Логотип Казан Утлары
Бәян

Ататуш (дәвамы)

Яз яз инде. Ул һәр җан иясенә, нинди хәл-әхвәлдә булуына да карамастан, рухи күтәренкелек, яшәү омтылышы, күңел көрлеге, балалы теләкләр, тагын әллә нинди ләззәтле хис вә тойгылар алып килә.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Һәр тарафта яз исе. Бернигә карамый яз үз хокукын даулый. Ул гүя Илеш ягындагы Имәнлек тавыннан гына кочагын җәеп шуып төшә дә, туктала-тыела алмыйча, акын толпардай чабып бара. Ә анда, дөрестән дә, күз күреме җитмәс басу-кыр киңлекләрендә, кояш нурлары эреткән кар суларыннан күлләвекләр дә хасил булырга өлгергән икән инде.

Ататуш учы белән кояшны каплады да, күзләрен төймәләндереп, шушы күркәм манзарага текәлеп бакты.

Яз яз инде. Ул һәр җан иясенә, нинди хәл-әхвәлдә булуына да карамастан, рухи күтәренкелек, яшәү омтылышы, күңел көрлеге, балалы теләкләр, тагын әллә нинди ләззәтле хис вә тойгылар алып килә. Әнә, Сәүбәннәрнең бүрекле әтәче дә тирә-якны яңгыратып, тавык-җанкайларына аваз салды:

– Ки-кри-и-и-кү-ү-ү-к!

– Яз – күңелләр хуш, ике кесә буш, – дип көлемсерәп куйды Ататуш.

Шунда кемдер йомшак кына кулына кагылгандай итте. Борылып караса, сәләмә киемле, башыннан аягына кадәр канатлы бет сарган сигез-тугыз яшьләрдәге бер кыз бала шәрә кулларын сузып басып тора иде.

– Абзыкаем, Аллаһ хакына ярдәм итсәнә, әбекәем ачтан үләргә ята, зинһарлар өчен, абзыкаем...

Кыз, үкси-үкси, җиң очы белән күз яшьләрен сыпырып төшерде дә янә дәвам итте:

– Әткәем сугышта һәлак булды, әнкәем казна урман эшендә агач астында калып үлде, хәзер менә әбекәем... Үзем өчен кайгырмаем мин, безгә мәктәптә чөгендер ашы ашаталар. Көн аралаш дежур да торабыз, ул көнне ашка өстәп, мичтә тәгәрәтеп пешерелгән кабыклы бер бәрәңге дә бирәләр. Анысын әбекәемә алып кайтам...

– Бер бәрәңгене икегә ярсаң, ике була бит ул, бәгырең майдан да йомшаграк икән, – диде Ататуш.

Мизгел эчендә күркәм яз манзарасын кара болыт каплады. Карап бакса, дөнья карасу-саргылт төстә икән ләбаса. Җир-су, күк-офык, йортлар, каралтыкура – барысы-барысы да, хәтта каршында кулын сузып басып торучы бичара теләнче баланың йөз-кыяфәте дә, шушы үләксәгә тартым төстә икән бит.

Фәкыйрьлек – сугыш-орыш кебек үк гомуми афәт ул, дигән бер акыл иясе. Хак. Һәм ул сугыш-орыштан аермалы буларак, дөньяны кешеләргә сиздерми генә, акрын-акрын гына үз кочагына ала, үз төсенә кертә.

– Син үзебезнең авылданмы, читтәнме? – дип белеште Ататуш. – Күземә чалынганың юк кебек...

– Мин Чыныктан, исемем Нәсимә, икенче класста укыйм, – диде кыз. – Авылыбыз моннан өч-дүрт чакрымда гына, безнең Баллы кәрәкә күлен бөтен тирә-як белә.

– Мин менә белми идем, – дип, җилкәләрен сикертеп куйды Ататуш. – Ни-нәрсәсе белән белекле ул Баллы кәрәкәгез?

Кызның ябык йөзеннән елмаюга охшаш дулкын йөгереп узды.

– Баллы кәрәкә турында түгел, аның яныннан башланган Байгыҗат атавы турында әйтәм мин, – диде. – Анда кызыл карагат мыж була, җыеп кына бетерерлек түгел.

– Ул Байгыҗат-кәрәкәләрең белән болай да буталулы башымны бутама инде син, бәгырь, – дип, Ататуш сул кулын селкеткәләп алды. – Лутчы шуны әйт, кем җибәрде сине минем янга?

– Түбән очтан бер бик тә мәрхәмәтле Нәнекәй исемле әбекәй, минем кан кардәшем, кеше хәленә керә торган фырантавик, буш итмәс , – диде.

– Ашаган бар, туйган юк, дигәндәй минем үземнең дә табыным такытокы гына, бәгырь, – дип, башын кашып торды Ататуш. – Хак, түтәкәемнең ышанычын да аклыйсы килә анысы...

– Соранып йөрүе дә бик авыр, абзыкай, – диде кыз, зурларча җитдилек белән. – Бөтен җирдә хәерчелек, хәлемә керүеңә дә рәхмәт, абзыкай, исәнимин яшә, Ходай рәхмәтеннән ташламасын.

Теләнче кыз көпшәк карны шыгырдатып, урыныннан кузгалды. Ататуш аны Кызыл Яр тыкрыгы аша басу капкасы борылышына җитеп, күздән югалганчы, карашы белән озатып калды.

Аннан үзенең яшәү мәгънәсенә мөнәсәбәтле ниндидер бик тә кыйммәтле илаһи сыйфатын югалтканын төшенеп алган иде булса кирәк. Нишләп мин шундый туң йөрәк соң, бу мескен балага булыша ала идем бит, өч-дүрт умачлы ашлык оным бар иде ләбаса дип, яшьләренә буыла-буыла, үзен-үзе битәрләргә кереште.

Шунда кирәгеннән артык тәшвишләнүдән күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте, зиһене чуалды.

Ататушка контузиясе баш иде инде. Бу юлы яңа ай вазифасы теләнче кыз белән бәйле иде. 

Ататуш нидер мыгырдана-мыгырдана, йомарланган йодрыклары белән үзен-үзе дөмбәсләп алды да атылып өенә керде, кабалана-кабалана, коралларын биштәренә тутырды, он янчыгын кесәсенә тыкты, агач мылтыгын иңенә салды һәм ажгырып урамга чыкты.

Күп тә үтми, Күҗәкә – Чынык юлы киңлекләренә сугыш чоры өндәмәләре таралды.

– За Родину, за Сталина!

Мылтык асып, кылыч тагып,

Дошманнарга каршы китте

Комсомолка Гөлсара...

* * *

Укудан кайткач, Хәдичә улы Сәүбәнне бәрәңге бакчасына алып чыкты. Кар әле эреп бетмәгән иде, шулай да туңы кайта башлаган икән. Көрәген кадап куйды да:

– Өстәрәк качып калган бәрәңгеләр бардыр әле бераз җыя алсак, әтәңнең эштән кайтуына кәлҗемә коймагы пешерер идем, улым, – дип, ниятен җиткерде, – бигрәк бетереште бит, умачлык та он калмады, орлык бәрәңгесенә ничек тә тимәскә иде...

– Монда лом кирәк, – диде Сәүбән, – алып килим әле.

Уң як күршеләре Әминә дә шул исәптә икән. Аның хәле тагын да мөшкелрәк, ире сугыш шәһиде, ике баласы белән тол калды. Өстәвенә, каенанасы урын өстендә. Әмма кайгыга бирешә торганнардан түгел, телгә бик маһир. Атына күрә камыты, сүзенә күрә калыбы, дип кенә җибәрә. Әле дә шаян-шуклыгын күрсәтеп, такмагын сиптерде:

Күкәлидән хат килгән,

Язга кайтырмын дигән.

Колхозчыларга әйтегез,

Ачка үтермәм дигән.

– Кайтсын иде инде тизрәк, тәмам коргаксыдык бит, – диде Хәдичә. – Иң өзек вакыт, үләннәр үсә башласа, бераз тын алыр идек, ичмасам, кычытканы-юасы дигәндәй...

– Бушны бушка аудара-аудара көтеп ятасы түгел, күршекәем, – диде Әминә бәбәген бәгырәйтеп. – Аның үзе авызга керәм дип торганнары бар, тәмләп йотасы гына...

– Уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш, ди.

– Җә, хуш, инде тыңла, – диде Әминә җитди кыяфәттә, – карап кайттым. Үр басуыбыз Татыш тарлавы инде кардан арынган, анда бодай бик уңган иде. Башкалар җитешкәләгәнче авыз ачып калмыйк, дим.

– Күреп торасың, Әминә, корсагым борыныма җитеп килә, Татыш тарлавы җәһәннәм аръягында бит ул. Мин анда барып җитә алмам...

– Улың Сәүбән барыр, мин дә Әхмәтемне алып барам.

– Ярар алайса, бигрәк тә Вәсим өчен кайгырам мин, ачлыкны бик авыр кичерә мескенем.

– Кайгырма, бодай боткасы шәһвәтне тиз кайтара ул, – диде Әминә  уены-чыны белән. – Анысы инде, малайкай, безнең кебек тол хатыннарга тәтеми, безгә шул төнне мендәр юешләп чыгарга гына кала.

Татыш тарлавы өметне аклады. Хәтта басу читендә аунап яткан көлтәләргә дә тап булдылар. Ике-өч көндә җәйгә җитәрлек бөртек тупладылар. Ашау-эчү ягыннан, шөкер, кайгылары бетте.

Хәдичә икенче көнне бармагын чөеп кенә, Вәсимне үзе янына чакырып алды да мич башына ым какты.

Мич башы бодай башаклары белән чөмәкәй иде. Симез каз муеныдай майлы, Идел эчендә генә үсүче кара бөрлегән тәлгәшләредәй эре башаклар. Бөртекләре, гүя ахак төймәләр, тәрәзәдән сибелгән кояш нурлары кочагында җем-җем җемелдәшәләр, авыздан сулар китереп, ымсындырып торалар.

– Менә, улың Сәүбән җыеп кайтты, – диде үтә бер горурлык белән. – Ярма яру синең өстә инде, җаным, ярма ташын да чистартып куйдым.

Вәсим кулын хатынының җилкәсенә салып уйланып торды да, көрсенеп әйтте:

– Фашистны җиңү, әнкәсе, ачлыкны җиңүдән күпкә җиңелрәк булган икән, – диде. – Сезне мин тәэмин итәргә тиеш тә бит...

– Ярар, ярар, кайгырма, – дип, Хәдичә учы белән иренең авызын каплады. – Ходайның рәхмәте киң, барысы да булыр, гомерләр алда әле, әнә, корсагымда тагын бер малаең, тизрәк әткәемне күрәсем килә, дип тибенеп ята, сыйпаштырып ал әле үзен, күңеле булсын.

Вәсим кулын хатынының итәк эченә шудырды.

– О-о, баһадирыбызга көч кергән икән инде, рәхмәт-рәхмәт, җанашым, сөендердең, – дип, фронтовик хатынын кочагына кертте.

Хикмәти Хода, тук нәфес сайлана бит ул. Моннан бер атна элек кенә ачлы-туклы көн күргән Вәсимнәр гаиләсен дә ботка ялкытты булса кирәк, беркөнне Хәдичә:

– Атасы, үзегезне тәбикмәк-кыстыбыйлар белән дә сыйлыйсы иде, ярма ташын онга да көйләп булмый микән, башыңны эшләтеп кара әле, – дип, иренә елмаюлы караш ташлады.

Вәсимнең дә кәефе шәп иде.

– Есть, товарищ командир, – дип, учын чигәсенә куйды. – Боеру – сездән, үтәмәк – бездән!

Чынында да кичен Хәдичә өстәлгә булары чыгып торган зур табак китереп утыртты.

Умач,

Аш булыр угач,

Карыныңа кереп тулгач!

– Тотыгыз кашыкларыгызны, иртәгә, Аллаһы боерса, камыр ризыгы пешерермен.

– Ярый безгә – майлы күзгә, әйрән каткан шулпа-умач, – дип, Сәүбән дә әнисенең шатлыгын тулыландырды. – Шулай бит, әткәй!

Бу бәхетле көннең соңгы күрекле авазы булган икән. Икенче көнне иртә белән әнисе йорт-җир эшләрен бетереп кергәндә дә, Сәүбән урын өстендә ята иде әле.  –

Йокы чүлмәге, мәктәбеңә соңарасың бит, тор, – дип, Хәдичә аның юрганын ачкандай итте.

Сәүбән, мине кем бимазалый дигәндәй, нурсыз күзләрен киереп бер ачты да: – Әнкәй, бөтен авыз эчем, тамагым яна. – диде. – Салкын су биреп кара әле...

Ләкин бу януны кое суы да басмады. Кискә дә кискә, ул да кискә. Аратирә ыңгырашып куюы гына аның исән икәненә ишарә итә иде. Х

әдичә берара ифрат халәтендә нишләргә белмичә тораташтай катып басып торды, аннан кинәт кенә аңына килеп, тастымалын юешләде, аны, бизгәк чире шулай авыр инде, түзәргә туры килә, дип сөйләнә-сөйләнә, ипләп кенә улының уттай янган маңгаена япты.

Шулвакыт ишек ачылды, ире кайткан икән. Аның да йөзе качкан, шартлардай булып кызарган.

– Вәсим, Сәүбәнне бизгәк тоткан бит, – дип, иренә карап бакты да лып итеп урындыкка чүкте.

– Әллә син дә...

– Ерунда, – диде Вәсим, – фронтовикка чуртым да булмый аңа, ә Сәүбәнне аякка бастырырбыз.

Ул көр күренергә тырышып, хәтта елмайгандай да итте. Ләкин бу елмаю аның йөзен ямьсезләп чалшайтты гына.

– Хәзер урын көйләп бирәм, ятып тор, – дип, Хәдичә ястык-мендәрләргә ябышты.

– Атлар кайткан вакытка син кәнүшнигә барып тор инде, – диде Вәсим, – иртәнгә ничек тә аякка басармын.

Кая ул басу, тәмам бөрешеп төште. Хәдичә аның иске тире кебек кибешкән иреннәрен кашык белән ерып, тамагына су тамызгалады. Авызыннан сасы ис аңкый, уртлары каз куыгыдай бүртенгән, яргаланган урыннарыннан кан да сытылып чыга. Йөзе көл төсле. Берзаман эчләре суырылып чыгардай булып косарга тотынды.

– Җаным, җайлабрак ят, – диде Хәдичә. – Аллаһы боерса, үзең әйтмешли, бизгәкне генә җиңәрсең, Сәүбән, әнә, рәтләнеп килә, ыңгырашмый хәзер.

Вәсим хатынына нуры качкан күзләрен мөлдерәтеп карап кына алды, сүз әйтергә көче юк иде, күрәсең.

Хәдичә көн буе ике арада әвәләнеп, кичкә таба үзе дә тәмам бетереште: башы әйләнә, күңеле болгана, тамагы шешеп чыкты, төкерек йотулары да авырлашты. Аннан, бераз хәл алыйм әле, булмаса, дип, ире янына менеп ятты...

Күршеләре Әминәләрдә дә шушы ук хәл иде.

* * *

Ататушның контузия мәрәкәсен чыныклылар театрда утыргандай, мөкиббән китеп тамаша кылдылар. Аннан соң да, тынычлангач та, үз иттеләр. Ул үзе дә бурычлы калмады, авылдагы барча тишек-тошык савытсабаны теләнче кыз Нәсимәнең әбисе исәбенә бөтәйтте, сәгатьләренә дә җан өрде.

Күршедәге Кенә Елга авылыннан килеп тә кодаладылар үзен. 

– Бесдә картуфлы кешеләр шактый, маясы әйбәт булыр, – диде ар карты. – Мин үсем дә мачтыр ием, картайдым, кулларым калтырый, үсең пеләсең, песнең эштә кул нык булырга тиеш.

– Кешегә онга кермәсәң дә, көлгә керерсең, диләр, – диде Ататуш. – иртәгә килермен, көтегез.

Иртәгәсен ул иртән иртүк эт өрүеннән уянып китте. Чинапмы-чиный, өзгәләнә бәгырь. Күзләрен уа-уа, ишегалдына чыкса, аңа солдат хатыдай өчпочмакланып торучы кыска колакларын шәлперәйтеп, Музгарка килеп сарылды. Ышкыныпмы-ышкына, гүя каядыр алып барырга тели.

– Монда кадәр килеп, мине эзләп тапкансың икән, әйдә, киттек, бәгырь, – диде Ататуш, – кичәдән бирле йөрәгем тыпырчына иде, юкка булмаган икән.

Музгарка туры авыл зираты тарафына теркелдәде. Ә анда... анда җиде яңа кабер тезелешеп киткән иде.

Ататуш каберләр каршына тезләнеп, догага оеды: «Валлаһе әгъләм биссәваб, дөньяң – фани, гомерең – мизгел, үзең – балчык, рухың – мизах...»

– Бәгырь, мин сине ятим итмәм, – диде, үзенә моңаеп карап торган маэмайның сыртыннан сыйпаштыргалый-сыйпаштыргалый. – Кузгалыйк булмаса, әнә анда, Имәнлек ягында болытлар да куерып килә, аек баштан явым-төшем астында калмыйк әле.

Кабарынкы көрпә болытлар бу юлы нишләптер Сөнне урап уздылар. Бу аларга мач кына иде. Әүвәл Сәүбәннәргә сугылдылар. Капкалары бәйдә, ишек-тәрәзәләренә аркылы-торкылы иске-москы такталар кадакланган. Ататуш үзенә кирәк әйберне лапас эчендәге каз оясыннан табып алды. Бу Сәүбәннең парашюты иде. Икенче капчыгын да көйләп бетергән булган икән инде, бәгырь.

– Бүгеннән мин яшь дустымның әманәтдары, – диде ул, Музгаркага карап. – Мин аның Җиңү көнендә каланчадан сикерү ниятен үземә әманәт итеп кабул итәм.

Маэмай, аңлагандай, койрыгын селеккәләп алды.

Кешеләргә күренмәскә тырышып, аулак җирләрдән генә мыштыммыштым гына атласа да, Ататушның планы барыбер барып чыкмады. Ул ялан борылышында бөкре Хәбил белән йөзгә-йөз очрашты, әйтерсең лә, махсус сагалап торган. Исәнләшү-хәл белешү юк, колагына кайнар тынын өрде. – Беләсеңме, фронтовик, бу афәт Гитлерның җинаяти үче бит, – диде. – Хак, ул үзенә тиешле җәзасын алды, әмма аның ышпионнары мыж. Шулар басу-кырларны зерәдән-зерә куркыныч агу белән агулыйлар икән. Хәзергесе баласы гына, алда булыр анасы...

– Туктале, ни...

– Бүлдерми генә тыңла, – дип, Хәбил аның касыгына төртте, – бәгъзеләр шушы критик вазгыятьтән усал ният белән файдаланып, ифрат та дошмани фаразлар тарата. Әнә, недобитый Илеш мулласы бу афәтне, мәчет манараларын кисеп аударган өчен Аллаһының каһәре, дип акыл сата икән.

– Нинди ышпион, бик беләсең килсә, үләт бу, – диде Ататуш.

– Нинди-нинди, менә син ул ышпион и точка! – дип, Хәбил кулын селтәп китеп барды.

Халык бу хастага бик тиз исем тапты – тамак чире. Рәсми медицинада исә септик ангина дип атала икән. Һәм ул күптән мәгълүм, дәвалау ысуллары эшләнгән чир икән. Ататуш бу хакта район гәҗитендә басылган мәкаләдән укып белде. Ач тамакка бизгәк булып ябышкан микроблар организмда өч-дүрт атнага кадәр тын гына посып яталар да, аннан искәртмәстән генә уянып, китереп тә бирәләр икән. Әлеге санда «Көн кадагы» рубрикасында табиб әңгәмәсе дә тәкъдим ителгән иде. Соңгы минутта гына аны райком вәкиле алып ташлатты. Вәкил бигрәк тә: «Без бу хастага әзер түгел идек. Әйе, басу-кырларга сак куйдылар, ләкин соңлап башкарылган әлеге гамәлнең файдасы янгыннан соң су сиптерү белән бер. Даруларга кытлык, шул сәбәпле сырхауларга ярдәм күрсәтә алмыйбыз, күз алдында җан бирәләр, – дигән өлешенә бәйләнде һәм әңгәмәгә тулаем «антисоветчина» тамгасын чәпәде.

* * *

Беркөнне Ататушны колхоз рәисе чулак Хафиз чакырып алды.

– Амбарда синең генә кулыңнан килә торган эшләр чыгып тора, – диде, – бүгеннән үк тотын.

– Тотынырга дисәң, миңа куш, – диде Ататуш, күзләрен уйнаткалап. – Әҗере ничек була бит әле. Вәйт тибә раз, Ибрай таз гына булмасмы?

– Авыл тулы тол хатын, ә син һаман мендәр кочып яшисең, – диде рәис, мут кына авызын ерып, – шунда берәрсен табарсың, менә шул булыр әҗер. Әмма дә ындыр табагы мөдире Мәэмүнәгә ымсынасы булма, урыс колагыңны кисәр, ха-ха-ха...

Рәис белеп сайрый икән, чыннан да, Мәэмүнәне күргәч, аның тавык йомыркасыдай шома бите, мыймылдык тулы гәүдәсе, күлмәген тишеп чыгардай күпергән мул имиләре, мәмрәп пешкән бөрлегәндәй кабарынкы сусыл иреннәре игътибарсыз калдырмады, үзенә сиздерми генә күзсез ягы керфекләреннән үткәрде.

Мәэмүнә мондый «керфек үткәрүләр»гә күптәннән күнгән иде инде, иратларның селәгәй агызуыннан үзенә бер ләззәти тәм таба иде. Ататушның да кытыгын китереп алырга булды.

– Ирсез хатын дигәч тә нәфсеңне кузгатма, – диде, җилкәләрен уйнаткалап. – Сез, ирләр, барыгыз да бер калыптан.

– Хәлеңне аңлыйм, – диде Ататуш, – чәйнәргә ир булмау – кыз-хатын өчен үлем белән бер ул.

– Телең тоздан әче, дип сөйлиләр иде, хак икән, – диде Мәэмүнә. – Булды, аңлаштык, эшеңә тотын.

– Аягым күптәннән идәндә инде.

Эш дигәне ишек-тәрәзә, күгән, питлә, йозак ише әйберләр икән. Кайсы чергән, кайсы ватылган, кайсы сынган, кыскасы, тимер-томырга бәйле гамәлләр. Мөдир аны иң элек түр яктагы, башкалардан зурлыгы, күренешкыяфәте белән аерылып торган келәт янына алып килде.

– Иң мөһиме, ишек-тәрәзә, алыштырасын алыштырырга, төзәтәсен төзәтергә кирәк, йозагы да авыр ачыла башлады, – диде. Аннан соң бармагын тырпайтып: – Матри, яныңа кеше китерәсе булма, бу секретный объект, бу эшне фронтовик, илгәзәк кеше буларак кына, сиңа ышанып тапшырабыз, аң бул, – дип кисәтте. –

Дәрәҗәсенә күрә тәрәзәсе, – дип, борынын чөйде Ататуш.

Аңа Мәэмүнә белән сөйләшү, аның елмаюлы ясалма кырыслыгы, кашларын уйнаткалап, иреннәрен ялмаштырып алулары бик ошый иде. Ул үзенең ир-ат кавеменнән икәнен тоя башлады. Ни хикмәт, үзе дә сизмәстән егет чагында җырлап йөргән шахта көе хәтеренә килмәсенме? Шул ашкынулы моңлы көйгә сүзләре дә агылып чыкты.

Сөн буйлары бөдрә урман,

Агыйделләргә җиткән,

Күңелем яна, йөрәгем ярсый,

Бу нинди ташкын икән?

Калай белән тышланган келәт ишеге тышкы яктан калын тимердән җыелган рәшәткә белән дә ныгытылган иде. Йозагы да шуңа тиң сайланган. Эт башыдай олы богау йозак. Кыскасы, келәткә алай-болай гына борын төртмәле түгел. Ләкин ошбу күркәм корылма янында озак юанырга туры килмәде, янына Мәэмүнә килеп басты.

– Онытып җибәргәнмен, бүген бит таң тишегеннән хатыннарны Бишбүкән загатзернасына җибәрделәр, аларның кайтуына симәнә келәтен тәртипкә китерергә кирәк, шунда бар, – диде.

– Эш кушарга ясап куйган кебек икән син, командирлардан ким түгел, – диде Ататуш баштагы уенчаклыгы белән. – Әллә яучы җибәрергәме, дип исәп коруым...

Мәэмүнә аны тыңлап бетермәде, үз сүзен кыстырды:

– И хәчтерүш, яучы җибәрер өчен гайрәт кирәк бит аңа, – диде. – Ә синең турында гайрәтен Герман җирендә өздереп калдырган, дип сөйлиләр, һе-һе-һе...

– Минем бар байлыгым, бар гайрәтем үзем белән, – диде Ататуш, гәүдәсен турайтып. – Менә аякларым, менә кулларым...

Мәэмүнә бот чабып көлә-көлә:

– И мескен, хәрәм агасы, күп сөйләшкән ир булмас, ди, бар, эшеңдә бул, – дип, бу вәсвәсәле сүз көрәштерүгә нокта куйды.

Кояш баер алдыннан ындыр табагына бер җепкә теркәлгән ристаннар кебек тезелешеп, хатыннар кайтып төште. Килеш-килбәтләреннән күренеп тора, бармак белән төртсәң авар хәлгә җитеп арыганнар, йончыганнар, мескенкәйләр. Шулай булмыйча, ачлы-туклы килеш кар суын ера-ера, аркаңа пот ярым йөк асып, ун чакрым (баруы-кайтуы – егерме) юл үтеп кара әле.

Капчыкларында бодай симәнәсе икән. Мәэмүнә һәрберсенең йөген квитанцияләренә теркәлгәнчә граммына кадәр үлчәп-тикшереп кабул итә.

Кызганычка, унтугыз йөкченең берсендә биш йөз грамм ашлык ким чыкты. Бу Җәннәт исемле тол хатын иде. Мөдирнең Ататуш мәмрәп пешкән бөрлегәнгә охшаткан сусыл иреннәре чалшайды, чәчрәп чыгардай булып бәсәргән күзләреннән очкын чәчелде.

– Бирән, тыгындыңмыни, кабул итмим, – дип сөрән салды.

Җәннәтне мөдирнең дорфалыгы бик рәнҗетсә дә, кабынып китмәде, сүзен орылмыйча-бәрелмичә генә җиткерергә тырышты. Сәбәбе дә җитди иде шул.

– Аллам сакласын, өч баламны ятим итеп, ахирәтем-җан дустым Сәлимәбикә көненә төшәсем килеп тормый әле, – диде. – Бер кесә арыш өчен сигез елга утыртып куйдылар бит җанашымны. Хәзер әнә СакСок кебек үзе өтермәдә, улы белән кызы детдумда иза чигә. Безнең ише солдаткаларны этеш тә төртеш инде ул. Капчыгымны яңабаштан үлчә.

Ул капчыгын үлчәү табасына утыртты.

Пошаманга төшкән унтугыз бичара хатын вафат затның җәсәден урап алган җеназачылар кебек сүзсез генә түгәрәкләнеп басты. Тыннар кысылды, йөрәкләр суырылды, күзләр генә пәрәвезгә эләккән чарасыз бөҗәкләр шикелле әҗе-мөҗе килеп бәргәләнә иде.

Ни булыр?

Мәэмүнә дикъкать белән генә үлчәү ташын әкрен-әкрен әле уңга, әле сулга шуыштырды.

Ниһаять, күрсәткеч ук, берара дерелдәп алганнан соң, шым булып тукталып калды.

– Егерме өч кило да җиде йөз грамм, – диде Мәэмүнә, – барыбер өч йөз грамм җитми.

Хәл катлауланды. Җәннәтнең дә сабырлыгы сынды булса кирәк, үзен-үзе белештермичә калтыранулы иреннәре арасыннан йөрәк өзгеч тавыш белән:

– Тагын үлчә! – дип кычкырды. – Капчыкны ачканмы мин, юкмы, әнә, башкалардан белеш.

– Ачмады-ачмады, – дип шаулашты аяклы йөкчеләр.

Ататуш бу күңелсез тарткалашуны читтән генә күзәтеп тора иде, хатыннар шаулаша башлагач, тиз генә урыныннан купты да кулындагы төенчеген Мәэмүнәгә сузды.

– Бу бүген син биргән өч йөз грамм паек, шуны Җәннәт исәбенә теркә, – диде. – Эчмә солдаткаларның канын.

Матурлык күз өчен, холык күңел өчен, ди, шушы мизгелдә Мәэмүнә Ататуш алдында бөтен күркәмлеген, сөйкемлелеген җуйды, табак битле, арыш капчыгыдай ишелеп төшкән, кешегә нахак бәла эстәүче дуамал аздыкы көянтәсенә әйләнде.

Мәэмүнә иреннәрен кыйшайтып, ниндидер мыскыллы елмаю белән елмайгандай итте дә:

– Дивана, синең паёгыңны чәчеп, иген үстереп булмый, кысылма, нишләргә икәнен мин үзем беләм, – диде. – Бар, юлыңда бул.

Низаг ни кимәлдә тәмамлангадыр, анысы караңгы, ул эшкә килгәндә, кичәге йөкче хатыннар тезелешеп, Бишбүкән юлына төшеп баралар иде инде.

Беренче карашка җитеш вә күркәм булып күренсә дә, келәттә эшләр шактыйга җыелды. Җентекләбрәк карап бакса, ишек бер күгәндә генә асылынып тора икән. Астагысы төбеннән чатнап ярылып, гамәлдән чыккан.

Әүвәл шул күгәнне алыштырды, аннан ишек-тәрәзә рәшәткәләрен сүтеп алып, ныгытасын ныгытты, беркетәсен беркетте.

Богау йозакка кич-кырын гына чират җитте. Аңа да күптәннән кеше кулы тимәгән, күрәсең, тышына шактый калын саргылт-сары күгәрек утырган, кыршылган җирләре дә бар. Ә менә механизмы үзгәрешсез, һәр келтинкәсе менә мин, дип чатнап тора. Авыр ачылуының сәбәбе фәкать шул, әлеге дә баягы, кул тимәүдә. Йозак, майлап җибәрүгә, элеккечә үзенә генә хас корыч моңы чыгарып, ачыла-бикләнә башлады. 

– Дың-дың-дың...

Инде келәтнең эченә керсәң дә ярыйдыр.

Ишекне ачты да, ике күзе дүрт булып, баскан урынында катып калды. Нәкъ шигырьдәгечә:

Мең төрле уй, катты баш,

Нишләргә дә аптыраш;

Яртым яна, яртым туңа,

Яртым үлде яртылаш...

Уптым илаһи акбур белән буялган келәт эче бодай көшеленнән чөмәкәй иде. Тәрәзә уемыннан сузылган тонык яктылык кочагында көшел асылташтай җем-җем җемелди. Сайлап кына тутырылган эре, әле генә юып алгандай саф-чиста бөртекләр.

Илаһи кадыйр!

Халык гаиләсе-гаиләсе белән ачтан кырыла, солдаткалар җелекләре суырылганчы капчык асып, тәпи-тәпи симәнә ташый. Ә монда, кул сузымында гына, тонна-тонна бодай саклана.

Ататуш иелеп, учына бодай алды да, бер-ике бөртеген авызына капты.

Мәэмүнә күзәтеп торган икән.

– Сүкәлмә, глубинка бодае ул, – дип ысылдады.

– Авыл кабер казып өлгерә алмый, ә монда никадәр ашлык! – диде Ататуш. – Кәнсәләрдә ни уйлыйлар икән?

– Кәнсәләр-кәнсәләр, – дип, урта бармагын чигәсе тирәсендә әйләндергәләп алды мөдир, – әйтеп торалар сиңа, глубинка бодае дип, ягъни дә дәүләтнеке, аңа сүкәлергә беркемнең дә хакы юк.

– Фәрештәләрне хаким итсәң, аларга да мөгез чыга, ди, ә безнең түрәләр мөгезле булып ук туа, ахрысы, – диде Ататуш. – Кабат үсмәслек итеп сындырып ташларга ул мөгезләрне, чурту-матыр...

– Миңа контузияңне чыгарасы булма, – диде Мәэмүнә, – шуны бел, синең авызыңа йозак эленгән.

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев