулын сузып

күреште.

— Ай-яй бу Әтнә белән ике арагыз бигрәк тә әшәке икән, немецлар бомбит

иткәннәр диярсең.

— Юк инде, юк, Вагыйз абый, Рәсәйдә рәтле юл, шуңа күрә Казанга да

әйләнгечтән, Йошкар-Ола аша йөрибез. Кайчан булса да турыдан гына рәтле-

башлы асфальт салынырмы, белмим. Ярар, немецлар бәреп керсә, яхшы ул.

Шул юлларда үзләре үк батып үләчәкләр. Без ияләшкән инде, как-нибудь.

Вагыйз абый, әйдә әле берәр чынаяк чәй эчеп килик, төш вакыты да җитте

бит, — егет абзыйны өенә чакырды.

бабай бик үткен, дөнья күргән кеше булып чыкты. Сталин чорында

аның гаиләсе дә Себергә кулак итеп сөрелгән икән. Ул чактагы биш яшьлек

малайга әти-әнисе, сеңел-энеләре белән репрессия җилләренең ачысын

да, төчесен дә хәттин ашып татырга туры килгән. Рәнҗетелгәннәр арасына

кертелгән булса да, Вагыйзнең әтисе Миңлегали абзый биредә дә югалып

калмый. Оста куллы икәнлеген белеп алган түрәләр, колония җитәкчеләре

мунча салырга да, шкаф ясатырга да үзен гел алып китеп торалар. Эше табылган

— ашы да табыла, дигәндәй интегеп яшәргә туры килми алар гаиләсенә. Җирле

Красноуха халкы да үз итә Казаннан сөрелгән басурманнарны. Ишегең ватылса

— ишек, баскычың сынса баскыч ясап, мунча мичең искерсә, мич чыгарып

бир дә, ничек инде үз итмисең ди. Әле Сталин үлеп амнистия булгач та, ярты

авыл озата килә үзләрен. Күбесе: «Китмәгез инде, Миша, йорт салырга да

булышабыз, сыер да табып бирербез», — дип ялына. «Спасибо Вам, дорогие,

бик зур рәхмәт, ләкин мин туган җиремнән башка яши алмыйм шул», — дип,

саубуллаша ул. Әле бик күп еллар үткәч тә, Вагыйзнең читтә яшәп калган

якташлары кунакка кайткач сөйләүләренә караганда, әтисе Миңлегалине

һаман Красноухода сагынып искә алалар икән. Ул төзегән мунча-каралтылар,

ул өйгән ызбалар аны искә төшереп, авылга ямь биреп торалар. Кире туган

җирләренә кайткач та тик ятмый: каралты-куралар, мунча-өйләр сала. Үзеннән

малайларны да калдырмый, кул астына кертә. Дөньялар бераз рәтләнеп киткәч,

умартачылык-бакчачылык белән шөгыльләнә башлый. Үз авылында да аны

хөрмәт итәләр. Ни кызганыч, атлар яраткан әтисе ат асрый алмый кала, чөнки

рөхсәт юк. 90 яшен тутырырга ике-өч ай тулмый, ул якты дөньядан китеп бара.

Ә менә улы Вагыйзгә атлы заманнарны күрергә дә насыйп була. Хәзер ул ел

саен атлар сатып алып симертә дә йә иткә сата, йә казылык ясый. Ошбу кәсебе

аны Әлфит җитәкләгән колхозга китереп җиткерә дә.

Төшке аштан соң алар дворга төште.

Бөтен конюшныйны җентекләп карап чыккан Вагыйз карт әйтеп куйды:

«Рәтле-башлы аргамаклар, юртаклар юк икән сездә. Бигрәк вак бит, Әлфит

энем, мал-туарың». Ул атларны тагын бер карап чыкты. Ошаганын тапмады

түбәтәйле кунак бабай.

— Гаеп итмә, энем, мин китим инде. Шофёрың кире поездга илтеп куйсын.

— Вагыйз абый, ике атым синең Орнаментыңа тора бит инде. Ничек

кызганмыйча шундый аргамакны казылыкка чалырга була инде?

— Энем, болар — авыр йөк ташып, беткән-картайган. Начар казылык

чыгачак. Ә менә минем өйдәгесеннән затлы ризык җитештереләчәк. Ярый,

юлчының юлда булуы хәерле, дигән халык — абзый кесәсеннән кулъяулык

чыгарып маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын сөртте дә урам якка юнәлде.

Аңа мал караучы Гатаулла, рәиснең шофёры Камил белән Әлфит үзе дә

иярде.

— Вагыйз абый, үтенеп сорыйм, әйдә килешик инде. Харап итмик шундый

яхшы нәселле атны. Татар татарны аңларга тиеш бит инде, — дип ялынды

Әлфит.

— Менә син дә татар булгач, шуны аңла инде, энем. Син рәтле-башлы

малларыңны яшергәнсең дә, миңа вак-төяген төртеп маташасың. Җүләр дип

белдеңме әллә Вагыйз абыеңны.

— Юк, Вагыйз абый, яшермәдем, өч-дүрте чыннан да эштә. Фермага фураж

ташыйлар, калганнары биредә». Вагыйз абзый «сау бул» дигән кебек уң кулын

селтәде дә, ферма кырыенда торган машинага таба чатанлый-титаклый китеп

барды. Камил аптырап хуҗасына карады. Әлфитнең борыны салынган иде.

Аның күз карашында үпкәләү катыш рәнҗү чаткылары да сизелә иде.

— Ярый. Бар илтеп куй Арчага, алдыннан арты яхшы, — диде ул шофёрга

һәм правлениегә төшеп китте. Кабинетына кергәч, сейфын ачып, коньяк тартып

чыгарды. Аның бөкесен ачу белән борып ачты да эчемлекне шешәсеннән генә

авызына койды. Чыраен сыткан килеш тимер шкафыннан, кәгазь араларыннан

шоколад тартып чыгарды. Аның ике шакмагын сындырып алып, чәйнәргә

тотынды, үзе шунда: «Бигрәк тә мәнсез карт икән, тәгәрәп үлгере», — дип,

үзен үпкәләтеп китеп барган кунак бабайны сүкте. Шулчак урам якта бер

машина килеп туктаганы ишетелде. Тәрәзәдән караса, Вагыйз абзыйны илтә

киткән «УАЗ»игы иде. Машинаның ишеге ачылды, таягын тоткан карт чыга

башлады. Шофёры аны култыклап алды, чыгарга булышты. Җиргә ныклап

баскач, Вагыйз абзый әле дә аны тотып торучы шофёрдан кулын тартып алды

да, таягына таяна-таяна идарәгә таба юнәлде. Әлфит: «Күр әле син аны, карт

булса да, чатан булса да, нинди горур», — дип бабайны тагы бер кат сүгеп алды.

Ләкин, үзенең эченә җылы йөгерә башлаган иде инде. «Димәк, бабай, ниндидер

фикергә килгән. Әллә өч атыма алыштырмакчы була микән», дип, уйланып

куйды ул. «Юк, өчкә мөмкин түгел, сүзе дә күп булачак, йә ике малкайга, йә

сау булыгыз» дигәч, ул өстәлдә торган коньяк шешәсен кире сейфка тыгып,

ишеген бикләде. Ул да түгел бүлмәгә кунак абзый үзе килеп керде.

— Әллә китеп булмадымы, Вагыйз абзый? — дип төксе гына каршы алды

ул кунакны. – Тик сразу әйтеп куям, өч атка алмаштырмыйм «Орнамент»ны.

Кунак авыр сулап куйды да.

— Өч ат сорарга бөтенләй оятсыз дип беләсеңме әллә мине. Әгәр дә зур

гәүдәле, шәп атың булса берсе дә җитәр иде дә... Ярый, чёрт с ним! Син дә

кызганыч, үземә дә бик уңайсыз! Теге ике малкайга өстәп, үзең әйттең бит,

солым бик күп дип, шуны бирсәң, ике-өч айда яхшы ашатып рәткә китерермен

кебек мин аларны. Шуңа ризамы? – ул үзенең авыр хезмәттән тупасланып,

яргаланып беткән кулын сузды. Әлфитнең эченә җылылык йөгерде. «Бу бабай

турында начар уйлап, гөнаһ җыйганмын икән, Ходай Тәгаләм, зинһар, берүк

кичерә күр», дип уйлады.

— Рәхмәт, Вагыйз абый, менә монысы ичмасам җегетләрчә, — хуҗа абзыйны

кочып алды.

Аргамакны карарга бөтен халык җыелды. Озын юл үтеп кайткан чапкын,

башын боргалап: «Болар мине ни эшләтергә җыеналар икән», дигән кебек

зур кара күзләре белән тирә-юньне күзәтте. Зур, озын керфекләрен астан-

өскә, өстән-аска йөртте, күзен челт-челт йомгалады. Чыннан да, «Орнамент»

сокланып туймаслык гүзәл ат кызы иде. Авыл халкының күпчелегендә төрек

каны үзен сиздерде. Кайберләренең елкылдап торган арт сыртына сикереп

менеп атланасы һәм чабып китәсе килә башлады. Гомере буе көтү көтеп

лаеклы ялга чыккан, хөрмәткә лаеклы Хәйрулла карт түзмәде: «Әлфит энем,

бер шушы затлы атка менеп чабып килим әле. Мондыйларны күрергә туры

килмәде шул безнең заманга. Хет үлеп киткәнче бер атланып калыйм», — дип

үтенде. Карчыгы Сәрбиҗамал тәтә генә: «Шул гына җитмәгән ди син карт

җүләргә, очып төшсәң, сөякләреңне дә җыеп бетереп булмас. Туймадыңмыни

гомер буе ат өстендә көтү көтеп. Әлфит энем, бирә күрмә тагын аргамакны!

Бәласеннән башаяк. Әнә кайткач капка төбендәге бүрәнәгә атланырсың, аңа

да көчкә генә менә ул хәзер!

— Ат дагалаганда бака ботын кыстыра ди. Тукта әле, карт пәри, Әлфит

энекәш белән сөйләшкәндә тыгылма әле. Бар, әнә кайтып чәеңне чөмер, ирләр

эшенә кысылма, — дип куйды 80гә якынлашып килүче бабай. Аларны тыңлап

торган бала-чага, хатын-кыз хихылдашып куйды. Сәрбиҗамал тәтә уенын-

чынын бергә кушып, болай диде: «Яшь чагымда бер дә карт пәри дип үртәләми

идең. Аягыма кигән галушыма хәтле үбәргә риза идең, имансыз. Хәзер кеше

янында мыскыл иткән буласыңмы. Өйгә генә кайт әле, күрсәтермен мин сиңа?»

Үткән ел авыл Сабан туенда чабышта беренчелекне алган Илбрус атлы малай

да түзмәде: «Әлфит абый, ярыймы үзем атланып чаптырып килсәм», — дип

сорады. Ул да түгел, башка малайлар да: «Мин дә чапсам ярыймы, миңа да

бирегез инде, Әлфит абый» — дип ялынырга тотындылар. «Тавышланмагыз

әле, җәмәгать. Ат озын юлдан кайтты, әкрен генә ияләшсен, аякларын язсын.

Хәзер әнә теге буш кардага кертәбез. Син, Хәйрулла абый, аргамакны карарга

үзең алынмыйсыңмы соң, колхоздан шуның өчен әллә ни күп булмаса да

хезмәт хакы билгеләрбез. Көнгә өч мәртәбә яхшы итеп ашатсаң, шул җитә»,

— диде председатель. Хәйрулла карт бу тәкъдимнән тураеп, күкрәкләренә хәтле

киереп куйды. Читтән карап торсаң, аны яшь тавыклар күргән карт әтәч белән

чагыштырып булыр иде. Ул тырт-тырт басып, атны тагын бер кат тикшереп

чыкты. Шуннан соң Әлфит каршына килеп: «По рукам» дип кулын сузды. Тик

карчыгы Сәрбиҗамал бу юлы да кысылмыйча кала алмады:

— Кая инде сиңа, карт җүләргә, ажгырып торган атны карарга, өйдәге

сыерыңны да җиренә җиткереп тәрбияли алмыйсың бит хәзер. Яшьләр беткән

ди авылда.

— Сыер – сыер инде ул, синең кебек күшәйт итәргә генә белә. Ә бу — ат!

Атларның аты! Монда инде тәҗрибәсе булган ир-ат кирәк! Ягъни, мәсәлән,

минем кебек. Понятно!

— Белмим инде, теләсәң нишлә, ат карап тир, тизәк исе сеңгән киемнәреңне

үзең юарсың, алайса!

Шунда халык арасыннан сыер савучы Тәслимә: «Борчылма, Хәйрулла бабай,

без сиңа кереңне дә юарлык, үзеңне дә тәрбияләрлек яшьрәк хатын табып

бирербез», — дип әйтеп куйды. Аның шаяртуын башка чәчбикәләр дә күтәреп

алды. «Үземә генә өйлән, Хәйрулла абый! Икәү атын да карарбыз! Чөкердәшеп

яшәрбез», — дип кычкырды берсе. Рәхәтләнеп көлештеләр. Сәрбиҗамал әби

тагын кабынып китте: «Өйләндерми генә торыгыз әле, өч баласын, алты оныгын,

үзен караган хатынын ташлап чыгып китсәме.... Ходай Тәгалә каршына ничек

барыр икән ул. Әйдә, Хәйрулла, өйгә кайтабыз. Әйдә, Хәйрулла, дурга төшеп

атны карасаң карарсың, кайтып бер рәхәтләнеп чәй эчик әле», — дип әмер

бирде. Тегесе исә: «Шаярталар гына бит алар, карчык, барысын да чынга аласың!

Яшьләр бит!» — дип әбине җайларга кереште, аннары председательгә борылды.

– Ярый, Әлфит энекәш, эш килешенгәнчә кала, чәйләр эчкәч, правлениегә

кереп чыгармын. Нәрсә, ничек ашатасын аңлатырсың. Бу бит гади генә җан

иясе түгел, бу — затлы ат!» – карт карчыгына иярде. Әлфит: «Сәгать өчләргә

кил, Хәйрулла абый», — дип артыннан кычкырып калды. Аргамакны машина

әрҗәсеннән төшерүләре җиңел эшләрдән булып чыкмады. Башта калын идән

такталары тезеп кенә бу мәсьәләне хәл итмәкчеләр иде, рәтле такталарның да

булмавы, төшәсе юлның текәлеге дә ачыклангач, нишләргә белми баш ваттылар.

Мескен Орнамент адәм балаларының озакка киткән фикер алышуларыннан туеп

тыпырчынып кешнәп җибәрде. Теге Илбрус атлы малай шунда: «Әлфит абый,

әгәр дә «КамАЗ» арты белән буш силос базына барып терәлсә», — димәсенме.

Бу турыда Әлфит үзе дә уйлап куйган иде куюын. Тик яшүсмер өлгеррәк булып

чыкты. Бу тәкъдимне тәмәке пыскытып торган сала мужиклары да хуплады:

«Силос базы кәкераз булачак. Атны җәфалаганчы, шунда китик. Ну, Илбрус

энем, укуың әлли-хөлли генә булса да чамалыйсың икән үзең!» — диделәр.

Ижевскида ипподромда эшләүнең файдасы тиде. Әлфит нәселле атларны

ничек тәрбияләргә кирәклеген Белов үткәргән эшлекле дәресләрдә өйрәнеп

калган иде инде. Иң мөһиме — чисталык! Аннары витаминлы азык. Һәр көнне

ат белән күнегүләр үткәрү. Шикәр һәм шуның кебек баллы әйберләр генә

бирергә ярамый, хайваннарга наркотик кебек тәэсир итә ул. Атлар тыңламый,

ярсый, гел шикәр таләп итә башлый.

Әлфит иртәнге җыенны үткәрде дә, кардага төшеп китте. Үзенең төп уйлары

һаман Орнамент тирәсендә бөтерелде. «Ияләшә микән инде яңа урынына.

Хәйрулла абзый яшькә олырагын олырак инде дә, тик атларны аннан да

яхшырак белүче юк шул. Ашату-эчертү мәсьәләсендә чамалый ул, үзем дә белгән

хәтлесен әйткәләп торырмын. Тик менә көндәлек күнегүләрне кем үткәрер?! 80

яшьлек карт атланып чаптыра алмас бит инде ажгырып торган Орнаментны.

Аллаһы Тәгалә үзе сакласын, берәр җирдә бәреп калдырса. Яшьрәк, җитезрәк

кеше кирәк чаптырыр өчен! Мал караучы Гатаулла да якын килми бу эшкә.

Өстәвенә, бик еш кына «урыс чәен» дә куллана. Атлар, җанкисәкләрем, салган

кешене өнәмиләр. Бүтән кеше куяр идең ат дворына, каян табасың рәтлерәген.

Яшьләр шәһәр тирәсенә китүне хуп күрә. Каян табарга янып торган бер җайдак?»

Колхоз рәисе уйланып, баш ватып бара торгач, «дурга» төшеп җиткәнен сизми

дә калды. Эчке яктан Орнаментның кешнәп җибәргәне ишетелде.

Чапкын янында Хәйрулла бабай үзе генә түгел иде. Ат караучы Гатаулла

да, Илбрус атлы теге чая малай да шунда кайнаша. Өлкәннәр нәрсәдер бүлеп

бәхәсләшәләр. Әлфитнең колагына Хәйрулла картның: «Бүтән Орнаментка

юылмаган кишер бирәсе булма, ат абзарын чистарт та, ашату-эчертү эшләренә

кысылма, белдеңме?» дигән сүзләре колагына керде. Тегесе исә аңа каршы:

«Нәрсә булсын синең бу атыңа? Әнә башкаларына бәрәңгесен дә, чөгендерен

дә юып торган юк. Тыгыналар гына. Беркая да китмәс бусы да», — дип

үзсүзлеләнә иде.

— Ни хәлләрегез бар? Нәрсә булды, Хәйрулла абзый? — дип сорады хуҗа

кеше.

— Нихәл, Әлфит энекәш? Менә Гатаулланы сүгәм әле, атка пычрак,

юылмаган кишер биргән. Үз эшен генә белсен иде дә, юк бит, мин монда

конюшный хуҗасы, дип җикеренә.

— Хәйрулла абый дөрес әйтә, Гатаулла! Олы кешене тыңларга кирәк! Атка

бит пычрак ашатып, инфекция эләктерүең мөмкин. Икенче юлы алай кыланма,

аңладыңмы?

— Аңлашылды инде, аңлашылмаган кая! Моңа хәтле юып тормый идек әле,

берсе дә егылып үлмәде, — дип ат караучы Әлфиткә акаеп карады.

Колхоз рәисенең борынына көмешкә исе китереп бәрде.

— Фу, Гатаулла, иртә таңнан тыгынмасаң! Бар, бар, урамга чыгып кит әле,

атларга гомумән аракы исе ярамый, — дип сәрхушне үзе яныннан куды.

— Моңа хәтле ярый иде, бүген ярамый, имеш. Менә тотып Казанга китеп

барырмын әле, исегезгә төшәр дә, соң булыр!

Гатаулланың салып алса, китеп барырмын әле, дип куркыта торган гадәте

бар иде, шулай сөйләнеп олыгаеп бетте. Беркая да китмәде дә, өйләнмәде

дә. Күрше Әлфит үгетләп тә карады үзен. Әллә ничә хатын-кызны димләде.

Тик Гатаулла гына «тегесе болай, монысы тегеләй», дип, кире кага торды.

Хәзер сиксәнгә якынлашып килгән әнисе Галия апа белән тора. «Хет шундый

буйдакларның яртысы гына өйләнсә дә, күпме бала туган булыр иде, — дип

хыялланды колхоз рәисе. — Юк шул, булмады, Гатаулла да, тагын унлап

ир-ат өйләнмичә картаеп баралар. Әнә шул өйләрендә рәт булмаганга да,

күрәмсең, бик еш җыелышып эчәләр. Күбесе хәтта колхоз эшенә дә йөрми.

Кайберләре елына бер тапкыр Татарстанда «шабашка»да йөреп кайткан булла

да... Тик араларында әти-әнисе җилкәсендә ятучылары да җитәрлек. Үзгәрде

татар авыллары да, начар гадәтләргә өйрәнде. Совет чорында диннең кысылуы

да, өлкән абзый кебек типтереп яшәргә кызыгу да ошбу хәлгә китерде бугай.

Татар үзенең асылына кайта алыр микән?! Әллә инде рухи кыйммәтләрен,

гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлеген югалтып, тарих упкынына батып, зур,

бөек халык булудан туктармы? Әлегә Аллага шөкер, кырларыбызда мул булып

икмәк үсә. Мал-туарларыбыз да җитәрлек. Халкыбыз да тырышып хезмәт куя

бабаларыбыздан мирас булып калган изге җирләребездә! Әлфит уйларыннан

арынып, ат араны янындагыларга борылды.

— Ә син нишләп укуыңда түгел, Илбрус?

— Безнең бит озын тәнәфес, мин тиз генә Орнаментны күреп китмәкче

идем, Әлфит абый.

— Бар, бар, энем тиз бул, дәресеңә соңга калма!

— Әлфит абый, ярыймы укудан соң атны үзем чаптырып килсәм, Хәйрулла

бабай барыбер аны йөгертә алмый.

— Нинди чаптырып килү ди, чөеп атса үзеңне?!

Сүзгә Хәйрулла карт та кушылды:

— Бу малайга бирергә була атны, булдыра ул, колхозның иң кире атларын

өйрәткән үсмер ул.

— Колхоз аты колхоз аты инде ул, ә бу ыжгырып торган аргамак! Үзем

атланып чабарга да шикләнәм әле мин! – Әлфит чиләктән бер кишер алды

да, су тутырылган зур лакан янына килеп, аны яхшылап юды. Аннары аран

янына якынрак килеп, Орнаментка кишер сузды. Ләкин атның тамагы тук

идеме, кишерне ашамады, конюшныйны яңгыратып кешнәп җибәрде. Илбрус

шунда:

— Ай-яй моның тавышы, көтмәгәндә ишетсәң, астыңа пес итәргә була,

— димәсенме.

— Әй, пес итүче малай, мин сиңа нәрсә дидем, тиз бул, йөгер мәктәбеңә.

— Әлфит абый дим, ә ярыймы дәрестән соң бер атланып чаптырып

килсәм?

— Ярый-ярый, бар-бар, соңыннан күз күрер, башта үзем атланып карыйм

әле, ни дип әйтер...

Орнамент та сүзнең ни турында барганын аңлаган кебек тагын кинәт кенә

кешнәп куйды, чыгарга тыпырчына, сорый башлады. Хәйрулла карт:

— Чыннан да бәгырькәемнең чыгасы, җилдертәсе килә бугай! Нишлибез,

Әлфит Хөрмәтуллович? — дип сорады.

— Әйдә, Хәйрулла абый, ни булса да булыр, алып чыгып карыйк инде!

– Әлфит атны беренчеләрдән булып үзе сынап карарга булды.

Ат караучы аранны ачып, ат янына керде, малкайның яныннан йөгәнен

тотып алды. «Трр, трр, җаным! Тынычлан, без сиңа бернинди дә начарлык

эшләмибез, без сине яратабыз, трр-трр, җаным, дип җайлап кына алып чыкты.

Алар артыннан Әлфит белән Илбрус та атлады. Каядыр ашкынган атка менеп

атланулары җиңелдән булмады. Егәре ташып, каны уйнап торган аргамак сөлек

кебек боргаланды. Шулай да Хәйрулла атны җайлый, Әлфит этләнә торгач,

атлана алды. Йөгәнен рәтләп тоткач, бабайның җибәрүе булды, Орнамент

шуны гына көтеп торгандай ук кебек алга ыргылды. Колхоз рәисе әздән генә

очып төшеп калмады. Ярый әле тезгенен ныклап тоткан иде. Җайдак атын кыр

ягына юнәлтте. Орнамент әйтерсең лә чабып түгел, очып кына бара иде. Менә

алар арыш кыры уртасындагы юлдан үтәләр, ул да түгел үлән кыры. Аргамак

тизлеген югалтмыйча чабуын белде. Әлфит, ике чакрымлап ара узгач, атның

тизлеген әкренәйтеп кире борды да, инде хәзер авыл ягына элдертте. Колхоз

атларына атланып чапсаң, бөтен арт саның авырта. Ә монда сизмисең дә. Иң

мөһиме, өстеннән очып кына төшеп калма. Хәйрулла карт аларның кайтканын

капка төбендә көтеп тора иде. Ул хуҗа килеп җитеп, ат өстеннән төшкәч, еш-

еш сулаудан борын тишекләре киерелгән малкайга карап:

— Йә ничек, Әлфит энекәш? — диеп сорады.

— Хәйрулла абый, ат түгел, кош бу, Тулпар бу! Билләһи канатлары бар

диярсең. Молодец, матурым, рәхмәт сиңа, — Әлфит Орнаментның башыннан

үбеп алды.

— Менә күрерсең, Сабан туенда беренче урын безнеке булачак. Тик яхшы

җайдак кирәк.

— Илбрустан да рәтлерәк кандидатны күрмим дә әле мин авылда. Үзе җиңел,

үзе үткен, ат өстендә дә кавалеристлар кебек йөри.

— Бала-чага бит әле, аты дулап китеп бәреп калдырса! Имгәнсә малаең,

мин җавап бирәм ич аның өчен, Хәйрулла абый.

— Килеп йөрсен, ат — аңа, ул атка ияләшсен, соңыннан кырга чыгып сынап

карарга була! Бик үткен малай ул, менә күрерсең, искитмәле җайдак чыгачак

үзеннән! Иң мөһиме: атларны бик ярата.

— Шулай дисеңме? Ярый, алайса, бер сынап карарга туры килер үзен!

Килеп сиңа булышкалап йөрсен, тик дәрес вакытында түгел! Аздырма малайны,

Хәйрулла абый. Укуына хилафлык китермәсен. Сөйләштекме?

— Яхшы, Әлфит энем, чын кеше тәрбияләрбез аннан, — дип, бабай колхоз

рәисенә күз кысып алды.

Кыш чыгу

Орнамент яңа хуҗаларына бик тиз ияләште. Хәйрулла картны да, Әлфитне

дә әллә каян сизеп, кешнәп каршы ала башлады. Ләкин теге чая малай

Илбрусны аеруча ярата иде. Үсмер килсә, араннан чыгарга тыпырчына, ярсый

башлый. Башы белән бүреген бәреп төшерә. Тегесе дә, «хәзер, җаным, хәзер,

Орнаментым» дип, тәмле теллеләнеп атны җайлый, бер телем ипи каптыра,

битләреннән сыйпый, иреннәреннән үбеп ала. Чапкын да малайга мәхәббәтен

белдереп кулбашыннан авырттырмыйча гына тешләп ала. Бу хәлләрне күреп

Әлфит тә, Хәйрулла карт та: «Аллага шөкер, атыбыз ышанычлы кулда», — дип

сөенә. Чыннан да, үсмер, дәресе бетүгә ат абзарына килеп җитә. Хәйрулла

бабасы: «Булды, улым, бар кайт, тамагың да ачкандыр, дәресеңне дә әзерләргә

кирәк», — дип өенә куа. Илбрус бабасын тыңлый, белә ул аның яхшылык

теләгәнен. Орнамент белән кар бураннары туздырып чабып кайталар да, тагын

бер кат малкаен иркәләп сөйгәч, теләр-теләмәс кенә өенә юнәлә. Кайтмас иде,

Әлфит абыйсы: «Начар укысаң, ат янына якын да килмисең», — дип кисәтеп

куйды. Кая барасың, атларга мәхәббәт көчле булгач, өчкә-дүрткә булса да,

укырга тырышасың инде. Физкультура белән хезмәттән «бишле»ләре дә бар

әле аның. Ә бит колхоз рәисе бу затлы атны алып кайтканчы, үзен классташ

кызлары: «икеле капчыгы» дип тә үртиләр иде. Ниһаять, тындылар чәчбикәләр.

Әтисе әйтмешли, чәчләре озын, акыллары кыска аларның. Алай дисәң, Таһирә

белән Рәмзия «бишле»гә генә укыйлар. Өстәвенә, алгебра белән геометриядән

гел булышалар үзенә. Бу ике кызны хөрмәт итсә, өченче берәве аның күңел

түренә бөтенләй башкача кереп урнашты. Калын толымлы, шомырт кара

күзле Җәмилә кереп оялады үсмернең күңеленә. Ул бу кызый алдында надан

булып күренмәс өчен китаплар укый башлады. Аларның күпчелеге атлар,

сугыш турында. Бигрәк тә аңа «Алтын йолдыз» дигән мәхәббәт романы ошады.

Гомерендә булмаганны өч кат укып чыкты ул аны. Шул китап аша үзе дә хыял

диңгезенә чумды. Имеш, ул да Орнаментка атланып сугышка китә дә, кылычын

уңга-сулга болгап кыра гына дошман гаскәрен. Күкрәк тулы орден-медальләр

белән кайтып төшә ярсу атында. Аны каршы алырга Әлфит абыйсы да, Хәйрулла

бабасы да, Таһирә белән Рәмзия һәм башка авылдашлары да авыл башына чыга.

Ул халык арасыннан Җәмиләне эзләп таба да, аргамак өстеннән сикереп төшеп,

кыз алдына килеп тезләнә һәм кулындагы чәчәк бәйләмен суза. «Җәмилә,

мин утлар-сулар кичкәндә дә, йөрәк түрендә син идең. Синең исемең белән

исән чыктым афәттән, мин сине үлеп яратам, чык миңа кияүгә», — ди. Кыз,

чәчәкләрне күкрәгенә кысып: «Рәхмәт сиңа, Илбрус, мин дә синең исән-сау

йөреп кайтуыңны теләп тордым», — ди. Менә алар ике яклап Орнаментның

йөгәненнән тоткан килеш авыл ягына атлыйлар. Алар артыннан авыл халкы да

иярә. Кайберләре: «Ай-яй» кыю малай да булып үсеп җитте инде Илбрусыбыз.

Күкрәк тулы орден-медаль. Ат өстендә дә лачындай оча! Бәхетле генә булсыннар

инде», — дип имеш аларга изге теләкләр тели. Ләкин әле үсмернең тагын бер

зур хыялы бар. Быел ул җиденче сыйныфны тәмамлый. Аннары — Сабан

туйлары. Менә ат чабышында Орнамент белән беренче урынны да алсамы,

шул чагында инде Җәмиләгә сүз катып караса да булыр иде. Нишләп әле

сөйләшеп карамаска ди. Ул чагында бит инде ул сигезенчегә күчкән була. Их,

Сабан туенда беренчелекне алып булса икән! Әлфит абыйсы алдында да абруе

үсәр иде, Хәйрулла бабасын да шатландырыр иде...

Ләкин дөньялар без хыялланганча гына бармый шул. Кайчагында көтмәгәндә

күңелсез хәлләр килеп чыга. Февраль ахырлары иде. Хәйрулла карт салкын

тидереп урын өстендә ята, Сәрбиҗамал тәтәсе мыр-мыр килә-килә, төрле үлән

төнәтмәләре, бал белән 80 яшьлек бабайны дәвалап маташа. Хәзер Орнаментны

тәрбияләү тулысынча атлар караучы Гатаулла абзасына калды. Тик затлы

чапкынның җене сөйми аны. Аранына кертмәскә тырыша, тибенә, тешләп

алырга да күп сорамый. Тегесе, салмыш килеш аты-маты белән сүгенә. Хәйрулла

бабасы булса, аны куып җибәрә иде. Хәзер барлык атлар да шул сәрхуш кулына

калды. «Тизрәк бабай терелсен иде инде!» дип теләде малай.

Бүген ял көне. Илбрус иптәш малае Шамил белән иртән иртүк ат абзарына

китте.

— Быел Сабан туенда аны узарлык чапкын табылмаячак, менә күрерсең,

әйтте диярсең, — дип шапырынды Илбрус.

— Әлфит абый сине чаптырамы соң?

— Яхшылап укысаң, Орнаментны да әйбәтләп тәрбияләсәң, чабарсың,

диде.

— Их, миңа да бер атланып чабып карыйсы иде шул атыңда. Илбрус, миңа

да бирерсең әле.

— Үпкәләмә, Әлфит абый ат янына беркемне дә якын китермәскә кушты.

Үзеннән сора, миннән түгел, дип үтенечне кырт кисте. Өстәвенә, Гатаулла абый

көне-төне шунда, үпкәләмә, миннән генә тормый, — дип тә өстәде.

Алар конюшныйга килеп кергәндә, эчтә ыгы-зыгы бара иде. Гатаулла абзасы:

«Башың беткере, тәгәрәп үлгере, типтерермен мин сиңа», — дип себеркесе

белән Орнаментны кыйнап ята.

— Син нишлисең, алкаш тәре, ник тиясең атка, — малай ярсып кычкырып

җибәрде, ул да түгел, атылып барып тегенең себерке сабыннан эләктереп алды,

үзенә тарта башлады. Гатаулла бер мәлгә югалып калды, соңыннан каршында

борыннары да кипмәгән ике малай торганын шәйләгәч: «Кара син аны,

салаганы, яле, җибәр әле себеркене, маңгаеңа берне биргәнче», — дип янады.

Кая ул, яшүсмер себерке сабына бөтен көченә ябышкан килеш: «Тагын бер

сугып кына кара Орнаментка, сугып кына кара, алкаш. Күрмәгәнеңне күрерсең,

белдеңме», — дип, ярсыды, малай. Аның тавышына чапкын кешнәп җибәрде,

араннан чыгарга тыпырчына башлады. Себеркесен тартып алырга маташкан

исерек Гатаулла дулады. «Ах, салага, шулай итим, әле син шулаймы», — дип,

бар көченә Илбрусны абзарның пычрак идәненә әйләндереп ыргытты. Малай

идәндә яткан килеш: «Кыйна, кыйна, мине кыйна, атка гына тиясе булма,

алкаш тәре», — дип елап җибәрде. «Синнән сорап торалар ди, маңка тәре.

Бирермен мин сиңа алкашыңны, малакасус! Ат дурында буталып йөргәнче,

әнә дәресеңне кара. Дуй әйдә отсюда, икегез дә дуегыз, бүтән эзегез булмасын,

шалапайлар», — дип, теге себеркесе белән селтәнде. Малай идәннән торып,

чалбарын каккалый-каккалый: «Син үзең дуячаксың моннан, Әлфит абый

белсәме, бәреп үтерә, белдеңме», — дип кычкырды. «Куркытма, курыккан бар

инде безнең, әйтмәгән саен, бик ачуымны китерсә, Казанга киттем-бардым,

менә карасыннар шунда тизәкле атларын», — дип, сөйләнә-сөйләнә себеркесен

уң яктагы аранга атып бәрде дә абзарның түр башына китеп барды. Шамил

Илбрус янына килеп дустының бишмәтенә кунган чүпне каккалады. Үзе шунда:

«Әлфит абыйга әйтеп иманын алдырырга кирәк!» — дип киңәш бирде. Илбрус

исә: «Иманын мин аның үсеп җиткәч үзем алам, менә унны гына бетерим әле.

Тик әләкләп йөрмәячәкмен, егетләрчә түгел», — дип, аранга кереп китте һәм

яраткан атын муеныннан кочып алып юатты: «Сиңа кул күтәрәме, кабахәт,

бер гөнаһсыз җан иясенә. Тынычлан, җаным, тынычлан. Хәйрулла бабайны

сагынгансыңдыр инде, менә терелеп кенә җитсен дә... Ул яңадан синең яныңда

булыр. Иркәләр, назлар үзеңне, тәмле итеп ашатыр». Ат, барсын да аңлаган

кебек, бөтен дурны яңгыратып кешнәп җибәрде.

Малайлар атны күнегүләр ясарга алып чыгып киткәндә, Гатаулла абзалары

абзар почмагындагы печән өстенә авып, гырылдап йокы симертә иде.

Ат караучының Орнаментны себерке сабы белән дөмбәсләве колхоз рәисенә

барып иреште. Шамил өендә әти-әнисенә әйткән, тегеләре — күрше-күләнгә,

шулай итеп, чыбыксыз телефон аша бу вакыйганы бөтен авыл белде.

Әлфит белән Гатаулла арасында сөйләшү кыска булды:

— Нишләтим мин сине хәзер!? Нишләтим! Бер гөнаһсыз хайванны себерке

белән кыйнарга ничек кулың күтәрелде. Белмим инде, белмим, нәрсә эшләргә

дә синең белән. Ул бит гади ат кына түгел, ул бит нәселле, затлы ат, син

аңлыйсыңмы шуны, җир бит. Әйт, сволочь, нишләтим мин сине?

— Кертми аранга, кертми астын чистартырга, Әлфит Хөрмәтуллович. Керсәм,

артын борып тибәргә маташа, әле беркөнне беләгемнән тешләп үк алды, — дип

акланды, авызыннан махмыр исе аңкып торган агай.

— Бар, ычкын моннан, бүтән якын киләсе булма ат янына! Әниең Галия

апа гына кызганыч, ул булмаса, конюшнядан артыңа тибеп куар идем...

Сынау

Тагын Сабантуй җитте. Илбрус белән Орнамент өчен ярты авыл борчылды.

Бигрәк тә колхоз җитәкчесе Әлфит кайгырды. Малайны күргән саен:

«Борчылма, улым, иң мөһиме: тәвәккәл бул, Орнаментның үзенә ирек бир,

кирәк-кирәкмәгәнгә тезгенне тарткалама!» — дип, аркасыннан кагып алды.

Өйдәгеләр: «Бәлкем, улым, өлкәнрәкләр чабыр, иртәрәк түгелме соң әле сиңа,

очып төшеп ат асларында кала күрмә инде, балакай», — дип кайгырыштылар.

Малай: «Миннән башка беркемне дә тыңламаячак ул, тыя алса, Әлфит абый

гына тыя, ләкин ул гәүдәгә авыр! Өстәвенә, кыш буена мин шөгыльләндем

аның белән», — дип тынычландырды аларны.

Ат караучы Гатаулла салып алгач күкрәк сукты:

— Тапканнар бит шул малакасуска ат ышанып тапшырырга! Азындырып

бетерде теге салаганы Хәйрулла карт тәре. Миңа бирергә кирәк иде ул атны

Сабан туенда чабарга. Минем тәҗрибәм 30 елдан артык.

Шунда Рафаэль шешәдәше каршы төште:

— Синме!? Сиңа тагын, теге юлы, помнишь, ат өстеннән очып төшеп битең

сыдырылды, ай буена май сөртеп йөрдең. Нинди Орнаментта чабу ди сиңа!

Сөйләнеп торасың тагын! Айны башта, аннан Әлфит сиңа бирә диме затлы

чапкынны, бирсә дә беренче чатта ук бәреп төшереп калдыра ул сине!

— Минеме? Бәреп төшерде ди! Көтеп тор.

— Бәреп төшерә дим, әйтте диярсең! Очкыннан мәтәлгәнне.

— Төшерми генә торсын әле, ике як кабыргасына итекләр белән

төртсәмме...

— Әйдә алайса спордан. Әгәр дә Орнамент сине ярты чакрым арада ташлап

калдырса — син миңа бер литр куясың, әгәр дә инде ташлап калдырмаса — мин

куям! Сөйләштекме? — тегесе кулын сузды.

— Яхшы, Сабантуйлар гына үтсен дә, чабып күрсәтәм әле мин сиңа! Менә

күрерсең, ат өстендә ничек йөрергә кирәклеген — Гатаулла ризалыгын биреп

тегенең учына үзенекен шапылдатып салды.

***

Сабантуйның ыгы-зыгысы иртә таңнан мал-туарны көтүгә озатуга ук

башланды. Каникулында төне буе чабып, көн уртасына хәтле йокларга яраткан

Илбрус, ни гаҗәп, бүген сарыклар бәэлдәшкән, сыерлар мөгрәгән тавышка

уянды, урыныннан сикереп торды. Тормас иде, бүген аны зур эшләр көтә. Эш

кенәме, бәлки әле данга күмелер. Кем белә, ат чабышында Орнамент белән

беренчелекне алсалармы, кунакка кайткан туганнарын да, дус-ишләрен дә

шаккатырачак. Иң мөһиме, Әлфит абыйсы әйтмешли: «югалып калмаска кирәк!»

Аргамакка менеп кыр буйлап чабуы бер хәл ул, ә менә меңләгән кеше алдында,

дистәләгән чапкын арасында ярышып кара! Ярыш буласын сизеп Орнамент та

борчыладыр инде. Тиз генә юынып, капкалап алырга да ат абзарына төшәргә

кирәк.

— Әнкәй, мунчада җылы су калмадымы, коенып чыкмакчы идем? — дип

әнисенә дәште.

— Бар, улым, бар! Суы да бар, яңадан кунаклар кайтышына ягып та җибәрәсем

бар! – Нәсфирә ханым кием шкафын ачып сөлге тартып чыгарды.

Юынып чыккач, Илбрус өстәл янына утырды. Әнисе аны кайнар коймак

белән сыйлады. Үзе улы өчен борчыла иде.

— Кайгырма, әнкәй, барысы да шәп булыр. Беренче генә чабуым түгел ич

инде. — Ул арада әтисе Гайфулла абзый кайтып керде.

— Нәсфирә, Сабантуйга чалырга дигән сарыгың су сорап бәэлдәп ята,

нишләп тынычландырмыйсың аны, — диде ул керә-керешкә, аннары Илбрусны

күреп алды.

— Нихәл, улым, яшь чапаевчы? Борчыласыңмы? — Аның малаеннан бик

канәгать булуы сизелә иде, ханнар гына менеп йөрер атта бүген аның улы

ярышачак бит!

— Әз-мәз генә бар инде, әткәй! «Әз генә дә борчылмаган, курыкмаган

адәмнән кеше чыкмый аннан», — ди Хәйрулла бабай.

— Улым, ике яктан да китереп кысмасыннар дисәң, бик урталыкта калырга

тырышма. Урының башта кырыйдарак булсын. Соңрак, хәлсезрәкләр артка

калгач, уртага кер. Икенче атка килеп бәрелүдән саклан! Килеп җитәрәк, улым,

бар көчеңә куарсың, аңладыңмы?

Илбрус ризалыгын белдереп баш селкетеп куйды. Ул да түгел, капкан ризыгын

да йотып бетермичә чыгып китәргә ашыкты. Нәсфирә ханым түзмәде:

— Утыр, башта чәйнәп бетер. Үзең дә атка әйләнмәгәнсеңдер ич, аягүрә

ашыйсың. Нәрсәмә кирәк иде сиңа ат чабышы, нәселдә булмаганны, —

диде.

— Ничек инде нәселдә булмаганны, — Гайфулла абзый да сикереп торды,

— мәсәлән, бабам Миңлешәриф драгунский полкта беренче мировойда хезмәт

иткән, Гражданнар сугышында кавалериядә бөтен Урта Азияне әйләнеп чыккан,

Аллага шөкер. Әти дә фин сугышында атлар белән пушка тарттырган! Ат ярату

безнең канда ул.

— Ярар инде, җаным, ярар, ат өстеннән очып төшмәсен дип борчылуым.

Миңа димәгәе... Әллә тагын салып кайткансың инде, телең ачылган. Мине

түгел, менә аны сүгәр идең син, шушы яшеннән ат менеп ярышмакчы була.

Егылып төшеп имгәнсә?! Эчеп кайтасың да, улыңны котыртып утырасың. Бала

гына бит әле ул! Акыл бирәсе урынга, нәселеңне мактап, баланы азындырасың.

Эчмә бүтән, кунакларны каршы аласы бар. — Нәсфирә ханым иренең бер

сүзенә бише белән җавап кайтарды.

— Эчсәм соң, биш грамм аракы капкан идем, исереп кайткансың, ди бит.

Синнән сорап тормам, бәйрәм көн, — Гайфулла ир булуын күрсәтеп алырга

булды. Илбрус гадәттәгечә алар тавышыннан туеп, ризыгын чәйнәп йотты да:

— Ярый, сез сөйләшеп бетерегез, мин, әнкәем, ат абзарына төшеп

Орнаментны тынычландырасым бар, ашыгам, — дип урыныннан сикереп

торды.

Гайфулла абзый гына улына соңгы күрсәтмәләрен биреп калырга

тотынды:

— Улым, атыңа көч өстәр өчен ике-өч кисәк шикәр дә ала төш.

— Син нәрсә, әти, атларга бит ул наркотик кебек тәэсир итә икән, Аллам

сакласын. Әлфит абый әйтә: «Татлы ризыктан хайваннар кирегә, агрессивныйга

әйләнәләр, гел тәм-том сорый башлыйлар», — ди. Аңа Ижауда укыганда бер

акыллы кеше әйткән.

— Хем! Шулайдыр, улым, шулайдыр. Укыган кешеләр күбрәк белә шул.

Ярый, әйбәт кенә йөр, яме, улым. Менә Казаннан җизнәң белән апаң кайткач,

Сабантуй карарга без дә төшәрбез.

Илбрус чыгып киткәч, Гайфулла абзый токмач кисеп маташкан карчыгын

кочып алды.

— Нишлисең, әллә җүләрләндең инде, көпә-көндез, кеше килеп керсә,

— дип, хатын ирен сул җилкәсе белән этеп җибәрде.

— Сагындырдың әле бу араларда, әйдә әле, карчык, түр бүлмәгә кереп

чыгыйк!

— Кермим дә, йөрмим дә, әй шушыны, әз генә кабып алса, дәрте кабына!

Көпә-көндез урын өстендә аунар идеңме. Эшнең очы-кырые юк. Кунакларны

каршы аласы бар! Терлекләр рәтле-башлы каралмаган.

— Терлекләрен дә үзем карыйм, суын да ташыйм, тик бәхетемнән генә аерма

инде, газизем, — дип абзый төчеләнергә үк тотынды.

— Ай-яй син, кеше килеп керер дип тә курыйкмыйсың, оялмыйсың да,

Илбрус яңадан кайтып керсә, юк-юк, көпә-көндез... Эшемнең дә очы-кырые

күренми! Бакчадан яшел суган-укроплар да җыеп керәсем бар.

— Карчык, дим, яшелчәләрен дә үзем алып керәм, үтермә генә мине!

Сине яратсам бит мин әллә нинди эшләр майтарырлык көч алам! Әйдә инде,

җанкисәгем, — ташы кызган ир-ат хатынына ялынды. Иренең тәмле теле

хатынын йомшартты.

— Уф, үтерәсең син мине, төне буе гырылдап йоклыйсың да... Көпә-көндез

бит, эшемне бүлдереп әй.... Кунаклар каршы аласы бар...

— Карчык дим! — ире ризалаша башлаган хатынын артыннан килеп

күкрәкләреннән үк кочып алды. Нәсфирә ханым үзе дә арты белән аңа

сыенды.

Гайфулла карчыгының муеныннан үбеп, чәченнән иснәп алды. Үлән,

икмәк исе килә иде аннан. Ир кеше рәхәтлектән тыела алмыйча ыңгырашып

ук җибәрде.

— Бар, капканы элеп кер, хет булмаса. Кеше килеп керә күрмәсен инде

тагын, — дип пышылдады уңган хатын.

Илбрус килгәндә барлык атларны кардага куып чыгарганнар иде инде.

Бияләр, байталлар, алашалар, тайлар, колыннар төрле почмакларга өер-өер

булып тупланганнар. Карданың уң чатында бияләр белән алашалар төркеме.

Урталыктагы яшь бияләр, колыннар, тайлар. Сул яктарак тагын ике-өч яшь бия,

ике байтал һәм ике тай. Араларында карданың горурлыгы, үзенең матурлыгы,

төзлеге белән аерылып торган, быел яз беренче тапкыр колынлаган Елгыр

да күренә. Елгырның уң ягында — нәсел айгыры Лачын. Читтәрәк нидер

бүлешеп ике тай тешләшә, кушаяклап тибешә үк башладылар. Бу ыгы-зыгы,

бер кирәкмәгән тавыш нәсел айгырына ошамады. Ул бу ике җилбәзәккә кешнәп

кисәтү ясады, тегеләре аның сүзенә колак салмагач, ярсып, кешнәп чабып

килде дә, тегеләрнең борын төпләрендә арт аякларын өскә чөеп җибәрде.

Яшен тизлегендә сызгырып үткән айгыр тояклары бик тиз аңнарына китерде

ат егетләрен. Икесе дә тиз генә атлар арасына кереп посты, чөнки тегенең

холкын беләләр. Бер кат кисәтә дә, аннан тибеп очырырга да күп сорамый.

Тәртипсез колыннарның берсенең арт саны Чулпан атлы биянең каршысына

туры килде. Ул күп уйлап тормады, теге зимагурның мул җиреннән тешләп

алды. Аның шулай итүе көтү башлыгы Лачынга яхшы булып күренүе иде.

Әтиегезне тыңламасагыз, тәртипсезләнсәгез, күрсәтәм әле мин сезгә, диюе.

Кайбер атларның пошкырып куюларын исәпкә алмаганда, кардада тынлык

урнашты. Шулчак ат абзарыннан көчле кешнәү яңгырады. Бу — Орнамент

иде. Илбрус аның кешнәве нәсел айгырына ничек тәэсир итәр икән дип

күзәтә башлады. Лачын колакларын торгызды, башын күтәреп игътибарын

тавыш килгән якка юнәлтте. Теге матурның үзе күренмәгәч, тирә-юньне, су

буйларын, ферма тирәләрен яңгыратып хәбәр салды, аны үзләре янына чакырды,

әйтерсең лә: «Әй, матурым, сылукаем, чык бирегә, минем иң яраткан назлы

биям булырсың», дию иде. Эчке яктан: «Чыгармыйлар шул мине», — дигән

үпкәле тавыш ишетелде. Айгыр кардадан ат абзарына керә торган урта ишеккә

юыртып кына килде дә башы белән төрткәләп ачарга маташа башлады. Үзе

канәгатьсезлеген белдереп тамак төбе белән гөлдердәде. Капка берничек тә

ачылмагач, алгы аяклары белән дөмбәсли үк башлады. Ул Орнаментны ни өчен

чыгармауларын аңлый да, төшенә дә алмый иде. Бар гаепне ишек-капкадан

күрде. Нәсел айгырының бу тилмерүле галәмәтен күреп, гаремдагы чибәрләрнең

чибәре Елгыр бия өердән чыгып аның тарафына юнәлде. Аның бу адымын

хуплап ике-өч өлкәнрәк бия дә җиңелчә генә кешнәп куйдылар. «Әллә каян

килгән нәмәстә азындырып ятмасын әле үзен, безнең кайсы җиребез ким шул

килмешәктән», имеш. Ләкин нәсел айгырының бөтен игътибары абзар эчендә

иде инде. Ул кабат бөтен тирә-якны тетрәтте, эчке яктан да тилмерүле җавап

килде. Лачын бикле капканы тояклары белән бәргәли башлады. Теге яшь бия

генә тәҗрибәсезлеге аркасында тагын да якынрак килеп әйдаманның артын

тешләре белән кашып алды, айгырның игътибарын үзенә юнәлтмәкче иде.

Ләкин яшь бия көткән нәтиҗә килеп чыкмады, айгыр, кинәт борылып, мескен

елкының муеныннан тешләп алды. Бия авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып

читкә тайпылды да атлар өелешеп торган якка чабып китте. Илбрус яшь

бияне кызганса да эченнән генә: «Орнамент булганда сиңа карыймы соң инде

ул», дип уйлап бетермәде, урта капка кинәт ачылып, эчке яктан гадәттәгечә

салмыш, кулына камчы тоткан әлеге дә баягы Гатаулла абзый килеп чыкты.

Ул ярсып: «Ах, башың беткере, тәгәрәп үлгере», — дип Лачынның битенә

китереп сукты.

«Тагын капка төбенә генә килеп кара, иманыңны алам шушы камчы белән.

Ишегалды тулы бияләр, һаман җитми икән сиңа?! Яңадан капкага тибеп кара,

ярам астыңа пес иткәнче», — дип, читкә китеп барган нәсел айгырына янады.

Бу вакытта тәнендә чыбыркы эзе әрнегән Лачынның ташы суынган иде инде. Ул

рәнҗеп, үзенә җылырак урын эзләп, бияләр арасында басып торган Елгыр янына

кереп китте. Биянең җилкәсенә башын салып, кашыштыра башлады. Үзенчә

баягы дорфалыгы өчен гафу үтенүе иде, күрәмсең. Елгыр да берни булмагандай

айгырның сыртын назларга тотынды. Яшь биянең ике айлык колыны да

каяндыр килеп чыгып, әнисенең астына башы белән чумды, имәргә тотынды.

Илбрус бу хәлгә карап торды да, Гатауллага кабарган ачуын тыя алмыйча:

«Үзеңә хатын-кызлар карамагач, айгырдан үч аласыңмени, кансыз тәре, явыз»,

— диде. Ул ат абзарына килеп кергәндә Хәйрулла бабасы аран тирәсендә

кайнаша иде инде. Шулчак каршысына сәнәгенә печән элгән Гатаулла килеп

чыкты. Бермәл алар бер-берсенә юл бирә алмыйчарак тордылар. Икәүләшеп

әле уңга, әле сулга тайпылдылар. Салдым абзыйга шул җитә калды. «Йөриләр

шунда булыр-булмас башлары белән ат абзарында буталып! Бар әйдә, бар, әнә

теге карт тәрең көтә торгандыр, шул гына аздырып бетерде син малакасусны!

Авызында селәгәе дә кипмәгән малайга ике ат бәясенә төшкән затлы чапкынны

доверять итәләр», — диде ул ярсуын тыя алмыйча. Илбрус дәшмәскә булды,

түзде. Сабантуй көнне, ярыш алдыннан сүзгә килмәскә тырышты. Үсмернең

килүен аяк атлауларыннан ук чамалаган Орнамент кешнәп сәлам бирде.

Малайны Хәйрулла бабасы каршы алды.

— Нихәл, улым, кәефләр ничек соң?

— Әйбәт, бабай, үзеңдә ничек, тәртипме, Сәрбиҗамал тәтәй исән-саумы?

— Аңа нәрсә булсын инде, улым! Иртә таңнан мыгыр-мыгыр килеп йөри.

Телевизор караганда гына бераз тынып тора. Белеп тор, улым, хатын-кыз

картайган саен эчпошыргыч нәмәстәгә әйләнә дә куя икән! Исең китмәсен

бер дә. — Оланның күз алдына чәчәкле яулык бәйләгән, бөтен битен җыерчык

баскан, авызында ике-өч кенә теше калган, бертуктаусыз мыгырдап йөрүче, әз

генә бөкрәйгән Сәрбиҗамал әбисе килеп басты. Аннан Җәмиләне күз алдына

китерде ул. Чем-кара, калын чәч толымы аркасына асылынып төшкән. Шомырт

кара күзләреннән нур бөркелә. Калын матур иреннәре чия кебек кызарган,

көлгәндә ике бите уртасында чокырлар хасил була. Ә йөреше фәрештәнеке кебек

инде. Җәмилә картайса да Сәрбиҗамал әбисе кебек бөрешеп килмәячәк, матур

булып калачак, чөнки андый чибәр кызлар дөньясында юк. Аны уйларыннан,

татлы хыялларыннан арындырып Орнамент кешнәп җибәрде. Хәйрулла карт:

— Әз генә тамак ялгатып алдым. Ярыш алдыннан бик нык ярамас, соңыннан,

Алла бирса! Кайткач су эчерә күрмә тагын, улым, бетерәсең аргамакны. Килеп

җиткәч тә кинәт кенә туктатма, кан йөреше, йөрәк тибеше җайланганчы йөрт,

— дип малайга киңәшләрен бирде.

— Хәйрулла бабай! Үзең дә төшәсеңме соң Сабан туен карарга?

— Төшәм, улым, төшәм! Әле Сәрбиҗамал әбиең дә җыена! Барсын әйдә,

тавыкларын шул арада күтәреп китмәсләр әле, бер туйганчы бәйрәм карасын,

өй саклап арыгандыр инде ул да нибуч, шулай бит, улым.

— Әлбәттә, шулай, Хәйрулла бабай! Елга бер килгән Сабан туена бармаска!

Ял итәр бер рәхәтләнеп. Аларны колакларын торгызып тыңлап торган Орнамент

яңадан тыпырчына, чыгарга сорый башлады, авызы белән җиңелчә генә

малайның җилкәсенә бәргәләде, авызлыгы чылтыр-чылтыр килде.

— Хәзер, матурым, хәзер чыгабыз, — дип Илбрус Орнаментның муеныннан

кочаклады. Орнамент исә борын тишекләрен киңәйтеп, көчле итеп мышный

башлады. Малайны башы белән күтәреп чайкарга тотынды. Әйтерсең, бишеккә

салып тирбәтә иде. Аларны читтән генә күзәтеп торган бабай:

— Сизенә, җанкисәгем, ярышка талпына, өченче көн шулай инде ул. Каян

белә, каян сизә диген син бу хайван затын. Кара ничек ашкына бит балакаем,

— дип куйды.

Шулчак ат абзарының икенче түреннән җыр агылырга тотынды. Бу әлеге

дә баягы Гатаулла моңая иде: «Мине әнкәй тапкан чакта ак биләүгә биләгән,

ак биләүләргә биләгән, бәхете булсын димәгән».

— Тавышы матур үзенең, моңы бар, — дип бабай сәрхушне мактап куйды.

Өйләнеп гаилә дә кора алмаган моңлы тавышлы Гатаулла кызганыч иде.

«Тормышын җайлаган булса, бала-чагалар туар иде. Аның кебекләр барысы

да башлы-күзле булсалар, авыл урамы балалар тавышыннан гөрләп торыр

иде. Беренче класска да быелгы кебек өч кенә сабый бармас иде. Сайланып

йөри торгач, Әлфит абый әйтмешли, тәки картаеп, олыгаеп беттеләр, ә менә

ул, Җәмиләгә, ризалыгын гына бирсен, шундук өйләнәчәк, сигезне бетерүгә

алып кайтачак. Бәлкем, сигезне тәмамлагач иртәрәк булыр, ну унны бетергәч,

аттестат ала да, туп-туры авыл советына язылышырга китәләр. Ул армиядә

чакта Җәмилә балаларын үстерә тора. Кимендә өч-дүртне таптыра инде ул аңа.

Шуннан да әзне алып кайтырга ярамый, югыйсә туган авыллары тарала бит.

Шамил белән Фәрит тә өчәрне алып кайтсалар, башка малайлар — кимендә

икешәрне. Алар сыйныфы гына да егерме кешегә арттыра ала авыл халкын.

Димәк, беренчегә өчәү генә түгел, егерме-утызлап бала барачак! Их, Җәмилә

риза булса.... Үзем атлар карар идем, ул өйдә сабыйларны тәрбияләр иде».

Шундый татлы хыялларга чумган малай ашыкмый гына урамга чыкты.

— Ярый, хәерле сәгатьтә, улым! Мин дә хәзер кайтып сакал-мыекларымны

төзәтәм дә, чабыш мәйданына киләм, — дип Хәйрулла карт тезгенне үсмергә

тоттырды.

Ярыш алдыннан үзен шактый гына кыю тотарга маташкан Илбрусның,

стартка килеп басуы булды, каушавыннан башы әйләнеп китте. Ул бүтән

җайдакларга күз салып алды. Барысы да диярлек тәҗрибәле, инде бик күп

мәйданнарны күргән абзыйлар иде. Шулар арасында үткән ел унынчыны

бетергән күрше авыл малае Хәбир дә бар. Кайберләре, нишләп мондый яшь

бала-чаганы шундый юргага атландыралар икән, дип, гаҗәпләнеп карадылар.

Ярыш халәтенә кергән малкайларның тыпырчынуы, йөзләгән, меңләгән

күзләрнең төбәлеп аларны күзәтүе, үзенең арада иң яшь икәнлеген белүе,

шуны бертуктаусыз уйлап борчылулары Илбрусның бөтен тәнен калтырата

башлады. Аягының дерелдәүләрен тыйса, калтырау муенга күчә. Аннары кире

аякларга төшә. Үзенең шул халәтен сизәләрдер инде дигән күңелсез уйларыннан

малайның йөрәге әрни. Читкә карарга да ояла башлады. Тизрәк старт бирсеннәр

иде дип теләде ул. Ләкин судьялар атларны бер рәткә тезеп, тигезлекне сакларга

тырышып, тәк буталып йөриләр. Ярый әле янәшәсендә атның йөгәненнән

тотып, җайлап, тынычландырып торучы Хәйрулла бабасы бар! Чапкын исә

бермәлгә ярсуын тыйган була да, бераздан тагын боргалана, тыпырчына башлый

иде. Илбрус үзе дә: «Тынычлан, Орнамент, тынычлан, мин синең белән бит»,

— дип атның ялларыннан сыйпады. Ул үзе дә нык дулкынлана иде.

Ниһаять, «Әзер булыгыз!» дигән әмер яңгырады. Хәйрулла бабасы: «Аллага

тапшырдык, тезгенеңне ныклап тот, улым, кинәт ыргылып киткәндә очып

төшеп калма», — дип кисәтте. Үзе читкә китте. Атлар тагын да ныграк

чыгымлый, борчыла башладылар. Каршы яктан малайның битенә җил исеп

куйды. Җәй кояшыннан, каушаудан тирләгән йөзен җиң очы белән генә сөртеп

алды ул. Старт! Илбрусның ярсу аты алга ыргылды. Ул кинәт тартылудан очып

калмас өчен өзәнгеләре белән атны кочты, бар көченә тезгененә ябышты. Бер

мизгел эчендә каушавы да, кылтыравы да юкка чыкты. Колакта – дага-тояк

тавышлары. Атлар оча. Юл кырыенда басып торган халык көч-куәт биреп

кычкырып кала. Илбрусның колагына да үз исеме килеп иреште. Ул тиз генә

тирә-юньгә карап алды. Як-ягында очкан аргамаклардан башы әйләнеп китте.

Карамавың, иң яхшысы офыкка төбәлеп чабуың хәерле. Старттан киткәндә

бер-берсен уздырмаска тырышып тигез чапкан атлар көтүе бераздан сузылды.

Иң артта колхоз юргалары сөйрәлде. Шулай да унга якын чапкын беренчелек

өчен көрәшүне дәвам итте, шулар арасында Орнамент та бар иде. Юлның

яртысын диярлек узганда, аргамакларның бер өлеше тизлекне тота алмыйча

койрыкка күчә барды. Алда чабучы атлар белән койрык арасы озынайганнан-

озынайды. Икенче әйләнештә алда — Орнамент белән бергә тагын ике ат.

Көндәшләрнең берсе Башкортстанның Дүртөйле районыннан булса, икенчесе

Арчадан иде. Нәселле юргалар бер адым да калмыйча чаба. Тәҗрибәле,

Россия дәрәҗәсендә призлы урыннар яулаган юртаклар иде болар. Тагын әле

дүртесе артларыннан бастырып килә. Араларында үткән елны Йошкар-Олада

беренчелекне алган кара байтал да, Арча районында икенче урынны алган ала

бия дә бар. Вакыт-вакыт Орнамент белән башны-башка терәп диярлек чапкан

кара байтал алга ыргылды. Өстендәге җайдагы бертуктасыз камчылый бәгырьне.

Илбрусның гына атка сугарга кулы күтәрелмәде. «Түзәргә, җан дустын камчы

белән рәнҗетмәскә кирәк, Әлфит абыйсы да кирәк-кирәкмәгәндә кауламаска

кушты бит! Болай да шәп чаба. Берсе аз гына алга чыктымы, шундук куып

тота. Үсмер җәт кенә яңадан артка күз салып алды. Тагын өч җайдак аларны

куып җитеп килә иде. Менә шунда инде Илбрус вакыт җиткәнен аңлап алды.

Бүтәннәр кебек уңлы-суңлы камчыламады ул атын. «Әйдә, җаным, вакыт

җитте», — дип, өзәнгесе белән атына җиңелчә генә төртеп алды. Орнамент

шуны гына көтеп торгандай, җәя кебек тартылды да ук кебек алга ыргылды.

Менә кара байтал Орнамент тәкъдим иткән тизлекне тоталмады, артта калды.

Тик алтын яллы коңгырт аргамак кына бирешмичә бастырып килә. Хәзер алар

икәүләшеп финишка якынлаша. Ат шундук малайны аңлап алды, сөлек кебек

сузылып тизлекне тагын да арттырды. Алтын койрыклы бияне артта калдырып

финиш сызыгын беренче булып үтте. Илбрус атын туктатмыйча тагын шактый

гына юл узды. Аннары кире борылды. Бөтен киеренкелек артта калган иде.

Әле үзенең җиңгәнлегенә ышанып та бетә алмаган җайдакка авылдашлары

«молодец, молодец» дип кычкыра, кул болгый, аның каршысына йөгерә иде.

Ул арада Әлфит абыйсы килеп җитеп, аркасыннан сөйде, Орнаментның кара

тиргә баткан битләреннән сыйпады, муеныннан кочаклап алып үпте. Ул да

түгел, түбәтәен салып болгаган Хәйрулла бабасы, әти-әнисе күзенә чалынды.

Әнә классташлары Фәрит белән Шамил дә бирегә якынлашалар. Сыйныфташ

кызлары да күзгә ташлана, араларында Җәмилә дә бар. Бөтен дөнья тонык

кына гөжли кебек тоелды аңа. Өнме бу, төшме?!

«Төш әйдә, Илбрус энекәш, молодец, сынатмадыгыз, беренчелек безнеке»,

— Әлфит абыйсының бу сүзләреннән соң малай чынбарлыкка кайтты. Халык

тонык кына гөжләми икән, бар тугайны шаулатып акыра, сөйләшә, йөгерешә

икән. Ат өстеннән төшүгә әнисе килеп, малаен башкалардан араларга тырышкан

кебек, кочып алды. «Әй, улым, балакаем, синең өчен борчылып котым очты.

Йөрәгем ярыла дип торам, бүтән шул ат өстенә мәңге менгерәсем юк үзеңне»,

— дип Илбрусның башыннан сыйпап елады.

— Хәзер чабам да чабам инде мин, әнкәй, чирканчык алдым бит», — дип

сөйләнде малай. Шул арада дус-ишләре, туганнары үзен уратып алды, кулын

кысарга тотындылар. Мондый зурлауларны гомерендә дә күрмәгән малай кабат

югалып калды. Бик уңайсыз иде аңа.

— Мондый атка кем генә менсә дә җиңәчәк инде ул, — диде тыйнак

кына.

Төркемне икегә аерып: «Яле, балалар, яле күрим әле үзен, Илбрус улымны»,

— дип Хәйрулла бабасы килеп керде.

— Булдырдың, улым, афәрин! Безнең авылда гомердә булмаган хәл бит бу!

– Аксакал үсмерне аркасыннан чәбәкләде. Ул да түгел, тавыш көчәйткечтән «Ат

чабышында катнашканнар мәйдан уртасына чакырыла», дип хәбәр бирделәр.

«Әйдә, Илбрус энекәш, менеп атлан, киттек», — дип, Әлфит абыйсы атның

тезгененнән тотты. Өлкәне, яше, малае, кызы алар артыннан иярде. Мәйданда

чапкыннарны тагын бер рәткә тезделәр. Малкайлар инде бая чабып киткәндәге

ярсу атлар түгел иде. Хәлләре бетеп, тынычланып калганнар. Менә бүләкләү

башланды. Иң әүвәл өченче урынны алган кара байтал хуҗасына – суыткыч,

икенче килгән алтын койрыклы биянең җайдагына – зур телевизор бирделәр.

Ниһаять, Орнамент һәм Илбрус. Атның муенына сөлге-яулыкларның иң

матурларын бәйләделәр. Малайның үзенә компьютер бүләк иттеләр. Иң

соңыннан килгәнгә — магнитофон.

Җиңүче алган бүләкләрен әти-әнисенә илтеп тапшырды да, Орнаментка

атланып авыл ягына юл тотты. Атка ике яклап иптәш малайлары Шамил белән

Фәрит тә ияргән иде.

— Ай-яй малай, теге Арчадан килгән ала бия дә оча гына икән! Безнең

Орнаментны узып китә дип торам, котым очты, — диде Шамил.

Фәрит тә тәэсирләрен уртаклашырга ашыкты:

— Ә теге алтын койрыклы чапкын тоже шәп бит! Тик Орнаментка гына

җитә алмады, финишка җитәрәк ничек томырылды безнеке. Тегеләргә «ых»

итәргә дә урын калдырмады бит!

— Тик мин бер нәрсәдән шикләнәм әле. Менә күрерсез, икенче елга

Татарстаннан иң яхшы аргамаклар киләчәк. Бу хурлыкны күтәрә алмаячаклар

алар. А то киләләр дә җиңеп китәләр, киләләр дә җиңеп китәләр иде. Менә

быел шиш сезгә, хватит, өегездә генә чабыгыз, — дип шапырынды Шамил.

— Теге Президент атларын җибәрсәләрме!? Ай-яй, малай, җиңә алырбызмы,

бик күп медальләр, призлар откан ди бит ул. Имеш, Рәсәйдә иң беренче юрга

ди. Орнамент аны да отса, вәт, кызык булыр иде, ә?! – хыялланып барган

Фәрит дусты, ат өстендә барган Илбруска карап куйды.

— Орнамент бирешә торганнардан түгел. Ул чапканда барысын да тоя, ни

уйлаганыңа хәтле аңлый, малайлар. Бүген мин аның сизгерлегенә үзем дә исем

китте. Ләкин президент атларының монда мәңге киләсе юк. Алар бит миллион

долларлы ярышларда гына чабарга өйрәнгәннәр. Ә монда килгәннәренә

күрсәтәбез әле без, шулаймы, Орнамент, — Илбрус атының муенын чәбәкләп

алды. Малайларның бөтен уй-хыяллары бүгенге Сабан туе тирәсендә булды.

Тик Илбрус кына дусларының әңгәмәсенә бүтән кушылмады. Аның уенда

Җәмилә иде.

Ел буена көтеп алган Сабан туе бер мизгелдә үтте дә китте. Зур күтәренкелек

һәм киеренкелек белән узган бәйрәмнән соң, күңелләрдә бушлык барлыкка

килде. Илбрусның да эче пошып көнне ничек үткәрергә белми йөргән чагы.

Ялыктыргыч, пычрак-тузанлы чәчү эшләре беткәч, печән өстенә төшкәнче

җир кешесе бераз ял итеп ала. Табигать шулай көйләнгән. Печән чабарга,

аны киптереп өяргә көч җыю өчен мөмкинлек бирә. Шуннан файдаланып

Сабантуй үткәрәбез. Башка халыклар үзләренә генә хас бәйрәмнәр, гореф-

гадәтләр, йолалар уйлап чыгарганнар. Без – башка халыклар, шул исәптән

чуаш, мари, рус, удмурт белән гасырлар буена аралашып, иген кырларында

бергә эшләп, бергә гомер сөргән халык. Сабантуйда да бергә без. Милләтләрне

берләштерә, дуслаштыра торган изге бәйрәм ул – Сабантуй! Әлфит юлда шул

хакта уйланып барды. Юлы исә – Казанга. Аларның печәнгә төшкәнче цирк,

театр карап кайтырга барулары. Арттагы ике «УАЗ»да — колхоз алдынгылары.

Араларында Сабан туенда ат чабышында җиңү яулаган Илбрус та бар. Эч

пошып ни эшләргә белми аптырап йөргәндә Сабантуй җиңүчесе буларак аңа

да татарның башкаласын карап кайтырга насыйп булды. Рәхмәт инде Әлфит

абыйсына, шулай зурга санап чакырганы өчен. Аның ташкаланы күргәне юк

әле. Юлга чыгар алдыннан колхоз идарәсеннән һәрберсенә биш йөзәр сум акча

бирделәр. Әнисе дә, ач йөрмә улым, теләгәнеңне ал, дип кулъяулыкка бәйләп,

тагын өч йөз сум тыкты. Малайның нияте – ул акчага күчтәнәч алу. Кәнфит

алыр инде. Җәмиләгә нәрсә бүләк итәргә икән? Яулык-мазар алса, акчасы җитәр

микән. Өйдәгеләре дә кемгә алдың бу яулыкны дип төпченмәсләрме? Ләкин

аның күңелен тырнап, борчып торган уйлар да бар иде. Сабантуйның икенче

көнендә Хәйрулла бабасын район хастаханәсенә илтеп салдылар. Кан басымы

нык югары тора икән. Терелә генә күрсен инде, Илбрус белән Орнамент ансыз

нишләр? Орнаментны берьялгызын сәрхуш Гатаулла белән калдырдылар. Аңа

ышан син! Кул күтәрергә дә күп сорамас! Казанны күрәсе дә, тизрәк әйләнеп

кайтасы иде. Яраткан атын ялларыннан сыйпап, муеннарыннан кочып назлар

иде. Чапкын исә калын иреннәре белән битеннән үбәр иде. Борыны белән

күкрәгенә төрткәләр иде....

Тимер юлны чыккач, машина уңга борылды, урман буйлап алга чапты.

«Менә кайчандыр шушы юлдан Габдулла Тукаебызны да асрамага бирергә

ияртеп алып килгәннәр», — дип әйтеп куйды кемдер. Илбрус яңадан хыял

диңгезенә чумды. «Их, шул заманнарга кире кайтып, Габдулла Тукай белән

күрешсәң икән! Ул чактагы кешеләрне, юлларны, урманнарны күрсәң икән...

Ятим малайны кәнфит-прәннек белән сыйлар иде. Асрамага бирдергәнче

үзләренә алып кайтып китәр иде ул аны. Өйләре зур бит, бергә яшәрләр иде әле.

Балыкка да, мәктәпкә дә бергә йөрерләр иде. Әле Тукайга Орнаментка атланып

чабарга да рөхсәт итәр иде. Нишләп рөхсәт итмәскә ди Тукай хәтле Тукайга.

Әлфит абыйсы да сүз әйтмәс иде. Андый яхшы тормышта яшәсә Габдулланың

үпкәсенә дә салкын тимәс иде. Ул егерме җиде яшькә хәтле генә түгел, озак,

бик озак, бер туксаннарга кадәр яшәр иде. Тагын бик күп шигырьләр язар иде.

Рәхмәт йөзеннән берәрсен Илбруска багышлар иде. Үсмер яңадан тәрәзәгә

капланды. Икешәр, өчәр катлы баракларны, бишәр катлы, соңрак тугызар,

ундүртәр катлы йортлар алыштыра торды.

Казан шушы икән бит инде!

***

Сабантуйдан соң өч көн үтсә дә, «алашалар» төркеме айнып бетмәгән иде

әле. «Алашалар» дип авылда өйләнмичә йөргән унлап егетне атыйлар. Күпчелеге

утыз тирәләрендә булса, кырыкны, иллене тутыручылары да бар! «Алашалар»

дигән кушамат ямьсез яңгыраса да, күпмедер дәрәҗәдә үзләренә туры да килеп

тора тагын. Печелгән атларны бияләр кызыксындырмаган кебек, боларның да

хатын-кызга әлләни исе китми. Кардада бәхетсезлеккә дучар ителгән алашалар

гел бер төркемгә җыелып торса, ирләр дә әле бер җиргә, әле икенче төшкә

җыелышып эчәләр иде. Дөрес, «алаша» дисәң, үпкәли тагын үзләре. Авыл халкы,

тукта, күңелләренә тиеп берәрсе булса да өйләнмәсме икән, дигән ният белән

дә әйтә бу сүзне. Ләкин файдасы күренмәде әлегә хәтле. Шул «алаша»ларның

Рафаэль дигәне бүген, көндезге уннарда гына уянып китте. Хәле яхшыдан

түгел иде аның. Ул сарайдагы ятагыннан торып утырды. Нишләптер ут та

янып тора. Каршыдагы өстәлдә өч буш шешә, ике стакан, өч чәркә, тозлы

кыяр белән ипи калдыклары күзенә ташланды. Өстәлнең бер кырыенда сигез

литрлы чиләк белән су тора. Рафаэль сәкедән шуып төште дә, теге шешәләрне

тикшереп чыкты. Ләкин аларда куанырлык бернәрсә дә калмаган иде. Шулай

булуга карамастан, ир кеше барысын да алып, авызына селкеп карады, өч-

дүрт тамчы сыекча махмыры аңкып торган авызына тамды микән? Тамса

да, ул тамчыларның ни файдасы булсын. «Да, эчеп тә караганбыз икән. Ник

похмельгә йөз-йөз илле грамм хотя бы калдырылсын!» Рафаэль чүмеченә су

алып йотлыга-йотлыга эчеп тә бетерде. «Ярый әле шушы чишмә суы бар, ул

да булмаса, точно бетәсең, көеп үләсең!» Озакламый бөтен тәненә салкын

тир тамчылары бәреп чыкты. «Нәрсә эшләргә икән, махмырдан үлеп булмый

бит инде. Гатаулланы кысып карарга инде, бер генә яртылык булса да фураж

бирмәс микән?!»

Ул, битенә бәреп чыккан тамчыларын җиң очына сөртә-сөртә, түбән очка,

фермалар ягына төшеп китте. Баганасы череп уңга янтайган капкасы гына

озатып калды аны. Ул да түгел, җимерек капкадан ямьсез тавышлар чыгарып,

мыраулап, ярсый-ярсый сугышып ике ата мәче дә атылып чыкты. Коңгырт мәче,

карасының эзәрлекләвенә түзә алмыйча, рәшәткәгә үрмәләп менде дә, бәрәңге

бакчасына сикерде. «Әй, тәгәрәп үлгерләре, йөрисез шунда кеше куркытып,

мур кыргырлары. Сез генә җитмәгән иде тагын!» — Рафаэль юлын дәвам итте.

Ахиры Заһитка да сугылырга ниятләде. Тегесе капка төпләрендәге урындыкка

утырып тәмәке көйрәтә иде.

— Кая киттең, Гатауллагамы? — дип каршы алды аны Заһир.

— Шунда! Кичә ничәгә хәтле утырдык соң без?

— Төнге беренче яртылар булгандыр, син утырган килеш гырылдап йокыга

да киттең...

— Үләм, малай, бөтен җир авырта, берәр нәрсә табарга кирәк! Югыйсә хәл

мөшкел, Гатаулла ике-өч капчык фураж бирсә, җайлыйбыз инде без аны! Әйдә,

төшеп менәбез! — дип шешәдәшен дә үзе белән ияртте.

***

Гатаулланың җигүле аты ат абзары алдында тора иде. Үзе эчкә кереп киткән,

ахры. Ирләр түргә уздылар. Аяк тавышларын ишетеп Орнамент кешнәп

җибәрде. Рафаэль сорап куйды:

— Нишләп Орнаментны тугайга алып төшеп китмәгәннәр икән соң

бүген?

— Соң Илбрусны бит пред Казанга алып китте. Хәйрулла бабайны район

бүлнисенә салдылар. Гатаулла бүген пулный хозяин биредә, — дип аңлатты

Заһит.

— Аларның булмавы яхшы! Сүзләреннән башаяк! Гаташ, син кайда әле?

— кыюланып киткән Рафаэль кычкырып җибәрде.

Келәт сыман бүлмә эченнән киемнәре фуражга баткан ат караучы үзе

күренде.

— О, о, о... агылый белән таглый! Нәрсә, башыгыз авыртамы?! — дип каршы

алды ул кунакларны, мыскыллы караш ташлап.

— Үзеңнең хәлең дә әллә ни түгелдер әле, берәр нәрсәң юктыр ич, — Рафаэль

башын келәт ишегенә тыгып, күзе белән эчке якны айкап чыкты.

— Мин бит сезнең кебек бездельник түгел, Аллага шөкер, эшен дә эшлибез,

акчасын да алабыз.

Гатаулла келәткә кереп китте. Иптәшләре дә аңа иярде. Бүкән өстендә

— башланган бер ярты белән ипи кисәкләре, йодрык хәтле ит. Моны күргәч

егетләрнең кәефе күтәрелде. Ә инде берәрне тондыргач, телләре үк ачылды.

Рафаэль шунда кош кебек үк сайрарга тотынды: молодец син, Гаташ, кысмыр

түгел син, булса бүлешә беләсең!

— Нишләп соң бүген Шәүкәт янына бармадыгыз, үзегезнең яртыгыз булса,

шунда чабасыз ич. Ат караучы чакырылмаган кунакларга сынаулы караш

ташлады.

— Соң, Гаташ брат, монда сиңа гел-гел килеп тә булмый бит, то Хәйрулла

бабай биредә, то теге салабун Илбрусы йөри буталып. Алар күзенә чалынсаң,

бөтен авылны сасыталар инде нибуч, — дип Рафаэль акланырга тотынды. Үзенә

терәк эзләп Заһитка: «Теге юлы бит, хәтерлисеңме, бер яртыны кыстырып

кергән идек синең белән», — диде һәм иптәшенә күз кысып алды. Тегесе аны

аңлап алды. «Әйе шул, кергән идек», — дип дустының сүзен хаклады.

— Шыттырмагыз, нишләп соң, алайса, мин күрмәдем сезне, — дип сорау

бирде Гаташ.

— Синеме? Кая анда сине күрү?! Орнамент янында Әлфит Хөрмәтуллович

үзе кайнаша иде. Тайдык тизрәк, — дип куйды Заһиты.

— Шиш киләсез сез, яртыгыз булса, бөгештермәгез. Югыйсә кудым

чыгардым булыр икегезне дә.

— Ярар инде, Гаташ, юкка бәйләнәсең. Менә килдек бит әле дус итеп!

Гел килеп торабыз бит, Аллага шөкер, — Рафаэль ат караучыны җайларга

тотынды.

— Мине дурак дип беләсезме әллә! Шул рәтегез калмаганда гына пәйда

буласыз! Йә, ярый, миннән булсын яхшылык. — Гатаулла пластик стаканнарга

шешәдә калган аракыны койды. – Тотыгыз, әйдә, пока я добрый.

— Без Шәүли белән классташлар бит, Гаташ! Ахириләр дә әле без аның

белән! Шуңа күрә барыла да инде, — Рафаэль аклана башлады. Сүзгә Заһит

та кушылды.

— Без бит аңа да барабыз, сиңа да киләбез!

— Менә хәзер аракы бетте, мин алганы бетте, әйдәгез, калганын үзегез

юллагыз инде. Бер бездән, бер сездән булса яхшы ул, брат! Ник дәшмисез?

Хәлегездән килмиме? — дип басым ясап сорады абзар хуҗасы.

Шулчак конюшный эчен яңгыратып ат кешнәп җибәрде.

— Эчәренә бирергә кирәк, су сорый, — дип куйды Гаташ.

Шунда сәрхуш Рафаэльнең Сабантуйга хәтле булган бәхәс исенә килеп

төште.

— Үзең безне сүгәсең дә сүгәсең, син дә бит сүзеңдә тормыйсың, — ул

Гаташка текәлеп карады. — Оныттыңмыни Сабантуйдан соң: «Минме, мин

Орнаментка менеп атлансаммы, канатлы кош кебек очам», — дип мактанган

идең. Ике яртыга кул да сугышкан идек әле!

— Нишләп хәтерләмәскә ди... Аллага шөкер, хәтерем бик әйбәт минем!

— Давай, алайса! Әгәр дә аргамак сине очырып төшереп калдырмаса, без

сиңа бер литр куябыз. Әмма дә инде чаба алмасаң, син безне сыйлыйсың.

— Яхшы! Сез мин атланганда атны яхшылап тотып торыгыз! Күрсәтәм әле

мин сезгә ничек ат өстендә йөрергә кирәклеген! Әллә теге салабун кадәр генә

чабалмас дисезме! — дип әтәчләнде Гатаулла.

— Илбрусны үз итә, тыңлый ул, ә менә син атлангач нишләр икән?! — Заһит

эшне тагын да кыздырып җибәрде.

— Тьфу, анагызны сөлек-мөлекләр, оныттыгызмыни ун ел элек Очкынны

ияр астына керткәнемне? Ул да бит ажгырып тора иде. Монсын да үз урынына

куям мин, менә күрерсез.

Чыннан да, күп дисәң бер дистә ел элек Гаташ яшь аргамакны ияр

астына керткән иде. Дөресен әйткәндә, Гаташ ат өстендә йөрергә кечкенәдән

өйрәнде. Өстәвенә тәвәккәллеге дә җитәрлек. Әгәр бүгенге сала ирләрен

барлап чыксаң, аннан да җитезрәк, ныграк кеше калмады диярлек. Элеккеге

кыю ирләр олыгайды. Лачын кебек егетләр шәһәрләргә китеп барды. Әлфит

белән Илбрусны санамасаң, Гаташны уздыручылар юк кебек! Менә бүген

авызлыклый алырмы затлы, нәселле атны. Бу бит ферма аты гына түгел, чын

мәгънәсендә очар кош бит аның монысы. Элек мондый мәһабәт юргаларны

авыл халкы рәсем-сурәтләрдән генә күреп белә иде. Тормышта Орнамент кебек

аргамаклар бик күпкә күркәмрәк икән, чөнки монысының җаны бар. Сөлектәй

янып, ялтырап тора. Әйтерсең лә, лак сибеп чыкканнар. Гәүдәсе дә унсигез

яшьлек кызларныкы кебек җыйнак, ник бер артык җире булсын да, ник бер

җире бүлтәеп торсын. Бүген шушы гүзәл ат кызы белән кайчандыр иң зәһәр,

иң тыңлаусыз байталларны да тәртә астына керткән Гаташ арасында көрәш

булачак. Кем — кемне? Бу сорауның җавабы гына әлегә билгесез!..

***

Орнаментны араныннан алып чыгу бик авыр булды. Гаташ якынаюга юрга

тынычлыгын югалтып тыпырчына, боргалана башлады. Гаташка бик сак булырга

кирәк иде. Чөнки чапкын аны яратмый, күралмый. Күп сорап тормас, типте

очырды булыр. Шулай да Гаташ, кулына яңа чабылган печән тоткан килеш,

тәмле сүзләр белән җайлый-җайлый, бер мизгелне туры китереп, атны авызлык

кырыеннан эләктереп алды. Орнамент арт аякларына күтәрелеп, бөтен абзар

эчен яңгыратып кешнәп җибәрде, күкрәге белән Гаташны аран арасындагы

рәшәткәгә китереп сылады. Бу әле аргамакның кисәтүе генә иде, әгәр дә ал

аяклары белән күкрәгенә китереп типкән булса, белмим, ат караучы исән калыр

иде микән?! Ул арада Рафаэль белән Заһит аран ишеген ачып та өлгергәннәр.

Чапкынның артка чигенә-чигенә чыгуын сизми дә калдылар. Куркуыннан

агарынып чыккан Гаташ: «Трр-трр, җаным», — дип атның тезгененә ябышты.

Рафаэль дә тиз генә эләктереп алды. Тезгеннең ике ягыннан тотып, юрганы

җайлый-җайлый урамга гына чыкканнар иде, Орнамент кешнәп җибәреп кабат

арт аякларына басты. Киеренкелекнең икенче сериясе урамда башланды. Ат

болардан ычкынырга теләде, ирләр аны карда кырыена кысрыклады.

Шулвакыт Гатаулла:

— Заһит, син минем урынга кил, башыннан тот әле! Мин хәзер карда

рәшәткәсенә менәм дә, сез атны якынрак китергәч өстенә сикерәм, — дип

кычкырды.

Аргамак Гаташ читкә киткәч, тынычланып калгандай булды. Аны ат караучы

менеп кунаклаган карда рәшәткәсе кырыена, ниһаять, якын китерә алдылар.

Шуны гына көтеп торган Гатаулла юрганың өстенә сикерде. Ат исә көтелмәгән

хәлдән кабат арт аякларына басты. Ат караучы, очып төшмәс өчен, Орнаментның

куе кара ялларына чатырдатып ябышты. Үзе исә: «Тезгенне, тезгенне бирегез»,

— дип, аста басып торган Рафаэль белән Заһитка кычкырды. Тегеләре ничек

кирәк шулай, тезгенне Гаташка ыргытып, читкә тайпылдылар. Җайдак тезгенне

тотып алды да бар көченә тартты. Орнамент ук кебек алга ташланды. Аннары

әле ал аякларын күтәреп, әле артын сикертеп җайдакны бәреп төшерергә

тырышты. Аны алга-артка чайкый башлады. Ләкин Гатаулланың да осталыгы,

тәҗрибәсе җитәрлек иде. Итек үкчәләре белән атның кабыргаларына каты

итеп төртеп алды. Мондый тупаслыкны гомерендә дә күрмәгән чапкын арт

аякларын да тагын бер күтәрелеп алды да, бар көченә чабып китте. Чүттән генә

Гатаулланы каршыдагы электр баганасына китереп сыламады. Ул, бар көченә

тезгенне тартып атның башын сулга каерды. Орнаментны авыл кырыена,

кырга алып чыгып китү иде нияте. Ләкин ат бар көченә каршылык күрсәтте.

Гүя аның өстенә ат караучы сәрхуш Гаташ менеп утырмаган, гүя, куркыныч

дию пәрие кунаклаган. Күзе-башы алышынган аргамак аны тыя алмаган

Гатаулланы киресенчә, уң якка алып китте. Күпме генә тырышмасын, күпме

генә көч түкмәсен, җайдак атны кырга юнәлтә алмады. Шул килеш алар авыл

кырыенда, Кәрим аганың мунча бурарга дип өеп куелган бүрәнәләре өстенә

барып керделәр. Ул да түгел, ат өстеннән очып төшкән җайдак, сыны катып,

җирдә ята иде инде. Бүрәнәләр өеменә егылган ат исә кызганыч тавыш белән

кешнәп җибәрде. Рафаэль белән Заһит килеп җиткәндә, Гатаулла ике аягына

да баскан иде. Ул чатанлый-чатанлый Орнамент янына килде. Атның күзеннән

яшь ага, бөтен гәүдәсе дерелди иде. Алар өчәүләшеп малкайны бүрәнәләр

өстеннән шудырып төшерә алдылар. Орнаментны көчкә аякка бастырдылар.

Ләкин ул өч аякка гына басты, сул аягы шешеп, кабарып чыкты. Заманында

ветврачка укып алган Заһит диагнозны тиз куйды:

— Аягы сынган моның!

— Нишләргә соң миңа хәзер, нишләргә? Әлфит абый үтерә бит мине! Үтерә!

— Гатаулла елап җибәрде.

— Хәзер үк колхозның ветврачы Халитне чакыртып укол кадатырга, атның

аягын бәйләтергә кирәк. Тик мин шуны гына беләм, мондый бәлагә тарыган

малны ит комбинатына гына озаталар иде, — диде Заһит.

Бу сүзләр Гатаулланың йөрәгенә кадалды.

***

Әлфит Казаннан кайтканда ат караучы авылдан чыгып качкан иде инде.

Карданың бер өлешен такталар белән аралап алганнар да, астына мул итеп салам

түшәп, Орнаментны яткырганнар. Бинтлар уралган аягын күтәреп, авыртуга түзә алмыйча калтырап ята бәгырькәй. Зур, матур күзләреннән яшь ага. Әлфит,

яраткан атын кочкан килеш, әрнеп, кычкырып җибәрде:

— Кайда ул кабахәт, кая качты, үтерәм заразаны, — дип үзенең күз яшьләрен

сөртте.

Читтәрәк карда рәшәткәсенә сөялеп Илбрус үкси иде. Мал табибы Халит

тә шунда. Председатель аңа дәште:

— Ни генә булмасын, Халит, аякка бастырырга кирәк Орнаментны.

Шалтырат, белеш! Ничек дәваларга кирәклеген сораш! — дип таләп итте.

— Сораштым инде, хәтта Татарстандагы дусларга да шалтыратып белештем.

Юк ярдәм итәрлек кеше. Барысы да: «Без андыйларны пычак астына озатабыз»,

— диләр. Ни әйтергә дә белмим, Әлфит Хөрмәтуллович.

— Тагын бераздан авыртуны баса торган дару кадарсың. Төнлә үзем саклап

чыгармын инде, — дип куйды председатель.

— Әлфит энекәш, без Илбрус белән сакларбыз! Син кайтып дус-ишләреңә

шалтыраткалап кара әле, берәрсе белми микән? Ә без монда как-нибудь

чиратлашып карарбыз, — дип сүзгә кушылды бүген генә бүлнистән чыккан

Хәйрулла карт.

— Күңелем сизгән иде ул мөртәтнең ни булса да китереп чыгарасын. Сизгән

иде! Ярый, бахбаем, күз нурым, түз инде, түз! Алла боерса, аякка басарбыз.

әле без, — Әлфит иелеп хәлсезләнгән, авырту-әрнүләрдән суырылып калган

чапкынның битеннән үбеп алды.

Аннары карданың аркылы жирдалары арасыннан иелеп чыкты да, кайгыга

батып өенә юнәлде. Авыл үзе дә әле күптән түгел генә Сабан туенда беренчелекне

алып куандырган аргамакның хәлен белеп хәсрәт утында янды.

Түз, аргамак!

Атның хәле икенче көнне дә, өченче көнне дә яхшырмады. Киресенчә,

начарланганнан начарлана барды. Кемгә генә чыгып карамады Әлфит. Казан да, Йошкар-Ола да, Әтнә белән Арча да, Киров каласы да калмады. Җавап бер генә иде: «Үлеп киткәнче, чалырга! Ат җәфаларыннан котыла, үзегезгә ит була». Әлфит укытучысы Беловны исенә төшерде. Ул идарәдәге телефон номерлары белән чуарланып беткән дәфтәрдән мөгаллименекен көчкә эзләп тапты. «Үзгәрмәгән генә булса ярый инде», дип борчылды ул. Шөкер, телефонны Белов үзе алды. Әлфит, елар дәрәҗәгә җитешеп, эшне аңлатып бирде. Бер генә көнгә булса да үзләренә килеп китүен үтенде, бүген үк, хәзер үк Ижевскига машина җибәрәсен дә әйтте.

Укытучысы: «Җибәрмә, кайчан килеп җитә әле ул, хәзер үк үз машинам белән юлга чыгам, — диде. Үзе килгәнче атны корсагыннан асып куярга кушты. Атларга озак ятарга ярамый, кан йөреше бозылырга, органнарга зыян килүе мөмкин икән.

Белов юлның Арчага хәтлесен әйбәт белә икән. Туганнарына еш кайтып

йөргән. Әтнәдә очрашырга килештеләр. Белов белән сөйләшкәннән соң Әлфит телефонлы авылдашларына шалтыратып чыкты, балта-пычкыларын алып кардага килүләрен сорады. «КамАЗ» машинасында эшләүче Рамилгә өч-дүрт егетне алып, авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан урман хуҗалыгыннан уртача юанлыкта ун-унбиш бүрәнә алып кайтырга кушты. Күп тә үтмәде, кардада зур таганны хәтерләткән җайланма барлыкка килде. Аны ат яткан урынга урнаштырдылар.

Орнамент мескен кешеләргә өметле күзе белән карап, ярдәм көтеп ятты.

Ниһаять, аны брезенттан ясалган киң тасмалар белән уратып алдылар. Хәзер инде брезент җәймәләрнең почмакларына бәйләнгән калын бауларны һәм тасмаларны җайланма аркылы ыргытып тартасы гына калды. Алты ир кеше атны тырыша-тырыша күтәрде. Малкай исә хәлне аңлады, авыртуга түзде, вакыт-вакыт ыңгырашып куйса да тыпырчынмады. Менә, ниһаять, ул асылынып калды. Әлфит аңа көрпә болгатылган су китерде. Орнамент башта иснәп кенә карады, хуҗасы бик кыстагач, ашыкмый гына эчәргә тотынды. Мал табибы чапкынның йөрәк тибешен тыңлап карады. «Егетләр, җайлаша бу, тизрәк Белов килеп җитсен иде инде, — диде. Атның тамагына капкалавы, кешеләргә рәхмәт йөзеннән тутырып-тутырып каравы күңелләргә өмет, җылылык өстәде. Тик кайчан гына кош кебек очкан юрганың мескен хәлдә асылынып торуы кызганыч иде. Яраткан

чапкынның хәлен күреп Илбрус үзе дә ашаудан калды, суырылды. Көне-төне ат янында бөтерелде ул. Битләреннән сыйпый, иреннәреннән үбә. Орнаментның хәлсез сулышын тоеп йөрәге әрни. Абзардан чыгып китә дә, яшел үләннәр йолкып кереп, атына каптырырга тырыша. Тегесе исә теләр-теләмәс кенә, Илбрусның кәефен төшермәс өчен генә ашаган була.

— Икенче көнне Василий Николаевич килеп төште. Эшне озакка сузмас

өчен туп-туры кардага юнәлделәр. Җайланмага асып куелган мескен атны

күргәч, Беловның күзе чыланды. Орнамент та элеккеге хуҗасын танып алды, башын аның битенә куйды. «Всё будет хорошо, красавица моя, потерпи чуть-чуть, — диде Василий Николаевич һәм уралган бинтны кисеп төшерде. — Да, Алфит дорогой, аягы сынган икән. Асып куеп дөрес эшләгәнсез. Срочно кызыл балчык табыгыз. Шуны изеп сыларга һәм бәйләп куярга кирәк. Башта сынган урынны чистартасы, ябагаларын лезвие белән кырасы булыр». Мондый эшләрдән хәбәрдар булган колхоз рәисе яхшы кызыл балчык та, лезвие дә әзерләп куйган иде инде. Авылның иң яхшы чәч алучысы Габдерәхим ага өч литрлы алюмин кәстрүлдә әзерләп куелган сабын күбегенә пумаласын манып алды да атның сынган аягын сак кына майлый башлады. Аргамакның авырткан җиренә ялгыш тиеп киткәндә ат мескен асылынып торган дүрт аягын да селкетеп куйгалады. Ниһаять, чәч алучы җайлап кына ябагаларын кырырга тотынды. Аның кулы шифалы, җиңел икәнен авылдашлар белә иде, тик шулай да борчылып, ат түзәрме икән дип күзәттеләр. Габдерәхим ага эшен тәмамлады.

Ник бер киселгән, кан чыккан урын булсын. Балчык сылап бәйләүне Белов

үзе эшләде. Мал табибы Халиткә барысын да аңлатып барды:

— Бинтны өч-дүрт көн саен алыштырып торасы. Бер айдан атны аягына

бастырып карарга була. Башта бераз аксаклап йөрер. Тора-бара үтә ул. Сөяк дөрес ялганмаса, гомергә аксак калырга мөмкин. Ну Орнамент белән андый хәл булмас, дип ышанам. Ә балчыкка килгәндә, ул акрын гына кибә, аякны кыса барып сөякләрне урынына утырта. Шешне дә үзенә суыра, бөтенесе гади генә.

Василий Николаевич китәргә теләсә дә Әлфит аның калуын, бер-ике көн

булса да кунак булуын үтенеп сорады. «Ну не удобно, Әлфит сынок», — дип

мөгаллим каршы килеп маташты. Ләкин шулай да яраткан укучысы янында

бер генә көнгә калырга булды. Икенче көнне чәй табыны артында колхоз

җитәкчесе Беловтан сорап куйды:

— Хөрмәтле Василий ага! Сез урыс булсагыз да, атларны яратасыз, аларны

яхшы беләсез! Нидә икән моның хикмәте?

— Бабамнан килә бу мавыгу. Ул ат карады. Кызыл балчык белән бик күп

атларның гомерен озынайтты. Барысы да — русы, татары, удмурты, башкорты аңа килә иде. «Беренче бөтендөнья сугышында татар кавалериясендә хезмәт иттем, анда күп нәрсәгә өйрәндем, дип әйтә торган иде. Мин үзем дә, слава богу, татарча яхшы аңлыйм. Шуңа күрә минем янда не шухри-мухри. Сезнең телгә, гомумән атларга хөрмәт безнең нәселнең тамырыннандыр инде ул. Без бит 1630 елга хәтле татар байлары булганбыз. Бабам Нурлыҗан мал-мөлкәтен, нәселен хәерчелектән саклап калыр өчен чукынган, шулай итеп, тора-бара урыс булып йөри башлаганбыз. Шуңа күрә татар халкына җан тарта. Дөресен генә әйткәндә, кайсы гына рус кешесен алма, күпчелек очракта аның тамырларында данлыклы татар каны ага. Белмиләр генә, белдерергә дә теләмиләр. Мин беләм һәм шуның белән бик горурланам. Менә шулай, татар туганнарым, атларны каян беләсең дисез, менә шуннан беләм дә инде. Диннәребез төрле булса да нәселебез бер безнең. Күп сөйләп ташладым бугай, үпкәләмәгез.

Табында утыручылар кул чапты. «Что вы, что вы, мин бит әллә ни

сөйләмәдем», — дип аптырашта калды аксакал. Әлфит аңа каршы:

— Алар татарга булган хөрмәтегезгә кул чаба, — дип әйтеп куйды.

Бер атна да үтмәгәндер, Орнаментның аягындагы шеше бераз кайтты. Ашавы да яхшырды, суырылып калган тәненә ит куна башлады. Тагын бер атнадан җайланманың бауларын бушатып, атны төшереп өч аягына бастыргаладылар, ләкин аргамак сынган аягын, инде рәтләнеп килсә дә, җиргә тидерергә курка иде әле!

Өченче атнаның ахырында шеш бетеп, аяк элекке хәленә кайтты, шулай да яңа гына ябышкан, әле ныгып җитмәгән сөяккә чапкынны бастыру иртәрәк иде. Белов бит: «Кимендә бер ай вакыт кирәк, — диде. Ат янында күбрәк Хәйрулла бабасы белән Илбрус кайнашты. Халит исә атнага ике килеп аягына балчык сылады, атны тәмле теле белән иркәләде. Тора-бара мал табибын да үз итте Орнамент, һәр килүендә кешнәп сәламләде. Аның яхшылык кына теләгәнен аңлый иде. Адәм баласына гына түгел, башка җан ияләренә дә җылылык, наз кирәк икән шул.

Илбрус шлангыдан су сиптерә-сиптерә Орнаментны рәхәтләндереп

коендырды, юды. Әлфит абыйсы рөхсәт бирсә, иртәгә йөртеп карарга исәпләре.

Инде хәзер, Аллага шөкер, җайланмадан астына түшәлгән саламга төшергәч, дүрт аягында да басып тора башлады.

Икенче көнне, чыннан да, Әлфит абыйсы атны азат итәргә рөхсәт бирде.

Дүрт ир-ат бауларны чишә дә башладылар. Ниһаять, Орнамент иректә. Ул

тоткынлыктан котылу шатлыгыннан кешнәп җибәрде. Ниһаять, айдан артык

җайланмада асылынып торган чапкын аягына басты. Бу инде Әлфит, Хәйрулла, Халит, Илбруслар өчен генә түгел, бөтен авыл өчен зур шатлык иде.

Ә инде Гатауллага килгәндә... Ул ай буена кайдадыр качып йөргән-йөргән

дә район милициясенә бирелгән. «Нишләтик без аны?» – дип Әлфиткә

шалтыраттылар. Председатель барды милициягә. Күрде Гатаулланы. Элеккеге ат караучы танымаслык булып үзгәргән иде. Пычрак, сасып беткән киемнәрдән. Үзен сакал-мыек баскан, ябыккан, бөрешеп беткән. Колхоз рәисен күргәч, үксеп елап җибәрде.

— Кичер, Әлфит туган, кичерә алсаң! Мин җинаять өчен күпме бирсәләр

дә утырырга риза, — дип шыңшыды ул.

Инде ачуы суына төшкән колхоз рәисе дә аны эченнән генә кызганып

куйды.

— Билләһи, бәреп кенә үтерер идем мин сине, әниең Галия апа гына

кызганыч, ни рәхәт күрде инде ул синнән?! Ни гаиләң, ни рәтләп башкарган

эшең булмады. Җыен әйдә, авылга кайтабыз, колхоз сыерларын көтәрсең.

— Димәк, сез мине утыртмыйсыз, — барсына да әзер булган Гатаулла, башын күтәреп, колхоз рәисенең күзенә карады.

— Сине утыртып, Галия апаны теге дөньяга озатыйммы. Болай да кара

кайгыдан бетереште инде ул. Григорий Афанасьевич, алып китәм инде мин

аны, — Әлфит өстәл артында утырган милиция майорына эндәште.

— Без проблем, Әлфит Хөрмәтуллович! Аның өстеннән гариза кермәде бит, эш ачылмаган, ихтыярыгыз, — майор урыныннан торып, Әлфиткә кулын сузды.

Милиция бүлегеннән чыккач та колхоз рәисе Гатаулланы туп-туры авылга

алып китмәде, район үзәгендәге мунчага алып барды. Көндез юынучылар юк иде. Әлфит Хөрмәтуллович администратор Гарафетдин абыйга үтенеч әйтте:

«Шушы сүрәбәткә мунчала-сабын, шампунь, кырынырга да берәр нәрсә табып бир әле. Адәм рәтенә керсен, әнисе янына кайтасы бар. Акчасын әйләнеп килгәч түләрмен, киемнәрен чүплеккә чыгарып ыргытыгыз инде, зинһар». Гарафетдин абзый: «Хәзер кеше ясыйбыз без бу сукбайдан», — дип ризалыгын бирде.

Әлфит әле яңа гына универмагтан сатып алган өр-яңа күлмәк, кәчтүм-чалбар киеп куйган Гатаулла. Кеше рәвеше керде үзенчә.

— Менә болары әниеңә күчтәнәч! Кайларда йөрдең, дип сораса, Казанда

заводта эшләдем диярсең инде. Хет гомеренә бер мәртәбә сиңа карап сөенсен әле. Аннан иртәгә үк көтүгә! Җитте, кырыкны тутырдың. Күрше авылда доярка Әкълимә бар. Шуны алып кайтабыз. Алла боерса, балалар да табып бирә әле ул сиңа, — диде председатель.

— Ә ул миңа чыгар микән соң, Әлфит Хөрмәтуллович?

— Чыгар! Эчүеңне ташласаң, чиста-пөхтә киенеп йөрсәң, чыгар. Чыкмыйча

кая барсын — мин кодаласам.

***

Район җитәкчесе Әлфит Хөрмәтуллович, буш вакыты булдымы, үзенең

уйларына чумып, үткәннәренә кайтып ала. Сагына гомере буе җиң сызганып

колхозны күтәргән әтисе Хөрмәтулланы да, алдынгы механизатор, оста

гармунчы Абрар абзыйсын да, моннан ике ел элек якты дөньядан китеп

барган изге күңелле мөгаллиме Василий Николаевичны да сагына ул. Гомере буена атлар караган Хәйрулла бабасы белән мыр-мыр килеп гел картын сүгеп йөрүче Сәрбиҗамал түтине дә бик сагына. Тагын озак еллар шулай әйткәләшә, төрткәләшә яшәсеннәр иде әле. Аның яраткан нәселле чапкыны, Орнаменты да күптән юк инде. Ләкин үзе генә калган чакларында сылу гәүдәле, дүрт ел рәттән район Сабантуйларында беренчелекне тоткан аргамагы күз алдына килә дә баса. Әле ул соңрак та беренчелекне беркемгә дә бирмәс иде. Олыгая барган саен сынган аягына кабат аксый башлады. Аяксыз калдырмас өчен, ярышларга чыгармадылар. Илбрус та үсеп җитеп ир булды инде. Хәрби хезмәттән туп-туры туган авылына кайтты. Читтән торып Ижау шәһәрендәге техникумда мал табибы булырга укып йөри. Ни кызганыч, беренче мәхәббәте Җәмилә генә аны көтеп тормады, Казанга укырга китте дә кем беләндер гаилә корып җибәргән.

Аның каравы, Илбруска күрше авыл Келәтледә икенче бер сылу, Җәмиләдән дә чибәррәк, дүрт елга яшьрәк Флюрасы табылды. Дөрес булса, көзгә кушылырга икән ниятләре. И, Ходаем, шулай гына була күрсен. Күбрәк калсыннар иде шундый затлы яшьләр, авылда эшләп тапкан малларының куанычын күреп, матур итеп яшәсеннәр, урамнарыбызда бала-чага тавышы яңгырап торсын.

Хөкүмәтебез дә игенчегә, төрлекчегә йөз белән борылса, ярдәм итеп торса,

вазгыять үзгәрер, Россиядә халык саны артыр һәм илебез көчәер иде... Чыннан да, илнең ныклыгы иң беренче чиратта авылга барып тоташа икән. Авылның бетүе Рәсәй кебек иксез-чиксез җирләре булган дәүләт өчен һәлакәт ул.

Әлфит «Джип»ын туган авылы ягына борды. Аның бүген Сабантуй узачак

урынны карап кайтырга иде исәбе. Шулвакыт каршыга томырылып чапкан бер атны күреп алды ул. «Кемдер Сабантуйга әзерләнә», дип уйлап куйды. Район җитәкчесе машинасыннан төшеп, атны һәм җайдакны каршы алды.

— Нихәл, Илбрус, Сабантуйда сынатмаска инде...

— Әлбәттә, Әлфит абый, без җиңәргә тиеш. Әнисе Орнаменттан бер җире

дә ким түгел. Җиңәбез, Алла боерса, — егет аргамакның битеннән чәбәкләп

алды.

— Ышанам. Шәп егет син! Атың да шәп! Чат әнисе инде. Охшаса да охшар

икән. Әллә мин дә атланып бер әйләнеп килим микән?.. Яшь чакларны искә

төшереп. Хөрмәтулла улы атка якынлашты.

Ләкин юрга кырыйга тайпылды. Пошкырып канәгатьсезлеген белдерде.

— Әлфит абый, сездән ятсына әле ул, бәлкем, кирәкмәс.

— Шулай шул! Ярый, бәласеннән башаяк! Яле, үзең күрсәт әле, әнисе

Орнаментка тиң микән?

— Хәзер, Әлфит абый, күрсәтәбез без сиңа, очабыз гына, шулай бит,

Орнавил! – Илбрус аты өстенә җиңел генә сикереп тә менде.

Орнавил кешнәп ике арт аягына күтәрелде. Аннары алга ыргылды. Әлфит

абыйлары сокланып, сөлек кебек сузыла-тартыла чапкан атка кызыгып карап калды. Нинди хозурлык, әй! Туган якның кабатланмас яме бит алар – җитез аргамаклар. Айлар, еллар, гасырлар аша чабалар да чабалар. Ул атларны күргәч, рух күтәрелә, ышаныч арта, тагын да матуррак итеп яшисе килә. Тугай- болыннарда юргаларның кешнәве мәңге тынмасын! Аяк эзләре суынмасын иде.

 

 

"КУ" 2, 2015

фото: pixabay

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: