Күрәсен күрде (бәян)

Августның эссе, тынга каплана торган бөркү көннәре. Туктаусыз тамак кибә. Чыдар әмәл юк. Берәр чынаяк чәй эчеп, сусынны басарга заманча шәһәрдә чәйханә юк та юк инде ул. Ә менә рестораннар, кафелар, сыраханәләр адым саен – буа буарлык. Мин, ничарадан-бичара дигәндәй, элмә тактасына күбекләре ташып чыккан сыра кружкасы төшерелгән бинага кердем.Чибәр генә сатучы ханым, мактый-мактый, миңа төрледән-төрле сыра тәкъдим итәргә тотынды.
– Абый, сезгә нинди пиво кирәк? Жигулёвскимы, чувашскимы? Менә, әле генә яңа мичкәне ачтык. Теләсәгез, рижскиен, чешскиен да салып бирә алам, ну алары бераз кыйбатрак инде.
– Рәхмәт, сеңлем! Миңа берәр чынаяк чәй ясап бирсәгез, шул җитә. Сатучы ханым, билгеле инде, мондый заказ көтмәгән иде, сәерсенеп калды. – Бары шул гынамы?
– Әйе.
Ханымның чыраенда ризасызлык галәмәте ярылып ятса да, «клиент всегда
прав» дигән гыйбарәне исенә төшереп булса кирәк, теләмичәрәк кенә минем заказны кабул итте.
– Хәзер куям.
Мин дә сатучының күңеле булсын дип өстәдем:
– Чәегез кайнап чыкканчы эчә торырга бер стакан томат согы бирегез алайса. Мин, соклы стаканымны күтәреп, буш өстәл артына барып утырдым. Тирә-
якка күз төшереп алдым. Ни гаҗәп, сыраханәдә кеше күп түгел иде. Йөзләрен сакал-мыек баскан өч ир-ат, караңгырак почмакка посканнар да, кызып-кызып, ни турындадыр гәпләшәләр. Үзләре, угрылар шикелле, як-якларына каранып алалар иде.
Икенче яктагы өстәл тирәсендә дә берничә кеше утыра. Ак күлмәкле, ярыйсы ук бүксәле ир-ат бер кулы белән өстәлгә таянып, икенчесе белән калын пыяла бокалдан сыра чөмерә. Янындагыларның йөзендә ялагай елмаю чалымнары шәйләнә. Күрәсең, «бүксә» алар өчен авторитет иде булса кирәк, ул ым кагу белән, берсе шундук сикереп торды, стойка янына килеп, бушаган кружкаларын сатучыга сузды:
 – Повторить!
Ул арада сыраханәгә чама белән утыз биш яшьләр тирәсендәге тагын бер ир килеп керде. Стойка янына килеп басты. Сатучы белән исәп-хисап ясаганнан соң, ул сыралы кружкасын күтәргән килеш, «кунакларга» урын эзләп, як-ягына каранып алды. Аннары (гәрчә буш урыннар күп булса да), ни өчендер, мин утырган өстәлгә якынлашты.
– Бу урыннар бушмы?
– Әйе. Рәхим итеп утырыгыз! Күңелең киң булса, тар җиргә дә сыясың, диләр. Ә биредә урын барыбызга да җитәрлек.
Егет сыралы кружкасын өстәлгә куйды да урындыгын якынрак шудырды, аннары миңа кулын сузды.
– Әйдә, таныш булыйк. Камил.
Монда тәртип шулайдыр дип, мин дә әти-әни кушкан исемемне атадым. Камил кружкасын иреннәренә якын китерде. Күрәсең, ул да минем кебек
сусаган иде бугай, күбекләрен өреп, бер сулышта эчеп бетерә дә язды. Мин, сүз юктан сүз булсын дигәндәй:
– Бүген көн ничек, ә! Чүлдәге шикелле кыздыра! – дидем.
Ул, исе китмәгән кыяфәттә:
– Игеннәр өлгергән чак бит. Шулай булырга тиеш инде ул, – дип кенә куйды.
Мин, эчемнән генә, күр, игеннәр өчен борчыла, авыл кешесе ахры, дип уйлап алдым. Бу егетнең ниндирәк бәндә икәнен фаразларга тырышып, йөзенә карадым. Ярыйсы ук киң маңгай. Эш кешесенә хас гадилек һәм эчкерсезлек бөркелеп торган ирнең чигә чәчләре дә бераз гына агара башлаган. Ә күзләре... Уйчан коңгырт күзләр... Ул күзләрнең төпкелендә ниндидер серләр бардыр сыман тоелды миңа.
Камил тагын берничә йотым сыра уртлап куйды.
Инде кул бирешеп тә танышкач, балтасы суга төшкән кешедәй борын салындырып утыру килешмәс дип, мин тагын сүз каттым:
– Энем, үзең кайсы як егете буласың?
Ул тагын өнәмичәрәк кенә җавап кайтарды:
– Шушы якныкы.
– Шушы яктан, шушы туфрактан икән алайса.
Ул җиңелчә генә баш кагып алды.
– Әйе, шулайрак.
Аның җавабы тагын да төксерәк килеп чыкты. Мин, ни дияргә белми
нәүмизләнеп, гаҗәпсенеп калдым. Менә сиңа мә! Үзе чакыра, үзе кача, чыкмый чакырган җиргә, дигән җырдагы шикелле икән алайса. Сәер, үзе башлап танышырга кул суза, үзенең сөйләшәсе килми. Бу егет, берәр кыйммәтле әйберен югалтканмы, әллә ярамаган эш эшләгәнме дип, үземчә фаразлап алдым.
Ул арада минем заказны – пары күзгә күренеп торган кайнар чәйне алдыма китереп куйдылар.
Шулчак Камил, көтмәгәндә, әллә каян, күкрәк түреннән, ыңгырашкан сыманрак авазлар чыгарды, кружкасына үрелде. Бу юлы савытында калган сырасын эчеп бетерде. Һәм тагын да үкенечлерәк уфылдап, башын аска иде. Бу минутларда аның кыяфәте тукмалган кешенеке шикелле иде. Нигә шулкадәр уфылдый бу бала? Бәлки, аңа берәр төрле ярдәм кирәктер?
– Энем, авырыйсызмы әллә?
Камил башын күтәрде, бертын күзләремә текәлеп торганнан соң, ниһаять, телгә килде.

– Абзыкаем, мин бик начар кеше бит. Үз гомеремдә бик зур хата ясадым бит мин, абзыкаем, гафу итеп булмастай гөнаһ алдым. – Ул, кискен хәрәкәтләр белән, изүләрен ычкындырды, башын миңа таба иде. – Абзыкаем, эт итеп сүк! Үтергәнче тукма син мине! Бәлки, миңа җиңелрәк булыр!
– Син ни сөйлисең, энем? Нишләп мин сиңа кул күтәрим ди? Синең миңа тамчы да начарлык эшләгәнең юк. Сер булмаса, әйт инде. Нинди хата ясадың? Нинди гөнаһ кылдың? Алай-болай ялгышып, кеше үтермәгәнсеңдер бит?
– Юк-югын да. Барыбер дә гафу итеп булмастай хата ясадым.
– Нишлисең, адәм баласы хаталардан хали түгел шул. Әгәр уйласаң, бу фани дөньяда яшәгәндә барыбызның да хаталарыбыз бардыр. Алай гына да түгел, баштан ашкандыр. Җан ияләрен рәнҗетсәң, вакытында гафу үтенеп, гаебеңне ничек тә юарга кирәк.
Камил йодрыгы белән өстәлгә сугып алды. Чәй тәлинкәсе, аның хәленә кергәндәй, җиңелчә генә зеңгелдәп җавап бирде.
– Соң шул инде. Соң... Бәлки, аның бер йотым суга тилмереп яткан чагы булгандыр...
Мин ни дияргә белми аптырап торган арада, ул, бушаган савытын тотып, урыныннан кузгалды.
– Абый, сезгә дә алыйммы?
– Рәхмәт, энем! Кирәкми!
Камил, кабат өстәл янына килеп утыргач, мин, шикләнеп кенә:
– Энем, һәркемнең үз дөньясы, үз кайгысы, борчу-мәшәкатьләре. Эч
серләреңне дә теләсә кемгә сөйләп булмый, шулай да барыбер кайгы- хәсрәтләреңне сер сыя торган кешегә сөйләп, эчеңне бушатырга кирәк. Теләсәң, сөйлә, күңелең бушасын... Минем вакытым бар, – дидем.
Ул, ихластан әйтәме бу абзый дигәндәй, бертын миңа текәлеп, дөресрәге, сынап карап торды. Фәкать шуннан соң гына, тәвәккәлләп, телгә килде...
***
...Авылда туып-үскән Камил, солдат хезмәтеннән соң да, бәлки, кабат авылына кайтыр, туган колхозында терлекчеме, механизатормы булып эшләр, өйләнеп, балалар үстерер, һәм, әлбәттә инде, үзенә яңа йорт җиткергән булыр иде. Әмма республикада купкан галәмәт зур төзелешләр күпләрнең, шул исәптән аның да, язмышын бөтенләй икенче якка борып җибәрде. Аларның гасырлар кичкән авылы промышленность зонасына эләкте дә, сала халкын шәһәргә күчерәчәкләр, дигән хәбәр таралды.
Яшерен-батырын түгел, гомер бакый иген иккән, терлек асраган җир кешеләре арасында шәһәргә күчәргә теләмәүчеләр дә күп булды. Чөнки үзләре генә аңлый торган сәбәбе бар иде: биредәге кара туфрак катламы туксан сантиметр! Урыны-урыны белән бер метрга җитә! Бу төбәктә гомер-гомергә уңыш мул булды. Колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Зыятдин ага шушы, кем әйтмешли, ипигә май урынына ягып ашарлык уңдырышлы кара туфракны пыран-заран китергәннәрен күргәч: «Көлсу туфраклы җирдә төзеп булмады микәнни соң бу заводны?» – дип, утырып елаган, диделәр.
Кала тормышын өнәмәүчеләр, күрше-күләннән, туган-тумачадан аерылабызмыни инде, дип зарланды. Ярый әле җитәкчеләр аларны күз күреме җитмәстәй шәһәрнең төрле почмагына чәчмәделәр. Гәрдәле халкы панельдән төзелгән бишкатлы йортка сыйды да бетте. Бер яктан, шунысы рәхәт: хәзер хәл белергә түбән очтан югары очка менәсе, югары очтан түбән очка төшәсе юк. Күрше-күлән бер ишектән кереп йөри яисә күрше подъездда гына яши. Бу вакытта инде Камилнең әтисе вафат булган, әнисе белән генә калганнар иде. Шулай да аларга өч бүлмәле фатир бирделәр.
Колхозда бригадир булып эшләүче әтисенең үлеме бигрәкләр дә үкенечле булды.Урып-җыю чорында колхозга ярдәмләшергә килгән йөк машинасы белән аракы эзләп, күрше авылга барышлый, коеп яуган яңгырда күпердән очканнар. Асты өскә килгән йөк машинасының кабинасы яньчелеп беткән. Ни кызганыч, анда булган кешеләр дә сытылганнар иде...
«Г» хәрефенә охшатып төзелгән йортның бер башында Камилләрнең фатиры булса, икенче башында аның сөеклесе Миләүшә яши. Аның белән бер партада утырып, мәктәпне тәмамладылар. Кая барсалар да, агылый белән тагылый шикелле, гел бергә йөрделәр. Аларның бәхәсләшүләре дә мәхәббәт белән тулган була. Әле дә, «көнче күбәләкләр»нең йөрәген яндырып, һаман бергә! Әгәр Миләүшәләрдә ут бер кабынып, бер сүнеп ала икән, димәк, аның сөеклесе урамга чыгарга әзерләнә: Камилгә дә киенә башларга вакыт!
Ике елдан артык төзелештә эшләп кавырсыны каткан Камилне дә, вакыты җиткәч, солдат хезмәтенә алдылар.
Эшләп үскән авыл баласы ике елга сузылган солдат хезмәтенең әллә ни авырлыгын күрмәде. Дөрес, баштагы чорда казарма тормышының язылмаган законнары нигезендә, беренче елны ул «салага» буларак үткәрергә, аннан соң гына «дед»лар рәтенә күтәрелергә тиеш иде. Әмма депутатлар, сенаторлар, тәҗрибәле юристлар язган законнарның да искәрмәләре булган кебек, солдат хезмәтендә дә шундыйрак хәлләр була икән. Баштагы чорда Камил, авыл баласына хас киң күңеллелек күрсәтеп, «бары – бергә, югы – уртак» принцибы буенча кесәсендә булган соңгы тиеннәренә кадәр иптәшләре белән уртаклашты. Әнисе салган посылкалар эчендәге тәм-томнарның да кайберләрен үзе авыз итә алмыйча калган чаклары булды. Әмма «дед»ларга болар гына аз икән.
Шулай беркөнне битен тоташ бетчә баскан җирән чәчле «дед», отбойдан соң, аягындагы оекбашларын салып:
– Эй салага, на, держи! Чтобы к утру они были чистыми и сухими! – дип, ике яруслы караватның өске катында яткан Камилгә ыргытты.
Йомарланган носки туп-туры егетнең битенә килеп төште, сасысы борынны ярып керде. Носкига ябышып каткан чүп аның күзенә эләкте. Камил, ихтыярсыздан, бер кулы белән күзен уарга кереште, икенчесе белән носкиларны кире хуҗасына томырды.
– Ты что делаешь? Глаз попал бит! – диде ул, ярым русча, ярым татарча.
Җирән чәч, сасыган оекбашлар кире үзенә килеп төшкәч, үз телендә йомры гына сүгенү сүзе ычкындырды.
– Я что, твоя жена чтоли? Стирай сам! – диде егет, аңа каршы. – Ещё хуже! Ты ведь ещё только «салага»!
Камил дә бурычлы булып калмады.
– А ты – рыжий пёс!
Егетнең сүзләре җирән чәчнең үтенә барып кадалды. Ул яткан җиреннән сикереп торды.
– Что ты сказал? А ну-ка, повтори! – диде ул, әтәчләнеп.
Дөнья син дигәнчә генә бармый шул. Нахакка рәнҗетә башласалар, басынкы кешеләрдә дә мин-минлек калкып чыга. Адәми зат кына түгел, хайваннар да, хәтта куркак дип даны чыккан куян да яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр. Ахыр чиктә кыерсытылган куян да, чалкан ятып, тыпырчына-тыпырчына, тәпи 
тырнаклары белән бөркетнең бүксәсен ярырга мөмкин, диләр. Гәрдәле егете алай мескен түгел бит әле.
– Рыжий пёс! –дип кабатлады ул. – Вдобавок, глухой! Ты что, когда в армию брали, комиссию не проходил чтоли?
Җирән чәч, гайрәтләнеп, Камилгә якынлашты, үрелеп, сугарга селтәнде. Камил кискен генә читкә тайпылып өлгерде. Алай да «дед»ның бармак очлары аның битен сыдырып өлгерде. Сыдырылган ярадан чыккан кан егетнең майкасына тамды. Ул койкасыннан сикереп төште, чырае явызланып өлгергән җирән чәчнең биленнән кысып күтәреп алды да (Камил – мәйдан тоткан батыр булмаса да, малайлар белән чирәмдә бил алышып үскән егет), татарча көрәш алымы кулланып, тегене аркасы белән казарма идәненә китереп салды. Мондый хәлне көтмәгән җирән чәч җайсызрак килеп төште ахры – лепкәсеннән кан саркып чыкты. Еланның койрыгын өзсәң, сиңа «җизни» дип әйтер ди. Шуннан соң Камилне «салага» дип кыерсыткан кеше булмады.
Миләүшәдән килгән мәхәббәт хатлары егетне кышкы салкыннарда җылытты, авырлыкларны җиңәргә көч бирде. Гашыйклар өчен ике ел гасырга тиң булгандыр. Ике ел эчендә алар күпме хат алышканнардыр, сорасаң, төгәл санын үзләре дә әйтеп бирә алмаслар иде. Сөеклесеннән хат алган көн – егет өчен, һич арттырусыз, бәйрәмгә тиң булды. Кызның йөрәк җылысы белән сугарылган хатларын ул кат-кат укып ләззәтләнде, бәхетле мизгелләр кичерде. Андый көнне Камил, сабый баладай очынып, канатланып йөрде. Мәхәббәт ул таулар күчерә, диләр! Хактыр! Юкса башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булганнар сөйгәненә алтын таулары вәгъдә итмәс, «җаным-бәгърем, синең өчен күктән йолдызлар чүпләп алып төшәргә дә риза!» дип, антлар эчмәс иде.
Камил икенче елын хезмәт иткәндә, нишләптер, кинәт кенә Миләүшәдән хат килми башлады. Егетнең күңеленә шик корты кереп «оялады». Ятса да, торса да, ул аңа тынгылык бирмәде, болай да кан саркып торган йөрәк итен талады да талады. Ут йотып йөргән егет бу хәлне төрлечә фаразлады. Нәрсә булды икән аның сөеклесенә? Авырып киттеме? Әллә инде... Әллә? Азмы, егете кайтырга өч ай кала, башка егеткә кияүгә чыккан кызлар... Аптырагач, сәбәбен сорап язарга булды. Хатының ахырында: «Нишләп хат язмыйсың, Миләүшә? Завод төзергә килгән берәр тел бистәсе зиһенеңне чуалттымы әллә?» – дип үпкә белдергән һәм үзешчән сәнгать түгәрәгендә өйрәнгән җырның:
Ай яктысы якты, диеп, Тар басмадан су алма; Сөйгән ярым янда юк дип, Ятлар белән чуалма, –
дигән бер куплетын да өстәгән иде.
Шуннан соң, көттереп-зарыктырып кына, җор телле Миләүшә аның
дәгъвасына каршы:
Кара урманнарны таптадым, Таянырга таяк тапмадым.
Атна саен хатлар яздым, Җибәрергә юлаучы тапмадым, – дип, җыр тексты белән җавап кайтарды. Менә ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек... Иң сәере: кызның хатында сәлам дә юк, хәл-әхвәл сорау да юк. Фәкать шул бер куплет җыр тексты! Егет сөйгәненең бу табышмак хатын нәрсәгә юрарга да белмәде, башын кашып, озак кына уйланып утырса да, очына чыга алмады. Хезмәт итү срогы да тагын ярты ел бар бит әле. Их, бу вакыт дигәннәрен кирәк чакта туктатып та, тизләтеп тә булсын иде ул! Ни хәл итәсең, адәм баласына андый кодрәт бирелмәгән шул. Әбиләр шикелле, сабыр канатларың сынмасын да, сугышлар чыкмасын дип теләргә генә кала инде...
***
Солдат хезмәтенең санаулы көннәре үтсә дә, тормышның сынаулы көннәре үтмәгән икән шул әле. Ул җәзага тиң газаплы көннәр, әйтерсең, Камилнең кайтуын сагалап торганнар иде...
Нәкъ ярты елдан, көзге, җелекләргә кадәр үтә торган салкын яңгыр пыскаклап торган болытлы көннәрнең берсендә, Камил утырган очкыч Бигеш аэропортына килеп кунды. Егет траптан төшкәндә, түземсезләнеп, пассажирларның үкчәләренә баса-баса атлады. Алдагыларның җылы салоннан чыгасылары килми идеме, ташбака шикелле әкрен кыймылдыйлар. Камил түзмәде, трапның тоткасыз ягыннан җиргә сикерде. Ниһаять! Менә ул туган-үскән җир! Һавасы гына да ни тора! Егет, күкрәген киереп, салкынча һаваны сулады. Аңа әйтеп бетергесез рәхәт булып китте. Тирә-якка күз төшереп алды. Кемнәрдер көзге салкыннан бөрешеп, якасын күтәрде, хатын-кызлар җылы шәлләренә төренде. Көзге ачы җил Камилнең дә чәчләрен тузгытты, битен чеметеп алмакчы булды. Ни гаҗәп, салкын җил аңа, битләрдән сыйпап, иркәләп исә торган җылы саба җиле сыман тоелды! Салкын яңгыр аның битләрен юар өчен, әйтерсең, күкләр тарафыннан иңдерелгән шифалы тамчылар иде. Ә исе! Исе! Егет моңарчы башына килмәгән ачыш ясады: карале, яңгырның да исе була икән бит, әй!
Шәһәргә кайтучы автобус килергә байтак вакыт бар иде әле. Каккан казык кебек урамда кагаеп тормас өчен, ул аэропортның пассажирлар залына керде. Болытлы көн булганга, кайбер юнәлешләргә очу тоткарланган иде булса кирәк, зал халык белән шыгрым тулы. Утыргычка тиенгәннәр рәхәт чигә, урын җитмәгәннәр сырганак шикелле стена буйларын сырып алган. Диварга сөялгән килеш аягын чалыштырып баскан егет, дөньяда гаме булмаган кешедәй, китапка текәлгән. Мөгаен, студенттыр. Камил дә егет янына килеп басты, аннары саклык белән генә катыргы чемоданы өстенә чүмәште. Зал умарта күче кебек гөжләп тора. Кемдер иптәшенә кычкыра. Кемнәрдер тыныч кына күршесе белән гәпләшә. «Монда без дә бар бит әле», дигән шикелле, юк-юкта репродукторлар да «телгә» килә. Арырак эскәмияләрнең берсендә Камилгә аркасы белән утырган хатынның баласы елый. Ул аны ничек туктатырга белми изалана. Шул тирәдә утырган ике әби, балалы хатынга карый-карый, үзара нидер сөйләшәләр, ни өчендер мескен хатын ягына кулларын да селтәп алалар иде. Нигә алай кыланалар? Балалы хатын ни өчен әбиләрнең ачуын чыгарган – шайтан белсен! Камилгә аларның сүзе өзек-төтек кенә булып ишетелә. Алай да колагыңны торгызып тыңласаң, ни сөйләгәннәрен чамаларга була иде.
– И-и, әйтмә дә инде, җаный, хәзерге яшьләрне! Ходай биргән шул бер баласын да карый алмыйлар.
– Иреннән карата инде ул аны. Ирен җигә! – ди башындагы француз яулыгы өстенә җылы шәл япканы.
– Шулайдыр. Әнә бит ничек бизәнгән. Баласыннан бигрәк үзен караган. Буялган тырнаклар белән ничек бала чүпрәге юмак кирәк.
– Иреннән юдырта инде ул аны.
– Карале, ахирәт, карале, баласы белән ничек тупас кылана. Утын түмәре күтәрәмени? Бала күргән хатынга охшамаган бу.

– Кыланышыннан ук сизелә шул. Кычкырып та ала. Сабый балага тәмле тел белән генә эндәшергә кирәк югыйсә.
– Дөрес әйтәсең, ахирәт. Яратканны кырык көнлек сабый да аңлый.
Теге хатын әбиләрнең ризасызлыгына игътибар иттеме, көтмәгәндә баласын күтәреп торып басты. Борылып, сабыен үзенең урынына утыртты, каршына чүгәләп, авызына имезлекме, нидер каптырмакчы булып азапланды. Сабый, үҗәтләнеп, авызындагы сыен гел кире чыгарды.
Камил, хатынның йөзен күрүгә, ни уйларга белми, тораташ кебек катты да калды. Бала күтәргән хатын... аның сөеклесе Миләүшә иде! Нәрсә бу? Өнемме, төшемме?! Әллә күземә генә күренәме? Егет, үз күзләренә үзе ышанмагандай, торып басты. Кабат кызга текәлде. Юк! Төш кенәдер бу! Чемоданы өстендә йокымсырап киткәндер дә уяна алмый интегәдер. Ул, шулай нишләргә, ни уйларга белми аңгы-миңге торган арада, репродуктор телгә килде. Каядыр очачак рейска хәбәр бирделәр ахры, зал умарта күчедәй тагын да көчлерәк гөжләргә тотынды. Кемнәрдер алагаем зур чемоданнары белән аның балтырына бәрелеп үттеләр. Аягөсте китапка «кадалып» торган студент егет тә каударланып китеп барды.
«Юк! Төш түгел, өн бу, Камил! Өн!» – дип пышылдады ул үзалдына.
Хәзер аңа нишләргә? Барып исәнләшергәме? Котларгамы? Әллә танымаган булып кыланырга, күрмәмешкә сабышыргамы? Егет, тәгаен бер карарга килә алмый, икеләнеп басып тора бирде. Миләүшә берара хат язмый башлагач, ул әнисе аркылы аның институтка керергә әзерләнеп йөрүен ишеткән иде. Кыз, Камилнең әнисенә сер итеп кенә, имтиханга әзерләнәм бит әле мин, Хатирә апа, Камилнең кайтуына сюрприз әзерләп торам, дип аңлаткан.
Институтка кергәндерме-юкмы, анысы караңгы. Сөеклесе аңа тагын да кәттәрәк сюрприз әзерләгән икән бит! Ә мин – тинтәк. Аны тәүлегенә туксан тапкыр уйлап, дивана була яздым. Ә ул?! Вәгъдә – иман, диләр, биргән вәгъдәңә хыянәт иманыңа хыянәт белән бер. Иманына хыянәт иткән кешеләрнең исеме дә чиркангыч – мөртәт! Бу сүз янында сукрану да, катлы-катлы итеп сүгенү дә чүп кенә. Татар телендә мөртәттән дә имәнеч, җан биздергеч нәфрәт сүзе, мөгаен, юктыр. Әллә соң биргән вәгъдәсендә тормаган Миләүшәгә кул селтәргә дә, саубуллашмыйча китеп барыргамы?
Камил бер мизгелгә генә туктап, уйланып калды. Бу минутларда аның күңелендә, Такташ әйтмешли, ике «мин» көрәшә иде. «Тукта, тукта! Кызма!» – дип киңәш итте аның икенчесе... – Тормыш – колагыңны бормыш, ди. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин ич. Бәлки, аның сөйгәне кемнеңдер тасма теленә алданып, кияүгә чыкмыйча гына бала тапкандыр? Миләүшәнең соңгы вакытта хат язмавы да бер сәбәпсез генә булмагандыр?»
Күңелендә икеләнү, шикләнү, өметләнү кебек мең төрле фараз кайнаган Камилнең аяклары ихтыярсыздан әле һаман сабыен елавыннан туктата алмаган Миләүшәгә таба атлады. Ул кызга җитәрәк ике-өч адым кала туктады. Гәрчә тагын да якынаясы, сөеклесен кочагына алып сөясе, күпереп-дулкынланып торган чәчләреннән иркәләп сыйпыйсы килсә дә, тыелып калды. Бәлки инде ул кемнеңдер никахлы хатыныдыр?
Миләүшә дә аны күреп алды. Кызның елак сабый белән әвәрә килгәндәге борчулы йөзе мизгел эчендә май кояшыдай яктырып китте. Ул инде кулындагы сабыен да онытты бугай.
– Камил! Кайчан кайттың?
Камилнең күңелен бимазалаган беренче «мин» тагын өскә калкып чыкты. Хәзер егетнең карашы да битараф. Әле генә кичергән хисләре дә юып алгандай югалган иде.
– Синең хат язмавыңның сере менә кайда икән. Әни булуың белән котлыйм, – диде ул, салкын гына.
Миләүшә егетнең тавышы да, кыланышы да ни өчен төксе икәнен чамалап алды. Әйтерсең, шайтан котыртты, ул бу «уен»ны дәвам итәргә булды.
– Ә нигә? Гаеп эшмени? Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала тәрбияләп үстерергә тиеш. Ул – аның Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычы.
Егет белән кызның төртмә телләнеп сөйләшүе кызык тоелдымы, сабый елавыннан туктады. Миләүшә, биләүдәге сабыйга ымлап:
– Карале, Камил, ул сине күргәч, елавыннан туктады, – диде, елмая төшеп. Сабый, чыннан да, Камилгә карап, ачылмаган теле белән «ыгы-ыгы» килеп,
үзенчә нидер сөйләнеп, елмаеп тора иде.
– Сизәсеңме, Камил, ул сине бер күрүдә үк яратты. Гаҗәп бит, әйеме? Әллә
кулыңа алып, «үчтеки-үчтеки» итеп, сикертеп аласыңмы? Әйдә, сабыйның күңеле булсын инде. Мә!
Алай да Камилнең күңеле эремәде.
– Рәхмәт! Мөгаен, аның үз әтисе бардыр. Ул сикертсен инде.
– Ә булмаса? Үксез баланың күңелен күтәрү тагын да саваплырак ич, – диде
кыз, уенын дәвам итеп.
– Әтисез генә бала табарга син Мәрьям анамыни? Һәм ул, Миләүшәнең
җавабын көтеп тормастан, өстәде: – Ятим балалар белән детдом шөгыльләнә. Мин түгел!
Кызның ярату, сагыну, очрашу шатлыгы белән мөлдерәмә тулган күңелен рәнҗү хисе телеп узды. Менә аның сөйгәне нинди икән, ә?! Миләүшә кулындагы сабыйны аның уйнаштан тапкан баласы дип уйларга өлгергән. Кызның егеткә ачуы килә башлады.
– Камил, моңа кадәр мин сине мәрхәмәтле, әйбәт егет дип белә идем. Хәзер ни уйларга да белмим инде.
– Теләсәң ни уйла! Очраган бер күке баласының башыннан сыйпап йөрергә мине кем дип беләсең?
Аның тавышы тагын да кырысланган иде. Ул, минем сүзем бетте дигәндәй, кул сәгатенә карап алды. Автобус китәр вакыт җитеп килә иде. Егет, чемоданын кулына алып, Миләүшә белән саубуллашмыйча да китеп барды.
Сабыйның кайсыдыр төше авырта иде бугай, ул тагын ачыргаланып еларга тотынды. Миләүшә, сабыйны кулына алып, тирбәтә-тирбәтә йөренә башлады. Бу минутларда булган хәлләр чын-чынлап аны борчуга салган иде. Сөйгәне белән мондый очрашу көткән идемени соң ул? Уеннан уймак чыгарганы өчен берара үзен дә битәрләп алды. Егетнең нервысында уйнап, шаяртып ала, имеш. Камилне дә әйтерең бармы? Бала күтәргән Миләүшәне күрүгә, коелды да төште. Ә бәлки әле шулай яхшырактыр да. Моңа кадәр ул аны яхшы беләм дип йөрде, һәрчак аны якын күрде. Кешенең нинди икәнен белер өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр шул. Гомер буе бергә яшәгән иреңне дә белеп бетереп булмый, димәс иде тормыш иткән хатыннар да.
Әнисен юксына башлады ахры, күтәреп йөрткәч, берара тынычланып торган сабый тагын еларга тотынды. Озаклады шул. Сабый гына түгел, Миләүшә дә бертуган апасының килүен түземсезлек белән көтә. Иртәгә эш көне. Аның да кайтасы бар. Соңгы автобуска булса да өлгерергә кирәк иде.
Ниһаять, касса янындагы кешеләрне ерып, тирләп-пешеп беткән, шулай да кош тоткан сабыйдай шатланган апасы Сәвия килеп чыкты.
– Уф, көчкә алдым! Бу рейска эләкмәсәм, бала белән иртәгә кадәр аэропорт 
саклап ятарга туры киләдерие, – диде ул, өс-башын тәртипкә китереп. Аннары өзек-төтек кенә булса да, сеңлесенә касса янындагы маҗараларны сөйләп алды. – Бер әрмән, чиратсыз кереп, миннән алда билет алмакчы булган иде, кертмәдем. Үзе юньләп русча да белми. «Ереван! Ереван!» дип, кассага акча суза. Сиңа Ереван булса, миңа Казан, дип кертмәдем. Әгәр аңа юл куйган булсам, билетсыз кала идем.
Озак сөйләшеп тора алмадылар. Ул арада репродуктор телгә килде. Миләүшәнең апасы очачак рейска теркәү башланды. Шулай да кыз апасына Камилне очратуы, аның солдат хезмәтен үтәп кайтуы турында әйтергә өлгерде.
– Туйга кайтасы була икән алайса, – диде апасы, сеңлесе өчен ихластан куанып. – Белмим инде, белмим.
– Ничек инде белмисең?
Миләүшә бүтән сүз куертмады. Апасының соравы да җавапсыз калды.
Ул апасын озатып җибәргәндә, көн кичкә авышкан иде, шәһәргә кайтасы соңгы автобуска да чак-чак өлгерде.
***
Камилне аэропортта сөйгәне белән очрашу тетрәндергән иде. Аның тизрәк мондагы яңалыкларны беләсе килә. Ә әнисенең ике ел күрмәгән улына сораулары җыелган. Бердәнбере бит. Исән-сау кайткан улына бер-бер артлы сораулар яудырып кына тора.
– Солдат хезмәте авыр булмадымы? Кыерсытмадылармы? Әрмиядә тәртип юк, диләр бит. Бигрәк тә яшь солдатларны рәнҗетәләр, дип сөйлиләр. Хакмы шул сүзләр? – Җебеп торсаң, кыерсытырга маташучылар кайда да җитәрлек ул, әнкәй.
Барысы да кешенең үзеннән тора.
– Анысы шулай инде. Кырык ата баласында кырык төрле холык. Әтиең,
мәрхүмкәй, үзенә тырнак белән дә чирттермәде. Аңа охшасаң, син дә төшеп калганнардан булмассың, боерган булса.
– Алдагысын Алла гына белә инде.
Чуан тулып тишелгән шикелле, кайтып кергәннән бирле Камилнең йөрәген
тырнап торган сорау тышка бәреп чыкты.
– Әнкәй, нәрсә, Миләүшә кияүгә чыктымыни?
Камилнең әнисенә бу сорау аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ул берара
ни дияргә белми торды. Менә, үзеңдәге хәлне күршеңнән сора дигәннәре хактыр. Әллә кайда, ачуым килмәгәе, кошлар очып җитмәс җирдә хезмәт иткән улы нинди яңалык алып кайткан!
– Ю-ук! Сорап килүчеләр булды бугай. Тик ул, төрле сылтау табып, барысын да кире какты.
– Детдомнан бала алдымыни?
– Нишләп алсын! Институтта укый бит ул хәзер.
– Мин аны әле ике сәгать элек кенә аэропортта бала белән күрдем. Елак
баласын туктата алмый изалана иде. Каршысында утырган әбиләр сүктеләр дә әле үзен.
Әнисенең һич кенә дә ышанасы килми иде.
– Булмас! Шаярткандыр әле.
– Нинди шаярту ди? Кеше әйтсә, ышанмас та идем. Мин үз күзләрем белән
күрдем бит, әнкәй! Әзрәк сөйләшеп тә тордык әле.
– Нәрсә диде соң үзе?
– Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала үстерергә тиеш, ди.
Камилнең сүзләре әнисен тагын да ныграк аптырашта калдырды. Ул инде икеләнә дә башлады.
– Һәй, әттәгенәсе! Менә яңалык?! Кичә үлгән булсам, ишетми каласы булганмын икән, ә!
Ул арада, монда мин дә бар бит әле, дигән шикелле, кухняда чәйнек сызгырганы ишетелде. Әңгәмә өзелде. Ана белән улы аш бүлмәсенә уздылар. Камил үзенең яраткан урынына утырды. Ике ел үтсә дә, берни үзгәрмәгән. Тәрәзә төбендә – әнисенең яраткан яран гөлләре. Алар Камилнең кайтуына әзерләнгәннәр диярсең – шау чәчәктә утыралар! Стенада – авылдан ук алып килгән түгәрәк сәгать. Вакыттан кала бар нәрсәгә битараф сәгать, өйдәге тынлыкны бозып, бер көйгә текелди. Юк, текелдәми, ә Камилнең йөрәк януын тагын да көчәйтеп, бер үк сүзләрне кабатлый кебек: «...көт-мәгән, көт-мәгән, көт-мәгән...» Зал белән кухня арасында тәм-томнар әзерләп йөргәндә, улы китергән яңалык берара басылып торса да, өстәл әзер булгач, Хатирәнең йөрәк итен кабат талый башлады. Ул өзелгән әңгәмәне дәвам итмәкче иде... Кинәт кенә Миләүшәнең апасы кунакка кайтканы исенә төште.
– Менә баш диген инде, ә! – Әнисе уч төбе белән җиңелчә генә маңгаена чәпелдәтеп алды. – Әле шушы арада гына Миләүшәнең кияүгә чыккан апасы баласы белән кунакка кайткан иде бит. Бәлки, шуның баласы булгандыр... Үткән ел Казан егетенә кияүгә чыкты бит ул.
– Апасын күрмәдем мин аның.
Ана белән ул, ни дияргә белми, бер-берсенә карашып, тынып калдылар.
Ана кеше юлдан кайткан улына ял итәргә кирәклеген шәйләп алды.
– Ярар, улым, борчылма. Юлда талчыккансыңдыр. Бар, ял ит. Бүлмәңә урын әзерләдем. Иртәгә Миләүшә белән үзегез сөйләшерсез. Нибуч, аңлашырсыз әле...
***
Әнисе: «Нибуч, аңлашырсыз әле», дисә дә, икенче көнне дә, аннан соң да алар аңлаша алмадылар.
Миләүшә Камилнең аэропорттагы кыланышыннан баштарак көлгән булса, соңыннан бик нык рәнҗегән иде. Шуңа күрә ул җылы караш күрсәтмәде, егетнең ишек шакуына «кәефем юк» яисә «температурам күтәрелде», дип, өйләренә кертмәде.
Әнә бит, ул бүген дә:
– Семестр ахыры. Имтиханга әзерләнәм, – дип, бик җайлы гына кире борды. Икенче, өченче көнне дә, аннан соң да шундый хәл кабатлангач, Камилнең тәмам сөмсере коелды. Сөйләшмәс булды. Ул үз эченә бикләнде. Ә бит ул сөйгәнен үлеп сагынган иде. Солдат хезмәтенең дә ике елына караганда, соңгы ике көнен үткәрү аңа җәза кебек тоелган иде. Кайткач та иң беренче эше итеп, икәүдән- икәү генә калып, сөеклесенең чәчләрен сыйпап иркәләмәкче, пешкән чия төсле иреннәреннән үпмәкче, серле күзләренә карап, бик озак сокланып тормакчы иде...
Соңыннан ул Миләүшәнең апасы турында ишетте ишетүен. Подъезд төбендә кызның кайтуын сагалап торып, гафу да үтенде. Әмма... Ни аяныч, сөеклесенең күңеле һаман эремәгән иде шул әле. Ул Камилгә, чит кешене күргәндәй, хиссез, битараф караш ташлап:
– Яратуың шуның кадәр генә булган икән, Камил, – дип, подъезд ишеген шапылдатып ябып кереп китте.
Шулай да Камил кызның карашында кызгану, үкенү чалымнарын шәйләп алды. Миләүшә егетне кызгана идеме, үзенме – шунысы гына аңлашылмады.

***
Алты яшьлек сәфәрдән кайтса, алтмыш яшьлек аның хәлен белергә килер, дигәннәр. Камилнең кайтканын ишетеп, әнисенең энесе Сәфәргали килде. Иллесен тутырган абзый, басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй чагын «күтәренке күңел» белән яшәп, вакытында өйләнә алмыйча да калды. Хәер, «Коммунизмга юл» дигән салага барып, бер ялгыз хатынга йортка кергән иде дә, ул мескеннең сукыр эчәге шартлап, гомере өзелде. Бала-чагалары булмагач, Сәфәргали тол хатынның йортында яшәп калды. Гәрдәле халкын шәһәргә күчергәндә, аңа өлеш тимәде. Хәзер дуадак каз кебек ялгызы яши. Колхозлар таркалгач, күпләр шикелле ул да эшсез калды. Булдыклы егетләр күмәк хуҗалык таркалды дип, борын салындырып утырмады, пай җирләрендә иген икте, абзар тутырып мал асрады, хуҗалыгын гөл кебек итте. Сәфәргали кебек «көпшәкләр», кибет тирәсенә җыелып, өстәгеләрне сүкте. Янган йөрәкләрен (бурычка алып булса да) хәмер белән басарга тырышты. Аларның, төкерекләрен чәчә-чәчә, бугаз киерүен өстәгеләр ишетмәде, түбәндәрәк утырганнар ишетсә дә, колагына да элмәде яисә «безгә югарыдан шулай куштылар» дип кенә җавап бирде. Вакытында кеше төсле гаилә корган булса, ул да берәр чарасына керешер иде. Ә хәзер аның «гуты узган, чабатасы тузган». Кибеткә килгән-киткәннән тиеннәр өмет итеп көн күрә. Шулай булса да, әнисенең энесе бит, Камил кибеткә чыгып йөгерде.
Абзасы белән чәйләп-мәйләп утыру да егетнең янган йөрәген басмады. Киресенчә, хәмер тәэсире аны әллә нинди яман уйларга этәрде. Аның күңелендә, «мөгаен, Миләүшәнең егете бардыр, саклап торырга кирәк», кебек берсеннән-берсе күңелсез уйлар чуалды.
Улының, балтасы суга төшкәндәй, пошаманда йөрүенә әнисе дә борчыла, сәбәбен дә белә, ярдәм генә итә алмый иде. Аптырагач, улының хәленә керергә тырышып, ул: – Улым, бер болганмый, су да тынмый, диләр. Миләүшә начар кыз түгел. Үпкәләп йөрер-йөрер дә акылына килер. Ул кадәр борчылма. Бар, урамга чык. Иптәшләреңне күр. Шәһәр белән таныш. Күрәсеңме, ничек зурайды! Әнә, бездән ике тукталыш кына яңа кинотеатр төзеп куйдылар. Кинога бар! – диде. Ә шәһәр, чыннан да, зурайган иде. Ике ел элек кенә бураннар уйнап торган япан кырда ничаклы йортлар калкып чыккан. Йорт тирәли утырткан агачлар калкынып килә. Алар яшәгән өй янында гына автобус тукталышы
ясап куйганнар. Тукталышка бәләкәй генә сәүдә павильоны килеп сыенган. Көн аяз. Кояш, солдаттан кайткан егетне күрүенә шатлангандай, нурын жәлләми мул сибә. Тукталышта җим эзләп, чыпчыклар чыркылдаша, күгәрченнәр, гөр-гөр килеп, кешеләрнең аяк астында бөтерелә. Камил кошларның кыланышына хәйран калып карап торды. Күгәрченнәр кешеләр сипкән көнбагышны кабыгы- ние белән бергә йотып җибәрәләр. Ә чыпчыклар (ничек башлары җитә диген!) җәһәт кенә томшыкларына эләктерәләр дә, башларын кыегайта-кыегайта, берничә мәртәбә асфальтка бәргәләп алалар. Шулай иткәч, көнбагышның кабыгы ярылып китә дә читкә чәчри. Хәйләкәр чыпчыклар аның төшен генә ашыйлар. Менә кайда ул гаҗәп хәйран тамаша! Камилнең моңа кадәр аларга игътибар иткәне юк иде.
Аның күңеле күтәрелеп китте.
Тукталышта кеше күп түгел. Егет читтәрәк басып торучы кызга игътибар
итте. Кыз әледән-әле сәгатенә карап ала, аптырагач, тукталыш тирәли утырткан һәм инде ярыйсы ук тернәкләнеп килүче юкә агачларының яфракларын өзеп ала. Түземсезләнеп-кыбырсып, аларны бөтергәли. Мотлак, ул шулай сабырсызланып, кемнедер көтә иде. Ә кыз теләсә нинди асыл егетләрне дә үзенә каратырлык чибәр булуы өстенә, кигән киемнәре дә соңгы мода белән тегелгән. Әйтерсең, ул чибәрләр конкурсында катнашып, әле генә Парижның үзеннән кайтып төшкән. Кызның көткән кешесе, ә Камилгә кирәкле маршрут автобусы юк та юк.
Егет, бар кыюлыгын җыеп, кызга якынлашты.
– Кемне көтәсез, чибәркәй?
Кыз, Камилне баштанаяк күздән кичергәннән соң, саран гына елмайды.
Күңеленнән генә, ярыйсы егет күренә бу, таушалмаган, дип уйлап алды. – Менә, сезне көтәм.
– Соң, нигә аны әйтми торасыз?
– Кызлар үзләре сүз башлар дип уйлыйсызмы әллә? Не дождётесь!
– Соң, әйдәгез алайса, минем белән кинога!
Кыз тагын бер мәртәбә Камилгә сынап карап алды.
– Нәрсә, кызың килмәдемени?
– Миңа андый бәхет тәтемәде шул әле.
– Үпкәләткәнсеңдер. Шуңа килмәгәндер.
Камилнең йөрәге сыкрап куйды. Шулай да чыраена чыгармады. Кыз тагын
телгә килде:
– Нинди фильмга чакырмакчы буласыз инде?
– Ә сез ниндирәк фильмнар карарга яратасыз? Сугыш турындамы?
Детективмы?
Кыз, якын килмә, дигән кыяфәттә ике кулын берьюлы күкрәк турысына
күтәрде. Әйтерсең, бу минутларда аңа кемнәрдер сугарга кизәнә. Ул, шулардан саклану өчен, кулларын калкан итеп куйган иде.
– Ой, юк! Ул сугыш-үтереш турындагы фильмнардан болай да туйган инде. Телевизорны кабызсаң да, шул – аккан каннары экраннан чайпалып чыгардай. Карап торуы чирканыч!
– Әйдәгез, алайса мин сезне «Ватан»га алып барам. Элек анда Һиндстан фильмнары күрсәтәләр иде. Аларда мәхәббәт маҗаралары җыр-музыка белән үрелеп бара ичмаса.
– Ә нишләп иде дип үткән заманда сөйлисез әле? Утырып чыктыгызмы әллә дияр идем, андый егеткә охшамагансыз.
Чая кыз икән бу, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, дип уйлап алды Камил күңеленнән генә.
– Ике ел хезмәт итеп кайттым мин.
– О-о, Ватан алдындагы бурычыгызны үтәгәнсез икән алайса. Димәк, хәзер дүрт ягыгыз кыйбла!
– Хәзерге минутта безнең кыйбла «Ватан» кинотеатрына юнәлгән булырга тиеш. Сез риза булсагыз, әлбәттә.
Кыз (бу юлы елмаеп) Камилне тагын бер мәртәбә күздән кичерде.
– Солдаттан кайткан егеткә ничек каршы киләсең инде. Сезнең кебек полковник каршында мин рядовой солдат кына.
Камил кычкырып көлеп җибәрде.
– Ике ел эчендә полковник чыкса, безнең ил генераллар белән тулыр иде. Мин бары өлкән сержант кына.
– Барыбер командир инде.
– Сержантларны младший комсостав, диләр.
Кыз буялган тырнаклы нәфис кулларын җиңелчә генә селтәп алды. – Барыбер командир бит инде.
Камил бәхәсләшеп тормады.

***
Чибәр кызның исеме дә үзе шикелле матур иде – Лиана! Тропик урманнарда колмак шикелле үрмәләп-уралып үсә торган үсемлек. Кинога чакыргансың икән, аны озатып куярга да кирәк. Камил анысын белә белүен. Ә менә бу чибәр кызның да алар белән бер йортта яшәвен уена да китермәгән иде. Миләүшәләрнең фатиры йортның бер башында, Камилләрнеке икенче башында булса, Лиана, Камил белән Миләүшә арасына килеп кергән чөй шикелле, уртадагы подъездларның берсендә яшәп ята икән! Гәрдәле кызы булса, егет аны, һичшиксез, белер иде. Ул хезмәт иткән арада кыз булып җитешсә дә, үсмер чагын хәтерләр, һич югы, чамалар иде. Ә Лиананы юк, хәтерләми!
– Лиана, сер булмаса, әйт әле, ничек килеп эләктең син бу йортка? Монда яшәүчеләрнең барысы да бер авыл кешеләре. Кул чугының биш бармагы кебек бер-берсен белә. Бары да таныш. Ә мин сезне, нишләптер, хәтерләмим.
– Ә син Гыйльмеямал әбине беләсеңме?
– Ә-ә, беләм. Ире сугышта һәлак булган ялгыз карчык иде ул. Мин солдатка киткәндә исән иде әле.
– Менә шул Гыйльмеямал әбинең Фәрхиямал дигән сеңлесенең оныгы булам инде мин.
– Ул апа, ялгышмасам, кайдадыр Урал якларында яши иде түгелме соң?
– Өстенә бастың – туры китердең! Башлы егет икәнсең!
Камил, ихтыярсыздан, ай-һай теле, тел очында безе, дип уйлап алды.
– Ярар, аңлат инде алайса бу «башлы егет»кә, син монда ничек килеп
чыктың соң?
– Менә шул Гыйльмеямал әби үлгәч, хосусыйлаштырылган фатир кемгә
калырга тиеш?
– Балалары булмагач, дәүләткәдер инде.
– Түгел шул! – кыз, башыңны эшләт, дигән шикелле, җиңелчә генә Камилнең
маңгаена чиртеп алды. – Наследство мирас буларак якын туганнарының берсенә күчәргә тиеш. Димәк, Пермь өлкәсендә яшәп ятучы Фәрхиямал әбигә. Ә ул әбинең бер аягы җирдә булса, икенчесе инде гүрдә. Әби ул фатирны менә миңа – оныгына подарить итте. Төшендеңме инде?
Камил, әйе, дигәнне аңлатып, җиңелчә генә баш кагып алды.
– Юкәдә икән чикләвек!
– Ә син ничәнче фатирда торасың?
Курчак кебек чибәр кыз сорагач, ничек әйтмисең инде. Подъездына,
этажына кадәр әйтте Камил. – Ә кем белән яшисең?
– Әни белән икәү генә.
– Фатирыгыз зурмы соң? – Зур.
– Ничә бүлмәле?
– Өч.
– Бай яшисез икән.
– Ә безнең авылдагы йорт та иркен иде...
***
Лиана тәвәккәл кыз булып чыкты, икенче көнне Камилләрнең ишеген шакыды. Әнисе белән итагатьле генә исәнләшкәннән соң, аптырабрак калган егеткә дәште:
– Камил, син электричествоны әйбәт беләсеңме?
Шундый чибәр, кем әйтмешли, бер кашык су белән йотардай кыз алдында ничек белмим дип торасың инде.
– Трансформаторга керергә булса, минем доступ юк... Ну, вак-төяген, хуҗалыкта кирәген генә беләм инде.
Лиана керәч кебек ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды.
– Юк, солдат хезмәтеннән исән-сау кайткан егетне алты мең көчәнешле трансформатор будкасына илтеп тыгарга минем башыма тай типмәгән. Аны гына беләм инде. Гыйльмеямал әбинең саргаеп беткән, хан заманыннан калган бер рожоклы люстрасын алыштырмакчы идем. Миңа ярдәм итә алмассыңмы икән? Бәхилләтер идем.
Камил анысын гына булдыра, билгеле. Әллә ни катлаулы эш түгел. Люстрадагы чыбык очларын ялгап, изолента белән урыйсың да түшәмгә элеп куясың.
– Ә ничә куыклы люстра куймакчы соң?
– Биш.
Егет, күңеленнән генә, бераз катлаулырак икән, дип уйлап алды. Шулай да
үзләрендә өч куыклы шәмдәл куйганын исенә төшереп ризалашты.
– Отвёртка, пассатижы кебек инструментларың бармы соң? Изолента...
– Нинди инструмент? Гыйльмеямал әбинең дисбесеннән башка нәрсәсе булсын инде?!
Нишлисең, юк икән юк алайса. Үз коралларыңны алырга туры килә.
Көтмәгәндә Лиананың килеп керүе егетнең әнисен дә аптырашта калдырган иде. Шулай да караңгы чырай күрсәтмәде.
– Ишек төбендә генә торма, кызым. Әйдә, түрдән уз! Синең безгә беренче мәртәбә генә керүең бит әле.
Ул арада кухня ягыннан чәйнекнең ярсып сызгырганы ишетелде.
– Әнә, ишетәсеңме, кунак кергәнен сизгәндәй, «самавырым» да кайнап чыкты. Камил, кирәкле эш коралларын табып, бүлмәгә кергәндә, Лиана белән әнисе
чөкердәшеп, чәйләп утыралар иде инде.
Ә биш куыклы шәмдәл бер куыклы кебек җайлы түгел икән шул. Камил
тегеләй дә, болай да тоташтырып карады. Кабызгач, йә икесе, йә өчесе генә яна. Калган икесе юк. Егет эченнән генә, ялгыз башына нигә кирәк булгандыр биш куыклы люстра, дип, кызны битәрләп тә алды. Биш тапкыр сүтеп, биш тапкыр җыйды, калган икесендә барыбер лампочкалар кабынмады. Ахыр чиктә кыз да кулын селтәде. Ул монысына да риза иде. Чөнки ике көн элек кенә люстра куярга егете Андрейны чакырган иде, ул хәтта ике куыгын да кабыза алмады. Фазаларны бутап бетерде, ахыр чиктә сыңар куыкны гына эшләтеп җибәрә алды. Егет кеше бит, шулай да сер бирәсе килмичә, ул:
– А зачем нам свет? Я и в темноте тебя хорошо вижу, – дип, Лиананы кочмакчы булган иде дә, кыз аны якын җибәрмәде.
Ни дисәң дә, Камил шәмдәлнең өч куыгын кабызды бит әле. Болары да
 җитеп торыр. Әлегә...
***
Аралаша-сөйләшә торгач, Камил Лиананың шәһәрдәге затлы салоннарның берсендә парикмахер булып эшләвен белде. Алар, билгеле, клиентлар өчен тырышалар, әмма үзләренең кыяфәтләре турында да онытмыйлар инде. Егеткә кызның һәрчак курчак кебек пөхтә күренүенең сере ачыкланды. Нишләтәсең, хатын-кызның һәрчак матур буласы килә. Сөйкемле затлар өчен бу табигый хәл. Ир-ат халкы беренче чиратта хатын-кызның тышкы кыяфәтенә игътибар итә, аның холкы-фигыле, эчке дөньясы турында уйлап та карамый.

Камил, эш коралларын култык астына кыстырып, Лианаларның подъездыннан чыгуга, кулына ярыйсы гына авыр сумка күтәргән Миләүшә очрады. Кыз кибеттәнме, каяндыр кайтып килә иде булса кирәк, сумка авырлыгыннан аның гәүдәсе дә бер якка янтайган иде. Камил, йөгереп диярлек, аның каршына килеп басты.
– Кая, бир әле сумкаңны!
Кыз егетнең култык астындагы инструментларына күз сирпеп алды.
– Ә син каяндыр шабашкадан кайтып киләсең бугай. Арыгансыңдыр. Рәхмәт! Миләүшә сумкасын икенче кулына күчерде һәм (әйтерсең, кемдер аны куып
килә) адымын кызулатты.
Кызның төртмә телләнеп әйткән сүзләре Камилнең йөрәгенә ук булып
кадалды. Ул, нишләргә белмәгән кешедәй, нәүмизләнеп, берара баскан урынында таптанып алды. Аннары, каккан казык кебек ялгызың серәеп торуның ярамаганын аңлап, фатирларына таба атлады.
Бу минутларда егетнең күңелендә давыл купты. Димәк, аның Лиана белән кинога баруы турында кемдер Миләүшәгә җиткергән! Башын иеп, уйланып бара торгач, ул үз подъездларын үтеп киткән икән, таныш түгел ишек төбенә җиткәч кенә, ялгышуын аңлап алды.
***
Камил, берара тегендә барып, монда сугылып йөрде дә армиягә алынганчы эшләгән төзү-монтаж идарәсенә барып урнашты. Бригадада ГПТУ тәмамлап килгән берничә яшь җилкенчәктән кала күбесе элек бергә эшләгән кешеләр иде. Алар:
– Вәт, солдат шулпасы килешкән сиңа, Камил! – дип, ирләрчә үз итеп, аның җилкәләренә шапылдатып сугып алдылар. Бригадирлары Петрович (өлкән яшьтәге агай) хәтта:
– Һо, Камильчик, бөркет булгансың бит! Когда обмоем? – дип, аны үз улыдай күреп, кочаклап ук алды. Ни хикмәттер, агайның авызыннан аракы исе аңкый иде. Шәһәр төзелешендә данлыклы үрләр яулаган бригада җитәкчесе (уңышлардан башы әйләндеме?) соңгы вакытта шайтан суы белән дуслашкан.
Җитәкчеләр, инде атказанган төзүче исеменә кәгазьләр әзерләнгән агайның яман гадәтен сизеп, тиз арада лаеклы ялга озаттылар да аның урынына солдаттан кайткан Камилне куйдылар. Аның:
– Мин бит әле генә... Миннән башка да... – дигән ай-ваена да колак салмадылар.
***
Лиана вак-төяк йомыш белән дә күршеләренә түгел, Камилләргә керә башлады. Хәзер егет аны ишек шакуыннан ук таный. Бүген дә. көтмәгәндә, ишектәге кыңгырау кискен генә өч тапкыр чылтырап куйды. Егет бу кызның тагын миңа берәр йомышы төшкәндер дип уйлап алды. Чөнки ул әле күптән түгел генә аның фатирындагы идәнгә җәйгән линолеумны яңага алыштырган иде. Әмма кыз бу юлы Камилгә түгел, әнисе янына кергән:
– Хатирә апа, мине бәлеш пешерергә өйрәтегез әле?
Өйрәтегез әле дип әйтү, гәрчә, таләп итү кебегрәк тоелса да, барыбер үтенеч бит. Гозер белән кергән кешене ничек кире борасың инде. Кешесе ул түгел. Үзенең авызыннан өзеп булса да, йомыш белән килгән кешенең хәленә керми калганы юк әнисенең. Ул фәкать:
– Нәрсә, кунак көтәсеңме әллә, кызым? – дип кенә куйды.
– Гыйльмеямал әбинең вафатына бер ел тула бит. Әбиләр җыеп, елын үткәрмәкче идем.
Кызның сүзләре хатынның йөрәгенә сары май булып ятты. Ул, күңеленнән генә: «И-и, Алланың рәхмәте! Яшь булса да, тәүфыйклы, мәнле икән бу бала», – дип уйлап алды. Ул, соклану катыш:
– Ай-һай, кызым! Бик изге эшкә тотынгансың икән бит. Гүр иясе булганнарның рухына дога ирештерү – саваплы гамәл. Әбиеңнең елы икәнен онытмавың өчен рәхмәт! Тик, балам, алай кешеләр җыеп аш үткәргәндә, бер бәлеш белән генә булмас шул. Анда аш-су да, чәй ризыклары да, башка тәгамнәр дә кирәк булачак бит әле. Аларын йә үзеңә пешерергә, йә сатып алырга кирәк була инде. Барыбер дә бу мәшәкатьле эшне башкарып чыгарга үзеңә генә авыр булыр, берәр аш-суга оста ярдәмче кирәк булачак сиңа, кызым.
Моңа кадәр хатын-кызларның әңгәмәсен тыныч кына тыңлап торган Камил, елмаебрак:
– Якын-тирәдә аш-суга синнән дә остарак кеше юк инде ул, әнкәй, – дип сүз кыстырды. Аның бу ат дагалаганда бака ботын кыстырган кебегрәк тоелган сүзләре Лианага ярап куйды.
– Хатирә апа, алайса миңа ярдәмләшергә вакытыгыз юкмы соң? Бәхилләтер идем.
– Һи кызым, андый изге эшкә акча алу гөнаһ булыр. Алай үтенеч белән кергәнсең икән инде, башка кешегә әйтмәгән булсаң, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын, Алла боерса.
Шуннан соң алар, килен белән каенана шикелле, берничә көн рәттән Гыйльмеямал карчыкның елын үткәрү мәшәкате белән мәш килделәр: ике фатир арасын таптадылар. Пәнҗешәмбе – әрвахлар дога өмет итеп кайта торган көн, дип, якын-тирәдәге карчыкларны җыеп, Коръән укыттылар.
Гыйльмеямал әбинең елын бергәләп үткәрү Лиананы Камилләр гаиләсенә тагын да якынайтты.
***
Миләүшә Лиананың Камилләрдә үз кеше булып китүен күреп-белеп торды. Тышка чыгармаса да, күңеленнән ут йотты. Үзенә урын таба алмаган көннәре дә, мендәрен күз яшьләре белән юган төннәре дә аз булмады. Хәзер аның бар шөгыле – эш тә уку. Бар юанычы: уку әсбаплары, дәреслекләр, китаплар... Гыйлем эстәүне энә белән кое казуга тиң дип белеп әйткәннәр икән. Ул «Высшая математика», «Начертательная геометрия» фәннәрен Миләүшәнең җене сөйми. Тормышта аларның бер кирәге дә юк югыйсә. «Сопротивление материалов» дигәне дә катлаулы. Математика белән физиканы белмәсәң, тешең үтмәячәк. Студентлар җор халык бит. Алар арасында, уенын-чынын кушып, «Сопромат сдал – можно жениться» дигән әйтем-гыйбарә дә таралган. Ә «Начертательная геометрия» фәне турында алар «Ничертательная не понимательная геометрия» дип кенә җиффәрәләр. Шулай булса да, барыбер имтихан яисә зачёт тапшырырга кирәк. Тапшыра алмасаң, көзгә калдыралар. Көзгә кадәр «койрык» сөйрәп йөрисе килми Миләүшәнең. Төн йокыларын калдырып булса да, шул сөймәгән фәннәрне үзләштерә. Зачётын да үз вакытында тапшыра, имтиханда да уңай бәя алып чыга. Шулай бер семестр икенчесенә ялгана. Көннәр аккан су кебек сизелми генә ага да ага. Көннәр айларга, айлар елларга әйләнә...
Утыз көнлек уразаның да бәйрәме булган шикелле, биш елга сузылган укуның бәйрәме Миләүшә өчен кулына диплом алган көн булгандыр. Кыз ул көнне, кош тоткан сабыйдай, әйтеп бетергесез шатлыклы мизгелләр кичерде. Камил-Лианалар турында да уйламаска тырышты. Алар икенче планга күчте. Хәер, уйлаудан ни мәгънә. Буласы булган, туннар тузган. Миләүшә укып йөргән 
арада инде алар гаилә корып яшиләр. Яннарында тупырдап торган уллары бар. Аларның тормышы түгәрәк. Тормышларына кырау гына төшмәсен – бәхетле яшәсеннәр. Очрашканда да, алар, гаепле кеше сыман, бер-берсенең йөзенә туры карамаска тырышалар. Исәнләшүләренең дә ата-анасы юк. «Исәнмесез!» сүзе дә «Исә...» дигән иҗекләр белән генә төгәлләнә дә һәркем үз юлына китә. Киләчәктә бу «Исә...» торган юллар очрашырмы? Тәгаен генә беркем дә әйтә алмас... Барысы да Кодрәт иясенең ихтыярында...
Тик менә соңгы вакытларда Камилнең әнисе генә авырып тора икән. Урамга да кеше ярдәменнән башка чыга алмый мескенкәй, гел ятып тора, диләр. Авылда ялгызы мал-туар асрап, төзелештә дистә еллар дәвамында соскы көрәк белән бетон ыргыткач, ничек сәламәтлегең какшамасын инде.
***
Ә Камил белән Лиананың кавышу тарихы...
Лиананың һич кенә дә сазаган кызлар рәтенә керәсе килми иде. Моңа кадәр
дә ул егетләр белән аралашты, дуслашты. Әмма тормыш корырдай җитди ир- егетне генә очрата алмады. Күбесенең максаты: уен-көлке, кәеф-сафа кору... Аннары бик җиңел генә ятакта ауный-тәгәри... кавышу булды. Соңгы вакытта танышкан Андрейның да максаты шул тирәдән артмады. Хәер, рәтләп люстра да куя алмаган ир аңа нигә кирәк? Ә Камилнең, тормыш кору турында сүз кушмаса да, эшкә кулы ятып тора. Ул аның осталыгын линолеум алыштырганда ничек тәфсилләп, һәр җөйне бөртекләп, җеген җеккә китереп эшләвен күзәтеп торганда ук күрде. Кызның күңелендә «Эх, тормыш көткәндә шундый ирең булса...» дигән уй күптән бөреләнгән иде инде. Кешесен генә очрата алмый йөри иде. Ә егеттә өйләнү кайгысы юк: авызыннан өйләнү сүзенең «ө»се дә чыкмый. Бар сөйләгәне эш тә эш...
Дәрт иткән – морадына җиткән ди. Танышканнарына ике ел чамасы үттеме икән, Лиана Камилне туган көнгә кунакка чакырды. Билгеле инде, ул үзе теләгән, җан яраткан, күңел тарткан кешеләрен генә дәшкән. Күбесе – бергә эшләгән, берсеннән-берсе чибәр яшь кенә ханымнар. Арада бер ала карга – Камил генә. Шуңамы, ул көнне бөтен игътибар Лианадан бигрәк Камилгә булды. Җырлаган җырлары да дәртле, ымсындыргыч иде.
Яле, иркәм, карап кара, Кара күземә генә, Карасаң күземә генә, Булам үзеңә генә...
– Безнең арада «для запаха» бердәнбер егет! – дип, ханымнарның кара чәчлесе дә, сары чәчлесе дә Камил белән бокалларын чәкештерде.
Аракы, әллә нинди пәһлеван егетләрне дә тез астына бөкләп сала торган явыз, үз эшен эшләде. Камил исерде... Һәм икенче көнне иртән генә уянып китте! Иң сәере: алар Лиана белән бер түшәктә яталар иде?!!
Лиана, аның уянганын сизеп:
– Әнә, күр, мине елата-елата кичә ниләр кыланганыңны! – диде, ятакка
күрсәтеп. Аннары торып, эчке күлмәктән килеш кенә көзге каршында чәчен- башын төзәтергә тотынды.
Камил, юрганны бер якка селтәп, ятакка күз төшереп алды һәм... имәнеп китте!!! Ни дияргә белми, телсез калды.
– Икенең берсен сайла, – диде Лиана, төксе генә. – Йә ЗАГСка барабыз, йә мине көчләде дип, милициягә барам!
Камил шунда гына үзенең капкынга эләгүен аңлап алды. Тик соң иде шул инде. Соң иде...
Ә Лиана – исеменә күрә җисеме! Үсмер чакта ук инде подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы мут хатыннарның, ничек итеп айлык вакытына туры китереп, егетләрне кармакка эләктерүләре хакында көлешкәннәрен ишеткәли иде. Дөнья булгач, елгыр хатыннарның хәйләсе Лианага да ярап куйды...
Әмма тормыш – колагыңны бормыш.
***
Камил авыру әнисен төрле табибларга күрсәтеп карады, республика дәваханәсенә алып барды, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, өшкереп-төкереп дәвалаучы әбиләрнең ишеген дә күп шакыды. Нәтиҗәсе генә булмады. Ахыр чиктә әнисенең аяк-куллары йөрми башлады – паралич сукты. Урын-җир өстендә калган, бер хәрәкәтсез яткан кешене тәрбияләү бигрәкләр дә авыр икән. Ул мескен торып утырып ашый алмый, ризыкны кашык белән авызына салсаң гына әвәләп йота. Көндез Лиана белән Камил эштә, уллары Азат балалар бакчасында. Авыру әниләре өйдә ялгызы кала. Ярый әле Камилнең эш урыны ерак түгел. Аларның бригадасы күрше урамда яңа йорт җиткерә. Әбәт вакытында ул тиз-тиз генә капкалый да әнисен карап килә. Тугыз катлы йорт төзелеп беткәч, аларның бригадасын шәһәрнең икенче башына күчерсәләр, нишләр? Ашату-эчертү бер нәрсә. Торып йөри алмагач, ул мескеннең йомышлары да яткан килеш кенә...
Лиана, әниләре янына килгәнче, башта борынына чүпрәк бәйли. Аннары, озын тырнакларына зыян салмаслык итеп, әкрен генә резин перчатка кия. Шуннан соң гына караватка якын килә.
Соңгы вакытларда Лиана каенанасын карарга җирәнә башлады. Ул яткан урын-җирне чистартканнан соң, исе тәнемә сеңгән дип, ванна бүлмәсенә бикләнә дә сәгатьләр буе юына.
Өйдә сүз гел шул турыда бара: Лиана зарланудан башканы белми.
– Беркөн кызлар, синнән ниндидер ис килә, дип аптыраттылар. Хәлне сөйләп биргән идем, «аһ» иттеләр. Безнең сөйләшкәнне мөдир дә тыңлап торган икән. Болай булса, клиентларыбызны бездән биздерәсең бит син. Нигә ул кортканы картлар яисә инвалидлар йортына илтеп тапшырмыйсыз, ди.
Камил хатынының йөзенә текәлде.
– Нәрсә, бу синең миңа киңәшеңме инде?
– Әнә, безнең постоянный клиент – эшмәкәр Сан Санычның хатыны тётя
Лизалар да шундый хәлгә тарыганнар икән. Өметсез булгач, инвалидлар йортына урнаштырып котылдык, ди.
– Ә хәзер әниләре яшәгән бүлмә яныннан үткәндә, йөрәкләре әрнеми микән соң аларның?
– Хәзерме?! Ул бүлмәдә бозау кадәр овчарка яши икән. Нәселле, лабрадор токымлы эт, шулкадәр акыллы – хуҗаларының әйткәнен ярты сүздән аңлый, ди. – Аңлы этләре өй эшендә булышамы икән инде? Идәннәрен себереп
чыгарамы, керләрен юамы?
– Идән себерү генәмени? Урамга алып чыккач, таяк ыргыталар да: «Иди,
принеси!» дип, команда бирәләр икән. Ушлы овчарка, чабып барып, ыргыткан таякны шундук авызына кабып, хуҗаларына китереп бирә, ди.

Камил, чыраена мыскыллау галәмәте чыгарып, йөзен җыерды. – Бала-чага уены ич бу. Йә, шуннан кемгә файда?
– Кызык бит.
Бу юлы ирнең чыраенда нәфрәт чалымнары чагылды.
– Нәрсәсе кызык? Кызганыч бу! Алар эт белән мәрәкә килгәндә, вакытлыча, әниләрен онытып та торсыннар ди. Ә ул әрәмтамакны кабат әниләре яткан бүлмәгә кайтарып япканда, нинди хисләр кичерәләр икән? Сорамадыңмы?
– Юк.
– Юк шул менә! Юк!
– Кеше тормышына тыкшынырга минем ни хакым бар?
– Ни кызганыч, хәзер күп кеше «моя хата с краю» дип яши. Үзенә килеп
тисәләр генә «Каравыл!» кычкыра...
Лиана – елгыр хатын, беркөнне каяндыр табып, үзе белән ниндидер бер
әби ияртеп кайтып керде.
– Менә, әнигә иптәш. Без эштә чакта аңа күз-колак булыр. Ашатыр-эчертер,
сораган әйберсен китереп бирер.
Камил хатынының бу гамәленә каршы килмәде. Ни дисәң дә, хатын хаклы
иде. Күңеленнән генә ул аңа рәхмәт тә укыды. Башыңа төшмәсә, каян беләсең, «сиделка» дип исем алган замана әбиләре дә хәзер бушка эшләми икән. Ул сораган бәягә килештеләр. Хәзер ир белән хатын тыныч күңел белән икесе ике якка эшкә китә. Эшләр бераз җайланды шикелле. Әмма бу да озакка бармады. Биш ай чамасы үтте микән, тәрбияче әби, кинәт кенә, чыгымчы ат кебек көйсезләнде дә куйды. Әллә башка, кыйммәтрәк түли торган клиент тапты, әллә, чыннан да, сәламәтлеге какшады.
Урын өстендә яткан авыруны карарга атлыгып торучы кешене тиз генә каян табасың. Авыру ана тагын Камилләрнең үзләренә калды.
Адәм баласы барысына да күнегә, диләр. Камил белән Лиана да дистә елга якын бер түбә астында яшәп, бер ятакта йоклагач, бер-берсенә күнеккәннәр иде инде. Мәхәббәт хисе Таһир-Зөһрәнеке кебек булмаса да, хәзер күп нәрсәләр уртак. Җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә, барыбер тәмле телләнә.
Камил дә:
– Лиана, җанкисәгем, әллә вакытлыча эшеңнән китеп торсыңмы? – дип тә карады.
Хатынының бу турыда ишетәсе дә килмәде. Сүзен сүз итәр өчен, кайнарланып, саллы-саллы дәлилләр китерде.
– Камил, башың белән уйлап кара әле син әзрәк. Мин бу эшемнән китсәм, андый төшемле урынны каян табармын соң? Машинаны яңартасы бар. Көзгә улыбыз Азат беренче сыйныфка укырга керә. Киләчәктә аны укытасы, кеше итәсе бар. Хәзер бит уку кая барсаң да түләүле. Хәзердән үк мая тупламасаң, киләчәктә аны ничек укытасың?
– Лиана, җанкисәгем, мин дә эшләп йөрим бит әле. Өйдә йокы симертеп ятканым юк.
– Камил, акыллым, әйтсәм әйтим инде, без бу хәлдән әнине психо- неврологический диспансерга тапшырып кына котыла алабыз, белдеңме?
– Ә нигә картлар йортына яисә инвалидлар йортына түгел, нәкъ менә ахмаклар йортына?
Хатын, картлар йортына – балалары әти-әнисеннән ваз кичсә генә, инвалид- гарипләр йортына – чират белән генә урнаштырганнарын, аларга фәкать бер генә юл – әниләрен психо-неврология диспансерына гына илтеп тапшырырга мөмкин икәнлеген күптән белешкән иде. Билгеле, бу турыда ул Камилгә әйтеп тормады.
– Ә син әнинең үзалдына лыбыр-лыбыр сөйләнә башлаганын сизмисеңмени, Камил?
– Паралич суккан кешегә сөйләшүе авырдыр, теле көрмәкләнә торгандыр. Шуңа күрә әйтәсе килгән сүзләре дә авызыннан тукмалып-имгәнеп чыга торгандыр. Хәзер нәрсә, шуңа карап, без әнине тилеләр йортына илтеп тапшырыйкмыни инде?!
Лиана бүтән сүз куертмады, кухняга кереп китте. Урындыкларның дөбер-шатыр килүеннән, савыт-сабаларның челпәрәмә килердәй булып шылтыравыннан аның эчендә давыл купканын чамаларга була иде. Алар тугыз ел инде бергә яшиләр. Камил әле һаман хатынының холкын аңлый алмый. Лиананың холкы бөтерчек өермә кебек: уйламаганда-көтмәгәндә куба. Кайсы яктан исәсен, кай тарафка илтәсен шайтан белсен!
***
Атна-ун көн үтте микән, Камил эштән кайтуга фатирлары тып-тын. Урын- җир җыештырылмаган, кухня ягыннан пешкән аш исе дә килми, савыт-саба юылмаган килеш өелеп ята. Чәйнектән, әйтерсең, котып салкыны килә. Өстәлдә фәкать бер бит кәгазь ята. Анда бәгырьләрне өтеп алырдай дүрт-биш сүздән торган җөмлә: «Камил, гафу ит, түзәрлегем калмады!»
Камил иртәме-соңмы нидер буласын сизенгән иде инде. Чөнки бу арада өйдә тәртип бетте. Ул, беркавем башын иеп, терсәге белән буш өстәлгә таянган килеш чигәләрен учлап, уйга калды. Хәзер аңа нишләргә? Нишләргә? Шушы сорауга җавап таба алмый күпме утыргандыр, хәтерләми, бераздан торып, бүлмә буйлап йөренде. Ни өчен икәнен үзе дә белмәстән, кием шкафларын ачып япты. Анда Лиананың күлмәкләре юк. Күрәсең, ул барын да алдан ук уйлаган, чарасын күргән иде.
Ир, балтасы суга төшкән кешедәй, чарасыз, диванга барып сеңде. Өй эче мәет чыккан шикелле тып-тын. Сөйләшер-киңәшләшер кеше юк. Хатынының каты-каты басып йөргән аяк тавышлары да, уллары Азатның юк кына әйбердән кызык табып, бүлмә яңгыратып көлгән авазы да юк. Фәкать стенадагы тышкы кыртышына тузан кунган түгәрәк сәгать кенә бернигә дә карамый, секундларны минутларга тезеп, берөзлексез текелди...
Әллә чыннан да, Лиана киңәш иткәнчә, әнисен акылга зәгыйфьләр йортына илтеп тапшырыргамы? Уйласаң, бер алар гынамыни? Машинаң белән фырылдап килеп туктыйсың да, яраксыз әйберне чүплеккә чыгарып ташлаган кебек, илтәсең дә ыргытасың. «Мәгез, карагыз! Шуның өчен дәүләт сезгә акча түли», – дисең. Алай итсәң, авыруны карап мәшәкатьләнәсе юк. Өйдә бернинди ис тә, кос та юк. Рәхәт бит! Алай эшләсәң, улын алып, Лианасы да кайтыр. Элеккечә яшәрләр. Элеккечә?! Ә элеккечә ихлас, элеккечә эчкерсез булырмы соң ул тормыш?.. Күңеленә килгән бу ямьсез уйлардан Камил үзе үк чирканып куйды. Кеше-кара сизмәсен дигәндәй, янында беркем булмаса да, як-ягына каранып алды. Бүлмәдә кеше заты юк. Алар икәү генә: Камил дә сәгать кенә. Сәгать телләре «Ялгыша күрмә!», «Ялгыша күрмә!» дигәндәй, берөзлексез текелдәп, минутларны саный... эчке бүлмәдә газизләрдән газиз әнкәсе!!! Камилне үстергәндә, аңа җиңел булгандыр дисеңме? Башта тугыз ай карынында күтәреп йөрткән, еласа юаткан, төн йокыларын калдырып, бишектә тирбәткән; авызыннан өзеп, иң тәмле, иң татлы ризыкларны аңа биргән, чылаткан чүпрәкләрен юган... Һә-әй! Санап кына бетерерлекмени?!

Ә хәзер аның шул игелекләренә лач итеп төкереп, бик җиңел генә ахмаклар, акылы зәгыйфьләр йортына илтеп тапшыр инде, ә?! Ю-ук! Алай эшләсәң, юлда кайтканда ук үзеңне аяз көнне яшен сугар! Аллам сакласын! Ю-ук! Булмый! Камил үлсә дә алай эшли алмый! Эшләмәячәк тә! Ул бит Ана! Әнкәй! Сине бу якты дөньяга китергән, синең өчен ут йоткан бердәнбер изге зат!!!
...Камилгә өч-дүрт яшь булды микән, әтисе аны үзе белән алачыкка алып барды. Ул тимерче белән сөйләшкән арада шук малай алачыктан чыгып китте. Шулчак ул, бер як читтәрәк, балчык өеменнән сизелер-сизелмәс кенә төтен чыгып торганын күреп алды. Нәрсә бар икән анда? Читтән генә карап торып буламыни? Өемнең түбәсенә менеп карарга кирәк! Тиктормас малай менүен менде... Аягын нидер өтеп алгач, тыпырчынган иде, гөбердәп, ике аягы берьюлы күмер базына чумды! Әтисе аның ачыргаланып кычкыруына алачыктан йөгереп чыкканда, соң иде инде. Мизгел эчендә малайның тездән түбән аяк тиреләре куык кебек кабарып чыкты. Әтисе, аны күтәреп, якындагы Афзал буасына йөгерде. Улын яр буена утыртып, аякларын суга тыкты. Аннары, тиз генә үлән йолкып, Камилнең астына салды да: «Шунда гына утырып тор!» – дип китеп барды.
Улының аяклары пешкәнен ишетеп, әллә кайдагы Кызыл Саз басуыннан йөгереп кайта торгач, чәчәп беткән әнисенең кыяфәте Камилнең әле дә күз алдында...
...Әтисе үлгәч, әнисен кияүгә сорап килгәннәрен дә хәтерли әле Камил. Ярыйсы гына ыспай киенгән мыеклы абзый иде ул.
Ипле генә сөйләшеп утырганда, «кияү егете»:
– Малаеңны детдомга илтеп тапшырсаң да була инде, Хатирә. Анда ятим балаларны әйбәтләп тәрбиялиләр, укыталар, – дип куйган иде. Аннары, өлкәннәрнең сүзен шым гына тыңлап утырган сабыйга борылып. – Детдомга барасыңмы, улым? Анда балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, – дип, юмалап, башыннан сыйпап алганын да хәтерли әле Камил.
Улы турында, ятимнәр йорты турында сүз чыккач, әнисенең кыяфәте дә, сүз сөреше дә кискен генә үзгәргән иде.
– Сез ни сөйлисез, Фәтхерахман абзый? Нишләп мин бердәнбер улымны ятимнәр йортына тапшырыйм ди? Булмаганны! Мин нәрсә, бер бала да карап үстермәслекмени?
Ялгыз башына кыен булса да, шул чагында әнисе аны ятимнәр йортына илтмәгән, кияүгә дә чыкмаган. Ә хәзер, нәрсә, шушы әнисен акылы зәгыйфьләр йортына илтеп тапшырсынмы?!
Уйласаң, бәлки әле, әнисен рәнҗеткән, сүзен тыңламаган чаклары да булгандыр. Исән чагында аның бәхиллеген алып калырга кирәк.
...Малай чакта уенга һәвәс булды Камил. Әнисе иртән басуга киткәндә, аңа эш кушып калдыра, ә аның, малайлар белән уенга мавыгып, әнисе әйткәннәре онытыла. Исенә төшсә дә, ярар, малайлар белән тагын азрак уйныйм да кайтам дип күңеленә беркетеп куя. Юк! Көтелмәгән берәр хәл килеп чыга да аның уйларын челпәрәмә китерә.
Бу юлы да шулай килеп чыкты. Малайлар җәйге челләдә урамда уйнап туйгач, коенырга ындыр артындагы буага киттеләр. Өс-башларын чишенеп, суга кергәннәр генә иде, болыннан кайтып килүче Миргаяз абзый күпергә керде. Кулындагы ике җәпле таякка елан уралган. Гади тузбаш кына түгел, агулы кара елан. Гәүдәсенең бер өлеше таякка уралган, койрыгы асылынып торса да, як-якка боргалана: ычкынырга омтыла. Миргаяз абзый җәмки шикелле ике чатлы таягына еланның башын кыстырган: җибәрми! Буада чупырдашкан малайлар, сайрак җиргә басып, тамаша кылырга тотындылар. Тамаша кылуга тиз арада кызыксыну да өстәлде:
– Миргаяз абый, ничек тоттың?
– Ничек эләктердең?
– Ничек чакмады?
Абзыйның әбәткә генә кайткан чагы. Малай-шалай белән сүз куертып
торырга арасы юк. Ул кулындагы таягын еланы белән бергә тотты да буага ыргытты.
– Мәгез! Үзе белән сөйләшегез!
Күкрәктән суда басып торган малайлар, куркышып, як-якка сибелделәр.
Күбесе тизрәк судан чыгарга ярга ыргылды. Арадан бер Габдрахман гына, нишләптер, каршы як ярга таба йөзәргә тотынды. Коры җирдә камчы кебек яткан елан суда батмады, гәүдәсен бик җайлы гына як-якка боргалап йөзеп китте! Юк, йөзеп түгел, су өстеннән шуып кына бара шайтан! Ул, тизрәк кая да булса качып котылу өченме, Миргаяз абзыйга үч итепме, Габдрахман артыннан куып китте! Ә Габдрахман әле буаның яртысына гына җиткән. Куркудан, каушаудан йөзүенең дә рәте-чираты юк. Куллары белән чәбәләнә, авызына кергән суны бертуктаусыз пошкыра. Болай булса, елан мескен Габдрахманны куып җитәчәк иде. Хәлнең мөшкеллеген абайлап, Миргаяз абзый да кире борылды. Киңәш биреп кычкырышкан малайларны аралап, кабат күпергә керде. Ирләрчә саллы тавыш белән малайга кычкырды.
– Курыкма, Габдрахман, курыкма! Елан куып җитә башласа, суга чум! Суга чум да кире борыл! Курыкма, кабат суга керми ул. Еланның да яшисе килә. Тизрәк ярга чыгып, кая да булса качасы килә. Мин әйткәнчә эшлә!
Шулай да Миргаяз абзый яр буендагы куактан пеше тал чыбыгы (елан өчен Газраил!) сындырып алды, тиз генә чишенеп тә ташлады. Аның тәне шалкан кебек ап-ак иде. (Арка кыздырып ятарга авыл кешесенең вакыты бармыни?) Безнең халык җор телле бит инде ул. Кешенең холык-фигыленә ятышлы яисә берәр кимчелегенә бәйле кушамат чәпи дә куя. Миргаяз абзыйга, шул тәненең аклыгына ишарәләптер инде, «Кыргаяк» кушаматы такканнар. Әмма ул бу минутларда һич кенә дә кыргаяк түгел, ә киек ауларга чыккан сунарчыны хәтерләтә иде. Ул тагын малайга кычкырды:
– Габдрахман, елан чакса да курыкма!Аның агуы синең тәнеңә эләкми, суга ага. Мин әйткәнчә эшлә!
Бар көчен җыеп йөзгән Габдрахман, елан аңа якынлашуга, тирә-якка су тамчылары чәчрәтеп, төпкә чумды. Абзый әйткәнчә, су астыннан кирегә борылды. Елан Габдрахманның башы судан калыкканын көтеп тормады – яр буендагы куаклар арасына кереп, күздән югалды.
Миргаяз абзый шуннан соң гына кулындагы чыбыгын читкә ыргытты. Курку катыш каушаудан хәлсезләнә башлаган Габдрахманны судан сөйрәп чыгаргач, үз юлына китеп барды.
Ул көнне малайларның авызында елан белән булган хәлләр иде.
Камил өйгә кайтып кергәндә, инде кич җиткән. Өйдә бернәрсә дә эшләнмәгән. Табак-савыт юылмаган. Кош-корт каралмаган. Әнисе иртән табакка салып калдырган бәрәңге дә әрчелмәгән килеш кояшта шиңеп ята иде. Эштән кайткан әнисе әле тегендә, әле монда чабып, хуҗалыктагы кичке эшләрне тәртипкә китереп бетергәч, улы Камилне каршысына утыртты. Кычкырмыйча, салмак-сабыр гына (шулай булса да ярыйсы ук үтемле итеп!) сөйләргә кереште:

– Улым, син үзеңнең малайлыктан чыгып килгәнеңне сизмисеңмени? Әтиең синең кебек чакта инде ат белән җир сукалаган, җир тырмалаган. Ә син һаман җил куып йөрисең. Безнең хуҗалыктагы эшләрне күрше кереп эшләмәс бит. Күпме әйтергә була сиңа. Колагыңа да элмисең: һаман уен да уен. Аның бер чиге булырга тиештер бит инде. Акыл утыртырга вакыт. Әгәр тагын бер тапкыр шулай кыланасың икән, урманга керәм дә югалам.
Шуннан соң ул, кайнаган чәен дә эчмичә, урынына барып ауды.
Әнисенең рәнҗү катыш инәлеп әйткән сүзләреннән соң гына, «Әнисез калсаң, нишләрсең? Кая барырсың?» кебек куркыныч уйлар Камилнең аңына барып иреште. Әтисез калса да, ул ятим булмады. Әнисе аны һәрчак җил- давылдан саклады. Әгәр ул да үлсә?! Аннары бит аны, чыннан да, ятимнәр йортына илтеп тапшырачаклар! Ю-ук! Ул анда мәңге дә аяк басмаячак!
Икенче көнне әнисе эштән кайтуга, каралты-кура ялт иткән иде инде...
Шушы вакыйга Камилнең исенә төшсә, әле дә тетрәндерә. Әнисе алдында үзен гаепле саный. Уйласаң, ата-ана алдындагы бурычыңны гомерең буе түләсәң дә, түләп бетерә торган түгел. Пәйгамбәребез дә оҗмахка юл – әниләрнең аяк астында, дип, юкка гына әйтмәгән. Исән чагында аның бәхиллеген алып калырга кирәк.
Күрше бүлмәдән әнисенең, нәрсәдер сорап булса кирәк, ыңгырашкан авазы ишетелде. Камил, кабаланып, ул яткан бүлмәгә кереп китте.
***
Кайчагында Камилнең күңелендә әгәр Миләүшә белән тормыш корган булсам, бәлки, бу хәлгә тарымас идем, дигән үкенү хисләре баш калкытып ала. Кем белә... Ә бәлки... Тик үткәнне кайтару – буш хыял гына шул. Ул турыда уйладың ни дә уйламадың ни!.. Ялгышны төзәтергә инде соң. Язмышны үзгәртү дә икеле. Күрәсең, бу аның тәкъдиредер...
***
Камил ике кулына ике сумка күтәреп кибеттән кайтып килә иде, көтмәгәндә аңа Миләүшә очрады. Гадәтенчә исәнләшергә дә китәргә иде исәбе. Әмма бүген Миләүшә аның юлына үзе аркылы төште.
– Тукта, Камил, тукта! Яулыкка йөгергән апалар кебек кая шулкадәр ашыгасың?
Камил эченнән генә, апалар хәленә калгач, нишлисең, йөгерәсең инде, дип сыкрап алды. Шулай да туктарга мәҗбүр булды. Сумкаларын җиргә куйды.
– Хатирә апаның хәле ничек соң? Әз генә булса да алга китеш юкмы? Камил җиңелчә генә башын чайкап алды.
– Юк. Шул элеккечә инде. Ятып кына тора.
– Камил, бәлки сиңа берәр төрле ярдәм кирәктер? Кер юаргамы йә
башкачамы? Тарсынып, уңайсызланып торма, әйт. Мин кереп ярдәмләшермен. – Рәхмәт! Хатын-кыз эшенә өйрәнеп беттем инде мин. Керләнгән киемнәрне машинада гына юабыз бит хәзер. – Ул бер тын гына туктап алды. – Аннары, ни... киявең бик көнче, диләр. Безнең сөйләшеп торганны күрсә, сүзе булыр.
Ярар, мин китим инде.
Миләүшә кайбер кешеләр сыман «юк, юк, гайбәт кенә ул» дип, акланып
тормады, чарасыз калган кешедәй, кулларын җиңелчә генә як-якка җәеп алды. – Нишләтәсең инде, ярып карарга кеше карбыз түгел шул. Өйләнешкәндә, күтәреп кенә йөртермен, өрмәгән җиргә дә утыртмам, дип ант иткән иде югыйсә.
Миләүшә үкенечле, теләсә кемгә сөйләргә ярамаган күңел серләрен нәкъ менә аңа чишкәч, Камил моңа кадәр битараф күзләрен Миләүшәгә төбәде һәм... хатынның күз төпләре күгәргәнен абайлап алды. Дөрес, ул сөрмә тартып аларны капларга тырышкан. Әмма иннек-кершән генә явызлык эзләрен яшереп бетерә алмаган. Әле бит аның зур гына предприятиенең бүлек җитәкчесе буларак кеше арасында йөрисе бар?!
Камил – тормышның ачысын-төчесен татыган кеше, ул белә: көнче ир белән гомер итүче хатыннарның күбесе балалары хакына иренең җәберләүләренә түзеп яши, түзәр хәле калмаса гына аерыла. Миләүшә шул икенең кайсын сайлар?
Камил ихтыярсыздан тагын беренче мәхәббәтенең күзләренә карады. Ул күзләрдән якты нур, әйтеп кенә аңлатып булмый торган җылы хисләр бөркелә иде... Камилнең күптән инде мондый – ихлас караш күргәне юк. Ир-ат дигәч тә... аның да йөрәге таш түгел. Ул да хатын-кызның җылы карашына мохтаҗ.
Миләүшә саубуллашканда тагын бер кат: «Камил, ярдәм кирәк булса, уңайсызланып торма, әйт», – дип өстәде.
***
Әнисен өч елга якын авырыксынмыйча тәрбияләгәннән соң булды бу көтелмәгән хәл.
...Камилне эшендә эшчеләр дә, җитәкчеләр дә яратты, хөрмәт итте. Аның бригадасы алдынгы булды, һәрчак телдән төшмәде. Советлар чоры булса, күчмә Кызыл Байрак озак еллар аларның бытовкасын бизәп торыр иде. Шулай булгач, традициягә кергән төзүчеләр көнен ничек бәйрәм итмисең инде? Алдынгы бригада ич! Эш сәгате беткән иде инде. Билгеле, алар кәттә ресторанга барып тормадылар, юлда очраган беренче «мәйханә»гә кереп тулдылар. Камилнең берничә эшчесе генә, «уважительный сәбәп» табып, өйләренә кайтып китте. Егетләр ипле генә сөйләшеп утырдылар: бригаданың оешу тарихын, вафат булган ветераннарны искә алдылар. Шулай матур гына таралышмакчы булып, сыраханәдән чыктылар. Арада «тәмәшникләр» була бит инде:
– Таралышканчы, әйдә, бер көйрәтеп алыйк әле, – дип, бер як читкәрәк чыгып басканнар гына иде, көтмәгәндә (сагалап торганнар диярсең), әллә каян гына әзмәвердәй биш-алты милиционер килеп чыкты. Арадан берсе:
– Әһә, пивнушка завсегдатайлары! Повеселились, да?! – дип, егетләргә бәйләнә дә башлады.
Төзүче егетләр, бу ни хәл, дип, ни әйтергә белми торган арада, төркем янына айныткыч машинасы килеп туктады. Шуны гына көтеп, әзерләнеп торганнар икән, милиционерлар эшчеләрне берәм-берәм төрткәләп, каршы торганнарның кулларына сугып, машинага кертеп тутырдылар.
– Сез нишлисез? Без бит – төзүчеләр! Бүген безнең бәйрәм! – дип, эшчеләрен яклап, арага кергән Камилне дә аяп тормадылар, кулларын каерып төрткәләделәр. Эшчеләрне яклап, нидер әйтеп калган агайга да эләкте.
– Абзый, күп сөйләшсәң, хәзер үзеңне дә алып китәбез!
– Ничек алып китәсез? Мин тамчы да аракы капкан кеше түгел. Егетләр дә буталып, болагайланып йөрмәделәр, сөйләшеп кенә тордылар.
– Кычкырып сөйләшәләр. Авызларыннан аракы исе килә. Тагын ни кирәк? – Нәрсә, сөйләшергә дә ярамыймыни? Сталин заманы түгел ич.
Чандыр гәүдәле сержант, абзый янына якын килде дә, кызыл каймалы
фуражка козырёгын, кисеп керердәй итеп, аның маңгаена терәп, елан ысылдаган шикелле, теш арасыннан берничә сүз сыгып чыгарды:
– Абзый, сез эштә план артыннан куасызмы? Куасыз. Безгә дә план үтәргә кирәк. Белдеңме? – Һәм саубуллашу билгесе итеп, агайның маңгаена чиртеп алды. Ә икенче көнне... икенче көнне подъезд төбендә Камилне Сәфәргали абзасы
көтеп тора иде.
– Нихәл, энекәш? Эшләр барамы?
– Бара гына түгел, чаба. Артыннан куып җитәр хәл юк.
– Алдынгы булгач, шулай тиештер инде ул. Төзүчеләр көне ничек, әйбәт
үттеме?
– Әйбәтнең теге ягында булды... (Бригадабыз белән айныткычта булдык,
димәс бит инде!)
– Мин дә элегрәк төзелештә эшләп алган кеше бит. Шул искә төште дә,
тукта, мин әйтәм, энекәшне бәйрәмнәре белән котлап кайтыйм әле дип килдем. – Рәхмәт!
Камил, абыйсының кыяфәтенә күз төшереп алу белән, килүенең сәбәбен аңлап алды.
– Сәфәргали абый, тукта, мин әнинең хәлен белеп чыгыйм инде. Аннан соң...
– Мин әле генә апаны карап чыктым. (Сәфәргалинең сәфәре ешайгач, Камил фатир ачкычының берсен аңа биргән иде.) Ул тыныч кына йоклап ята. Уятмыйк инде. Йокласын.
Абый кешенең сүзенә ничек ышанмыйсың?! Алдашкан, хәйләләгән, дип уеңа да китермисең... Камил кибеткә китте. Ял көн, бәйрәм көн булгач, кибеттә халык күп иде. Кассасына да су буе чират.
Подъезд төбендә түземсезләнеп, таптанып торган Сәфәргали (эскәмия буш югыйсә):
– Әллә заводына барып килдең инде. Озакладың! – дип, Камилне шелтәләп алды. – Бер генә касса эшли. Ял көне югыйсә, – диде Камил, аңа каршы.
Ул, абыйсына кирәк «әҗәл даруы» – ике шешә шайтан суын, ризыклар белән
тулы сумкасын кухняга илтеп куйды да тизрәк әнисе яткан бүлмәгә керде һәм... тораташ кебек катып калды! Бер кулы караваттан салынып төшкән, күзләре ярымйомык, авызы ачык халәттә әнисе тынсыз калган иде...
Әнисенә әзерләп киткән чәй шул килеш тора. Кайнаган су салган банка идәндә аунап ята. Суы идәнгә түгелгән. Әнисе, калтыраган куллары белән үрелгәндә, ялгыш аударганмы, кулыннан төшереп җибәргәнме – хәзер аны каян беләсең?..
Бүлмәгә Сәфәргали килеп керде. Ул бу хәлгә әллә ни борчылмады бугай. Камилнең әнисенең салынып төшкән кулларын күкрәгенә күтәреп куйганын, мәетнең өстен ак җәймә белән каплаганын тавышсыз гына күзәтеп торды. Аннары, нәрсәдер әйтергә әзерләнгәндәй, тамак кырып алды. Камил, абыйсы кайгы уртаклашып, нәрсәдер әйтмәкче бугай, сүз генә таба алмый, ахры, дип уйлап алды.
– Камил, энем... ни... апаның алтын алкалары, көмеш беләзекләре бар иде бугай. Хәзер алар аңа кирәк түгел бит инде...
Әнисен югалтудан тетрәнеп исәнгерәгән Камил, бер мизгелгә ни әйтергә белми, телсез калды.
– Ә?! Ни дидең?!
Бер урында таптанып торган Сәфәргали тагын телгә килде:
– Хатын-кызның бизәнү әйберләре сиңа да кирәк түгел бит инде...
Ничек кенә булмасын, моңа кадәр Камил Сәфәргалине (әнисенең бертуган
энесе бит) һәрчак кунак итте. Бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәде, жәлләде. Әмма бүген аның сабыр савыты тулып ташты. Шулай да мәет өстендә кычкырырга, тавыш күтәрергә ярамаганын абайлап өлгерде.
– Бар, чыгып кит! – диде ул абыйсына, тыенкы гына.
Сәфәргали (әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә), берни булмагандай, каккан казык кебек, һаман бер урында басып тора бирде. Әле җитмәсә, бур кешедәй, астыртын гына, як-ягына каранып та алды. Аның бу кадәр сөмсез кыланышына ахыр чиктә Камилнең сабырлыгы тәмам төкәнде. Ул түзмәде, авызыннан аракы исе аңкып торган абзасын якасыннан эләктереп алды да, ачу белән, җилтерәтеп, ишектән төртеп чыгарды.
– Моннан соң эзең дә булмасын! Ишеттеңме? Тагын килсәң, баскычтан тәгәрәтәм!..
***
Без Камил белән «чәйханә»дә хәйран озак утырдык. Ул әнисенең кырыгын үткәрергә җыена. Әле һаман аны югалту кайгысыннан арына алмый интегә. Тора-тора да:
– Э-эх, үкенечкә калды. Соңгы минутларда әнием янында була алмадым, – дип, күкрәген төя.
Мин аны тынычландырырга тырышам. Ул инде байтак кына сыраның «башына җитте», һаман тынычлана алмый изалана.
– Э-эх, әнкәем, бәгърем! Ул, бәлки, бер йотым суга тилмереп яткандыр... Э-эх!..
Әнисен югалту кайгысына тора-бара сыра сөреме дә өстәлгәч, ул бөтенләй йомшарды. Кесәсеннән кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртте.
– Э-эх, әнкәй! Әнкәй! Бәхиллеген дә ала алмадым. Ул, мөгаен, миңа рәнҗеп киткәндер. Абзыкаем, мине эт итеп сүк! Тукма! Бәлки, миңа җиңелрәк булыр...
Мин аны тагын тынычландырырга тырышам:
– Энем, син үзеңне алай артык битәрләмә инде. Син болай да әниеңне тәрбияләгәнсең. Кайбер сансызлар шикелле инвалидлар йортына да, акылга зәгыйфьләр йортына да тапшырмагансың. Ул сиңа рәнҗемәс.
Камил беразга тынычлангандай була.
– Абый, сез мине сыраханә корты – алкаш дип уйламагыз тагын. Мин монда шул янган йөрәгемнең ялкыны басылмасмы дип кенә кердем.
– Юк, энем, нишләп алай уйлыйм ди. Май чүлмәге тышыннан ук билгеле дигәндәй, синең тәртипле егет икәнлегең болай да күренеп тора, – дим, аннары сүзне икенчегә бормакчы булып өстим, – улыгыз белән очрашып торасызмы соң?
Мин уйлаганча түгел икән шул. Мин аның авырткан сөяленә басканмын икән. Камилнең кыяфәте тагын кырысланды.
– Лиана, мондагы фатирын сатып, Пермь якларына китте. – Ул йодрыгы белән җиңелчә генә өстәлгә сугып алды. – Ә мин улымны Пермьгә түгел, Каф тау артына алып китсәләр дә, барыбер эзләп табачакмын!
Без аның белән мәйханәдә күпме утырганбыздыр, хәтерләмим. Ахыр чиктә иске дуслар шикелле куллар биреп саубуллаштык. Ул үз юлына, мин үз юлыма китеп бардык.
***
Көннәр көзгә авышкач, без Камил белән тагын очраштык. Дөресрәге, ул үзе мине, башымны иеп, уйланып барган кешене, танып эндәште.
– Исәнмесез, абый! Әллә берәр кайгы килдеме, башыгызны иеп, уйланып барасыз?
Аның кәефе күтәренке, йөзе май кояшыдай балкый иде.
– Юк, килмәде. Кайгыны көтеп торган кеше юк әле монда. Килсә дә, качып калырга исәп. Болай гына уйланып бара идем. Гадәтем шулай. Җәмәгатем дә, башыңны күтәр, дип ачулана. Чир китә, гадәт кала, диләр бит. Ә мин һаман шул гадәтемнән арына алмыйм. Йә, энем, үзеңнең хәлләрең ничек соң?
– Әйбәт! Аллага шөкер, әйбәт. Әле шушы арада гына әнкәйне төшемдә күрдем бит, абый.
– Ничегрәк итеп күрдең соң әниеңне, энем?
– Нәрсәгәдер шатланган. Миңа ягымлы гына карап, нәрсәләрдер әйтте. Аркамнан сөйде. Уянгач, сүзләрен исемә төшерергә тырышып караган идем дә, булмады. Нәрсәгә юрарга микән?
– Яхшыга. Әйбәт төш күргәнсең бит, энем. Димәк, әниең сиңа рәнҗеми, бәхиллеген бирә. Авыр чакта аны каядыр илтеп ташламаган, тәрбияләгән улы булуына сөенә.
Камилнең май кояшыдай балкыган йөзе тагын да яктырды.
– Шулай дисең инде алайса, абый...
– Әйе, нәкъ шулай. Киләчәктә атнага бер тапкыр булса да догадан ташлама.
Үзең укый белмәсәң, әниеңә атап, хәер бир.
– «Әлхәм» белән «колһуалла»ны гына беләм шул. Ә-ә, әнкәй өйрәткән
«аятелкөрси»дә бар бит әле.
– Ихлас күңелдән укысаң, алары да әйбәт, энем, укы гына...
***
Күпмедер вакыттан соң без Камил белән янә бер тапкыр очраштык. Хәер, аны очрашу дип әйтеп тә булмый торгандыр. Ул сөйкемле генә бер хатын-кыз белән култыклашып бара. Егет шулкадәр сүзгә мавыккан иде, мине күрмәдеме, танымадымы – сәлам дә бирми үтеп китте. Мин аңа үпкәләмәдем, тамчы да рәнҗемәдем. Киресенчә, аларның пар аккошлардай атлауларына чиксез шат идем. Җырдагыча «җан яраткан, күңел тарткан» кешең белән генә шулай илегеп сөйләшеп була торгандыр. Камилгә сыена төшеп атлаучы ул ханым кем иде? Миләүшәме, башка берәүме?.. Анысы ул кадәр әһәмиятле дә түгелдер. Иң мөһиме: янәшәңдә сине ярты сүздән аңлый торган парың булу...
Аллаһы Тәгалә барча җан ияләрен дә парлы итеп яраткан. Шул исәптән Камилне дә...
Минем үз гомеремдә ялгыз канат кагып сәфәр чыккан торна да күргәнем юк. Аяз күктә алар һәрчак: «Тор-рыйк! Тор-рыйк! Бер-гә тор-рыйк!» – дип күмәкләшеп очалар. Оя корган, бала чыгарган җирләрен ташлап киткәнгәме, тавышлары гына бераз моңсу, ямансу...

"КУ" 12, 2017
Фото: pixabay
 
Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: