Эссе җәйнең ун көне (бәян)

БЕРЕНЧЕ КӨН

И Раббым! Хәерле көннәр кыл! Бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән ташлама! Үзең җибәргән бу эсселеккә түзәргә сабырлыклар да бир инде.

Сабира, болдырдан төшеп, абзарга юнәлде. Кояш күтәрелеп кенә килә, ә үләндәге чык инде кибеп өлгергән. Бер тамчы яңгыр төшмәгәнгә айдан артты. Һавада да дым калмагандыр. Абзар ишеген ачуга, йөзенә парлы җылы һава килеп бәрелде. Хатын тиз генә талгын су алып кереп, сыер алдына салды. Аның йотлыга-йотлыга эчкәнен кызганып карап торды.

Малкайларга бигрәкләр авыр шул. Кешеләр теләгән чагында күләгәгә кереп, сусаганда су эчеп, авыр булса да, бу челлә кызуыннан кача ала. Ә маллар үзләренә хуҗа түгел.

Сабира сауган сөтенең өстен генә каплады да, урамда чыбыркы шартлаткан тавышны ишетеп, абзар ишеген ачты. Сыер белән тана ашыкмый гына урамга юнәлделәр. Капка төбендәге чирәмне чемченеп караганнар иде дә, авызга керердәй яшеллек таба алмагач, гадәтләнелгән сукмактан авыл башына юл тоттылар. Сабира карашы белән малларын борылышка кадәр озатты. Капка янында баскан килеш, бераз урамга карап торды. Көтү куучы сирәк. Берничә йорттан гына мал чыкты. Элек көтү куу үзе бер йола иде. Урам башына кадәр озату мәҗбүри булмаса да, авыл халкы малына ияреп бераз баргандай итә, күршесе белән тегесен-бусын сөйләшә, хәл-әхвәл сораша, төн эчендә туган яңалыклар белән таныша иде.

Мал асрардай кешесе дә кимеп бара бит аның авылда. Саный китсәң, авылда йә карт-коры, йә риэлторлар китереп тутырган шәһәр ялкаулары. Аннан тыш ата-анасы белән яшәп картая баручы берничә егет-җилән, колхоз эшеннән башканы белмичә, кияүгә чыга алмый калган берничә карт кыз белән ирдән аерылып кайткан хатын. Ул ялгызлар, болай да катлаулы дөньяда тагын ир хатыны мәшәкатен дә тартмыйм әле дип, сыңар канатлы булып яшәүне өстенрәк күреп гомер итә бирәләр. Пенсиягә чыккач, авылга кайтып төпләнүче берничә гаилә бар барын. Ә авылда җир җимертеп эшләүче, үзен авылда хуҗа итеп тоеп дөнья көтүчеләр сирәк, ай-һай сирәк!

Сабира өйгә кергәндә, ире Мидхәт торып чәй куйган, өстәл янында ипи кисеп тора иде.

– Бүген көтүгә кем чыкты? – диде, эшеннән аерылмыйча гына.

– Әхтәмнекеләр иде бугай.

– Балалары кайтты микән, берәрсен яллаганнармы?

– Кичтән Чаллыдагы малайларының кайтып туктаганы күренде, шул

чыкмады микән?!

– Әхтәмнекеләр авыл юлына тузан төшерми. Миһербанлы балалар булып үстеләр. Узган атнада Маратлары кайткан иде. Аның белән сөйләшеп тордык.

Авылны сагынам, Мидхәт абый, кайтып шушында гына төпләнер идем, үземә берәр шөгыль дә табар идем – балаларга бигрәк бернәрсә дә юк бит, ди.

– Мәктәп булып мәктәбенә кадәр бетерделәр бит. Коллективы унбиш кешедән артмаган мәктәпне башлангычка калдырып, зур экономия ясаганнардыр инде, адәм тәганәләре, – диде Сабира, ярсый төшеп. Мидхәт, бу темага сүз башлап, дөрес эшләмәгәненә төшенде, тиз генә теманы алыштырырга тырышты. Гомерен мәктәпкә багышлаган хатынын бик яхшы аңлый ул. Оптимизация дип, гөрләп торган мәктәпне бетереп, унбер яшьтән балаларны күрше авылга йөреп укырга мәҗбүр итәләр. Авылдан бертөркем ата-ана кулларыннан килгәнчә көрәшеп караганнар иде дә, кая ул! Хакимияттә «чебен дулап тәрәзә вата алмаячагын» әйбәтләп аңлатып җибәргәннәр. Мәктәп директоры, үзенең туган авылында директорлык тәкъдим иткәч, сөенә-сөенә китеп барды. Монда ник мәктәпне бөтенләй ябып куймыйлар – исе дә китмәде. Райондагы бер мәктәпне бер елга булса да яптырмый калдыра алган директор турында сөйләделәр. Аларныкы яптырмаска тырышып та карамады.

– Килмешәк – килмешәк инде. Аңа синең авылың ни дә, балаларың ни, – дип, авыл халкы гөжләде-гөжләде дә ахырдан язмышына буйсынды. Салонында солярка исе аңкып торган автобуслары күпмегә чыдар тагын.

Шушы хәлдән соң берничә яшь гаилә авылдан күченеп китте. Кайсы – мәктәпле күрше авылга, кайсы – шәһәргә үк.

– Балык – тирән суны, кеше яхшы җирне эзли, диләр бит инде. Ата-баба нигезе дип авылга ябышып ятучылар юк хәзер.

Авыл киләчәге турында иртәнге сөйләшүләр, гадәттә, шундыйрак рухта тәмамлана.

– Әнисе, мин, болындагы эшләрне оештырып җибәргәч, районга кереп чыгармын. Югалтма. Ихсанны озак йоклатма. Көн кызуында бәрәңгене эшкәртеп кайтсын. Тагын бер-ике көнгә соңласак, тырпаеп торган сабактан башка берни дә калмаячак.

– Ярар, әтисе, исән йөр. Вакытың булса, мәгариф бүлегенә кереп, белешеп чык әле: ремонтка буяу кайтмадымы икән?

Сабира, гараж ишеген ябып, ирен озатып калды. Өйгә кереп киткәненә күп булса ярты сәгать вакыт үткәндер, ә кояш шул арада никадәр биек үрмәләгән. Иртән иртүк кыздыра. Күктә кулъяулык кадәр дә болыт кисәге күренми. Иртәнге җиләслек турында әйтәсе дә юк. Хатын, уйлана-уйлана, кош-кортка җим салды, качып чеби чыгарган ак тавыгын чебиләре белән иркен читлеккә чыгарды. Бозауны тыкрыкка чыгарып бәйләде. Улакларга су агызып куйды да бакчадагы беседкага кереп утырды. Көн дә шушы эш. Яшь барган саен, хуҗалыктагы мәшәкатьнең күплеге сиздерә. Ире дә, балалары да мал-туар, кош-кортны киметү, яшелчә бакчасын кечерәйтү ягын каерсалар да, Сабираның һаман да яшь чактагыча барысын да булдырып яшисе килә. Мидхәтнең көндәлек хуҗалык эшенә элек тә вакыты калмый иде, хәзер бөтенләй дә юк. Колхоз таралганчы, баш агроном булып эшләде. Берничә ел рәис булып та алды. Булдыклы булудан тыш, андый эштә кирәкле «өстәгеләргә ярый белү» дигән фәнне өйрәнергә теләмәү сәбәпле, озак тоткарланмады. Хәзер менә авылдашларының пай җирләрен туплап, фермер хуҗалыгы оештырды да, тырышып-тырмашып, шуны тарткан көне. Бусы инде колхоз гына да түгел. Үзең өчен эшлисең дисәләр дә, үзең дигән кешегә күпме кала икән? Гомумән, нәрсә кала икән? Тузган нервылар, йөрәк чире – анысы кала. Гаилә тормышында тынгысызлык: һәркөн күккә карап, Ходайдан яңгыр яудыруын, йә туктатуын теләү, көнгә ничә мәртәбә яхшыга өметләнеп, телевизордан, интернеттан алдагы көннәргә һава торышын карау... Сабираның соңгы елларда кәефе, яшәү рәвеше нәкъ һава торышындагыча: һәр катаклизм аның йөрәге аша үтә. Иренең борчылганын күреп, аннан да ныграк үрсәләнә, берничек тә ярдәм итә алмавыннан, гаҗизлектән интегә иде.

Хатын, бераз уйга чумып утыргач, өйгә кереп китте. Улы Ихсанны да уятырга вакыт.

Студент уллары – җәйге каникул вакытында әтисенең уң кулы. Авыл хуҗалыгы институтында укучы егеткә атасы басудагы теләсә нинди эшне, теләсә кайсы техниканы ышанып тапшыра. Кичә ташылып бетмәгән печән түкләрен саклап, әле таң алдыннан гына болыннан кайтып ятты. Әзер печәнгә хуҗа тиз табыла. Ташып бетерергә өлгермәсәң, иртәнгә күрше авыллар, кайчагында үзебезнекеләр үк, эшне «ярыйсы ук җиңеләйтеп» куялар.

– И бала-бала, иптәшләрең төн буе күңел ачып, төшкә кадәр йоклыйдыр инде. Син җәй буе эштән башканы күргәнең юк. Рәнҗемә инде безгә, – диде ана эчтән генә.

Әтисе белән кичтән сөйләшү буенча, ул хәзер гөнаһ шомлыгы колорадо коңгызларыннан бәрәңге басуын эшкәртеп кайтырга тиеш. Берсе булмаса, берсе булыр дип, Мидхәт игенчелеген дә, терлекчелеген дә ташламаска тырыша. Үзләренә бик күп кирәк булмаса да, ел саен берничә гектар бәрәңге дә утыртмый калмый.

– Бартерга, вак-төяк йомышка ярап куя ул, – ди.

Өстәл әзерләп, чәен кайнарлатып алды да Сабира верандага Ихсанны уятырга чыкты.

– Әни, тагын ун гына минут йоклыйм инде...

Балаңны жәлли-жәлли уятудан да авыр нәрсә бар микән? Кодрәтеннән килсә, үзе күптән эшләп куйган булыр иде инде. Юк шул, монда Ихсан кирәк. Вакыт та көтми. Сыекчасын әзерләп, басуга барып җиткәнче, кояшның нәкъ

кыздырган чагы булачак.

Ярый, икенче тапкыр эндәшүгә, егет авырлык белән булса да торды. Тышта

билдән салкын су белән юынып керүгә, Сабира улы алдына кайнар чәен куйды,

сөт өстен, балын алдынарак этте.

– Әни, кичә болында бер кызык булды бит әле. Су буенда учак яктык та утырабыз шулай сөйләшеп. Төн урталары үткәч, Ташлы ягыннан машина тавышы ишетелә башлады. Тавышына караганда «КамАЗ» булырга тиеш, дибез. Бераздан фара яктысы да күренде. Таһир әйтә: «Әйдә, утны сүндерик тә төйи башлагач кына яннарына барырбыз, – ди. – Өстендә тоткач, милициягә тапшырсаң да була», – ди.

Илнур:

«Кирәкми, йә танышлар булып чыгар. Аннары гомергә Ташлыга кызлар янына да бара алмассың», – ди. Ул арада машина туп-туры безнең янга килеп туктады. Кабинадан егетләр коела башлады. Карасам, берсе үземнең группадаш Мәгъсүм». «Нишләп йөрисең?» – мин әйтәм.

«Әбигә печән әзерләшергә кайткан идем», ди. Аның әнисе Ташлыдан бит. «Әзерләдеңме соң?» – дим. «Булмады бит әле. Саклап утырасыз бит,– ди.– Ярар, башка җирдә бетмәс әле.» «Урлашып йөргәнче, нигә чапмыйсың соң?» – дигән идем, кычкырып көлде.

«Җүләрме әллә син, – ди. Әбисе дә ничек «әзерләгәнен» белә бит инде аның. Риза булып, чыгарып җибәрә. Үзе намаз укыган буладыр әле. Менә сөйләшеп кара син шундыйлар белән.

– Кеше һаман фермер хуҗалыгын элекке колхоз дип белә инде ул. Колхозныкы урлашсаң да җитә, урлашмасаң да бетә иде. Председательләр, белгечләр күпме кирәк урлаштылар, шуңа халыкка да каты кагылырга курыктылар.

– Исеңдәме, әни, бер елны бөтен кеше Сабантуйда ял иткән көнне, без бәрәңге утырткан идек.

– Ничек истә булмасын, улым. Онытырлык бәрәңге булдымыни ул. Беренче ел булгач, орлык бәрәңгесе дә, алырга акчасы да юк иде бит. Әтиең күрше райондагы бер колхоз базыннан чыгарып түгәсе калдык-постык, черек –чарык бәрәңге төяп кайтты. Шуннан әйбәтрәк дигәннәрен чүпләп утырттык бит ул елны. Мин аннан бәрәңге үсәр дә димәгән идем инде. Үсте бит. Көзгә таба хуҗалар да күбәйде. Берсендә әтиең шашардай булып кайткан иде. «Басуга төшсәм, кеше өмәгә килгәнмени! Кем матай белән, кем машина белән килеп туктаган. Янып-пешеп бәрәңге алалар. Мин күренүгә, күбесе качу ягын карады.

Бер хатын һаман каерып-каерып казуын белә, ди. Янына килдем дә: «Ходай ярдәм бирсен», – дип әйтәм, ди. «Ярар, телеңә салышып торма. Эшләп тапкан малың түгелдер әле. Бер-ике капчык бәрәңгең кимегәннән хәерчеләнмәссең», – ди икән теге хатын. Шәһәр тикле шәһәрдән кайталар иде бит. Каравылчы ялламыйча булдыра алмады әтиең.

– Безнең як халкы ничек тә булса тир түкми мал табарга ярата. Үзебезнең тулай торакта яшәүчеләрдән дә сизәм мин аны. Нәрсәнедер башкалардан алданрак эләктерә алса, ул аны үзенеке дип исәпли. Хаклымы, түгелме – анысында эше юк. Дөреслекне эзли башласаң, «Бармаклар да тигез түгел», дип, үзен аклап куя.

– Эшләп табу почётта түгел шул хәзер, улым. Дөньясы шундыйга әйләнеп бетте. Алга таба тагын ни язгандыр.

Кичке ашка Мидхәт борчылып кайтып керде.

– Улым, син препаратны инструкциядә күрсәткәнчә салгансыңдыр бит?

– Әйе инде, әти. Беренче эшләвеммени? Нигә? Нәрсә булган?

– Син сиптереп чыккансың. Бер коңгыз да үлмәгән. Хәшәрәтләр бәрәңге сабагында берни булмагандай кукраеп утыралар. Районнан кайтышлый басуга кереп чыккан идем.

– Белмим инде, мин инструкция кушканча эшләдем, әти. Ялган препарат булгандыр.

– Менә ышанып ал син. Ел саен ала торган базадан алган идем, югыйсә. Шул гына җитмәгән иде. Тагын күпме расход, күпме солярка яндырырга кирәк!

Көн-таң атса, борчу-мәшәкать, планлаштырылмаган бер расход килә дә чыга.

Мидхәт районнан болай да кәефсезләнеп кайткан иде. Язгы чәчүгә ярдәм йөзеннән дәүләт бүлеп биргән акчаны һаман ала алмыйлар. Урак өсте җитә бит инде. Комбайннарга ягулык алырга иш янына куш булыр дип, өметләнеп торалар иде бит.

– Иртәгә үк икенче төрлесен алып кайтып сиптерергә кирәк инде.

– Менә шуннан соң, үзебез үстергән экологик чиста бәрәңге ашыйбыз дип ашыйбыз инде, – дип сүзгә кушылды Сабира. Ирнең болай да янган йөрәгенә бу сүзләр утка керосин сипкән кебек тәэсир итте.

– Мин гаеплемени соң аңа? Сатып алып ашыйк алайса. Анысы чистарактыр. Үзен гаепләмәгәнне белсә дә, соңгы вакытта бик тиз кызып китә торганга әйләнде Мидхәт. Хәлен сорамасаң: «Эшләрең ничек бара дип тә сорамыйсың», – дип үпкәли. Кайчагында, ялгышып, вакытлы-вакытсыз сорасаң: «Син дә сорап торма ичмасам. Ничек булсын инде!» – дип, орышып ташлый. Сабира иренә рәхәт булмавын яхшы аңлый. Тик һава торышы өчен дә (Ходай эше!), апрель аена кергәч кенә, алда чәчү торганын искә төшергән чиновниклар өчен дә, намуссыз алыпсатарлар өчен дә, авылны, халкын язмыш иркенә ташлаган җитәкчеләр өчен дә якын кешесеннән авыр сүз ишетәсе килми шул. Иренә үзе кебегрәк итеп җавап бирәсе килсә дә, хатын, Ходайдан сабырлык сорап, кулын гына селтәде дә ишегалдына чыгып китте. Бераздан, тынычланып, Мидхәт тә болдырга чыгып басты.

– Мин РОНОга кереп чыктым. Буяуның кайчан буласы билгеле түгел әле, диделәр.

– Нигә билгеле түгел, диделәр инде?

– Сезгә буяуны кайдан аласын да белмиләр әле. Поставщиклар арасында тендер уйнатылмаган диме.

– Июнь үтеп бара бит инде. Аны беренче сентябрьгә ремонтлап та чыгарга кирәк бит. Җиң сызганып, төзүчеләр бригадасы көтеп тора дип беләләрме?

– Менә анысын мин белмим инде, әнисе.

Мәктәпләрен башлангычка калдырып, балалар бакчасы белән куштылар да, яңа статус биреп, Сабираны мөдир итеп калдырдылар. Пенсиягә чыгар алдыннан чит коллективта эшләргә туры килер микәнни дип борчылып йөрүләр юкка булды булуын. Шулай да педагогикага кагылышы бик аз булган хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү бер дә җанына канәгатьлек китерми шул. Тик эшләргә кирәк. Юкны бар итеп эшләргә! Ач паёкка утыртылган җирле үзидарәгә тагын кереп карарга кирәк инде. Буяудан башка да күпме эш башкарасы бар бит анда. Башына мең төрле уй салган авыл хатыны хуҗалыктагы кичке эшләренә тотынды.

ИКЕНЧЕ КӨН

«Имеш, җирдә күмелмәгән мәет ятса, яңгыр яумый икән». Авыл халкының

җәһәннәм кызуыннан туюы тәмам җитеп, чигеннән ашты. Сәбәбен эзләп,

төрле фаразлар кора. Кем: «Кешеләрнең гөнаһлары күбәйгәнгә, Ходай Тәгалә

җәзасын җибәрә, – ди; кем табигать эшенә кеше күп тыкшына, шуның

аркасында, ди. Ипилек-тозлык дога укый белгән мәчет картлары, югары басуга

менеп, Ходайдан яңгыр сорап ялварып та карадылар инде. Әллә кызык өчен

сөйләделәр, әллә чын булган, кайсыдыр авылда соңгы нәсел үгезен корбан итеп

тә чалганнар, имеш. Тик яңгыр гына һаман юк. Ни генә булмасын, тормыш

арбасы шыгырдый-шыгырдый алга тәгәри иде.

Сабира, гадәтенчә, көтү кууга, капка төбендә бераз басып торды да кереп

китим дип борылса, тыкрык буйлап бер ир-атның менеп килүен шәйләде.

Болай иртәләп болын ягыннан кем кайтып килә соң әле? Таныш та кебек үзе.

Сабира, юк эшен бар итеп, капка төбендә тоткарланды.

– Исәнмесез, Сабира апа!

Шешенгән йөзле, таушалган киемле ир-атның элекке укучысы Вахит

икәнен чамалап кына таныды. Аның эчүгә сабышканын белә, тик үзен күптән

күргәне юк иде.

– Вахит, үскәнем, ни булды сиңа?

– Нигә алай дисез, Сабира апа?

Ир-ат, сорауга җавапны үзе дә белгәнгә, гарьләнгәндәй, йөзен читкә борды.

– Авырмый торгансыңдыр бит, дим. Йөзең бер дә матур түгел.

– Безнең чир билгеле инде, Сабира апа. Фермада каравыл өендә

йоклаганмын. Шуннан кайтып киләм.

– И-и, бала, бала! Әти-әниең борчыла торгандыр бит. Ни дип уйлап төн

чыктылар икән? Яшьләре зур. Нигә борчыйсың инде аларны?

– Алар өйрәнде инде. Борчылып-борчылмый нишләсеннәр.

Вахитка бу сөйләшү авыр иде. Хәле болай да мөшкел, башы чатный. Кешене

түгел, үзен дә күрәсе килмәгән чакта, кирәк бит, мәктәптә укыганда бик хөрмәт

иткән укытучысы каршысына килеп чыкты. Хәзер маңка малай кебек акланып

тор инде. Шулай да укытучысының тавышында шелтәгә караганда кызгану

тойгангамы, үзе һаман китми, таптанып тора.

– Сабира апа, ишегалдыгызга кереп, су гына эчеп чыгыйм әле.

– Әйдә, Вахит, кер соң. Бит-кулларыңны да ю. Азрак хәл кереп китәр үзеңә.

Сабира мәхлук хәленә калган егетнең йотлыга-йотлыга су эчүен,

йомарланган битен шомартырга теләгәндәй, кабат-кабат юынуын күрмәмешкә

салышып, юк-барны эшләп йөрде. Вахит, нигәдер, юынгач та чыгып китәсе

итмәде, башын иеп, чиләкләр тезелгән эскәмиянең башына барып утырды.

– Менә шундый җүнсез булып чыктым инде мин, Сабира апа, ачуланмагыз инде.

Сабира, эшеннән туктап, сәрхушның янына килде.

– Мин ачуланмыйм ачулануын, Вахит. Эш анда түгел бит. Миңа син үзең

кызганыч. Әрәмгә үткән яшь гомерең кызганыч. Картайгач, таянычыбыз

булыр дип үстергән әти-әниең кызганыч. Өйләнеп, балалар үстереп, тормышка

куанып кына яшәр вакытың бит, Вахит.

– Әй Сабира апа, сезгә әйтергә генә җиңел ул. Әллә мин теләмәс идемме

аның шулай булуын. Ярар, тагын бер кат гафу. Ачуланмагыз, исән булыгыз!

Вахит укыганда иптәшләреннән берни белән дә аерылмаган авыл малае

иде. Шаянлыгы булса да, явызлыгы юк; бик яхшы укымаса да, утырып

калганы булмады. Башкалар кебек армиядә хезмәт итеп кайтты. Төпчек бала

буларак, өйдә калды, СПТУ бетереп, тракторга утырды. Юлдан тайпыла

башлауга беренче сәбәп, мөгаен, мәктәп елларында ук дуслашып йөргән

сөйгән кызы Алсуның, медучилище тәмамлагач, авылга кайтмавы булгандыр.

Эш урыны булмагач, кая кайтсын инде ул. Ике штаттан торган ФАПның

язмышы да кыл өстендә торганда. Вахит Алсу артыннан шәһәргә китмәде,

тегесе авылга кайтмады. Шулай аралары суынды. Алсу кияүгә чыгып, бала

үстерә инде. Аннары колхозлар бетеп, дөнья инвестор дигән алпавыт кулына

күчте. Фермалар бетте. Трактор-машина паркы бушап калды. Алар белән

бергә авылда эш тә бетте. Элек ярыша-ярыша башкара торган җир эшкәртү,

чәчү, урак уру кебек эшләрне инвесторның чит илдән кайтартылган көчле

техникасы авыл кешесен мәшәкатьләми генә башкарып китә. Пай җирләрендә

үзең хуҗа булып эшләргә Вахит кебек бик күпләрнең кулыннан килми шул.

Шторм вакытында ярга чыгарып ташланган вак балыкка охшаган иде Вахит

кебекләр. Тыпырчына-тыпырчына, елгага кадәр төшеп, йөзеп китә алырлармы,

ярда җан бирерләрме? Үзләреннән тора дип әйтеп бетереп кенә дә булмый...

Мидхәт, иртәнге аш вакытында хатынының уйчанлыгын күреп:

– Ни булды, авырмыйсыңдыр бит? – дип сорады.

– Юк, тәнем авыртмый, җаным гына сызлый, – диде Сабира, ачылып

бетми генә.

– Ни сәбәпле инде?

Хатын Вахит белән булган очрашу турында сөйләде.

– Ул эшләрдәй берәр эш юкмы соң синдә? Техника гына димәгән бит.

Ялкауга охшамаган иде ул малай укыганда. Эшләсә, әллә эчмәс иде.

– Да-а-а... Минем хатын бөтен авыл юксыллары проблемасын хәл итәргә

алынган икән, – диде Мидхәт көлемсерәп. – Фермада эшләп карады бит инде.

Печән урлап саткан өчен куып чыгардым мин аны. Кабат, гафу үтенеп, ялынып

килгән иде дә – алмадым. Шуннан бирле әти-әнисенең пенсиясен эчеп, теләсә

кайда йоклап йөри инде ул.

– Бетә бит инде ул болай булса. Вакытлы булса да эш юкмы соң? Печән

әзерлисең. Шунда кеше кирәк түгелме?

Мидхәт – эшкә бик җаваплы карый торган кеше.Үзендә эшләүчеләрдән дә

шуны таләп итә. Вахит кебекләргә ышанып эш тапшыру ягында булмаса да,

хатынын кызганыпмы:

– Ярар, уйлап карармын, – диде.

Аннары:

– Эчми чыдый алса, – дип өстәде.

Өйдәгеләр иртәнгене ашап-эчеп чыгып киткәч, Сабира көндәлек

мәшәкатьләренә чумарга да өлгермәде, ишектә күрше хатыны Рәйханә

күренде. Рәйханә гади күрше генә түгел, аның белән бергә мәктәптә эшләүче

башлангыч сыйныфлар укытучысы, Сабираны әниседәй якын күрүче, эштә дә,

хуҗалыкта да аның уң кулы иде. Әле кайчан гына йөзеннән нур коеп, кайчан

карама борын астыннан күңелле генә җыр көйләп, өендә дә, мәктәптә дә җир

җимертеп эшләүче хатыннан соңгы айларда күләгә генә калып бара. Әнә бүген

дә йөзеннән нур качкан, агарып калган.

– Ни булды инде тагын, Рәйханә, төсең беткән? Балаларга ул-бу булмагандыр бит?

– Юк-юк, Сабира апа, балалар исән-сау, Аллага шөкер. Атлас...

Рәйханә сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгел иде. Сабира апасының йомшак сүзен

ишетүгә, моңарчы тыеп килгән яшьләренә ирек бирде.

– Каргамаган да идем югыйсә, Сабира апа, бик рәнҗесәм дә каргамадым.

Күз яшьләрем төште микәнни?

– Тукта, Рәйханә, тынычлан әле. Атласка нәрсә булган?

– Машинасы белән әйләнгән... Үзен авыр хәлдә Актай больницасына алып

киткәннәр... Машинаның бер төзек җире дә юк ди, үзен кабинадан көчкә сөйрәп

алганнар, «Ничек исән калган?» – дип әйтәләр ди.

Хатын тыела алмый үкси иде. Сабира, күршесенең җилкәсеннән сүзсез

генә кочып, аңа кайгысын күз яшьләре белән юарга вакыт бирде. Салкын суга

тынычландыргыч тамчылар салып алдына куйды. Хәзергә нәрсәдер әйтү,

юату файдасыз иде.

Рәйханә бераздан тынычлангандай булды. Суны алып эчте.

– Алмаз әтисе янына бармакчы була. Сабира апа, җибәрим микән? Янына

барыбер кертмәсләр инде. Мидхәт абыйның районга барасы юк микән дип

кергән идем. Үзен генә җибәрәсем килми. Бала бит әле. Үзем алып барыр идем,

теге нәрсәсен очратырмын дим. Йә бугазына ябышырмын. Пычранудан куркам.

– Барам дигән сүзе булмады бүген булуын. Бәлки, барасы да бардыр. Төшке

ашка кадәр сабыр итеп карагыз әле. Аннан күз күрер тагын. Хәле авыр чакта

әтисе янына җибәрмәсәң, бала аңлап бетермәс.

– Үзем дә шулай дим инде. Теге вакытта да әтисенең китүендә мине

гаепләгәндәй йөрде бит, беләсең.

– Исемдә, исемдә. Онытырлык булмады бит инде.

– Ярар, Сабира апа, чыгыйм әле мин. Керәм дә үз проблемаларым белән

синең башыңны катырып чыгып китәм. Ачуланма инде син.

– Ачулана ди тагын. Кайчан кирәк, шунда кер. Үзеңне бик бетермә әле.

Хәле бик куркыныч та түгелдер, бәлки. Мидхәт абыең кайтсын. Киңәшербез.

Рәйханә бераз тынычланып чыгып китте. Ә Сабираның күңеле урыныннан

кубып калды. Атлас белән Рәйханә, өйләнешкәннән соң, күршеләрендәге буш

йортны сатып алып, монда күчкәннән бирле, күршеләр якын туганнардай бик

тату яшәделәр. Мидхәт абыйсының киңәше белән Атлас яхшы гына эшкә

тотынган иде. Моңарчы ул җәен Мидхәттә комбайнда эшләде. Сезонлы эш

гаиләне мулдан тәэмин итәрлек акча бирми. Эшкә төгәл, тырыш күршесенә

нинди җитдирәк шөгыль табарга дип, күптән уйлап йөри иде Мидхәт.

Мәсьәләнең чишелеше аяк астында гына булган икән. Беркөнне Сабира сөт

тапшырып кайтты да зарланып куйды:

– Торган саен оятсызлана бу сөт җыючылар. Һаман ике ел элек куйган бәягә

алалар. Үзебезнең авылдан булсалар, ул кадәр кыланмаслар иде. Ни дисәң дә,

авылдашың белән иртәгә дә яшисе.

– Берсе дә алынмый бит шул эшкә, – диде хуҗа, хатыны белән килешеп.

– Алам дисә, кечкенә литражлы сөт машиналары да бар хәзер. Лизингка да

алып була. Эш юк дип яту җиңелрәк бит.

– Кара әле, нигә бу Атлас белән сөйләшеп карамыйсың? Тәвәккәллеге бар

бит ул егетнең.

Сабираның әйткәне фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килдеме, Атлас

ике ел элек Мидхәт абыйсының киңәш-ярдәме белән лизингка машина алып,

авыл эшмәкәре булып китте. Исәп-хисап эшенә Рәйханәсе булышты. Бер ел

эчендә тирә-яктагы берничә авылның шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыеп, эш

рәтенә ярыйсы гына төшенде, акча тәмен дә сизде. Сөт тапшыручылар белән

исәп-хисапны вакытында алдау-йолдаусыз башкаргач, кеше арасында абруе

да күтәрелде. Гаиләсендә тәртип, ике малае үсеп килә. Олысы Алмаз инде кул

арасына керә. Җиңел машина да алып җибәрделәр. Уңган-булган хатыны Рәйханә

белән дә соклангыч яшиләр иде. Бүген «иде» дияргә генә калды шул. Әллә күз

тиде үзләренә, заман афәте – бозыклыкның авылда ныклап тамыр җәю галәмәте

булдымы, узган җәй тормышлары бозылды да куйды. Көзен бөтен авылны

шаккатырып, Атлас гаиләсен ташлап чыгып китте. Кемгә диген – өч-дүрт ел элек

Казан базарында сату итүче «кара кошларның» берсенә тагылып чыгып киткән,

кыш көне каяндыр авылда пәйда булган Юмарт Сәлимә кызына. Ир-атны кулга

төшерүнең бушлай академиясен яшьли тәмамлаган Венерага Атласны ияләштерү

бөтенләй дә кыен булмады. Актайдан авылга кайту юлында, нишләптер, бик

еш очрашудан башланган танышлык, тора-бара оят-әхлакны көйдереп юкка

чыгарыр дәрәҗәдәге азгын хисләргә әверелде. Әй гарьләнде Рәйханә бу турыда

ишеткәч! Дөрес, Атласына табыну дәрәҗәсендәге мәхәббәте башта ышанырга

ирек бирмәде. Үз күзе белән күргәч, Атласка бер генә сорау бирә алды:

– Нигә?

Һәм кыска гына җавап ишетте:

– Мин – ир кеше.

– Ә мин нишләргә тиеш?

– Моңарчы ничек яшәсәң, шулай яшә. Яшисең килмәсә, яшәмә.

– Балалар?

– Балаларга нәрсә булган? Мин аларны ташларга җыенмыйм.

Ирнең намусын уятырга маташуның мәгънәсе булмады. Күз яшен,

ачу-рәнҗешен эченә җыеп күпмедер газаплангач, Рәйханә, җанын кая куярга

белмичә, Сабира апасына киңәшкә керде.

– Аерылам да, балаларны алып, әнкәй янына кайтып китәм, Сабира апа.

Бу оятсызлыкка түзәрлек хәлем калмады.

– Ашыкма әле, акыллым, кисү җиңел ул, ялгавы авыр. Ничек оста ялгасаң

да, төене кала. Аннары әниең янында абыең гаиләсе барын да онытма. Ирдән

аерылып кайткан хатын – эт тибенкесендәге кеше инде ул. Анысын да уйла.

– Яшереп тә тормый бит! Үзен хаклы саный. Әйтерсең, гөрләшеп яшәгән унбиш

ел гел булмаган, әйтерсең, мәңге бергә булырга антлар эчмәгән. Миннән артыграк

кеше белән булса, бер хәл иде, эткә салсаң, эт иснәргә җирәнә торган нәрсә бит.

– Шундый булсалар да, кулыннан эш килә торган ирләрне танып, чат ябыша

белә андыйлар. Берсе дә урамда селкенеп йөргәннәргә якын килми, ялгыз

булсалар да. Чөнки аларга акча кирәк, ир хисабына рәхәт яшәү кирәк. Әллә

син аны Атлас белән дөнья көтү турында сөйләшәдер дип беләсеңме? Ә син

үзең соңгы вакытларда ирең белән эштән башка нәрсә турында сөйләшкәнең

булды? Ярар, балалар турында сөйләшкәнсездер инде. Тагын нәрсә турында

сөйләштең? Хисләр турында...

– Анысы унбиш ел торгач, болай да аңлашыла бит инде, Сабира апа. Миңа

үзеннән башка берәүнең дә кирәк түгеллеген дә белә. Кайчан кайтып керсә дә,

якты чырай, өстәл тулы яраткан ризыгы. Тагын ни кирәк?

– Ир-атка иң беренче нәрсә кирәген үзең дә яхшы беләсең. Мин аңлатып

торасы түгел.

– Бу бит – азгынлык, гаиләң алдында җавапсызлык. Моны бернәрсә белән дә

аклап та булмый. Аңлый да алмыйм. Мин хәл иттем инде, Сабира апа, иртәгә

Актайга барып, аерылырга гариза бирәм.

– Әй бала, бала! Ә син кияүгә чыкканда, аның ир генә түгел, балаларыңның

атасы да буласын уйлап чыкмадыңмыни? Ирдән аерылу синең эш булса

да, балаларыңны атасыз итәргә синең хакың бармы соң? Алар ризалык

бирделәрме?

Рәйханә гариза бирмәде. Тик Атлас үзе чыгып китте. Олы улы Алмаз, теле

белән әйтмәсә дә, әтисенең гаиләне ташлавына әнисен гаепле санап, башта

үпкәләп йөрде. Рәйханә бая шул турыда искә төшерде.

ӨЧЕНЧЕ КӨН

Мидхәт печән ташучы соңгы машиналарны озатты да бушап калган

болынга карап уйга бирелде. Аллага шөкер, малкайларга кышлык печән әзер.

Пайчыларның да күңелләре булды. Һәркем үзенә тиешлесен алды. Эшләгән

егетләрне әйтәсе дә түгел. Яздан бирле яңгыр яумагач, печән калын булып

үсмәсә дә, кирәк кадәрен чабып, коры килеш җыеп алдылар. Кирәк булса, тагын

чабарга да мөмкин. Ник дисәң, авылда мал асрап чиләнми хәзер халык. Кул

белән чабучы бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә трактор белән кереп булмаган

уйсулыклар, еллар буе чабылмыйча, кыргыйланып бара. Элек борынга төреп

тыгарлык хуш исле болын печәне үскән кишәрлекләрне камыл баса. Чабыйм

дисәң дә чабып булмый.

Мидхәт, бер яктан, төгәлләнгән эш өчен күңеле булып, икенче яктан,

чабылмый калган җирләрне кызганып, болынга тагын бер күз салды да

кайтыр юлга чыкты. Колхозчыларның болын тулып печән чапкан чакларын

искә төшерде. Заманына күрә техникасы, эшлим дип торучылар да җитәрлек

иде. Учакта зур-зур казаннарда ашарга пешереп, бергә әбәт ашаган, уен-көлке

белән авыр эшне дә җиңел итеп башкарып, ярыша-ярыша печән әзерләгән

вакытлар кайда икән?!

Гел-гел үткәнне сагынып кына да яшәп булмаганын аңлый Мидхәт. Замана

кушканча яшәргә тырышу кирәк. Бүген аның авыл хуҗалыгында эшләр өчен

тәҗрибәсе дә җитәрлек, авылда гына түгел, районда да яхшы җитәкче дигән

авторитеты бар. Никадәр авыр булмасын, хуҗалыгы да үз аягында. Дәүләт

ярдәмен чумырып ала торган эре хуҗалыклар белән ярышырлык булмаса да,

җиргә дә тезләнмәгән.

Мидхәткә эш буенча республикадан читтә төрле төбәкләрдә булырга

туры килә. Күбесендә авыл үзгәреп кенә калмаган, бөтенләй беткән – авыл

үлгән. Ничәмә тапкырлар: «Без юкка зарланабыз икән, без әле оҗмахта

яшибез икән әле!» – дип, туган төбәген, авылын сагынып кайтып кергәне

бар. Шаккатмалы хәлләр: республиканың чиген генә үт, такта, хәтта салам

түбәле өйләр, электрсыз авыллар, челтәрсез тәрәзәләр, асфальтны төшендә

дә күрмәгән йөзләрчә чакрымнарга сузылган басу юллары... Бу якларда әллә

соңгы илле ел бөтенләй дә булмаганмы соң дип уйлап куясың. Әле кайчан

гына күп колхозларның төшенә дә кермәгән җиһазлар куелган фермадан яки

гөрләп үскән иген кырларын урап, шартлары шәһәр йортларыннан берни

белән дә аерылмаган өенә кайтып кергәндә, аның күңеле сөенеч белән тулган

була. Ни дисәң дә, боларны ул үз куллары белән булдырды бит. Тегесе кирәк,

бусы юк дип, кемнәндер көтеп ятмады. Фермерларны – өстәгеләр дисеңме,

авылдашларымы – халык дошманына тиң күргән чорда, йөрәге җитеп, яңа

эшкә алынды. Тырышты-тырмашты, көнне-төнне белмәде, авыр булса да,

авылда хәләл көчең белән яшәргә мөмкин икәнен исбат итте.

Тик... тик... Мидхәт бу «тик»нең нәрсә аңлатканын үзе дә белеп бетерә

алмый. Соңгы елларда авылның йөзе генә түгел, җаны да үзгәрде кебек. Әллә

нәрсә җитми. Нәрсә үзгәрде соң? Бу сорауны ул үзенә еш бирә, җавап кына

таба алганы юк. Нигә авылы турында уйлаганда, аның җаны сыкрый, күңелен

канәгатьсезлек талый? Карап торышка әллә ни үзгәрмәде дә бит. Шул ук басу,

шул ук болыннар. Язын тузынып алса да, соңыннан сабыр гына агып ятучы

Киндерле елгасы да, авыл башындагы зират та шул ук. Авылдашларның да

күбесен Мидхәт бала чагыннан ук белә. Дөрес, күчеп килүчеләр дә бар.

Ә уйлап карасаң... Адәм көлкесе бит: авыл кешесе кибеткә чыгып сөт,

йомырка сатып ала. Озакламый бәрәңге утыртучы да калмаячак. Колорадо

коңгызы ярдәме белән бакчалар болай да бәләкәйләнеп беткән иде, кайчан

теләсәң, шул чагында юнь бәягә сатып алырга мөмкин булгач, нигә чиләнсен

адәм баласы. Бәрәңгесен, икмәген үстергән фермер өчен күпмегә төшкәнен

сорап торамыни ул. Анысы аның эше түгел. Алар турында хөкүмәт уйлансын,

булышсын. Тик фермерга ярдәм итәргә ашыгып торучы юк икәнен Мидхәт

һәм аның кебекләр генә белә. Дәүләт ярдәмен күрүче бәхетлеләр күп түгел. Ә

җиткән кыз-малайларның эшсезлектән аптырап көндез йоклап, төнлә интернет

киңлекләрен айкап утырулары, йә бер максатсыз, әти-әни акчасына алынган

матай-машинада чабулары, кулларына сәнәк-көрәк тота белми торган егетләр,

сыерның кайсы ягыннан килеп сава белмәгән кызлар буыны үсеп килү берәүне

дә борчымый. Әти-әниләрнең кайберләре сөенә дә: «Балабыз безнең кебек

чиләнми, рәхәттә үсә».

«Авылда эш юк, яшьләр шуңа китә», диләр. Авылда эш бар, эшләргә

теләүчеләр генә бик аз. Бүгенге көндә менә ул үзе тагын дистәгә якын кешене

даими эш белән тәэмин итә алыр иде. Вакытлы эшне әйтәсе дә юк. Вакытлы

гына дисәләр дә, алар еш кирәк булып тора. Шәһәрдә кеше почмагында

кысылып, ярты хезмәт хакын түләп торса тора, авылга кайтып эшлисе килми

хәзер кешенең. Авылдагылар арасында картлар пенсиясен ашап ятучылар

җитәрлек. Көтүче булып эшләүне хурлыкка саныйлар, ата-анасы җилкәсендә

яту – хурлык түгел.

Уйларның очы-кырые юк. Җавапсыз сораулар да җитәрлек. Авыл хуҗалыгы

институтын бетереп, туган авылында эшли башлаганына утыз биш ел икән

инде. Бер кеше гомере дисәң дә була. Март аенда сабакташлар белән очрашуга

бардылар. Бер төркемдә укыган утызга якын кешенең дүртесе генә белгечлеге

буенча эшли. Аның да берсе министрлыкта кәгазь эшендә. Мидхәтнең һаман

авыл хуҗалыгында эшләвенә кемдер эчтән генә көлеп, «башка эш кулыннан

килмәгәч», дип карады. Кемдер кызганды. Сокланучылар да булмады түгел.

«Сабырлыгың да, белемең дә, җегәрең бар икән, молодец! Бүген җиргә тугры

булып калу – батырлык ул. Безнең кулдан килмәде инде», – диючеләр дә булды.

Иң авыры – Рафис сабакташының, болганчык елларда эшсез калгач, эчүгә

бирелеп, дөньядан китеп баруын ишетү булды. Тулай торакта бер бүлмәдә

торганнар иде. Теләсә нинди кыен хәлдән чыгу юлын таба белгән, күңел

төшенкелегенә бирелми торган егетне дөнья каты китереп кыскан, күрәсең.

Ташландык амбарда асылынган килеш тапканнар.

Мидхәт тамак ялгап алырга һәм уракка әзерләнүче комбайнчылар янына

барырга планлаштырып, капка төбенә кайтып туктады. Кайтканын көтеп кенә

торганнар. Юынып, ашарга утырырга да өлгермәде, капканың ачылып ябылуы

ишетелде. Ул арада ишек кыңгыравына бастылар. Сабира:

– Наҗиядер инде. Көндез үк сине сорап кергән иде, чык, – диде. Мидхәт,

тынычлап ашарга да ирек бирмәгәннәренә ачуы килсә дә, чыгасы итте.

Ишегалдында, чыннан да, Наҗия атлы авылдашы көтә иде. Мидхәттән

бер-ике яшькә генә өлкәнрәк булса да, ул нигәдер аны баласытып сөйләшә. Бу

хәл Мидхәткә ошап бетми, шулай да һәрвакыт: «Әйдә, вак-төяккә игътибар

итеп, хатыншаланып тормыйм әле», – дип уздырып җибәрә. Бу юлы да Наҗия,

Мидхәтнең баскычтан төшеп җиргә басуын да көтеп тормыйча, үзенә бик

ышанган тонда сүзгә күчте:

– Мидхәт энем, менә без Якуб абыең белән аңлап бетермәдек: күрше

Гамирларга да, Керәшен Микулайларга да, Бөке Хәйретдиннәргә дә печән

кайтты – безгә юк. Безгә дигән печәнне кайчан кайтарырга җыенасың икән

дип белешергә кердем.

– Наҗия, мин бит үзенең җир паен миңа ышанып тапшырган кешеләр белән

печәндә эшләгәннәргә кайтарттым. Сезнең җирегез инвестор кулында. Паегыз

өчен печәнне сезгә ул бирергә тиеш.

– Син нәрсә, укымаган дигәч тә, безне аңгырага санама. Колхозда ундүрт

яшьтән бил бөккән Якуб абыеңның, башкалар алганда, дүрт-биш рулон печән

алырга хакы юкмы әллә? Колхоз җирен син чабасың. Гомер-гомергә безнең

нәсел печән чапкан Әхми аланын син чабасың. Әллә кайдан килгән инвесторга

бил бөгеп барырга мине кем дип белдең?

– Наҗия, мин сиңа татарча, аңлаешлы итеп әйтәм ләбаса. Мин үземнең

исемгә яздырып алган, налог түләп торган җирләремнән чабам, үземнең

пайчыларыма, эшләгән кешеләргә печән әзерләп бирәм. Сезнең паегыз

«Кызыл көч» кулында. Бирсәләр, аннан бирерләр. Минем сезнең өлешегездә

бер катнашым да юк.

«Башкалар үз паен миңа биргәндә:«Бүген-иртәгә аяк сузасы Мидхәт

хуҗалыгына бирәмме соң, Рәсәендә танылган чын хуҗага бирмичә», дип

сөйләнеп йөргәнеңне оныттыңмыни?» – дип әйтәсе килде Мидхәтнең. Шулай

да авылдашы белән бозылышасы килмичә:

– Чабасы килгән кешегә хәзер дә болында печән җитәрлек. Төшегез дә

чабыгыз. Балаларыгыз да авылда бугай. Кайтарырга кирәк булса, булышырмын,

– дигән иде дә, ник әйткәненә үкенде.

– Син нәрсә, әллә кем булдым дигәч тә, мине мыскыл итеп, кул белән

печән чабарга кушасың? Кем дип белдең үзеңне шулкадәр? Сиңа гына управа

табылыр. Иртәгә үк главага барам! Кешенекеннән артыграк итеп кайтарып

аударганыңны сизми дә калырсың.

Наҗия төкерек чәчә-чәчә кычкырды да капканы дөбердәтеп ябып чыгып

китте.

 

ДҮРТЕНЧЕ КӨН

 

– Әй, бу өйдә берәр кеше бар микән? Ерактан кунакка кайткан кызларын

нигә чыгып каршы алмыйлар?

 Сабира, сепарат тәлинкәләрен юган җиреннән бүленеп, верандага ашыкты.

Кызы ич, Илсөяре кайткан!

– Әй балакаем, нигә шалтыратып хәбәр бирмәдең кайтасыңны? Йә абыең,

йә әтиең каршы алыр иде.

– Җәйге кызу эш өстендә потомственный игенчеләрне изге хезмәтләреннән

ничек бүләсең инде? Әтинең кәефсез чагына эләксәң, бетте баш! Бусы

шаярып кына, әнием. Хәзер кешегә караганда машина күбрәк бит. Нигә

кайгырасың, иномаркаларда җилдереп кенә кайттым. Миндәй яшь, чибәр

кызга проблемамыни ул кырык чакрым юлны үтү?!

Илсөяр белән бергә өйгә күтәренке кәеф, шатлык, сөенеч кайтып керде.

Төпчеге Казанда пединститутта укый. Җәйге сессиясеннән соң, төзелештә акча

эшләргә дип, шәһәрдә калган иде. Чәй янында ана белән кызның сөйләшеп

сүзе бетмәде.

– У-у, әни, күрсәң син ул Универсиада объектларын! Ул стадионнарны,

спорт сарайларын, Универсиада үткәч, кем белән тутырып бетерерләр икән?

Анда без кырмыскалар кебек, эшчеләрне әйтәм: үзебез күп, үзебез ул биналар

янында кырмыска кебек шундый вак күренәбез. Әкәмәт инде менә!

– Кайтып булмас, бер көннән артыкка эштән китеп булмый, дигән идең бит.

Илсөяр шаян гына елмаеп куйды.

– Үзең әйтәсең бит, җан биргәнгә җүн биргән, дип. Безгә дә Ходай Тәгалә

яшь, акыллы һәм чибәр прораб бирде. Атна саен чиратлашып, ике көнлек ял

алабыз. Бу атнада минем чират. Калганнар тырышып эшләп, киткән кешенең

нормасын тутыра.

– Ярый инде сүзе булмаса. Эше бик авыр түгелме соң?

– Без авыл балаларына нинди эш чыдасын! Буяучы эше шундый кызыклы

 эш икән. Бригададагы кызлар да шундый әйбәтләр. Мин пединститутны

ташлап, әллә төзелешкә китим микән дип уйлый башладым инде.

– Мондый сүзләр сөйләп син мине борчыма әле, кызым. Авызыңнан җил алсын.

– Үзегез бит бөтен эш тә хөрмәткә лаек дип өйрәттегез. Миңа гади эшче

булу ярамасмыни?

Кызының шулай нинди дә булса бер сүзне кызыкка алып аптырата торган

гадәтен белсә дә, Сабирага бу фикер ошап бетмәде.

– Мин ярамый дип әйтмәдем бит. Тик яңа эш белән танышкан саен, фикерне

үзгәртергә димәгән. Әллә син төзелештә эш җиңел дип беләсеңме? Яшьлегең

белән генә сизмисеңдер. Эссе җәенә түзсәң дә, аның салкын кышы бар әле.

– Син нәрсә инде, әни, шаяртам гына бит. Авыр дигәннән, әллә укытучы

эше җиңел булдымы сиңа? Ничек «җиңел» икәнен күреп үстем инде мин.

Төзелештәгеләр ичмасам, эшләгәннәренә күрә акчасын да алалар. Өйгә кайткач,

эшләре турында исләренә дә төшермиләр. Ире белән бергә йокларга ята, ире белән

тора укытучы булмаган хатын. Төн буе дәфтәр тикшереп, план төзеп утырмый.

Авырткан җиренә басты кызы. Тик шулай да ул хаклы иде.

Сүз авылдагы хәлләргә, әтисенең басудагы эшләренә һәм Ерак Көнчыгышта

хезмәт итүче абыйлары Камилгә күчте. Узган җәй өйләнешкән Камил белән

Мәликә бәби көтәләр. Вакыты якынайган саен, мондагыларның да борчулары

арта. Бигрәк тә булачак әби белән бабай беренче оныкларын дулкынланып

көтәләр. «Кем туар?» – дип гөманлыйлар. Тегеләре дә УЗИ ни күрсәткәнне

әйтми. «Сюрприз!» – диләр.

Кич гаилә бергә җыелды. Илсөярнең шаянлыгы башкаларга да күчтеме,

соңгы көннәрдә эш күплектән күзенә ак-кара күренмәгән әтиләренең дә кәефе

шәп иде. Уен-көлке сөйләп, кичке ашны ашадылар.

– Бүген шимбә. Клубта дискотека буладыр әле. Абый, син чыгасыңмы? –

диде Илсөяр.

– Нәрсә калган анда миңа?

– Ничек инде нәрсә калган? Син – яшь, чибәр, перспективный кияү.

Бүген-иртәгә югары белемле белгеч. Бәлки әле галим булып та китәрсең. Кызлар

күзләргә, үзеңне күрсәтергә чыгарга кирәк. Хәер, рөхсәт итсәң, синең арттан

кызлар өерләре белән үзләре йөгереп йөрергә мөмкин.

– Әйе!!! Бигрәк тә әби-бабайларының пенсиясен ашарга кайткан шәһәр

кызлары. Мин аларны су керергә Киндерле буена төшкәч тә күреп туям. Ни

кызыгын табалардыр, көн буе шунда су кереп, кызынып яталар. Әбиләре

бакчада колорадо корты чүпли.

– Абы-ы-ый! Аркаң кычытмыймы синең? Кашырга кирәкмиме?

– Нигә минем аркам кычытырга тиеш әле? Мин көн дә бик шәпләп юынып торам.

– Фәрештә канатлары чыкмый микән, дим.

– Ну сине! Ни сөйли дисәм... Тотсам, кирәгеңне бирәм.

Илсөяр чыелдап верандага чыгып качты. Абыйсы аның артыннан йөгерде.

Буй җиткән балаларының үртәшү-шаярулары кызык иде. Бәхетле әти-әни

яратып кына:

– И-и бу кызның теле! – диештеләр.

Клубта, чыннан да, дискотека бара иде. Дискотека мәйданына килеп

җитүгә, Илсөяр дус кызларын очратты да алар белән түгәрәккә биергә

кереп китте. Ихсан, көчле музыка астында аңлаешсыз хәрәкәтләр ясап,

уртада селкенеп торуның мәгънәсен тапмый. Шуңа күрә читтә торучылар

арасыннан танышларын эзләде. Ял булгангадыр, кайткан кешеләр күп, таныш

булмаганнары да җитәрлек. Егет сабакташларын күреп, алар янына атлады.

Нәрсә турындадыр бәхәсләшүче егетләр Ихсан белән кул биреп күрештеләр

дә үзара сүзләрен кызу-кызу дәвам иттеләр.

– Миңа бер кыек-мыек сүз әйтеп карасын, ник туганына үкендерәм бит

мин ул падланы, – дип Тәбрис гайрәт чәчә. Калган егетләр тынычландырырга

маташалар.

– Пычранма дидем бит мин сиңа, ахир. Ничаклы дөрес булсаң да, сине

б...лап калдырачаклар. Көчленеке замана. Төкер. Бала-чага белән бала-чага

булма! – ди берсе.

– Нәрсә, «Пычранма!» дип, җыен килмешәктән куркып, койрыкны кысып

утырыйкмыни? Үз авылыңда аяк атларга куркып торыргамыни хәзер?

– Синдә дә гаеп бар бит, Тәбрис. Нигә дип аның машинасына килеп

бәйләндең соң? Иномарка белән килсәни сиңа, «Жигули»дамы, «Белорусь»

тракторындамы – барыбер түгелмени? Үзең башладың.

– Каным кайный минем шундыйларны күргәч. Эчәгеләрем актарыла. Нәрсә

кырган әле бу маңка малай монда «Джип» белән килеп туктап, әллә кем булып

йөрергә? 

– Нинди маңка малай турында сүз бара, миңа да әйт әле сер булмаса? – диде

Ихсан янәшәсендәге Барыйга.

Барый бераз читкәрәк китеп, хәлне аңлатып бирде:

– Әй, «Кызыл көч»нең безнең райондагы хуҗасы Хәсәновның малае авылга

– Әхсән Хәйрулловичларга кунакка бик еш кайта башлады. Гөлүзәгә күзе

төшкән бугай. Ә Тәбрисне беләсең инде, шул Гөлүзә дип саташа. Тегесе килеп

туктарга өлгермәде, Тәбрис барып бәйләнергә тотынды: «Бу машинаны кем

акчасына алдың? Монда нигә килдең? Дармоедлар, канэчкеч кандалалар...»

Берсе дә калмады инде. Тегесе үзе генә түгел, әзмәвердәй ике иптәше белән.

Алары башта катнашмый гына лач-лоч сагыз чәйнәп тордылар, аннары

Тәбрисне култык астыннан күтәреп, читкә алып куйдылар да клубка кереп

киттеләр. Хәзер Тәбрис тиресенә сыя алмый. Холык холык кынамы!

– Ә-ә, имәндә икән чикләвек! Зурга җибәрмәскә кирәк инде моны. Тәбрисне

моннан алып китәргә кирәк, берәр җүләрлек эшләгәнче.

– Алып китеп булмый бит. Малайлар тырышып карадылар. Машинасына

берәр каза салса, мәңге түләп бетерә алмаячак инде.

Ул да булмады, клубтан Гөлүзә белән чыгып килүче егет күренде. Кич

булуга карамастан, кара күзлек, кысан джинсы чалбар белән футболка киеп,

мускулларын уйнаткалап килүче җирле олигарх малае бер кулы белән машина

пультын чөя-чөя, икенчесе белән кызның биленнән алган килеш, машинага

юнәлде. Барый әйткән тән сакчылары якында күренмәде.

– Да, малай, егете ачуны китерә торганрак икән шул, – диде Ихсан эчтән

генә. Ул арада Тәбрис кунак егет каршына килеп басты. Үзенең хаклыгына

бер бөртек тә шикләнмәгән тавыш белән егеткә сүз катты:

– Син кая алып киттең әле безнең авыл кызларын?

– Абзыкаем, синнән сорарга онытканмын икән. Пардон! Гафу ит, ягъни,–

диде кунак, бөтен кыланмышына мыскыллы төсмер биреп.

– Оныттың шул! Энекәш! Тыңла һәм исеңдә калдыр: иртәгәдән башлап,

кайсы аягың белән безнең авылга аяк бассаң, шул аягыңны кулыңа тотып

китәрсең. Беренче һәм соңгы кисәтү шушы. Онытмаска әйбәт булыр, хәзергә

менә монсын ала тор, Түбән Кизләү егетләреннән күчтәнәч.

Тәэсире көчлерәк булсын өчен, ташка басарга оят булганнарын да кушып

 әйтелгән соңгы сүзләре белән бергә Тәбрис кунак егетнең колак төбенә ямады.

Гөлүзә чыелдап ярдәмгә чакыра башлады. Сандык эченнән чыккан егетләр

кебек, әллә кайдан гына тән сакчылары пәйда булды. Алар Тәбрисне бәргәли

башлауга, кайсы аны яклап, кайсы сугышны туктатырга теләп, авыл егетләре

килеп кушылды. Матавыкның ахыры канаган чырайлар, кызларның чыр-чуы,

тәрәзә, машина фараларының ватылуы һәм кунакларның машинага көч-хәл илә

утырып качуы белән тәмамланды. Ахыры бу булмаган икән әле. Авыл яшьләре

булганын-булмаганын бергә кушып, кат-кат сөйләп чыгарга да өлгермәделәр,

район үзәгеннән милиция наряды килеп, берничә егетне, шул исәптән Ихсанны

да, машинага утыртып, сигналларын улата-улата алып киттеләр.

Илсөяр абыйсын кыстый-кыстый дискотекага алып чыгуына үкенеп бетә

алмады. Үзе сугышып йөрмәсә дә, Ихсанда «һәр җирдә дөреслек урнаштыру

теләге» көчле икәнен белә иде. Гауга башлану белән йөгереп килгән кыз,

абыйсының сугышып түгел, авыл егетләрен кызмаска өндәп, тынычландырырга

тырышуын күрде дә соң – аннан ни файда!

«Нишләргә? Абыйга бу хәлдә ничек ярдәм итәргә була? Әтисез генә эш

майтарып булырмы? Ничек әнигә сиздермәскә? Болай да кан басымы борчып

тора». Кызның башында сораулар өермәсе. Кем белән киңәшергә белмичә, клуб

каршында басып калган икән. Дискотеканың яме китте. Яшьләр булган хәлне

яңартып, үзара сөйләшә-сөйләшә, әкренләп таралыша башлады. Тукта әле,

Илсөяр! Юкка гына сине мәктәптә укыганда «ут борчасы» димиләр иде бит.

Син нәрсә булса да уйлап табарга тиеш! Тик нәрсә? Илсөяр клубка кереп китте.

Клуб мөдире Эльза апаларының улы Рафаэль аппаратураларны җыеп ята иде.

– Нәрсә булды соң анда, Илсөяр? Аңлый алмый да калдым. Шушы эш белән

гел иң кызык хәлләрне күрми калам инде мин, блин.

– Сиңа кызык. Менә миңа нишләргә хәзер? Абыйны да алып киттеләр бит.

Өйгә кайтып әти-әнине борчыйсы килми. Бүген булса да тыныч йокласыннар

инде. Кайтып йоклый да алмыйм. Нидер эшләргә кирәк, Рафаэль. Тик

нишләргә, әйдә уйлыйк әле.

– Ихсанны да алдылармыни? Менә кызык! Менә мәзәк! Ул да сугыштымыни?

– Анда син сугыштыңмы дип сорап торучы булмады инде. Килеп төштеләр

дә Тәбрис тирәсендә җыелып торган берничә кешене эләктереп, машинага

тутырдылар.

– Кызык хәлләр, мәзәк хәлләр диген, ә!

– Таптың инде кызык нәрсә. Тычканга үлем, мәчегә көлке! Берәр нәрсә

эшләргә кирәк дим мин сиңа. Киңәш сорыйм! Ә сиңа һаман «мәзәк», сиңа

«кызык». Нишлибез? Куеп тор әле шушы бандураларыңны.

Рафаэль Илсөяргә кызык түгел икәнен, ниһаять, аңлап, эшеннән туктады

да тавыш көчәйткеч өстенә менеп утырды.

– Нишләргә дисең инде алайса? Нәрсә булганын төгәл генә белүчедән

сорашыйк әле башта. Ситуацияне белмичә нишләп була?

Рафаэль җайлап утырган «подиум»ыннан ялт кына сикереп төште дә клуб

ишек төбенә чыгып кемгәдер кычкырды:

– Әй, кил әле монда!

Чакырган кешесе белән сүзне кыска тотты:

– Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын, тиз генә Бәләкәч белән Көтекне

җир тишегеннән булса да табып китер. Рафа чакыра, диген.

Карышып маташкан малай белән Рафаэльнең талканы коры булды:

– Нәрсә,бушлай кино карыйсың килми башладымыни?

Чыннан да, күпмедер вакыт үтүгә, бөтен ыгы-зыгыда катнашса да, судан

коры чыга торган, утта янмас, суда батмас өч яшүсмер пәйда булды.

– Хәзер миңа «олигарх» малае белән нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп

бирегез әле, балалар! – диде Рафаэль. «Балалар», чыннан да, махсус карап

торгандай, булган хәлләрдән бик хәбәрдар булып чыкты.

– Ну... алар теге ни... Кендекне... Гөлүзәне дискотекадан чакырып

чыгардылар да...нитмәкчеләр... алып китмәкчеләр иде, Тәбрис нитте... аңа

килеп бәйләнде ...» Нигә безнең авыл кызларын алып китәсең», дип.

– Шуннан?

– Анда Тәбрис башлады, кәнишне.

– Безнең авыл егетләре юкка башламас. Гаеп безнекеләрдә була алмый,

балам. Колагыңа киртләп куй. Димәк, «олигарх» башларга мәҗбүр иткән! –

диде Рафа, ике төрле сөйләшүгә урын калдырмыйча.

– Шуннан китте инде. Безнекеләг өегелеп килделәг дә моның иптәшләген

тәпәли башладылаг, – диде Көтек дигәне.

– Анда Ихсан бар идеме?

– Бар иде. Ул...

Рафа сөйләүченең сүзен бүлеп дәвам итте:

– Ул сугышучыларны аерып йөргәндер, шулаймы?

– Әйе, тегенең иптәшләрен нитәләр иде безнекеләр, изәләр иде. Ярый Ихсан

булды. Рәхмәт әйтсен «Олигарх».

– Гөлүзә кайда икән? Тегеләр белән киттеме?

– Юк, Гөлүзә кайгысы идемени аларда. Өенә кайтып киткәндер ул.

– Короче, аны табып сөйләшергә иде.

– Алып киликмени?

– Юк, кирәкми. Башта үзебезнекеләрне җыйыйк әле. Аннан карарбыз.

Ярты сәгать дигәндә, клуб ишегалдына яшьләр кабат җыелды. Нигә

җыелганны аңлатуга, «моя хата с краю» диючеләр шыпан-шыпан гына

караңгылыкка чумды. Калганнары, киңәшә торгач, төп шаһит Гөлүзәне табып

сөйләшергә, ничек тә авыл егетләре файдасына «сайратырга» мәҗбүр итәргә

дигән фикергә килделәр. Кыз яшәгән өйдән ерак түгел тыкрыкка җыелдылар.

Гөлүзәне, кесә телефонына шалтыратып, яннарына чакырып чыгардылар.

Гөлүзә, ни гаҗәп, «дәрәҗәле делегация»нең шартына бик тиз күнде. Сәбәбе

болайрак булган: «кәттә кияүнең» авылдан чыгып качуына берничә минут

үткәч, Гөлүзә «кыргый», «культурасыз» авылдашлары өчен оялып, егеткә

шалтыраткан, хәлен белергә теләгән икән. «Олигарх малае» бөтенесен

берьюлы, шул исәптән кызның үзен дә аты-юлы белән бик еракка җибәргән,

«тирес кортлары» дип атаган. Киләчәккә матур хыяллары җимерелеп,

һавадан җиргә төшерелгән кыз авылдашларының нәрсә теләгәнен бик тиз

аңлады. Тагын бераз «кайдандыр килеп, монда хуҗа булырга маташкан акча

капчыклары»н эт итеп сүгеп, иртәнге җидедә очрашырга сүз беркетеп, өйләргә

таралышканда, җәйге таң атып килә иде инде.

Төнге оештыру эшләренең нәтиҗәсе булачагына бик ышанып, Илсөяр

мыштым гына верандага кереп ятты. Иртәгә ничек тә әнисенә сиздермичә,

(әтисенә белдерми калу мөмкин түгел, аннан ярдәм сорамый хәл итеп булмас)

район үзәгенә барып, абыйсын коткарырга иде исәбе. Бөтенесе дә артта калгач,

көлә-көлә әнисенә сөйләрләр, абыйсы да, әти-әнисе дә шундый эш майтарып

чыгарганы өчен аны мактарлар! Илсөяр йокламаска бик тырышып ятса да, ничек

изрәп киткәнен сизми калды. Аны борчылудан йөзе агарынган әнисе уятты.

– Абыең кайда? Төнлә нәрсә булды анда сезнең?

Иртән көтү куарга чыккач, Наҗия килеп, «төнлә кызы Гөлүзәнең егетен

аларның Илсөяре, көнләшүенә чыдый алмыйча, абыйсы Ихсаннан кыйнаткан.

Хәзер Ихсанның башы төрмәдә чериячәк икән. Егетнең, ягъни «чүт-ли не

кияүнең», әтисе шулай дип әйткән»ен сөйләгән.

Илсөяр әнисенә, төнлә нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп, хәлнең ул кадәр

үк куркыныч булмавын аңлатты. Бераз тынычланган кебек тоелса да, ананың

күңеленә шом иңде. Торып чыккан гаилә башлыгына вакыйганы бәян иттеләр.

Мидхәт бер сүз дә әйтмичә тыңлады. Чынлап та шулай уйлапмы, хатынын

тынычландыру өченме:

– Яшьләр сугышмый тормый инде. Каннары кайный, көчләрен кая куярга

белмиләрдер, бездельниклар. Кирәк бит, кырык эш кырык җирдә кырылып

ятканда, шул гына җитмәгән иде, – диде.

Ананың йөрәге урыныннан купкан иде инде. Ул баласының хулиганнарча

сугышып йөрмәвенә ышана. Тик бүген ул сак астында. Кайда, кем белән

утыра? Кешечә мөнәсәбәт бармы? Гаепсезлеген исбатлый алырмы? Ичмасам,

Мидхәт тә берни әйтмичә чыгып китте. Кем белән бәйләнгән бит! Гади сугыш

чукмары гына булса, бер хәл. Болар бит районда хуҗа. Кәгазьдәге хуҗа үзе

дә алар кубызына бии. Теләсәләр, тик торган багананы да гаепле дип табып

аударырга, юл читенә алып атарга мөмкиннәр. Алар йөргән юлда тормасын!

Без үзебез дөрес юлдамы соң дип уйлап тормаячаклар.

Илсөяр, сәгать җиде тулганчы, сөйләшенгән урынга барып баскан иде.

Бераздан, йокысызлыктан кызарган күзен уа-уа, Рафаэль дә күренде. Соңгы

сәгатьләрдә Илсөяр өчен аннан да якынрак кеше юк. Әгәр ул булмаса, кичә

яшьләрне җыеп та булмас иде. Бераздан тагын берничә кыз белән егет-малай

күренде. Гөлүзә юк та юк. Көтекне Гөлүзәләргә җибәрделәр. Анысы биш

минуттан әйләнеп кайтты.

– Хана, малайлаг, эш. Гөлүзә киге уйлаган.

– Бармыйм димени?

– Мин аның үзен күгмәдем дә. Минем сызгыгуым булды, Наҗияттәй килеп

чыкты капкадан. Фугия кебек. Чыккан шәпкә бәгеп очыга дип тогам, малай. Беркая да багмый ул, показания бигеггә аны милиция начальнигы үзе килеп алачак,

олы Хәсәнов үзе шалтыгатып,лично үзем белән сүләште: «Зинһаг, Гөлүзә килеп

бөтен дөгеслекне сөйләп бигсен, малай аякка басу белән шаулатып-гөгләтеп

туй ясагбыз дип әйтте», – ди.

– Ишкән икән ишәк чумарын. Олы Хәсәновның Наҗиягә мәңге шалтыратасы

юк. Ул шалтыратса, милиция начальнигына шалтыратыр. Эш Гөлүзәдә. Үзенең

бай егетне ычкындырасы килмиме, әнисе туздырганмы? – дип үзе белән үзе

сөйләште Рафаэль.

– Кирәктер инде Гөлүзә андыйларга, күп булса берәр төнгә.

– Кендекләргә байлык кирәк бит, мактанырлык сәбәп кирәк, – диештеләр яшьләр.

Ике җиңел машинага төялеп, район үзәгенә чыгып китмәкче булып җыенып

кына беткәннәр иде, тузан туздырып яннарына Мидхәт килеп туктады.

– Нишләргә җыенасыз тагын? Майтарганыгыз җитмимени? – диде машина

тәрәзәсен төшереп кенә.

– Без, әти, егетләрне яклап, милициягә барырга җыенабыз, – диде Илсөяр,

үзен башлап сөйләргә тиеш дип табып.

– Дөресе ничек булганын сөйлибез, Мидхәт абый. Ихсанның бер гаебе дә

юк анда.

– Йөрмәгез анда буталып. Сездән башка да чыгарырлар, гаепләре булмаса.

Мидхәт, ничек килеп туктаган булса, шулай кузгалып китте. Яшьләр

ни әйтергә белми сүзсез калдылар. Илсөяр әтисенең болай кылануын һич

аңламый, аңа үпкәләп, күз яшенә тыгылды. Башкалар да аптырап калды.

– Менә сиңа мә! Без аның малаен яклап бармакчы булабыз, ә ул...

Мидхәт, әйтерсең яшьләрнең күңелендәгесен ишетте, барган җиреннән

шып туктады да машинасын артка биреп кенә кире килде. Бу юлы машина

ишеген ачып, берни дә әйтми бераз торганнан соң:

– Ярар, егетләр-кызлар, алайса болай итик без: мин башта барып үзем

обстановканы белеп кайтыйм. Ярдәм кирәк булса, сезне кайтып алырмын.

Сөйләштекме? – диде. Илсөярнең иңеннән таулар төшкән кебек булды. Мидхәт

аның:

– Әти, мин синең белән барам! – диюенә дә каршы төшмәде. Илсөяр

башкаларга сиздерми генә Рафаэльгә төртеп алды. Егет аны сүзсез дә аңлап:

– Мидхәт абый, минем дә ГИБДДга барасы бар иде. Алмассыз микән? –

диюенә:

– Утыр әйдә! – дигән җавап ишетте.

Арттагы ике урынга, рөхсәт тә сорап тормыйча, Ихсанның ике классташы

– кичке вакыйганың шаһитлары менеп утырды. Мидхәт сүзсез генә кузгалып

китте. Ул үзе дә улы өчен нык борчыла. Иртән әйткән, «Яшьләр сугышмый

тормый», – дигән сүзләренә үзе үк башкача карый башлаган иде. «Кирәк

бит кешесенә эләгергә! Бу инде безнең замандагы ике урам сугышы түгел.

Ул вакытларда кызлар өчен тәпәләшеп алалар иде дә бергә утырып тәмәке

тартып, дуслашып кайтып китәләр иде. Хәзер заманалар башка шул. Кешеләр

дә башка».

Ял көне булгангадыр, полиция башлыгы эш урынында юк иде. Дежурный

аңлаешлы бер сүз дә әйтә алмады. Мидхәт, полиция башлыгы белән моңа кадәр

үзара яхшы мөнәсәбәттә булганга, ни булса да куып чыгармасына өметләнеп,

туры өенә барып керергә җөрьәт итте.

– Мидхәт абый, аңлавын бик яхшы аңлыйм мин сине. Тик, ситуация белән

ныгытып танышмыйча, һичшиксез, булышырмын дип сүз бирә алмыйм.

Сәбәбен үзең дә аңлыйсыңдыр. Турыдан-туры гаебе булмаса, тикшерү озакка

бармас анысы, тиз чыгарырлар. Тик бүген түгел инде.

– Аның гаепсез икәнен шунда булган иптәшләре раслап тора. Ул аерырга

гына кергән. Мин, шаһит кирәк-фәлән булса дип, бер-икесен утыртып та алып

килдем.

– Мин дежурныйга шалтыратып әйтермен. Күргәннәрен дөп-дөрес итеп

язып калдырсыннар. Кирәк булсалар, кабат үзебез чакыртырбыз, – диде баш

тәртип сакчысы.

«Әйе, үзегезгә кирәктә башкачарак сөйләшәсез сез. Безгә кирәк булса

гына...» Мидхәт, сабырлыгын югалтмаска тырышып, машинасына чыгып

утырды.

– Нәрсә диде, әти? – дип сорады Илсөяр, әтисеннән беренче сүзне көтеп

ала алмагач.

– Хәзергә берни дә.

Егетләр, күргән-белгәннәрен мөмкин кадәр авылдашлары файдасына язып,

анык кына берни дә белмичә, кире авылга кайтып киттеләр. Мидхәт: «Эшләрем

бар», – дип кайтмый калды. Дөресе: ул алга таба нишләргә тиешлеген белми

иде. Полиция башлыгының булышырга ашыкмавы аның ачуын китерде. Аңа

ял көне булса да, авылдагы ничә гаиләнең тынычлыгы югалганын аңларга була

бит. Аннары Мидхәт башлыкны үзе үк аклап куйды: «Синең өчен ЧП булса,

алар өчен гадәти хәл бит инде. Берәү дә үлмәгән, олы җинаять кылынмаган.

Тикшерерләр дә кайтарып җибәрерләр. Менә басудагы эш туктап тора. Бүген

комбайннарны уракка әзерләүне оештырып җибәрәсе иде бит ул. Ихсанның

бүген анда булуы һава кебек кирәк».

Запчасть кибетләреннән кирәк-ярак җыеп, тынычланырга тырышып,

бер-ике сәгать вакытны сузгач, Мидхәт тагын полициягә сугыласы итте. Дежурный

белән сөйләшеп, улы белән очрашырга иде исәбе. Ә анысы:

– Бу мөмкин түгел. Мин тәртип бозуга бара алмыйм, – дип кырт кисте.

Мидхәтнең башын иеп чыгып китүдән башка чарасы калмады.

 

БИШЕНЧЕ КӨН

Сабира бу хәбәрдән аптырап калды. Ничек инде, бөтен шау-шуга сәбәпче

Тәбрисне чыгарганнар, бер гаепсез Ихсанны – юк?

– Тагын үзем бармый булмас, ахры, – диде Мидхәт. – Тәбриснең үзен күрим

дә Актайны әйләнеп кайтыйм әле. Ә син алдан ук борчылып, үз-үзеңне бетермә.

Бүген чыгармау утыртып кую дигән сүз түгел бит әле ул.

Мидхәт Тәбриснең туры өенә барып керде. Ул кергәндә, тавышын бөердән

чыгарып, өйдәгеләргә нидер сөйләүче егет, Мидхәтне күрүгә куырылып

килгәндәй булды. Ирексездән Мидхәтнең башыннан: «Нәрсәдер чиста түгел

монда», – дигән уй сызылып үтте.

– Йә, герой, ниләр булып бетте анда сезнең? Нигә Ихсанны чыгармадылар?

– Мин ничек булган, шулай сөйләп бирдем. Гаебемне таныйм, салган баштан

кызып кителгән, дидем. Ә Ихсанны нигә чыгармаганнарын әйтә алмыйм,

Мидхәт абый. Допростан бик кызып кайткан иде ул.

Тәбрис нигәдер күзгә карап сөйләми. Кечкенә генә елтыр күзләре, тукталыр

нокта эзләгәндәй, әрле-бирле йөгерешә.

– Бәлки, башкачарак булгандыр, уйлап кара әле, егет.

– Башкача дип... Мин нәрсә кушсалар, шуны эшләдем. Ихсан андагылар

белән бәхәсләшкән бугай. Минем бер гаебем дә юк, Мидхәт абый, валлаһи

менә, баскан урынымда җир йотсын.

– Чамалап сөйләш, чыннан да йотуы бар!

Машина район үзәгенә тәгәри. Чакрымнарның саны булса да, ирнең

башындагы уйларның чуты да, рәте дә юк. Соңгы көннәрдәге тынгысызлык

йокыдан калдырды, хәлне алды. Әле дә күргән-ишеткәнен күз алдыннан

үткәреп бара.

Мидхәттә Тәбрискә карата җирәнүгә охшаш бер хис туды. Сәбәбен хәзергә

үзе дә аңлатып бирә алмас иде. Хәтерендә күп еллар элек булган бер вакыйга

яңарды...

...Ата – улны, ана кызны белми торган 90нчы еллар иде. Мидхәт колхозда

агроном булып эшли. Ничек тырышса, нинди яхшы уңышлар алса да, хуҗага

эш белән ярап булмый. Идарә карары белән билгеләнгән премиясен бирмәс

өчен, председатель чираттагы тапкыр төрле сәбәпләр табарга маташа. Мидхәт

ул көнне дә хуҗаның затлы кабинетыннан ярсып чыгып бара иде, ишек

кемгәдер каты гына бәрелде. Караса, ишек артында маңгаен уып, амбар мөдире

Рахил басып тора. Мидхәт чыгуга, ул елгыр гына ишеккә чумды. Ә аннары

озак та үтмәде, урамда Мидхәтне куып җитте.

– Әй, туймаса да туймас икән бу адәм баласы. Күсәкне әйтәм (авылда

хуҗаның кушаматы шундый иде), ел тәүлеге колхозга бил бөккән кешеләрнең

кадерен кайчан белә башлар бу?!

– Белер, көт! Андыйлар кеше кадерен белүнең ни икәнен күптән оныткан

инде. Аларның корсакларын гына түгел, намусларын да, хәтерләрен дә май

баскан. Ничава, элекке заман түгел, бер очы чыгар әле.

Бу сөйләшүне Мидхәт оныткан да булыр иде. Дүшәмбе көн идарә

утырышында үзенең сүзләре, ноктасы-өтере дә югалмыйча, төкереккә

манчылып, хуҗа авызыннан кире үзенә кайткач, Рахилнең кем икәненә

төшенде. Рахил Тәбриснең әтисе иде.

«Уеннан уймак чыккан, ахры, монда. Әллә эш бөтенләй Ихсанда түгелме?

Кемнең канына тоз салды соң әле ул үзе соңгы вакытта? Кемнең бугазына

сөяк булып утырды?»

Мидхәткә эшне алып баручы тикшерүчене табуы кыен булмады.

Кичәле-бүгенле генә диплом алган яшь егет. Аны үзеннән өлкәннәр белән әдәпле

сөйләшергә өйрәтмәгәннәр. Монысы беренче минутта ук аңлашылды.

– А-һа, геройның влиятельный әткәсе килеп тә җитте. Ким дигәндә ун

ел төрмә көтә сөекле улыгызны! Хокук саклау хезмәткәрләренә каршылык

күрсәткән өчен җиде елга кадә-ә-ә-әр, бер гаепсез кешеләрне авыр тән

җәрәхәтләренә китергән кыйнау оештырган өчен дә өстәгә-ә-ә-әч... Йә

кесәгезне бераз юкартасы була инде, абзый кеше.

Тикшерүче ике кул бармакларыннан рәшәткә ясап күрсәтте. Мидхәтнең

бугазына төер килеп тыгылды, тыны кысылды. Бу яшь әтәч белән сүз

көрәштереп тору мәгънәсез эш икәне болай да аңлашыла иде. Алай гына да

түгел, чал башын иеп, аннан үзен тыңлавын, ситуацияне аңлатып бирүен

үтенүне үзе өчен түбәнсенү дип санады. Әтисе еш кына: «Аюны җиңгән ярты

ир, ачуын җиңгән бөтен ир», – ди торган иде. Күз аллары караңгыланганны

сизеп, кабинеттан борылып чыгып китте.

Мидхәт туп-туры полиция башлыгының кабинетына юнәлде. Тик «иртә

уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас» дигән кебек, анысын да урынында

тота алмады. Ишегалдына чыгып: «Инде ни хәл кылырга?» – дип басып

торганда, машина белән үзләренең авыл егете Илдар күренде. Ул берничә ел

инде хокук саклау органнарында эшли, яшенә күрә званиесе дә бар. Мидхәт

фикеренчә, Илдар – төпле егет. Мондый очрашуга сөенеп, Мидхәт Илдарга

каршы барып кул сузды, үзенең гозерен аңлатмакчы булып сөйли башлаган

иде, Илдар аны бүлдерде:

– Мидхәт абый, мин барысын да беләм. Бу аяк өсте генә хәл ителә торган

нәрсә булып чыкмады әле. Әйдә, бер сәгатьтән «Ядкарь» кафесы янында

очрашыйк. Шунда сөйләшербез. Хәзер үк булдыра алмыйм. Кичектерә алмый

торган эшләрем бар.

Мидхәт бер сәгатьне көчкә уздырды. Бик гади генә тоелган эшнең нинди

борылыш алып катлаулануы мөмкин? Ата үз улын яхшы белә: Ихсан акылсыз

егет түгел, уйламыйча берни дә кылмас. Дөрес, үзенә охшап, хакыйкать эзләп

маташа торган гадәте бар анысы, күрәләтә оятсызлана башласалар, кискен итеп

җавап бирергә дә мөмкин. Тик дөреслек эзләүнең туры юллары һәрвакытта да

кирәкле нәтиҗәгә китермәгәнен үз тиресендә татыганы юк. Тормыш тәҗрибәсе

сайрак, китапчарак эш йөртергә ярата.

Илдар сүзендә тора белүчеләрдән булып чыкты, бер сәгать узды диюгә,

кафе янына килеп тә туктады.

– Ну кыздыра бүген тагын. Әйдә, күләгәлерәк җиргә кереп утырыйк әле,

Мидхәт абый, – диде дә түбә астына тезелгән өстәлләрнең иң аулагына юнәлде.

Салкын минераль су эчеп, сусавын бераз баскач, Илдар төп сүзгә күчте:

– Алдан ук әйтеп куям, Мидхәт абый, бер куркыныч нәрсә дә юк.

Нервыларыңда уйнап алырлар алуын. Анысына әзер булсагыз иде. Әйт әле

дөресен генә, «Кызыл көч» белән мөнәсәбәтегез, Хәсәнов белән дип әйтүем,

ничегрәк?

– Ничек дип, Гали – үз эшендә, Вәли – үз эшендә. Очрашканда, эш турында

сөйләшәбез, кунакка йөрешкән юк. Бер-ике тапкыр техника белән ярдәм итүен

сорап кердем – булышты. Баштагы мәлне, инвестор кергәндә, бераз проблема

булып алган иде инде. Мөстәкыйль булып калуымны яратып бетермәделәр.

Аннан соң ничә ел узды бит инде. Аннары ул чагында Хәсәнов та түгел иде әле.

– Шуннан башка берни дә булганы юк дисең инде. Син әһәмият бирмәгәнсең

генәдер. Хәсәновка ошамастай нәрсәләр булды бугай инде. «Кызыл

көч»некеләр: «Нигә безнең хезмәт хакы түбән? Пай җирләренә түләү юк», – дип

кызып йөргәннәрен хәтерлисеңме? Ул чагында бит үзләрен синдә эшләүчеләр

белән чагыштырып күрсәттеләр. Мисалга, синекеләрнең зарплаталарын

китерделәр. Җиргә керде инвестор, ә авылны эш белән тәэмин итә алмый.

Пайларын кире сорап йөрүчеләр бар. Хәсәновның ачуын китерердәй сәбәп

дип уйламыйсыңмы моны?

– Мин котыртып эшләнгән эш түгел бит болар берсе дә. Аннары Ихсан

белән булган хәлне моңа ничек бәйләп була?

– И Мидхәт абый, авылдан торып, бәлки, мондагы хәлләр ачык күренмидер

дә инде. Алар бит берсе белән берсе бәйләнеп беткән. Син малаеңны утыртып

куйганны иртән генә белдең әле, шулаймы? Ә аның язмышы син йокыдан

торганчы хәл ителгән иде инде.

– Ничек? Барыбер аңламыйм.

– Авылдан тукмалып чыгып качуга, Хәсәновның малае шунда ук әтисенә

шалтырата. Бу вакытта безнең начальникның «олигарх» дачасында шашлык

кимергән чагы була. Әлбәттә инде, төяп алып килгән авыл егетләре арасында

кемнең кем икәне бик тиз ачыклана. Хәсәновка теге коры куык Мәҗнүн

кирәкмени? Ун елга утыртып куябыз дигәнне ишетүгә, нәрсә кушсалар, шуны

язып кул куя да аны чыгарып җибәрәләр. Калганнарыннан сорау алу тәк,

исеме өчен генә эшләнә. Тәбрисне – төп шаһит итеп, аның күрсәтмәләренә

нигезләнеп, бөтен гаепне Ихсан өстенә өеп куялар, ягъни аннан сугышны

оештыручы ясыйлар. Эшнең ак җепләр белән тегелгәне юләргә дә аңлашыла,

шулай да азрак сезне эштән аерып, чәчләрегезне агартырга сәбәп булырга ярап

тора. Хәзер аңлашылдымы инде, Мидхәт абый?

Мидхәт эндәшмәде. Ишеткәннәр аның башына сыймый иде. Ни өчен?

Хәсәновка ни зыяны тиде аның? Кызык өчен генә кеше язмышы белән шулай

уйнап буламы? Тук песинең мескен тычкан белән шаяруы кебек.

Тиздән уракка төшәргә кирәк. Комбайннар әзер түгел. Корылыктан

вакытсыз өлгергән игенне тиз генә җыеп алмасаң, ансыз да калуың бар. Ә ул

монда талантсыз язылган комедиядә катнашып йөри.

– Илдар, син сөйләгәннәрнең дөреслегенә шикләнергә минем сәбәбем юк.

Син шул кухня кешесе, нинди киңәш бирәсең: алга таба нишләргә, нинди

адым ясарга миңа?

– Алдыңда ике юл, Мидхәт абый. Беренчесе – баш иеп, берни белмәгәндәй

Хәсәновка бару, Ихсанның бу эше яшьлек юләрлеге генә икәнлеген

аңлатып бирү, аның бик үкенүе турында әйтеп ярлыкауны сорау. Аннары ул

коллегасының хәленә керә, малаеннан гаризаны кире алдырта. Икенче юл –

әйбәт адвокат табып, улыңның гаепсез икәнен исбат итү. Аннары, Мидхәт

абый, Ихсан кызулыгы белән эшне бераз катлауландырып куйган. Ялганга

түзә алмыйчадыр, тикшерүчегә каршылык күрсәтеп, янап та алган. Шуңа күрә

башкаларны чыгаргач та аны сак астында калдырганнар. Андый вакытта сүзне

аеруча уйлап сөйләшергә кирәк шул. Һәр сүзең үзеңә каршы эшләргә мөмкин.

– Ихсан белән күрешә аламмы?

– Юк, рөхсәт итәрләр дип уйламыйм, Мидхәт абый.

– Соңгы сорау, энем: син боларны каян бик төгәл беләсең һәм нигә миңа

сөйлисең?

Илдарның йөзенә сәер елмаю чыкты, аннары Мидхәткә карап көлеп куйды.

– Беләм, чөнки мин боларны белергә тиеш. Ни өчен әйтәмме? Моның ике

сәбәбе бар. Беренчесе – мин сезнең намуслы кеше икәнегезне беләм, хөрмәт

итәм. Икенчесе – бу уендагы кайберәүләр минем менә монда утыралар инде.

– Илдар кулы белән бугазын сызып күрсәтте.

 

АЛТЫНЧЫ КӨН

 

Ихсанны утыртып куйганнарына атна тулырга бара. Сабираның кулыннан

эш төште. Көндәлек эшләрне үзен мәҗбүр итеп кенә башкарып йөри. Җәйге

ялда булса да, эшенә дә барып килергә кирәк. Анда бакча балалары бар бит әле.

Укырга керәсе балаларның ата-аналарын тагын бер тапкыр күреп сөйләшәсе

бар. Ремонтка да керешелмәгән. Җәйге ялда үзен алыштырган Рәйханә белән

киңәштеләр дә, укучыларның ата-аналары белән сөйләшеп, әкренләп буяу

эшенә тотынырга булдылар. Буяуны Сабира үз акчасына алып тормакчы. Җае

чыккач, берәр ничек кайтарыр әле.

Сабира үзен озатырга чыккан Рәйханәдән сорыйсы итте:

– Атласның хәле ничек икән соң? Белешкәнең юкмы?

– Белешмәгән ди инде, Сабира апа. Көн саен Алмаздан хирургия бүлегенә

шалтыраттырам. Хәле бик шәптән булмаса да, реанимациядән чыгарганнар

инде. Кулына ясалган операциясе уңышлы булган ди. Оча сөягенә кире ясарга

туры килмәгәе дип әйтә ди врачлар.

– Янында микән соң Венерасы?

– Белмим шул. Баладан сорый алмыйм бит инде. Үзе аны-моны әйтми.

– Шалтыратып, врачлар белән үзеңнең дә сөйләшәсең бар. Ни дисәң дә,

балаларыңның атасы, ничә ел гомер иткән ирең. «Кеше булдыра алган иң бөек

гамәл – кичерү», – дип әйткән ди бер акыл иясе. Кичер син аны. Хыянәте өчен

аласы җәзасын алды инде ул. Үзеңнең дә күңелеңә җиңелрәк булып китәр.

Рәйханә җавап бирмәде. Сабира саубуллашып китеп барды. Аның соңгы

атнада урамга чыкканы да юк диярлек. Чыкса, барысы да улы турында сорашып,

йөрәген яралар кебек. Качып та ята алмыйсың. Хатын хуҗалык товарлары сатучы

шәхси кибеткә юнәлде. Кибеттә булган буяуларны карады. Җитмәгәненә заказ

бирде дә, эреле-ваклы пумалаларны сумкасына тутырып, өйгә кайтырга чыкты.

Соңгы көннәрдә күктә болытлар күренгәли. Тик бер тамчы яңгырның

да төшкәне юк. Телевизордан гарасатлы яңгырлар яуганы, килгән зыяннар

турында көн дә сөйләп торалар. Озак торган кызу көннәрдән соң шифалы

тыныч яңгырлар – бик сирәк хәл. Сабираның соңгы вакытта интернетка кереп,

алдагы көннәрдә көтелгән һава торышын да караганы юк икән. Ихсан турында

борчылулар барысын да арткы планга күчерде. Ник әллә нишләп бетми шунда

барысы! Улы гына бу нахак бәладән тизрәк исән-имин котылсын!

– Сабира апа! Сабира апа, дим, туктап тор бер генә минутка!

Тавышка сискәнеп артка борылып караса, Кәринә йөгерә икән. Кәринә –

авылда яңа кеше. Мөсәгыйт агай белән карчыгы бер-бер артлы үлеп киткәч,

шәһәрдәге малайлары туган йортларын риэлторлар аша шушы хатынга сатып

җибәрде. Үзләре хәтта кайтып та карамады, диде күршеләре. Карт белән

карчыкның әллә ниләре булмагандыр булуын. Шулай да туган-үскән нигездә

җанга якын ни дә булса каладыр дип тә уйламаганнар икән. Таш арасында

яшәп, күңелләрнең катылануы шулдыр инде.

– Уф, Сабира апа, көчкә куып җиттем. Яшьләргә биргесез икән әле үзең.

Кәринә үзе әйткәнгә үзе куангандай авызын ерып җибәрде. Тәмәкедән

саргаеп беткән тешләре арасыннан кичәге кәеф-сафа сасысы аңкып чыкты.

Сабира артка чигенеп куйды.

– Иртүк торып, бүген урманга җиләккә мендем. Кура җиләге быел, Сабира

апакаем, учлап җыярлык менә. Олы кеше үзе җыеп йөри алмый торгандыр,

мәйтәм. Сатам, алмыйсыңмы соң? Сиңа арзанга гына бирәм. Бераз акча җыеп,

Мишага мәктәп киемнәре алып булмасмы, дим. Үзегез матур киендереп

йөртергә кушасыз бит.

Кәринә тагын авызын ерып хихылдады.

Кәринәнең берсеннән-берсе бәләкәй өч баласының олысы былтыр укырга

керде. Беренче сыйныфка кемнәндер калган, ике-өч үлчәмгә зур костюм

белән килде малае. Җиләге өчен акча бирсәң, аракы алып эчәчәк, малай

тагын шул искесе белән йөриячәге көн кебек ачык. Җиләген алсаң ярар иде.

Үзенең, чыннан да, урманга йөреп җиләк җыярлык мөмкинлеге юк. Мидхәт

тә кайнатмасын ярата. Кышка киптереп куйсаң да әйбәт булыр иде. Тик бу

сәрхушның кулына акча бирәсе килми. Нишләргә соң әле?

– Ярар, Кәринә, болай итәбез. Әле көн иртә. Мин хәзер чиләгеңне бушатып

бирәм дә тагын бер чиләк җыеп төш. Аннары чутлашырбыз. Сиңа – акча,

миңа – җиләк.

– Әй рәхмәт, Сабира апакаем! Тик син баш төзәтерлеген хәзер үк бирерсең

инде, яме.

Башы төзәлеп кәефләнгән Кәринә чиләген тутырып кайтканчы, Сабира аның

улын кибеткә җитәкләп барып, яңа костюм алып куйган иде инде. Малайның

куанычының чиге булмады. Ике чиләк җиләк өчен түлисе акча җитеп тә

бетмәде әле, үзенекен өстәде. «Мескен сабыйга хәердән булыр әйдә», – дип

уйлады хатын. Укытучының хәйләсенә төшенгәч, Кәринәнең ачуы чыкты

чыгуын, шулай да теле белән әйтергә намусы кушмады.

– Менә тагын өч йөз сум акча сиңа. Балаларыңа ризык алып кайт. Иртәгә

тагын бер чиләк җыеп китерерсең. Тик ятмыйча дөрес эшлисең, Кәринә. Ходай

бушка биргәндә файдаланып кал. Кыш көне кар астыннан табып булмас, – диде

Сабира хатынның салпы ягына салам кыстырып. Кәринә, буш чиләге белән

акчасын кыстырып, кибеткә чапты.

Кәринә үзе татар хатыны булса да, теле ташка үлчим. Фатир өчен түли

алмыйча, «риэлторлар ярдәме белән» авылдагы иске өйләргә кайтып урнашкан

аның кебек тагын берничә гаилә арасында татарча беравыз сүз белмәгәннәре

дә бар. Шуларның берсе узган ел «татарча белмәгән өчен генә баласының укуы

начар булуына борчылып», русча укытуларын таләп итеп, мәгариф бүлегенә

барган иде. Завроно Сабираны чакыртып алды. Ата-ананың таләбе хаклы

булуы, шартлар тудырылырга тиешлеге турында лекциянең ахырын тыңлап

бетерергә Сабираның сабырлыгы җитмәде:

– Роберт Альбертович, бу гаиләне авылга – татар авылына сез чакырып

кайтардыгызмы?

– Нишләп мин кайтартыйм ди аларны.

– Менә мин дә кайтартмадым. Ул – ялкаулыгы аркасында, бер тамагын

тыя алмыйча эчеп, шәһәрдәге фатирларын югалтып кайткан хатын. Олы

балаларын карамаганга күрә, ана хокукыннан мәхрүм ителгән инде ул. Бу

бала – фәләненче ирдән. Мәктәпкә килгәндә, сумкасын да, кием-салымын да

авыл эшмәкәрләре алып бирде. Рәхәт бит хәзер: хатыннар ана капиталы өчен

бала ташый, көне-төне эш дип чапкан кешеләр аларның балаларын мәктәпкә

әзерли. Бу хатынның да баласы ничек укуы турында кызыксынганы юк. Баласы

белән утырып берәр тапкыр дәрес хәзерләтсен иде хет! Иртән чәен эчертеп,

мәктәпкә озатсын иде – юк бит! Ә монда килә белгән. Дәүләткә бер тиенлек

файда китермәгән сорыкортлар семьялыгыннан ул. Аннары, рус авылына

күчеп килгән татар баласы өчен берәр җирдә татарча укыту оештырылганын

күргәнегез бармы Сезнең?

– Алай тирәнгә китмик инде, Сабира Хәмитовна. Безнең эш сәясәт түгел,

балалар укыту. Балалар, кемнеке булуына карамастан, тигез хокуклы.

– Мин дә шулай дим, Роберт Альбертович. Ун татар баласы бер килмешәк

хакына туган телдә белем алудан мәхрүм ителергә тиеш түгел. Математик

булсам да, туган тел язмышына ул дәрәҗәдә битараф кеше түгел әле мин.

Сезгә дә киңәшем шул.

Шушы сөйләшүдән соң Сабираның күңелен нидер талап, борчып йөри. Уку

елы башланганчы әлеге темага әйләнеп кайтачакларын эчке тоемлау белән сизә.

Сабира, өйгә кереп, телевизорны ачты. «Хәбәрләр» тапшыруы башланды.

Тагын бер чиновникның казна акчасын үзләштерүе фаш ителгән икән.

Миллиардлап кына урлашалар хәзер. Вакланып тормыйлар. Күптәннән

игътибар итеп килә Сабира: тотылучылар турында күп сөйлиләр, ә шул

акчаларның дәүләткә кире кайтарылуы турында әйткәннәрен бер тапкыр да

ишеткәне юк. Кайтарылмый микән, кайтарылуы турында әйтеп тормыйлар

микән? Шулай дип сорагач, өйдәгеләр аннан кычкырып көлде хәтта.

– Шушы яшькә җитеп, балаларча самими булып кала алуыңа сокланам мин

синең, әнием, – диде Илсөяр, тәгәри-тәгәри көлеп туктагач.

Көтү кайтырга иртәрәк. Сабира, өстен алыштырып, җиләк чүпләргә утырды.

ТНВ каналын ачты. Анда концерт бара икән. Тавышы да, озынрак күлмәк

алырга акчасы да булмаган кыздан соң, Раяз Фасыйховны куйдылар. Аны

тыңларга була. Сабира бигрәк тә Раяз башкаруында «Кыр казлары» җырына

мөкиббән. Бәгырьләрне актарып, күңелләрне иләсләндереп, әллә кайларга

алып китә ул җыр. Йолдыз чире йоктырып, артыгын кылана гына башламасын.

Таланты бар егетнең.

Концерт бетүгә, республика хокук органнары турында тапшыру башланды.

Соңгы көннәрдә бу даирә кешеләренә ачуы ташып тора Сабираның. Шуңа

тапшыруның һәр сүзенә бәйләнеп, сөйләгәннәренә ышанмыйча, игътибарсыз

гына тыңлап утыра иде, таныш исем-фамилияне ишетүгә, ялт экранга

күтәрелеп карады. Экранда – кайчандыр җанга бик якын булган, төн йокыларын

качырган Булат Ганиев иде. Еллар үз эзен тирән итеп салырга тырышса да, йөз

чалымнары бик таныш, сөйләү рәвеше, кул хәрәкәтләре дә нәкъ шул ук. Ул

Казандагы криминаль хәлләргә аңлатма бирде. Экраннан нәрсә сөйләгәннәрен

Сабира аңламады, аңларга да тырышмады. Ул бары Булат атлы кешенең

экрандагы сурәтеннән үзенең үткәннәрен эзли иде. Тапшыру озакка бармады.

Журналист Булат Ганиевның вазифасы һәм эш урынын кабатлап әйтте дә

икенче темага күчте.

Булат, Булат... Менә нинди икәнсең син хәзер. Озак еллар бу исемне

очратырга мөмкин булган бөтен җирдән эзләп барса да, бүгенге көнгә кадәр

таба алганы булмады. Очратса да, берни дә эшләмәс иде. Бүгенге кебек:

«Менә нинди икәнсең син хәзер!» – дияр иде дә хәтеренең иң ерак, кадерле

истәлекләрне генә саклый торган урынына салып куяр иде. Казанга барса ничә

еллар, күзләре гел аны эзләде. Соңгы елларда гына бу «чир»дән арынып килә.

Югыйсә, Булат белән мәхәббәт тарихына нокта куючы Сабира үзе булды. Үзе

китте. Яратып китте. Нәкъ Равил Фәйзуллин әйткәнчә: «Туеп кем дә китә, ә

син яратып китеп кара...»

Тормыш тарафыннан яшьлегендә дә хисләр белән түгел, акыл белән яшәргә

мәҗбүр ителгән иде Сабира. Тормышы авыр булса да, горур иде. Аңа җебеп

төшәргә, мескенләнергә ярамый, үзе өчен ул һәрвакыт үзе хәл итәргә тиеш иде.

Сабира, сыерын савып, сөтләрне урнаштырып йөргәндә, Рәйханә килеп

керде. Ремонт хакындагы иртән башланган сүзне дәвам итеп, алга планнар

кордылар. Рәйханә: «Ихсан турында яңалык юкмы?» – дип сорашты. Аннары

чыгарга кузгалды. Тик үзе чыгып китми: нәрсә турындадыр әйтәсе киләме,

Сабираның нидер әйткәнен көтәме?

– Алмаз ни белән шөгыльләнә соң әле бу арада? Күзгә-башка күренми, –

дигән булды Сабира, сүзнең очын ялгар өчен генә.

– Сабира апа, мин синең янга киңәшкә кергән идем бит. Үз хәсрәтең дә

җитәрлек дип әйтергә кыенсынып торам. Алмаз бүген больницага шалтыраткан.

«Әтиеңнең янында карарга бер кеше дә юк. Әниең ике көн инде килеп күренми.

Ул бит үзе берни дә эшли алмый. Кем дә булса карарга килсен», – дигәннәр.

Улы дигәч, теге шакшыныкы дип уйлаганнардыр инде. Ә ул, дөрес булса,

авылда да юк икән. Монысын бакчада нянечка Гадилә апа әйтте.

– Гарип ир кирәк түгел инде аңа. Чыгып качкандыр алайса, тегендә дә,

монда да булмагач.

– Алмаз: «Әтине карарга үзем барам», ди. Иртәгә илтеп куярмын инде. Үзе

янына кермәсәм дә, врачлар белән дә сөйләшермен.

– Керсәң дә берни дә булмас. Ул синең законлы ирең ләбаса. Сездән башка

бер якын кешесе дә юк аның. Ярый әле ата-анасы бу хәсрәтләрне күрми,

мәрхүмнәр. Җаннары җәннәттә булсын инде.

– Әйе, оят өстенә кайгыны күтәрә алмаслар иде. Бигрәк тә әнкәй. Атласны

соңгы көнгә чаклы сабыйны яраткандай яратты бит ул.

Рәйханә, күңеленнән уй-юшкыннар бераз юыла төшкәндәй, җиңел адымнар

белән чыгып китте.

– Ярата, һаман өзелеп ярата. Ахыры хәерле генә бетсен, Ходаем.

ҖИДЕНЧЕ КӨН

Кичә Мидхәт, Казанга барып, Ихсан өчен адвокат сөйләшеп кайтты.

Казандагы дуслары тәкъдиме белән сайланган тәҗрибәле белгеч дүшәмбедән

эшкә керешергә тиеш. Мидхәт ике арада чәбәләнә. Монда уракка төшәр

вакыт җиткән. Эшлисе эшнең очы-кырые күренми. Соңгы көннәрдә юлдан

кайтып та кергәне юк. Юллар озын. Уйлар тагын да озын һәм буталчыграк.

Ә ул уйларының очына чыга алмый. «Бу дөньяда гаделлек бөтенләй дә

калмадымыни соң? Гаеплеләр тыныч кына рәхәт чигеп яши бирәләр,

гаепсезләр газап чигә; намуслыга тормыш итәр өчен җиде кат тир түгәргә

кирәк, намуссызларга, тагын да ныграк баер өчен, оятларын югалтып тору да

җитә. Үзеңне, якыннарыңны гаделсезлектән яклыйм дисәң дә, акчасыз булмый.

Гаделлекне акчага сатып алган кебек була. Бер логикага да сыймый бит бу!»

Сабира өй тирәсеннән читкә китә алмый. Телефон шалтыраса, тизрәк

трубкага ябыша: Камилләрдән хәбәр бармы, әллә Ихсан шалтыратыр җай

тапканмы?

Кичә Вахитны җирләделәр. Ялган аракы эчеп агуланган, диделәр. Төштән

соң эчеп кайтып яткан. Икенче көнне иртән әнисе: «Нишләп бу бала бер дә

селкенми дә йоклый соң?» – дип барып караса, суынып беткән булган инде.

Көннәр эссе. Мәетне озак тота торган түгел. Шул көнне үк җирләделәр. Авылда

ялган аракы сатучының кем икәнен дә беләләр, чара күрүче генә юк. Күрәсең,

кемнәргәдер файдалы.

Мәктәптә буяу эшләрен башладылар. Һаман баласы яхшы укыган ата-аналар

йөри. Кәринә кебекләргә синең мәктәбең ни дә... Шулай үтә көннәр.

Рәйханә – больницага барып кайтканнан бирле икенче кеше. Монда – хуҗалыгы,

ике баласы, тегендә – хыянәте белән бәгырьләрен телгәләгән булса да, бүгенге

көндә аның ярдәменә мохтаҗ ире. Кемнеңдер ярдәменә өметләнә торган түгел.

Атласка операцияне яңадан ясадылар. Кем дә булса янында булырга тиеш.

Яткан килеш кулы белән нидер эшли алса да, утырып та тора алмый, аякка

басу турында уйлыйсы да юк. Тулысынча кеше кулына карап ята.

Рәйханә, беренче тапкыр больница капкасыннан үткәндә, Атлас янына

керермен дигән ныклы карарга килмәгән иде әле. Дәвалаучы табибын күреп

сөйләшкәч, керәсе итте. Палата ишеген ачуга, койка белән тулы бүлмәнең

кайсы почмагында ире ятканын тиз генә абайлый алмый торды. Түрдәге койка

янында улы торып баскач кына, андагы авыруның Атлас икәненә төшенде.

Чәчләре яртылаш агарган, күзләре эчкә баткан, йөзе саргайган кеше аның

иреме? Гәүдәсенең күп өлеше марляга уралган. Әнисенең халәтен аңлап,

Алмаз әтисенең өстенә җәймә япты. Рәйханә якын килеп иренең күзләренә

карауга, җан газабы, рәнҗеш белән узган соңгы ел хәтердән югалып торгандай

булды. Ул койка янындагы урындыкка утырды, Атласның, бармакларын гына

калдырып, терсәгенә кадәр гипс белән катырып куелган кулын учларына алды.

Атлас хәлсез генә аның кулын кысты. Монда сүзләр артык иде.

Авылга кайтырга чыкканда, Рәйханә ни булса да ирен ташламаячагын ачык

белә, алга таба гарип ир белән тормышны ничек корырга дип уйлана иде инде.

 

СИГЕЗЕНЧЕ КӨН

Уракка төшкәнче яхшы гына бер яңгыр яуса иде дигән өметләр акланмады.

Кояш җәй башында ничек кыздырса, шулай кыздыра. Болында маллар

ашарлык яшеллек калмады. Үзләре ябыктылар. Алардан сөт өмет итү хәтта

оят кебек. Авыл халкының мал тотканы пошаманда. Утарга кайтып кергәч,

тегесен-бусын мал алдына салалар салуын, тик ел тәүлеге кулдан ашатырга

калса, мал тотуның ни файдасы кала соң? Атлас авариягә эләккәннән бирле

сөт җыюның да рәте китте. Алып киткәненә әле ачыган, әле майлылыгы түбән

дип юньләп түләмиләр. Сыер тоткан хуҗалыклар өчен әйбәт кенә бер ярдәм

иде – ул да бетте.

Мидхәт авыл хуҗалыгы идарәсеннән кәефе кырылып кайтып керде.

Ашлыкка куелган якынча бәяләрне белеп кайткан. «Комбайн яңарту турында

хыяллар быел да юл тузаны кебек җилгә оча икән болай булгач. Керем

чыгымнарны да капларга җитмәячәк», – дип ачынып уйланды ул. Эксплуатация

срогы күптән узган комбайннарны басуга чыгарлык итәр өчен күпме суммалар

кереп киткәнен үзе генә белә.

Ихсанның эшендә дә яңалыклар юк. Адвокат, килеп, әллә ни кыра алмыйча,

коры өметкә таяндырып китеп барды.

Ире кайтып керүгә, Сабира аның күзенә карый. Бүген дә өметләнеп төбәлгән

карашы җавапсыз калды. Димәк: «Сөенерлек бер сәбәп тә юк, сорашып

тормасаң да була», – дигән сүз инде бу.

Мидхәт тиз генә ашады да комбайнчылар янына ашыкты. Сабира өйдә тагын

үзе генә калды. Иптәшкә – балалары турындагы бетмәс-төкәнмәс уй. Камилләр

белән көн саен сөйләшеп торалар, шөкер. Интернетны күпме сүксәләр дә,

тормышны аннан башка күз алдына да китереп булмый хәзер. Аралашуны

никадәр җиңеләйтә. Элекке сыман атналар-айлар буе хат көтеп утырасы юк.

Ерак Көнчыгышта кич булганда, аларда көн. Сабира, килене белән сөйләшеп,

хәлләрен белде. Камил өйдә түгел. «Өйрәнүләр бара, Мәскәүдән зур кешеләр

көтәләр», – диде килене. «Хатынының тулгагы башланганда, өйдә генә булса

ярар иде, беренчесе бит, нишләргә дә белмәс», – дип борчылып куйды каенана.

Югыйсә, борчылырлык сәбәп тә юк. Мәликә – үзе шәфкать туташы.

Тирә-ягында күршеләре яхшы, диделәр Тик барыбер өтәләнергә кирәк бит. Нигә

шулкадәр тынгысыз була икән бу ана йөрәге?

Олы улы тормышыннан да, хезмәтеннән дә (тфү-тфү, күз тимәсен!) хәзергә

бик канәгать. Мәликә белән мәхәббәтләренә дә сокланып туймаслык. Коры

мәхәббәт кенә түгел, хөрмәткә, бер-берен аңлауга нигезләнгән мөнәсәбәтләр.

Үз тиңен тапты Камил. Тормышның бу ягы, мөгаен, иң мөһимедер. Халык

юкка гына тибешкәндә дә үз тиңең кирәк» димәгән инде. Хәер, ул гел шулай

булган. Яшьләрнең башына гына соңлабрак барып җитә. Ә Сабирага әнисе бу

турыда бик ныгытып сеңдергән иде. Булат белән дә... Йә Ходай! Теге көнне

экранда күргәннән бирле хәтернең әле бер, әле икенче почмагыннан килә дә

калкып чыга. Онытылып бетте дигәндә...

...Югыйсә, мәхәббәт күгендә бер генә караңгы болыт та юк иде кебек.

Булатның – юридик, Сабираның математика факультетында укулары

тәмамланып килә. Университет белән саубуллашыр вакыт якынлаша. Тик

алар бер-берсе белән саубуллашырга җыенмыйлар. Планнар инде күптән

корылган, матур киләчәк бергәләп юралган. Булатка әти-әнисе күптән инде эш

табып куйган. Кызыл дипломлы Сабираны да теләсә кайсы Казан мәктәбенә

бишкуллап алачаклар. Әнә шулай җиңел генә, алар теләгәнчә генә барып чыгар

кебек иде. Булат әти-әнисен сөйгәне белән таныштырды да инде. Башкаланың

эре генә предприятиесендә баш финансист булып эшләүче әнисенә Сабираның

киеме, үз-үзен тотышы, сөйләме артык гади, артык авылча тоелды. Әнисе

белән генә үскән кыз икәнен белгәч, бигрәк тә эче пошты Казан бичәсенең.

Тик улы алдында йөзенә чыгармады. Үзенең Казан кызы булуы белән чиксез

горурланучы Фәсәхәт ханым (әти-әнисенең Казанга өйләнешкәч кенә килеп

урнашканын, үлгәнче авыл белән элемтәләрне өзмичә яшәүләрен бик чәчелеп

сөйләргә яратмый иде ул) улына затлырак партия юраган иде. «Тагын бер авыл

гыйбадын кеше итәсе була икән», – дип уйлап куюдан башка берни дә әйтә

алмады әни кеше. Хәзергә әйтә алмады. Хәзергә!

«Авыл гыйбадының беренчесе» – аның ире. Бүгенге көндә аның шәһәр

прокуратурасында эшләвен Фәсәхәт ханым, һичшиксез, үзенең булдыклылыгы

аркасында дип уйлый. Җае килгән саен иренә «кем аркасында кеше булганын»

исенә төшереп торырга ярата. Җәүдәт әфәнде эшендә дәрәҗәлеләрдән санала.

Өйдә дә үзен хуҗа исәпли. Тыштан шулай күренә. Фәсәхәтнең һәрнәрсәне

ире исеме белән үзенчә эшләвен белсә дә, аның бу турыда уйлаганы да юк,

уйлыйсы да килми. Бу хәл, Җәүдәт әфәндене артык вак-төяк мәшәкатьләрдән

коткарганга күрә, икесенә дә кулай иде.

– Нәрсәсе ярамаган тагын? Акыллы кызга охшаган, югары белеме бар.

Бер-берсенә ярагач, тагын ни кирәк сиңа?

Улларының булачак кәләшенә карата хатыны белдергән фикергә каршы

җавап шундый булды. Җәүдәт әфәнде әйтәсен әйтте дә, хатынына арты белән

борылып, гырылдап йоклап та китте. Фәсәхәт кенә йоклый алмады.

Ә вакыйгалар берәүдән дә сорамыйча гына, Фәсәхәт теләгәнчә генә

борылды да куйды. Хәтта аның бер катнашы да булмады кебек.

Имтиханнар бетеп, күптән көтелгән җиңеллек, рәхәтлек килгән көннәр иде.

Бүген алар Казансу буена төшәргә тиеш. Булат аны тулай торактан килеп алачак.

Тик Булат ул көнне дә, икенче көнне дә күренмәде. Сабираның

билгесезлектән бәргәләнүен күреп, бүлмәдәше Римма егетне гаепләде, төрле

сәбәпләр юрады. Дустын «бу алдакчыдан» башын алып качарга үгетләде.

– Аңа нидер булган. сәбәбен аңлатып тормыйча, болай гына югала торган

кеше түгел Булат.

Үпкәсен җиңеп, гашыйк кыз Булатның өенә китте һәм кичен бүлмәсенә

шакшы су белән коендыргандай хурланып кайтып керде. Булатның әнисе аны

башта сәерсенеп каршы алса да, кызның егетне югалтып, борчылып килүен

белгәч, ситуацияне үзе теләгән якка оста гына борып җибәрде.

– Ун көнгә базага тренировкага китте бит Булат. Чыгарылыш кичәсенә генә

кайтачак. Сиңа әйтмәгән идемени? Күптән билгеле иде, югыйсә, барасылары.

Әйтүне кирәк тапмагандыр инде, – диде дә Фәсәхәт ханым авызын кыйшайтып

көлемсерәде. – Син, акыллым, Булатка өметләнеп йөрмә инде. Аңа пар түгел

икәнеңне болай да аңларлык.

Тавис кошына охшаган кыяфәтле бу ят хатын, бармагы саен алтын йөзекле

кулларын җәеп, затлы фатирга ымлады. Сүз шунда өзелде. Сабира,

атыла-бәрелә, урамга ташланды. Әйтүне кирәк тапмаган! Әле соңгы очрашкан

көнне дә сбор турында бер сүз дә булмады. Кыз сөйгәненең волейбол буенча

университетның җыелма командасында уйнаганын, еш кына берничә көнгә

шәһәр читендәге базага тренировка чыгып йөргәнен яхшы белә. Белә генә

түгел, Булат уйнаган ярышларны карап барырга тырыша, аның оста уенчы

булуы белән горурлана иде. Ә болай ...бер сүз дә әйтмичә... кирәк тапмыйча...

Шундый вакытта... Сабира аңа икесе өчен дә бик-бик мөһим сүзне әйтмәкче

иде бу очрашуда. Бу яңалык икесе өчен дә бик кыйммәтле булырга тиеш кебек

иде. Хәтта киләчәккә планнарны да үзгәртергә тиеш иде. Ә Булат, аңа әйтеп

торуны да кирәк тапмыйча, ун көнгә шәһәрдән китеп барган!

Сабира, үзен дөньяда иң бәхетсез кешегә санап, елый-елый бүлмәсенә

кайтып егылды. Ярый әле Римма чыгып киткән. Җанга тиеп, төпченеп торучы

юк. Булат та юк. Нишләргә дигән сорау һәм Сабира гына бар.

Казанның Сабира өчен яме бетте. Чыгарылыш кичәсенә кадәр әле бер атна.

Гомумән, кирәк микән аңа бу кичә? Сабира егеткә үпкә тулы хат язып салды

да авылга кайтып китте. Чыгарылыш кичәсе узгач, килеп дипломын алды,

тулай торактагы урынын тапшырды. Казан белән алыш-бирешне бетерде,

балтасы суга төшкән кешедәй башын иеп, барлы-юклы киемнәре белән

китаплар тутырылган иске чемоданын сөйрәп, елга портына төште. Билет

алып, теплоходка кереп утырды.

– Нигә бик моңсу утыра әле бу чибәр кыз? Әллә Казаннан аерыласы килми инде.

Уйга батып, үзеннән алдагы рәттә генә кайтучы күрше авыл егете Мидхәтне

дә күрмәгән икән. Мидхәт авыл хуҗалыгы институтында укый. Каникулга

кайтканда-киткәндә еш кына юллары бергә туры килә. Әйбәт егет ул Мидхәт.

Элегрәк, җәйге каникул вакытларында Сабираларның авылына дискотекага

килгәч, аны озатып та куйганы бар. Болай, дусларча гына. Мидхәт аның

Казанда йөргән егете барлыгын белә. Кыз ошаса да, сагызланып, үз дәрәҗәсен

төшерми.

– Ә, Мидхәт, сәлам! Күрми дә торам. Син дә Казан белән саубуллашып

кайтасыңдыр инде?

– Әйе, диплом кулда. Үтте дә китте биш ел. Көне-көне белән качасы килә

иде бу Казаннан, хәзер әллә ничек, үземә дә ямансу кебек әле.

– Ә эшкә кайда билгеләделәр соң? – диде Сабира, Казан темасына әйләнеп

кайтасы килмичә.

– Үзебезнең авылга инде. Мин бит колхоз стипендиаты. Ә син Казанда

каласыңдыр инде?

Авырткан җиренә тиде бу сорау. Сабира, сер бирәсе килмичә:

– Мин кая теләсәм, шунда китә алам. Кызыл диплом.

Мидхәт Сабира янындагы буш урынга күчеп утырды.

– Дипломым кызыл дип кенә Казан егетен ташлап китмисеңдер инде.

Туйлар кайчан була?

– Булмый! – диде кыз. – Туйлар билгесез срокка кичектерелә!

Ул көнне Мидхәт Сабиралар авылына дискотекага килде. Икенче көнне

дә. Өченче көнне дә. Әллә ни дә сөйләшмәделәр бугай. Һаман да шул Казан

тирәсендә әйләнде сүзләре. Атна-ун көннән Мидхәт үзенә хас турылыгы белән

әйтеп куйды:

– Сабира, аңлавымча, синең Казан егете белән аралар өзелгән. Шулаймы?

Сабира сүзсез генә башын селкеде.

– Сабира, син миңа күптәннән ошыйсың. Егетең булганга күрә, моңарчы

әйтми йөрдем. Әгәр мин нәрсәгәдер өметләнә алам икән, әйдә очрашуларны

дәвам итик. Бүген үк димим, тора-бара, бәлки син дә мине ошатырсың.

Сабира эндәшмәде. Мидхәт моны уңайга юрап, килеп йөрүен белде.

Иң авыр көннәрендә артыгын бәйләнмичә, аның күңелен ачып, башка

бәйләнчекләрдән аралап, егет әкренләп кыз күңелендә үз урынын яулый

бара иде. Тик үткәннәрне генә онытып булмый. Оныттырмас җепләр белән

бәйләнгән иде Сабира Казанга. Бу турыда иртәме-соңмы Мидхәт тә белергә

тиеш. Егетне билгесезлектә өметләндереп йөртмәскә кирәк. Сабира бер кичне,

тәвәккәлләп, Мидхәт белән сөйләшергә булды.

– Мидхәт, син бик әйбәт егет. Ышанычлы дус. Шуңа да мин синең белән

ачыктан-ачык сөйләшергә телим. Син уйлаганнан катлаулырак минем хәлләр.

Очрашуларны дәвам итәбез дисәк, син моны белергә тиеш. Алга таба нишләсен

үзең хәл итәрсең. Бәлки инде болай да аңлагансыңдыр.

Мидхәт кызның иңнәреннән тотып, озак кына күзләренә карап торды.

– Булган идемени хәлләр?

Сабира эндәшмәде.

– Күпме?

– Ике ай була.

Мидхәт кызны җибәрде. Мотоциклына барып сөялде, читтән урап килде,

тагын утырды. Чәчләрен аралап, чигәләрен уды. Сабирага моны карап

тору авыр иде. Сүзсезлек озакка сузылган кебек тоелды. Мондый вакытта

эндәшүнең мәгънәсезлек икәнлеген аңлап, кыз китәргә кузгалды. Үзе генә

калып уйласын. Соңыннан үкенерлек булмасын.

– Тукта!

Егет, аны үзенә таба борып, йомшак кына итеп күкрәгенә кысты. Икесенең дә

йөрәге дулап тибә. Күкрәк читлекләрен каерып чыгып очарлар кебек. Моңарчы

кочаклашулар булыштырса да, болай түгел иде бит. Әллә нәрсә үзгәрде.

– Ашыкма! Китәргә ашыкма әле.

Икенче көнне Мидхәт кыз сорарга әтисе белән әнисен алып килде.

...Сабира хатирәләргә чумып шактый утырды. Өч дистә ел элек булган

хәлләр аны хәзер ул кадәр бик дулкынландырмый икән инде. Вакыт барысын

да үзе дигәнчә урнаштырып куйган. Кайчандыр мәңге гафу ителмәслек тоелган

нәрсәләр бүгенге проблемасы белән чагыштырганда бөтенләй чүп кебек кенә,

бала-чага капризы гына икән. Хатын тормышыннан канәгать, бик канәгать иде

әле, бу каза килеп чыкканчы.

Казан, Казан... Аларның саф хисләренә шаһит Казан урамнары һаман да

шулдыр. Алар гына күптән икенче кешеләр... Булат хәзер әнә кем икән! Яхшы

гына карьера ясаган. Шулай буласына Сабираның шиге юк иде. Егет үзе дә

булган, әти-әнисенең мөмкинлекләре дә ярыйсы. Димәк, Булат – Казанда. Ничә

ел офыктан югалып торганнан соң. Шулвакыт Сабираның зиһенендә, күк капусы

ачылгандай, бер якты уй сызылып үтте: «Менә кем коткара ала Ихсанны!»

– Мин, укулар башланганчы, Казанга барып, Сәгыйдә апаның хәлен белеп

кайтыйм әле. Әбәткә кайткач, кош-кортка тугым салсаң, калганын Рәйханә

карар. Сөйләштем. Мин озак тормам, бер-ике көннән әйләнеп кайтырмын, –

диде Сабира иренә кичен.

– Ярар, барып кайт. Ике көнгә генә түзәрмен. Механикның Казанга запчасть

алырга барасы бар иде, иртәгә шуның белән җибәрермен. Кайтканда үзең

карарсың инде.

Мидхәтнең бик күп яхшы якларының берсе – хатынының иреген тыймавы.

Сабира гомер буе барасы җиренә барды, теләгән эшен эшләде. Бәлки,

хатынының уйламыйча бернигә тотынмасына, чама хисен югалтмасына нык

ышанганга шулай иткәндер. Бу юлы да иренең ризалыгы белән чыгып китте.

Тик гомерендә беренче тапкыр сәфәренең чын максатын әйтмәде. Максаты

– Булат белән ничек тә очрашу, аның ярдәме белән Ихсанны мөмкин кадәр

тизрәк таш капчыктан чыгару иде...

ТУГЫЗЫНЧЫ КӨН

Булатның кабинет ишек төбендә кабул итүне көтеп торучылар шактый күп, ә Сабираның түрәләр ишек төбен саклау буенча тәҗрибәсе әллә ни түгел. Шулай да әдәп саклап, чират көтеп утырсаң, бүген эләгә алмаячагың көн кебек ачык. Ә аның эше ашыгыч, бик ашыгыч! Аның йөрәк парәсе кайчаннан бирле бер гаепсезгә ябылуда ята. Ана өчен баласына шундый чакта ярдәм итә алмаудан да зур газап бармы? Ул бүген теләсә кайсы принципларны атлап чыгачак!

– Зинһар, Булат Равилевичтан мине кабул итүен сорагыз. Исем-фамилиям шушында язылган. Үтенеп сорыйм.

Өлкән яшьтәге сәркатип хатын (ни гаҗәп, андыйлар да калган икән әле! Югыйсә, сәркатип диюгә, кыска итәкле, әнисе дә танымаслык итеп бизәнгән озын ботлы кызлар күз алдына килеп баса) Сабираның сүзләренә төшенеп бетмәсә дә, күзләреннән аның халәтен аңладымы, кабинет бушауга, кулына

 

Сабираның запискасын тотып, ишеккә юнәлде. Көтүнең һәр мизгеле сәгатькә тиң, диләр. Сәгать түгел, гасырга тиңдер ул.

Сәркатип, чыгып:

– Булат Равилевич Сезне көтә, – диюгә, мамык кебек йомшаган буыннарын тоймыйча, биек ишеккә юнәлде.

Булат аяк өсте иде. Сабира килеп керүгә, аңа каршы китте. Аннан, ярамаган эш өстендә тотылган кебек, кинәт кенә туктап калды. Сабираның ишек төбендә үк туктап:

– Рөхсәтме? – дип эндәшүе генә аны айнытып җибәргәндәй булды.

– Исәнме, Булат!

– Исәнме, Сабира! Бу чыннан да синме, күземә генә күренәсеңме?

– Мин бу, Булат, мин. Кабул итәргә, мине тыңларга риза булуыңа мең рәхмәт.

Яшьлектә сине яратып ялгышмаганмын икән. Сине вакыт та, кәнәфи дә үзгәртә алмаган. Һаман да шулай кешелекле икәнсең.

Бу сүзләр кычкырып әйтелдеме, күзләр генә сөйләштеме – исенә килгәндә, Булат аның кулларын учында тотып, әкрен генә сыйпый иде.

...Сабираның Ихсан турындагы кыйссасын Булат Ганиев булдыра алган кадәр игътибар белән тыңлады. Сабира сөйләп бетерде дә, Булаттан җавап көтеп, тынып калды.

– Сабира, бүгенгә планнарың ничек синең? Бүген Казанда буласыңдыр бит әле, – диде Булат, бөтенләй башка темага күчеп.

– Әйе, бер килгәч, Сәгыйдә апаның да хәлен белеп чыгам. Кунарга шунда туктармын, дип уйлаган идем. Сәгыйдә апа – минем туган апам, аны син дә белә идең. Исеңдәме?

– Оныттыра торган апамыни ул! Синең янга йөргән чакларда, вәгазьләрне аз тыңламадым мин аннан. Исәнмени әле ул? Яше байтактыр инде. Ул чакта ук өлкән яшьтә иде.

– Ул чакта үзебездән зуррак бөтен кеше безгә әби-бабай кебек иде бит. Хәзер үзебезнең генә бер дә картаясы килми.

– Әйе, күңел һаман унсигездә кебек. Әллә миңа гына шулаймы дисәм... Менә хәзер дә сиңа карыйм да күрешмәгән утыз ел булмаган да кебек, Сабира. Әллә чыннан да булмаганмы соң? Менә бит каршымда – син. Нәкъ яшь чактагы кебек. Хәтта матуррак та бугай. Икенче төрле матур.

– Ярар, оялтма инде, Булат. Авыл хатыны утыз ел буе ничек матур кала алсын инде.

– Ә сиңа оялу шундый килешә. Элек тә шулай иде... Алайса, без болай итәбез. Минем тәмамлыйсы эшләрем бар. Син Сәгыйдә апаның хәлен белә тор. Сине хәзер анда илтеп куярлар. Мин дә эшләремне бетерим. Сөйләшүне кич дәвам итәрбез. Аңа кадәр мин кайберәүләргә шалтыратып та алырмын.

Булат торып басты. Мәһабәт гәүдәле ир-ат янында Сабира үзен кечкенә, яклауга мохтаҗ сабый итеп сизде. Шул ук вакытта аңа нигәдер рәхәт, бөтен проблемалары хәл ителгән сыман рәхәт иде.

Кич Булат Сәгыйдә апага күчтәнәчләр күтәреп килеп керде. Ә Сабирага ак чәчәк букеты сузды. «Онытмаган! Минем яраткан чәчәкләремне дә онытмаган!»

– Гөлкәем, болары сиңа!

Сабира ялт итеп Булатка күтәрелеп карады. Тәненнән ток узгандай булды. Ике уй арасында буталып, зиһене таркалды. Чигәсенә шаулап кан йөгерде. Аның бу халәтен Булат та сизеп алды бугай.

 

– Яшь чактагыча, «Гөлкәем!» дип эндәшкәнгә ачуланмыйсыңдыр бит? Кара әле бер генә тапкыр күзләремә туры итеп, бер генә тапкыр, Сабира!

– Булат, ул чакларны искә төшереп торма инде син. Беренчедән, буласы булган, гомер узган. Икенчедән, миндә күзгә-күз карашып утыру кайгысымыни?

– Гафу ит, Сабира, онытылып киткәнмен. Гафу, мең мәртәбә гафу! Ул вакытта безне ашыгыч кына җыеп алдылар да Саратовта студент командалары арасында узасы ярышка әзерләнергә, диделәр. Мин сине эзләп тулай торакка чаптым. Римма: «Туган апаларына китте», – диде. Записка язып, Риммага тоттырдым, онытмыйча тапшырырга куштым. Ә сбордан кайтуга, әни синең хатны бирде. Сүзләреңне акылым һич кабул итә алмады. Бер минутта сине мәңгегә онытырга кирәк дип уйлыйм, икенчесендә эзләп чыгып чабасым килә. Бүлмәдәшең Римма:«Кияүгә чыкты ул, күрше авыл егетенә», – дип әйткәнче, шушы ике уй арасында өзгәләндем. Синең ни өчен болай эшләвеңнең сәбәбен аңлый алмадым. Сине хыянәттә гаепләдем. Тик күңелнең түрендә барыбер гаепсез булуыңа өмет үлмәде. Горурлыгымны җиңеп эзләп бармавыма күпме үкендем мин соңыннан. Римманың записканы сиңа бирмәве турында аерылышканда гына белдем. Аның белән тормыш барып чыкмаганына инангач, әни дә елый-елый әйтте: «Улым, синең бәхетсез булуыңда мин гаепле, зинһар, кичер. Ялгыштым мин. Әгәр очратсаң, Сабирадан да минем өчен гафу сора», – диде. Шул сөйләшүдән соң күп яшәмәде. Шуны сизгән булгандыр, ахры, үзе дә... Ә бу очрашуга мин бик шат, Сабира. Анам өчен гафу үтенә алган өчен генә түгел, сине күрә алганым өчен. Язмышның тагын бер кат синең күзләреңә карарга мөмкинлек биргәне өчен. Мин бу турыда гомер буе хыялландым. Ә үпкәләр күптән бетте инде алар. Үкенеч кенә калды. Ә улың...

Булат сүзеннән туктап калды. Башын түбән иде. Сабира өчен алда әйтелгән сүзләр шул мизгелдә бөтен әһәмиятен югалтты.

– Нәрсә, Булат? Әйт инде тизрәк, көттермә! Булып чыкмадымы әллә?

– Эшенең кыйммәте өч тиенлек кенә булса да, олы кешеләргә бәйле булып чыкты әле ул. Монда хикмәт җинаятьнең зурлыгы-кечкенәлегендә түгел, кайберәүләрнең минминлек чирендә.

– Ничек – чирендә?

– Сабира, син акыллы хатын бит. Уйлап кара! Сезнең Актаегыздагы зур абзыйның монда тагын да зуррак абзые бар. Эшләр катлаулана башлагач, хәлне Казандагы абзыйның да колагына салып куйганнар. Болай гына. Сүз арасында гына. Ничек әйтелсә дә, эшнең ахыры бу кечкенә «империя» файдасына булырга тиеш бит инде. Сезнең анда тыпырчынуларыгыз – мондагылар өчен чебен дулаган кебек кенә.

– Өметсез дип әйтмәкче буласыңмыни? Ә мин шулкадәр ышанып килгән идем сиңа.

Булат башын иде. Нәрсәдер әйтергә тели. Тик әйтә алмый иде бугай.

– Вакытсызрак, вакытсызрак чакка туры килде шул.

Бу сүзләр Сабира өчен әйтелмәгән иде. Булат үз-үзен нәрсәгәдер

ышандырырга тырышамы?

– Нәрсә турында әйтәсең, Булат? Нәрсәгә вакытсыз?

Ир-ат эндәшмәде. «Сезнең малаегызның эше өчен мин карьерам белән

түләячәкмен», – дип әйтсенмени!

– Булат, син миңа турысын әйт: эш нидә? Ихсанның гаепсез икәненә

ышандыра алдым шикелле бит инде сине.

– Гаепсез... Их, Сабира, белсәң иде син...

– Нәрсәдер эшләргә мөмкинме? Син булдыра аласыңмы?

– Булдыруын булдыра алам да...

– Эш нәрсәдә соң? Акчадамы?

– Акчада түгел.

– Алайса, синең үзеңдә?

Бу минутта Булатның кыяфәте бик мескен иде. Көндез генә үзе сокланган гайрәтле, горур бөркет кыяфәтендәге ирне Сабира хәзер шәбәргән тавыкка охшатты.

– Әгәр бу синең өчен уңайсыз эш булса, көчәнмә, турысын әйт – аңлармын, – диде Сабира. Аның тавышындагы боз салкынлыгы очрашудан туган җылы хисләрне мизгел эчендә юкка чыгарды. Алга таба сүз ялганмады. Булат, Ихсанның эшен уңай хәл итүгә бөтен көчен куячагына ышандырырга бик тырышып, тагын ниләрдер сөйләде. Сабира әдәп йөзеннән аны тыңлап утырды. Аннары ничектер кисәк кенә башына килгән сорауны биреп куйды:

– Булат, синең балаларың бармы?

– Юк, Сабира, Ходай миннән, нигәдер, кызганды ул бәхетне. Мәхәббәт булмаган җирдә булмаулары да хәерле булгандыр, бәлки. Риммага сиңа үч итеп кенә өйләндем бит мин. Дөресрәге, ул мине үзенә өйләндерде.

Салкын гына аерылыштылар. Булат үзенең визиткасын бирде. Сабираларның телефонын язып алды. Эш барышы турында хәбәр итеп торырга вәгъдә бирде.

– Исән бул, Сабира... Очрашырбыз әле.

– Хуш, Булат!

«Элекке мин яраткан Булат дип ялгышканмын икән. Ә балаң бар синең. Бер дигән улың бар. Тик син бу турыда беркайчан да белмәячәксең. Чөнки аңа мондый әти кирәкми».

 

 

УНЫНЧЫ КӨН

Кайтыр юлда күкне болыт сарганын күреп, Сабира сөенеп туймады. Юлы уңмаудан туган борчу да бераз арткарак күчкән кебек булды. Ниһаять, яңгыр килә! Их, рәхәтләндереп яусын иде бер, ашыкмый гына, сеңдереп кенә! Табигатьне баскан тузанны юып кына түгел, өметсезлек сарган җаннарны да сафландырып җибәрер иде. Шулкадәр кирәк бит бүген яңгыр! Дөньясы коргаксыды бит. Басулар яргаланып бетте. Шул ярыклар кочагында бер тамчы дым өмет итеп тә көтеп ала алмаган мескен ач башаклар... Озакка сузылган кызу көннәрдән соң яуган яңгыр, бик көтелгән булса да, дымы белән бергә проблемалар да алып килүчән. Хәере белән генә яусын иде инде.

Тик, кайта-кайта, сөенече куркуга күчте. Җил көчәйде. Хәтта машина булып машина каршы искән җилне сизә. Өермә тәрәзәгә җирдәге чүп-чарны, сынык агач ботакларын күтәреп китереп бәрә. Аннары ялтыр-йолтыр яшен яшьнәп, күк күкрәп коеп яварга тотынды. Боз катыш яңгыр машина тәрәзәсенә китереп сылый. Баш бармак тикле боз машина түбәсенә түгел, Сабираның башына бәрәдер кебек. Тоташ стена булып яуган яңгыр олы юлдагы хәрәкәтне туктатты. Чакрымнарга сузылган машина агымы катып калды.

Сабира авылга кайтып кергәндә, авылдан гарасат узган иде инде. Ялтырап кояш чыкты. Урамны иңләп яңгыр суы ага. Урам тулы сынган ботак, ауган агач, каерылган түбәләр, бакча ягына өелгән чүмәләләрдән таралган печән... Бакчадагы яшелчә, бәрәңге яфраклары боздан теткәләнеп беткән. Авыл кешесе миңгерәүләнгән кебек урамга сибелгән дә, ни булганын да аңламыйча, әле тегендә, әле монда йөгерә иде.

Ишегалдына килеп керүгә, беренче күзгә ташланган нәрсә тәгәрәшеп яткан үрдәк бәбкәләре булды. Кереп качарга өлгермәгәннәрдер инде бәләкәчләр. Аналары булса, җыйган булыр иде дә, инкубатор бәбкәләре иде шул. Бәрәңге бакчасында буразна аралары су белән тулган, бар яшеллек теткәләнеп туфрак белән буталган, теплица ишеге, каерылып, бакчаның икенче башына очкан иде.

– Нинди гөнаһларыбыз өчен бу җәзалар, әй Ходаем!

Өйгә, абзар-курага зыян килмәгән, Аллага шөкер! Сабира, ишекне ачып, өйгә керде. Мидхәт өйдә юк. Анысына бик гаҗәпләнмәде. Мондый көнне өйдә утырган булса, гаҗәп булыр иде.

Компьютерны кушты. Камилләрдән берәр хәбәр юк микән? Йә Раббым! Бар бит! Камил бүген төнлә уллары туганын, Мәликәнең дә, баланың да хәле яхшы булуын язган. Үзе белгән кадәр бөтен нечкәлекләре белән авырлыгын, буен, кайчан кычкырганын, күзенең төсе нинди булуын һәм тагын әллә нәрсәләр турында тезгән. Улының һәрбер сүзеннән әйтеп бетереп булмастай шатлыгы, сөенече ташыганы сизелә, күңеленең иң нечкә кылларына барып җитеп, яшь аралаш елмайта иде.

– Мидхәт белмәгәндер бит әле. Ничек хәбәр итәргә? Телефонына да җавап бирми.

Сабира,бер карарга килә алмыйча, ишекле-түрле йөргәндә, Рәйханә килеп керде. Гарасат ясаган хикмәтләрне сөйли башлаган иде, Сабира аны бүлдерде: – Әй Рәйханәкәем, буласы булган инде, аны хәзер берни дә эшләтеп булмый. Безнең сөенчебез бар бит, улыбыз туган. Бәхете-тәүфыйгы белән генә туган бала булсын берүк. Мул ризыгы белән, ныклы сәламәтлеге белән туган бала булсын. Яңгыр ява да китә ул, Рәйханә, ватыкны төзәтерләр, ауганны торгызырлар. Әтиләре белми бит әле, ничек сөенче алырга белми торам менә.

Телефонын алмый.

Рәйханәгә сүз әйтергә дә ирек куймыйча, шатлыгыннан нишләргә дә

белмәгән Сабира тагын телефонына барып ябышты.

– Сабира апа, ул буа тирәсендә түгел микән? Ташу буаны алып киткән бит.

Әллә барып кына кайтасыңмы? – диде күрше хатын, сәер генә.

– Буа киткән? Соң буа киткәч, түбән басулар нишләде икән соң? Мидхәтнең

бөтен өмете шул басуларда иде бит.

– Белмим инде, Сабира апа, үзем барып күрмәдем. Алмаз гына әйтте.

Механизаторлар су гүләгәнен ишетеп шунда йөгерделәр, диде. Шуңа әйтәм инде, Мидхәт абый да шундадыр дип.

Сабира ялт итеп Рәйханәгә күтәрелеп карады. Анысы карашын читкә алды. – Нәрсә булды? Әйт дөресен!

– Берни дә белмим, Сабира апа. Сиңа мондый вакытта Мидхәт абый янында

булуың хәерлерәк булмасмы дип әйтүем.

Сабира чыгып чапты. Рәйханә – аның артыннан. Урамга чыгуга, чыннан

да, ерылган буаның гүләве аермачык ишетелә иде. Алар гына түгел, бу шомлы тавышны ишеткән олысы-кечесе буага таба йөгерә.

Сабира белән Рәйханә буа янына килеп җиткәндә, алданрак килүчеләр яр буенда туктап калганнар иде. Яр астында, ике якка җәелеп киткән уйсу болынлыкларда юылып төшкән иген сабаклары белән катыш пычрак су кайнап утыра. Буа тирәсендәге басулар су белән юылган. Табигать афәте алдында иген тамырлары көчсез булып, басу тоташ ерганакны хасил иткән.

Мидхәтне коры елларда уңышы белән авыр хәлдән азмы-күпме коткарган Түбән басулар танырлык түгел. Дамбаның ишелгән җире бераз эчтәрәк, каршы яктагы басуга таба, бетон белән ныгытылмаган ягында иде. Дамба өстеннән су ага. Кешеләр анда керми. Ерактан гына аргы якта нинди мәхшәр булуын гөманлап сөйләнәләр.

– Мидхәт абыегыз кайда икән? Күрмәдегезме?

Биленә тиңле балчык чәчрәп пычранган Сабирага башта ни дип тә җавап бирергә белми тордылар. Аннары берсе:

– Ә-ә-нә тегендә кереп китте, – дип, су белән көрәшә-көрәшә, буа ерылган җиргә баручы кешене күрсәтте.

– Кермә дип карадык, тыңламады. Су ярны юа бара бит. Төшеп китеп харап кына булмаса ярар иде, – диде икенчесе.

– Нигә керә инде ул анда? Кереп кенә нәрсәнедер үзгәртә торганмыни!

Хатын аягындагы чүәген салып ташлады, итәкләрен бераз күтәрә төшеп, ераклаша баручы Мидхәт артыннан суга кереп китте.

– Сабира апа, син нишлисең, икәүләп бетәсез бит, – дип өзгәләнүче күршесенең сүзләрен су гүләве каядыр алып китеп барды. Дамба өстендәге су тирән түгел, шулай да агымсуны ерып баруы авыр иде. Ул Мидхәтнең шушы минутта ниләр кичерүен беркем дә аңлый алмаганча аңлый. Бүген ире ел тәүлеге, юк, ел гына түгел, ничә еллар бөтен акыл көчен куеп, тир агызып тарткан хезмәтенең Алла алдында гына түгел, бәндә алдында да кадерсезләнә баруыннан, киләчәккә өметсезлектән гаҗизләнеп, төзәтеп булмаслык гамәл кылырга мөмкин. Соңгы вакытта Ихсан белән булган вакыйгалар, Ходай сынавы – корылык, кемнәндер ярдәм көтүнең мәгънәсе юклыгын аңлау – барысы бергә ир-егетнең җелеген суырган иде. Мидхәт үзен табигать тудырган упкын алдында түгел, тормыш упкыны алдында итеп хис итә, өметсезлек аны упкынга таба алып бара булыр. Ялгыш адымнан туктатса, аны бары гомер иткән хатыны гына туктата ала. Сабира берничә мизгел эчендә Мидхәт белән узган гомерен күз алдыннан уздырды. Бер шатлыкны ике итеп, борчу-хәсрәтләрне бергәләп күтәреп төзегән тормышлары челпәрәмә килергә тиеш түгел. Бирешергә иртәрәк. Аларның бит әби-бабай бәхетен татыйсылары бар. Дөнья бүгенге белән бетми, иртәгәсе көнгә өмет уятып, оныклары туган бит. Аларның дәвамы туган! Сабира хәле китеп туктый, суга тезләнә, тагын алга таба атлый. Тукталмаска гына кирәк, туктап калмаска! Тик көче бетеп бара шул. Сабира, суның шомлы гүләвен җиңәргә тырышып, бар көченә аваз салды:

– Мидхәт! Әтисе-е-е! Юк, бабасы-ы-ы! Оныгыбыз туган бит! Сөенче-е-е!

Ми-идхә-ә-әт, сөенче-е-е!

 

"КУ" 7, 2016

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: