Логотип Казан Утлары
Бәян

Мәхәббәттән ваз кичмиләри (бәян)

Нәфисә эчендә өермәләр уйнады. Нәрсә дип шул кәнтәй өчен баш миен кайната әле? Еллар узган, иске күлмәкләр тузган, дигәндәй... Бүлешер беркем дә калмады. Вәзир Нәфисәнеке дә, Сиринәнеке дә түгел. Вәзир Сиринәнең, бәлкем, ике ятып бер төшенә дә кермидер, ә Нәфисәнең....

– Чао1! Безнекеләрне күрсәң, сәлам әйт!
Сиринә озак сөйләшеп тормастан, фырт кына борылды да кадак
үкчәләре белән тек-тек басып китеп барды. Артыннан, борынны
кытыклап, затлы хушбуй исе сибелде.
Шәһәр уртасында тораташ катып калган Нәфисә ушына килгәндә,
Сиринә юл кырыенда торган җиңел машинага утырып, күздән дә
югалды.
Үзгәрмәсә дә үзгәрми икән адәм баласы! Мәктәптә укыганда ук
һавалы иде! Кем диярсең! «Ике»ле капчыгы! Классташларга синнән
сәлам әйтеп, тел пычратып торган, ди!
Нәфисә эчендә өермәләр уйнады. Нәрсә дип шул кәнтәй өчен баш
миен кайната әле? Еллар узган, иске күлмәкләр тузган, дигәндәй...
Бүлешер беркем дә калмады. Вәзир Нәфисәнеке дә, Сиринәнеке дә
түгел. Вәзир Сиринәнең, бәлкем, ике ятып бер төшенә дә кермидер,
ә Нәфисәнең....
...Вәзир белән унынчыны тәмамлаган җәйдә таныштылар. Дүрт өй
аша гына яшәүче Сания әбинең шәһәрдәге кызы, иреннән аерылып,
буй җиткән улы белән авылга торырга кайтты. Әнә шул Сания әбинең
оныгына бер күрүдә гашыйк булды да куйды Нәфисә. Моңа кадәр дә
күргәне булгандыр инде, әмма күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе –
ботак тишеге, диләр бит. Бәхетенә, чишмә Сания әбиләр каршында
гына. Моңа кадәр көянтә-чиләк белән су ташуны җене сөймәгән
Нәфисә чишмә юлын көнгә ничә урагандыр. Ялгыш кына койма аша

----------------
1 Итальянчадан: «хуш» дигәнне аңлата.

Вәзирнең сары башы күренсә дә, сөенечтән җаны күкнең җиденче
катына аша иде. И хыялый! Ә төннәрен... Вәзир белән очрашкач ни
әйтәсенә кадәр ятлап бетерде. Әллә, чыннан да, телепатия дигән
нәрсә бар инде? Беркөнне кичен клубта һинд киносы күрсәтәләр иде.
Әлбәттә, күз экранда түгел, ә ишектән тыз-быз кереп-чыгып йөргән
егетләрдә, дөресрәге – Вәзирдә. Менә егет ул утырган якка юнәлде.
– Бу урын бушмы?
Нәфисә өнсез калды. Вәзир, чыннан да, нәкъ шулай дип сорарга
тиеш иде. Нәфисә көн дә янында аның өчен юкка гына бер буш урын
калдырмый бит инде!
– Синең янга утырырга ярыймы? – Нәфисәнең эндәшмәвен егет
ишетмәде дип аңлады бугай.
– Ярый.
Нәфисәнең тавышы чыктымы икән, белми, әмма егет аның янына
кунаклады.
– Кино кызыкмы? – дип, янә хыялда мең кат бөтерелгән сорауны
бирде.
– Кызык, – дип, көчкә телен әйләндереп әйтә алды кыз.
Һәм шуның белән экранда «Конец» дигән язу чыкканчы сораулар
бетте. Нәфисә үзен утлы табада утыргандай хис итте. Менә, төн
йокыларын качырган, ашаудан яздырган егет янында гына! Әллә
ниләр сөйләшер кебек иде югыйсә! Зал да нигәдер бик эсселәнеп
китте. Дулкынланудан төтенли башламаса ярый инде!
Ниһаять, утны яндырдылар. Ул Вәзиргә күтәрелеп карарга
кыймады, әкрен генә башкалар артыннан ишеккә юнәлде. Үз очларына
кайтучыларга ияреп, урам караңгылыгына кереп чумды. Вәзир ни
артта, ни алда күренмәде. Кызның хыял канатлары тагын салынып
төште. Менә ул капка келәсенә үрелде, тагын бер кат өмет белән
артына каерылып карады һәм куркудан чак кычкырып җибәрмәде: җир
астыннан калкып чыккандай, ике адым читтә Вәзир басып тора иде.
– Уф, йөрәкне яра яздың бит! – дигәнен сизми дә калды.
– Болай үзең бер дә куркакка охшамагансың! Атта да шәп җилдерәсең.
Атларны ярата шул Нәфисә. Әтисе колхоз сыерларын көтә, кыз да
аңа ашарга алып килгәндә болында атта йөрергә өйрәнде. Кайчагында
чишмәгә су эчерергә дә ат өстендә баргалый, Вәзир шунда күргәндер
инде. Авылда аның кебек ат иярләгән кыз да юк әле.
«Төн убыры сыман посып йөрмәсәң!» – дип бик әйтәсе килгән иде
дә, Нәфисә телен тыеп калды.
Вәзир аз сүзле булып чыкты. Ул сөйләшмәгәч, Нәфисә дә ачылмады.
«Нишләп утырам соң әле бу җансыз бүкән янында вакыт уздырып!»
– дип, ачуы да килгәләп алды, әмма кереп китәргә яхшысынмады.
Бүгенгә түзсәм, иртәгә клубка аяк та басмас идем инде, дип, үзен-үзе
тынычландырды.

Әмма икенче көнне аяклары аны тагын йөгертеп клубка алып
чыкты. Күзләре ирексездән Вәзирне эзләде. Ишектә егет пәйда булгач,
йөрәге күкрәк читлегеннән очып чыгардай булып тибә башлады.
Бу кичне дә шулай ике-өч сүз алышып, урам әйләнделәр. Инде
кереп китәм дигәндә, Нәфисәнең муенсасы өзелеп, энҗеләре җиргә
сибелде. Муенса әнисенеке иде, шуңа аны дөм караңгыда шырпы
яндыра-яндыра бөртегенә кадәр җыйдылар. Нәфисә бер энҗене
Вәзиргә бүләк итте, истәлеккә, янәсе.
Бер кичне Вәзир Нәфисәне матайда йөрергә дәште. Кич дип, әле
кояш офыкка тәгәрәп төшмәгән иде. Кыр-болын юллары буйлап
җилдерә-җилдерә алар урман башына килеп чыктылар.
– Әйдә, җиләк белән сыйланабызмы?
Вәзирнең бу кыю тәкъдименә бераз сәерсенсә дә, ни хикмәт,
бернидән шикләнми-курыкмый урманга кереп китте Нәфисә.
Әлбәттә, җиләкләр алар килгәнне елмаеп көтеп тормаган, ярты бөртек
тә каба алмадылар. Һәм, гомумән, бу вакытта җиләкләр инде йокыга
качкан була. Хет урманда бер генә булса да, кочагына кысар дип
өметләнгән иде кыз. Әмма егет тә «йоклаган» булып чыкты. Шулчак
Нәфисә хәйлә корды.
– Ой, камыл кадалды! – дип бер аягына аксый башлады.
Вәзир аны көчле кулларына күтәреп, мотоциклга утыртты. Һәй,
шул чактагы рәхәт мизгелләрне!
– Матаең булмаса, син мине авылга кадәр күтәреп кайтыр идеңме?
– дип чытлыкланды кыз.
– Юк, бүреләргә калдырыр идем! – дип үртәште егет.
«Димәк, кайтыр иде!» Кыз аңа карап, серле генә елмайды.
Җәй быел бик кыска булды. Июль ахырында Нәфисә Казанга
институтка имтиханнар тапшырырга юл алды.
– Керә алмасам, нишләрмен инде? – дип кайгырды кыз.
Вәзир:
– Керәчәксең, син дә кермәсәң! – дип канатландырды.
– Техникумыңны бетергәч, син дә Казанга килерсең, әйеме?
– Күз күрер, – дип, җитди генә җавап кайтарды егет.
Аерылышу кичен мәңге онытасы юк Нәфисәнең! Капка төбендә,
өрәңгенең куе ябалдашлары астында таң атканчы Вәзирнең кайнар
кочагында эреп утырды ул. Әллә ничек, сөйләшмәсәләр дә рәхәт иде!

***
Беренче курс сизелми дә узып китте. Чакрымнарны якынайтып, ике
арада җылы хатлар йөрде. Йөрәк сагынуын баса алмаса да, Вәзирнең
хатларын укыгач, үзен күреп сөйләшкәндәй җанына рәхәтлек ала иде
Нәфисә. Әле дә ярый почта бар! Кышкы каникулда да атна ялында
гына очраша алдылар. «Тизрәк җәй җитсен иде!» – дип теләде кыз.

Ашкынуы хәерлегә булмаган, ахры. Ул җәйне исенә төшерәсе
дә килми һәм ул җәй мәңге истән дә чыкмаячак. Бар дөнья Сабан
туена әзерләнә. Нәфисәдә генә бәйрәм кайгысы түгел, борын төбендә
иң авыр имтихан. Җитмәсә, Вәзир авылга чакырып хат язган. Кош
булса, очып кына кайтып килер иде дә! Нигә Казанга якынрак җирдә
тумаганнар икән? Әнә, Арча, Биектау кызлары атна саен авылларына
чаба. Тапканнар бит, имтиханын да нәкъ шул көнгә куйганнар, авыл
Сабан туена туры китереп!
Хатына җавап килмәгәч, күңелен мәче тырнап узган иде
Нәфисәнең. Дусты Рәсиләнең хаты шикне көчәйтте генә. «Авылга
кайткач бик күп үзгәрешләр күрерсең», – дигән. Имтиханнарын
ачудан ничек биреп бетергәнен дә хәтерләми Нәфисә.
Авылга бураннар уйнатырдай булып кайтып керде. Бәлки
бәхетенәдер, Вәзирне шул ук көнне туры китерә алмады. Ул
техникумында ниндидер эшләрен хәл итеп йөри, диделәр. Сабан
туенда кәҗә матаена кемне утыртып чапканын да җиткерделәр.
Кәнтәфрүш Сиринә икәнен белгәч, Нәфисә Вәзирне мәңге күрмәсә
дә риза иде. Белем ягыннан бер селтәүсез бәреп егарлык булса да,
чибәрлек һәм нәфислек ягыннан Сиринә белән ярыша алмый Нәфисә.
Алар икесе ике дөньядан. Сиринәнең абыйлары булгач, иркәрәк үсте,
Нәфисә кебек бәрәңге басуында да бил бөкмәде, көянтә-чиләк белән
су да ташымады, печән әзерләү, утын яру кебек эшләрне сөйләп
торасы да юк. Әнисе кибеттә эшләгәч, иң матур киемнәр дә аңарда
булды. Нәфисә дә төшеп калганнардан түгел анысы: буе да чама
белән генә, кыска да, озын да түгел; гәүдәсе дә җыйнак, җиңел; чем
кара чәчләренә кыйгач кара кашы, көрән күзе килешеп тора. Әмма
аңарда бераз ирләр холкы, җитди, чытлыклана белми. Егетләр исә
Сиринә кебекләргә чебен кебек сарыла. Бәйгесез биреште Нәфисә.
Вәзир авылга кайткач, Нәфисәләр капка төбендә ике төн сызгырып
йөрде-йөрде дә, кыз чыкмагач, башка күренмәс булды. Арадан кара
мәче узды. Ул сызыкны берсенең дә атлап чыгасы килмәде. Ашкынып-
очынып кайткан өмет тулы җәй, якты хыяллар челпәрәмә килде.
Әллә юри Нәфисәне үртәп, әллә чынлап гыйшкы төшкән, Вәзир
Сиринәне озата, диделәр. Нәфисәнең ачы күз яшьләрен төннәрен
мендәр генә сөртте. Яраткан икән бит ул Вәзирне! Вәт, тиле,
горурлыгын сындырып чыгасы калган теге чакта! Әнә хәзер Вәзир
башка капка төбендә сандугачтай сайрый!
Бер авылда яшәгәч, юллар кисешмәсен дисәң дә кисешә. Мәхәббәттән
качып, өйдә бикләнеп утыра алмыйсың. Нәфисә инде чишмәгә элеккечә
очынып бармый. Шулай да күзләр астан гына булса да Сания әбиләр
капкасына төртелә. Вәзирнең сары башы күренсә, йөрәк сыкрап-сыкрап
кысып куя. Кара-каршы очрашканда икесенең дә телендә – йозак, сәлам
бирешү түгел, башларын икенче якка борып үтеп китәләр.

Казанда бераз сагыштан арына башлаган да иде. Ноябрь
башларында Рәсиләдән хат килде. «Вәзир Сиринәгә өйләнә», – дигән
хәбәр башына күсәк белән органдай булды. Күңел түрендә шырпы
очы кадәр генә өмет яна иде, болай булгач бетте, бөтенләй сүнде…

***
Адәм баласы кызык бит ул – кеше кайгысына сөенә белә. Вәзир
белән Сиринәнең аерылышуларына күңеле кинәнде Нәфисәнең.
Өйләнешеп, берничә ай тору белән Вәзирне армиягә алганнарын
ишетте. Ике ел буе ир көтеп ята димени Сиринә?! Әлбәттә, аның уңга-
сулга йөргәннәрен Вәзиргә ирештерүчеләр тиз табылган. Хезмәтен
тутырып кайту белән «сөекле» хатыныннан ваз кичкән ире.
Әмма Нәфисә белән Вәзирнең юллары очрашмады. Сания әбине
җирләгәч, әнисе якындагы шәһәргә күченеп киткән иде. Өйләрен
сатмасалар да, анда кайтып йөрүче күренмәде. Очрашкан очракта
да гафу итә алмас иде Нәфисә аны, һәрхәлдә хәзер.
***
Бишенче курска барганда, практиканы күрше авыл мәктәбендә
үтәргә туры килде Нәфисәгә. Биология укытучысы авырып киткән
дә, Казаннан сорап кайтардылар аны. Ике авыл арасы – биш чакрым.
Бу юлда ваемсыз балачагы үтте Нәфисәнең. Үз авылларындагы
башлангычтан соң күрше авылга йөреп укыдылар. Кара көзгә
кергәнче һәм язын сукмак төшүгә гел җәяү баралар иде мәктәпкә.
Бер якта – ак кылганлы таулар, икенче якта – яшел җәйләү буйлап
боргаланып аккан елга. Тау битенә утырып, бер-берсеннән өй эшен
күчерүләр, шаярыша-шаярыша кайтулар – барысы да хәтердә яңарды.
Сентябрь матур килде ул елны. Нәфисә нәкъ бала чактагы кебек,
көн дә иртән җәяүләп бара, дәресләрдән соң җәяүләп кайта. Беркөнне
артыннан мотоцикл куып җитте дә кыз янында шып туктады.
– Утыр, мин дә сезнең авылга барам, – диде каскалы егет.
Нәфисә карышып тормады. Көн дә тәпили торгач, юлның
романтикасы кими шул. Ул үзе дә берәр техника очраса ярар иде
дип теләп кайта иде. Җитмәсә, тикшерергә дип, дәфтәрләр дә төяде.
Мотоцикллы егет колхозның яшь агрономы булып чыкты. Нигәдер
ул гел Нәфисә кайткан чакта юлда очраштыргалый башлады. Бу кара
чутырның йөзен күрү бәхетенә дә иреште кыз. Әллә басуда шулай ут
янган, әллә тумыштан, үзе әйтмәсә, Хәтимне ул шабашкага килгән йә
таҗик, йә үзбәк дип белер иде. Бактың исә, ерак түгел генә авылдан
икән. Институт тәмамлап, быел гына эшли башлаган. Бик тә һөнәрен
ярата, ахрысы. Кайсы басуга нинди культура чәчелгән, кайсысыннан
ничә центнер уңыш чыга, безнең якларда кайсысын игү отышлырак
– Нәфисәгә бәйнә-бәйнә иренмичә сөйләде.

– Әйдә, мәктәптә очрашу оештырыйк әле яшь белгеч белән! – дип
тәкъдим ясады Нәфисә. – Укучыларга, мөгаен, кызык булыр иде
синең фикерләрең.
Хак, авызына гына каратып калмады, хәтта идея бирде агроном.
– Авылның киләчәге – сезнең кулда. Әгәр бу басу-кырларны
ташлап чыгып качсагыз, кем ашатыр-эчертер? Калыгыз авылда, яңа
йортлар төзербез, асфальт юллар салыныр, өйләргә газ ялганыр,
бер дә шәһәрдән ким яшәмәбез! Ә мәктәп участогында тәҗрибә
мәйданчыгы ясарга тәкъдим итәм. Төрле үсемлекләрне сынап,
чагыштырып карагыз. Менә, биология укытучыгыз да ярдәмгә килер.
Ул Нәфисәгә борылып карады.
– Һи, Нәфисә апа сентябрь бетү белән Казанына сыпыртачак,
авылга аны аркан белән дә сөйрәп кайтара алмаячаксың, – диде
арадан бер шугы.
Аркан кирәк булмады, ике арада йөргән кайнар хатлар йөрәкләрне
ялгады да куйды. Вәзиргә булган кайнар хисләрне уята алмаса да,
Хәтим җитдилеге, иплелеге белән кызның күңелен яулады. Дипломын
тотып, Нәфисә үз мәктәбенә эшкә кайтты. Шул ук җәйне туй ясадылар.
Хәтимнең белемен, тырышлыгын район үзәгендә дә тиз күреп
алдылар. Илдә кискен үзгәрешләр башланган чор иде. Нәфисәләр
авылы аерым хуҗалык булып аерылып чыккач, ирен шунда рәис
итеп билгеләделәр.
– Беләсеңме, иң беренче итеп, күпер саласым килә, – диде ул
хатынына.
– Авылдан яшьләр тизрәк чыгып качарга җайлырак булсын дипме?
– дип көлде Нәфисә, ә аннан уйга калды.
Чыннан да, халык күптән хыяллана иде таш күпер хакында. Ә үзе
соң! Зур сулы булмаса да, елгалары язын шактый күтәрелеп ташый да,
ел да агач күперне үзе белән агызып китә. Бу гел 1 Май бәйрәмнәренә
туры килә. Шәһәрдән әти-әни йортына кайтучылар бер ярдан икенче
ярга чыга алмыйча, йә кире борылырга, йә күрше авыл аркылы
урап кайтырга мәҗбүр. Ә бервакыт елга әле күпер өстенә менә генә
башлаган иде, яланаяк бозлы су ерды кызый. Салкын тиеп, чирләп
тә куйды шуннан соң!
– Олы юлдан авыл эченә кадәр асфальт юл да түшәтергә кирәк,
җитте саз ерырга! – Ире хатынының сүзен колагына да элмәде бугай,
һаман үз хыяллары белән янды.
Хакимияттә таянычы бар иде Хәтимнең, Казанда урындагы
сабакташларының эзенә төшеп, алар белән дә элемтәне җайлады, кайда
кирәк – майлады. Әле хөкүмәт тә авыл хуҗалыгына арты белән борылырга
өлгермәгән иде. Авыл юллы һәм күперле булды. Кызык, шуннан соң
нигәдер ташу да кечерәйде, агач күпер дә агып китмәде. Аны тәмам
җимерелеп бетә язгач, берәр хәвеф килеп чыкмасын дип, сүтеп аттылар.

Шуннан бирле авылны ташлап бер генә кеше дә шәһәргә чыгып
китмәде.
– Менә күрдеңме, юл – ул авылның кендек җебе. Әле бу юлдан
бирегә яшьләр агылачак, – диде Хәтим, шатланып.
Кара, теге чакта Нәфисәнең әйткән сүзләрен онытмаган!
Аннан Хәтим яңа амбарлар, гаражлар төзергә, фермаларны
төзекләндерергә кереште. Нәфисә ирен төшендә генә күрә башлады.
Берсендә дүрт яшьлек улы:
– Әти, безгә тагын шулай кунакка кил, яме! – дигәч, ни көләргә,
ни еларга белмәде.
– Бераз гына түзегез инде! Менә хуҗалыкны рәткә салып бетерәм
дә, аннан бергәләп ял йортларына гына йөрербез, – дип акланмакчы
булды Хәтим.
Аңлый да соң Нәфисә иренең уйнап чапмаганын, тик яшь чакта
сөеләсе, иркәләнәсе дә килә. Ә монда күп төннәре мендәр кочаклап
үтә. Бетмәгән командировкалар, киңәшмәләр...
Шулай эчтән сыкрана-сыкрана да, тагын язмышына күнә. Нәфисә
иренә үпкәсе куерганда Вәзирне исенә төшергәли. Менә аның белән
гел башкача яшәгән булырлар сыман тоела. Вәзирне күз кырые белән
генә булса да күрәсе килеп китә.
Их, көянтә-чиләк асып, чишмә буен бер урап кайтасы иде элеккечә!
Кызык икән бу тормыш! Адәм баласы уңайлыклар эзләп хыяллана,
рәхәткә чыккач, элеккене сагынып азаплана. Чишмә буенда сәгатьләр
буе дус кызлар белән гәп сатулар да, яңгыр теләп, су коендырулар да
юк, һәр йортка су кергән.
Ә газ биргән көнне Хәтимнең шатлануы! Нәфисә дә бер
мәшәкатьтән котылуына сөенде, анысы. Утын ягыла торган мичне
томалагач, өй җылына, ә иртәнгә – юрган астыннан чыгарлык түгел.
Әмма ул мич бәлешләрен, күмәчләрен бернинди газ плитәләре
дә алыштыра алмый шул. Кышын морҗалардан ургылып чыккан
төтененә кадәр башка ямь биргән икән авылга.
Әллә, чыннан да, рәхәткә чыдый алмый башладымы соң? Әнә,
башта абзар тутырып мал асрадылар. «Җитешә алмыйм», – дип
зарлангач, ире барысын да бетерде, йомыркага тавык кына калды.
Аннан буш абзарда сыер мөгрәвен тансыклады. Ничек инде авылда
торып, күршегә сөткә йөрмәк кирәк, дип уйлады. Күршенең сөте дә,
каймагы да сыеграк сыман тоелды.
Хәтимнең хыяллары чынга ашып бетә язган иде, югыйсә. Илдә
үзгәртеп кору чоры башланып, халык шәһәрдә эшсез һәм акчасыз
калгач, авылга шактый гына яшь парлар кайтты. Яңа өйләнешкәннәр
дә читкә чыгып китәргә теләмәде. Аларга өр-яңа урамда колхоз
хисабына йортлар салынды. Техника җитәрлек. Вакытында чәчәләр,
вакытында уралар, амбарлар ашлык белән тулы. Авылда – эшлә генә, колхоз печәнен дә, икмәген дә бирә, абзар тутырып мал асра, һич
ачка үләрлек түгел.
Әмма телләрдән төшмәгән «базар икътисады» колхозларның
башына да балта белән сукты. Бер мәлне күмәк җирләрне пайларга
бүлеп, колхозчыларга тарата башладылар. Халык аны нишләтергә
белми азапланды, күргән нәрсәмени!
Инде пайлар белән аңлашып, күмәкләшеп эшләп ятканда: «Инвестор
килә!» – дигән хәбәр котны алды. Аны беркем тотып-ашап карамаган
дигәндәй, «инвестор» сүзен халык «албасты» кебек кабул итте.
– Фермаларда бер мал да калмый икән. Аларга җир генә кирәк, ди!
– И Ходаем, кая барырсың, пенсиягә чыгарга да күп калмаган иде!
– Ә җирләрне, малакаем, шундый куәтле тракторлар эшкәртә, ди!
Бар да автомат, ди. Безнең ишеләрнең башы җитмәле түгел, ди. Бер
трактор бер көндә бөтен колхоз җирен сөреп чыга икән!
Колхозчылар әнә шулай җилдән ишеткән имеш-мимешләр белән
йөрәк майларын ашады.
Тирә-күрше районнарда хуҗалыкларны берәм-берәм инвесторлар
кулына бирә башлагач, йокылар качты, күңелдә тынгы бетте. Утсыз
төтен чыкмый. Чынлап та, хәтта алар районында да кайчандыр гөрләп
торган фермалар, сугыш үткәндәй, бер-ике елда маллардан бушап,
сүтелеп, таланып бетте. Ул хәрабәләр яныннан узганда Нәфисәнең
йөрәге «жу» итеп куя. Халык бер селтәүдә җирсез, малсыз, эшсез
калды. Әйе, җимерүе бик ансат, торгызуы гына авыр!
Шулай да районда көчлерәк берничә хуҗалык, шул исәптән
Хәтимнәрнеке дә мөстәкыйль көн күрде. Хәтимгә күрше-тирә
авыллардан эш сорап килә башладылар.
Хуҗалыкның сакланып калуына сөенде Нәфисә, ә менә мәктәпләре
– ябылу алдында. Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса, дип хак
әйткәннәр. Авылларның бала-чага тавышыннан гөрләп торган еллары
бар иде. Бер мәлне иң асыл ир-егетләрне нефть каласы үзенә суырды.
Балалар елдан-ел азайды. Башлангыч мәктәпне япкач, укытучылар
да төенчекләрен төйнәп, юлга кузгалды. Авылның нуры качты.
Укытучылар артыннан яшьрәк гаиләләр китте. Авылда тәрәзәләренә
такта кадакланган өйләр саны артканнан-артты. Инде бетте, инде
үлде, дигәндә, тагын хәлләнеп, яңарып китте.
Үз авылларында мәктәп ачылмаса да, күрше авылда урта белемле
итеп, яңа мәктәп салдылар. Якын-тирә авыллардан җыйгач, укучылар
саны ярыйсы гына иде. Әмма тагын елдан-ел балалар азайды. Авыл
хуҗалыгында хезмәт хакы аз булгач, яшьләр мәктәпне тәмамлау
белән калага чыгып китү ягын карый шул. Аларны да аңларга була
инде, шәһәрдә ымсындыргыч-мавыктыргыч әйберләр җитәрлек бит.
– Бер дә борчылма, өч тиенгә җитәрлек эшләдең, әнә мал-туар
асрарбыз, – дип, Хәтим Нәфисәне юатмакчы булды.

Ансат та уйлый бу ирләр, дип ачуы килде Нәфисәнең. Мәктәптә
хезмәт хакы өчен генә эшләсәләр, балаларга белем бирүче калмас
иде. Укытучы һөнәре, сүз юк, авыр. Теләгән – елан ите ашаган, диләр.
Һөнәреңне яратмасаң, беркайда да күңел биреп эшләп булмыйдыр ул.
Андыйлар мәктәптә озак тоткарланмый да. Нәфисә үзен башка эштә
күз алдына да китерә алмый. Иң шук укучысы да газиз баласыдай
якын. Беренчедән унберенчегә кадәр һәр бала күз алдында үсә, белем
туплый, канат ныгыта. Менә Нәфисәдән сора әле моннан ун-егерме
ел элек мәктәпне тәмамлаган берәр укучы турында, ул аның дәрестә
ничек җавап бирүен, тәнәфестә ниләр майтаруын, нәрсәгә сәләтле
икәнен ап-ачык итеп әйтеп бирәчәк.
Әйе, замана баласына заманча укыту, интернетка тоташкан
компьютерлы сыйныфлар кирәктер. Утыз-кырык балага бер мәктәп
тоту хөкүмәткә бик кыйммәткә төшәдер. Ә менә, Хәтим әйткәндәй,
авылдан кендек җебе өзелсә, ул заманча балаларны мәңге җирдә
эшләргә калдыра алмаячаксың.
Нишлисең, яңа шартларга күнергә туры килде. Егерме чакрым
ераклыктагы база мәктәбенә йөреп укуга да ияләшә башладылар.
Балаларны махсус автобус йөртә, элекке кебек җәяүләп тәпилисе
түгел. Тагын шунысы күңелен тынычландыра Нәфисәнең: бер
укытучы да эшсез калмады. Хәер, аның мәктәптә эшләргә атлыгып
торучысы да елдан-ел азая иде шул.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев