Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Киләчәктән килгән малай (повесть)

Битне йомшак җил иркәли, күздән яшь ага. Тротуардан баруы кызык түгел, юлга чыктым. Автомобильләрне узуы тагын да рәхәтрәк. Алар бөкедә утыра, ә мин – араларыннан выж да выж! Кинәт дөньяның асты-өскә килде! Ничек болай килеп чыкты соң? Ни өчен бу хәлләр нәкъ менә минем белән булды?..

ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ПОВЕСТЬ 

«Көләргә җыенасызмы миннән?»

Ниндидер чит-ят бүлмәдә уянып киттем. Зур тимер караватта ятам. Баш астымда – алагаем зур мендәр. Өстемә шакмаклы одеял ябылган. Бөтен тәнем сызлый. «Аллага шөкер, исән калганмын!» дигән сөенечле уй баштан сызылып үтте. Шулаен шулай, ләкин кайда соң мин? Авыл өе бугай. Стеналар бүрәнәдән. Бүрәнә арасыннан мүк, сүс кисәкләре тырпаешкан. Уңда – иске шифоньер. Аның янында өч зур көзгеле, мин моңарчы күрмәгән ниндидер йорт җиһазы. Почмакта дүрт нәзек аяк өстендә борынгы, дүртпочмаклы телевизор акаеп утыра. Баш миемнең барлык шөрепләрен эшкә җигеп, кичәге хәлләрне искә төшерергә азапландым.

...Апрельнең соңгы көннәре. Шәһәр җәйгә әзерләнә. Асфальтта карлар эреп бетеп, газоннарда быелгы яшь үләннәр борын төрткән вакытлар иде бу.

Дәресләр бетүгә, безне директорга чакырдылар. Икенче каттагы имән ишек янына җыелыштык. Директор апа безне көтеп тора иде инде:

– 9нчы «б»мы?.. Әйдә, рәхим итегез...

Стена буйлап тезеп куелган затлы урындыкларга кысыла-кысыла утырыштык. Директор йомшак кәнәфиеннән торып, тәрәзә янына килде. Язгы табигатькә бераз карап торганнан соң, безгә борылды:

– Ни өчен чакыруымны чамалыйсызмы?.. – диде ул, күзлеген салып, пыяласын нәни чүпрәк кисәге белән сөртә-сөртә. – Юкмы?.. Уку елы ахырына якынлаша бит. Күп калмады. Тиздән имтиханнар... Аннары... Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик әле, киләчәктә кем булырга телисез?.. Нинди профессияне сайларга җыенасыз? Садриев, синнән башлыйкмы?

– Банкир! – диде тегесе шунда ук, уйлап та тормыйча.

Апабыз күзлеген элеп, өстәлдә яткан кәгазь кисәгенә күз ташлады:

– Өченче класста «космонавт булам» дигәнсең...

Көлешеп алдык.

– Вәлиев, син?
– Менеджер...

– Менеджер кем соң ул, Вәлиев?

– Улмы?.. Костюмнан гына йөрүче, акчаны күп эшләүче әфәнде! Тагын көлештек.

– Гатин?..

Бусы мин.

– Альберт?..

– Ә мин бу илдә калырга җыенмыйм! – дип ярып салдым мин, күземне дә йоммыйча. – Китәм! Германиягә! Йә Америкага!

Класс гөжләргә тотынды:

– Көтеп торалар, ди, сине анда!

– Мактанчык!

– Әйтмә дә...

Директор кулы белән генә ишарәләп, шау-шуны туктатты:

– Безнең илдә нәрсә ошамый инде сиңа, Альберт?..

– Минем кешечә яшисем килә! Байлыкта! Муллыкта! Бездә бит хәтта диңгез дә юк! Ә аларны карагыз... – Мин малайларга борылдым.

– Нәрсә кыланып утырган буласыз, үзегез дә чит илгә таю турында хыялланасыз бит!..

Никтер бусында миңа каршы дәшүче табылмады.

...Караваттан күтәрелә төшеп, күзләрем белән тирә-юньне айкыйм. Стенага чуар кызыл келәм эленгән. Икенче стенада – борынгы сәгать. Теле як-якка чайкала, келт-келт итеп йөрүе ишетелә. Бер якта – өч бәләкәй тәрәзә. Икенче якта – ике.  Алардан өй эченә сүрән яктылык сирпелгән. Әбиләрнеке төсле тәрәзә челтәрләре.  Яран гөлләр...

...Кичә тагын ниләр булды соң әле? Директордан чыккач нишләдек? Берни эшләмәдек – өйләргә таралыштык. Кайтуга компьютерны кабыздым. Шулчак ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Әни. Сәер, эштән болай иртә кайтмый иде ул.

– Мәктәбеңдә булдым... – диде әни тонык тавыш белән. – Чакырдылар...

Нәрсә инде тагын?! Мин, гөнаһсыз кыяфәт чыгарып, аңа текәлдем. Ул урындык алып, каршыма утырды да куллары белән башын ике яктан кысып тотты:

– Кемгә охшап шундый булдың син, ә?

– Сиңа...

– Ерма авызыңны! – Әни шапылдатып, өстәлгә китереп сукты.

– Ник телефонга төшердең Мәрьям апаңны?

Әһә! Имәндә икән чикләвек! Анысын да әләкләп өлгергәннәр икән!

– География укытучысынмы? Кулымнан өстерәп, почмакка бастырырга маташты. Мин генә түгел, Рафаэль белән Юныс та төшерде аны. Интернетка куябыз дип куркыткач кына туктады.

– Почмакка бастыру түгел, коридорга куып чыгарыр идем әле мин сезне! Тагын дәрестә рәсем ясап утыргансыңдыр.

– Балаларга тияргә ярамый! Законы бар!

– Ашханәдә поварларга кычкыргансың...

– Дежурлар поднос кына ташырга тиеш. Ә алар безгә өстәлләрне тигезләргә кушты!

– Кулыгыз өзелеп төшә идеме тигезләп куйсагыз?

– Вообще-то, мәктәптә балаларны эшләтергә ярамый, бик беләсең килсә! Законы бар аның!

– Законнарны яхшы беләсең инде син... Әй бала, бала! Нәрсә җитми сиңа, ә?! Атаң кайтсын әле менә!..

Ләкин мин әти кайтканны көтеп тормаска булдым. Ишек төбендә торган электросамокатымны эләктердем дә чыгып сыздым. Арттан әнинең «кич белән серьёзный сөйләшү булачак!» дип кычкыруы гына ишетелеп калды. Беләм мин ул «сөйләшү»нең ни икәнен. Башта әни миңа кычкырачак, аннары әти аны тынычландырачак. Аннан икәүләшеп, миңа үгет-нәсихәт укыячаклар. Ә мин «бүтән алай эшләмим» диячәкмен дә шуның белән вәссәлам! Миллион булды «серьёзный сөйләшү»ләр.

...И-и-их! Колак янымнан җил сызгыра, самокатның җиңелчә гүелдәве йөрәккә май булып ята. Үткән-сүткән кешеләрне аралап, зур тизлектә очам! Ачулы карашлар гына күземә чалынып кала. Йортлар, агачлар артка йөгерә. Битне йомшак җил иркәли, күздән яшь ага. Тротуардан баруы кызык түгел, юлга чыктым. Автомобильләрне узуы тагын да рәхәтрәк. Алар бөкедә утыра, ә мин – араларыннан выж да выж!

Кинәт дөньяның асты-өскә килде! Ничек болай килеп чыкты соң? Ни өчен бу хәлләр нәкъ менә минем белән булды?.. Бер мизгелгә генә светофорның кызыл уты, аннары уң яктан очып килүче мотоцикл күзгә чалынып калды. Бик каты бәрелүдән юл уртасына очтым! Көчле авырту. Аннары бушлык... Тынлык... Кояш сүнде... Бар дөнья караңгылыкка чумды...

...Ә шулай да, кайда ятам соң мин? Кемнең өендә? Самокат... Светофор... Мотоцикл... Берәр әби алып кайткан мәллә үзенә? Ә ни өчен больницага илтмәгәннәр? Берни аңлашылмый... Өйгә тәмле булып, коймак исе таралган. Кайдадыр икенче бүлмәдән радио тавышы ишетелә, диктор төгәл, матур тавыш белән сөйли: «...Сез «Социалистик Татарстан» газетасына күзәтү тыңладыгыз. Ә хәзер иртәнге концертыбызны башлыйбыз...»

Менә радио сөйләгән бүлмәдән савыт-саба шалтыраган тавыш ишетелде. Аннары... күземә күренәме дип торам... кулларын алъяпкычка сөртә-сөртә, ишектә әни күренде! Яныма килеп утырды.

– Уяндыңмы? – диде ул учын маңгаема куеп. – Төне буе саташып чыктың. Авыртамы аягың?.. Әй, бала, бала... Нәрсә җитми сиңа, ә? Ник мендегез ул иске ферманың түбәсенә? Ярый, егылып төшеп кенә котылгансыз, түбәсе өстегезгә ишелгән булса шунда?!

Нинди ферма? Нинди түбә? Нәрсә сөйли бу әни? Әни?.. Нишләп ул өстенә әллә нинди иске кофта кигән? Тырнаклары да буялмаган. Башында – яулык. Ул гомердә дә яулык бәйләми иде бит! Нәрсә соң бу?

Торып утырдым. Телефонымны эзлим. Юк бер җирдә дә.

– Әни, телефонымны күрмәдеңме? Ул миңа сәерсенеп карады. Кабат кулын маңгаема куйды.

– Һаман саташасың, ахры... Температураң юк шикелле үзе... Нинди телефон турында сөйлисең, улым? Аңкы-миңке күзләрем белән аңа төбәлдем:

– Ну... Минем телефон инде... «Айфон»... Самокатка менеп басканда, чалбар кесәсенә тыккан идем...

Әни аптырап, миңа карап торды да җайлап кына, кире урыныма яткызды:

– Уянып җитмәгәнсең бугай, ятып тор әле бераз! Хәзер, иртәнге нәрәдтән әтиең кайтып җитәр, бергәләп чәй эчәрбез, – диде ул ягымлы елмаеп һәм кабат теге, коймак исе килә торган бүлмәгә чыгып китте.

Тә-әк... Ниндидер «розыгрыш» бугай бу. Әти белән әни никтер мине больницага түгел, бирегә – чит-ят авылга алып килгәннәр. Сәер...

Шулчак шыгырдап, ишек ачылуы, әнинең «кайттыңмы?» дип дәшүе ишетелде. Әти тавышы. Менә алар мыдыр-мыдыр сөйләшергә керештеләр. «Ничек хәлләре, уяндымы?» «Уянды, саташа бугай, ниндидер телефон турында сөйли». «Ала-ай... Каты егылган, ахры, башына зыян килмәсә ярый...» «Духтырга күрсәтеп алырга кирәктер, әтисе...» «Шулай итик...»

Мин аяк-кулларымны юрган астыннан чыгардым. Исән-саулар. Хәтта җәрәхәт эзләре дә күренми. Ярар, болай ятып булмас. Киенергә кирәк. Ә кайда киемнәрем? Кайда «найк» дигән футболкам? «Адидас» дигән ыштаным кайда?

– Әни!

– Әү, балам? – әни теге бүлмәдән кычкырды.

– Кая минем киемнәрем?

– Шунда, урындык өстендә!

Урындык өстенә күз салдым. Анда тузып беткән иске кара трико белән бабайлар гына кия торган ак төстәге майка ята иде. Алар өстендә сүсәрә башлаган зәңгәр носки ауный. Точно көләргә җыена болар миннән! Инде киемнәремне үк яшереп куйганнар! Ярый, миңа соң... Бу иске авыл өендә иске киемнәрдән йөрсәң дә килешә торгандыр.

Торып киендем дә әти белән әни янына чыктым. Коймак исе килгән бүлмә кухня булып чыкты. Аның яртысын мин телевизордан гына күреп белгән алагаем зур мич биләп алган. Янәшәдә искерәк кенә газ плитәсе, анда чыжлап коймаклар пешә. Ирексездән төкерекләремне йотып куйдым. Уң якта тәлинкә, чынаяклар тутырылган ниндидер бәләкәй шкаф, бәләкәй генә өстәл, иске кызыл диван...

– Тордыңмы, егет?! – диде әти, аркамнан кагып. – Ну куркыттың син безне, ну куркыттың!

Әтигә күз салуга сискәнеп киттем – өстенә патша заманыннан калган сәләмә фуфайка кигән! Чалбары да әллә нинди зур, ямьсез, өстәвенә, машина маена буялып беткән. – Бар, юын, ник аптырап торасың? – Әти башы белән почмактагы юынгычка ымлады. Аякларымны өстерәп, әкрен генә шунда киттем. «Мойдодыр» мультфильмындагы төсле умывальник. Суы краннан акмый, бәләкәй рычагын өскә этәргә кирәк. Юынтык суы да үзе агып китми, астагы чиләккә җыела бара. Фуу... Сасы. Сакланып кына, учыма су җыйдым. Әннекәем! Боз кебек бит бу! Ничек биткә тидереп булсын моны!

– Ничава, ничава! – дип көлемсерәде әти, минем мескен кыяфәтне күреп. – Армиягә барасың бар! Күнегә тор! Анда су җылытучы булмас сиңа!

Коймак белән чәй эчәргә утырдык. Каш астыннан гына әти белән әнине күзәтәм. Йә, әйтегез инде тизрәк бу тамашаның хикмәтен! Чишегез серне! Күпме сузарга була? Дәшмиләр. Берни булмагандай, шапыр-шопыр чәй эчүләрен беләләр. Үзләре сүз башлармы, әллә мин ялынганны көтәрләрме? Ниһаять, әти тамагын кырып куйды:

– Совхозга ике яңа комбайн кайткан, әнисе. Берсен миңа бирәчәкләр.

Әнинең йөзе яктырып китте:

– И-и... Менә бит! Эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә! Күптән кирәк иде! Күпме чиләнергә була ул «Нива»ң белән! Әтинең үтә дә җитди кыяфәтен күреп, ирексездән, авызым ерылып китте:

– Си-ин?.. Комбайн йөртәсеңме? – дидем авыз тулы коймагымны чәйни-чәйни. – Ай-ти программист комбайн йөртәчәкме?.. «Беспилотник»лар урынына комбайннар кайтарганнар мәллә Иннополиска?

Никтер миңа кушылып көлүче булмады.

– Бусы ни дигән сүз инде тагын? – Әти кашларын җыерды. – Нәрсә җыен тузга язмаганны сөйләп утырасың! Әтиеңнең алдынгы комбайнчы булуы белән горурланасы урында... Булды! Түземлегем төкәнде! Минем сабырлыкның да чиге бар!

– Көләргә җыенасызмы миннән? – дидем мин, тавышымны күтәрә төшеп. – Көлегез, көл! Ярар... Мин гаепле... Самокатым да ватылгандыр... Мәктәптәге хәлләр өчен дә гафу үтенермен... Ләкин туктатыгыз, пажалыста, бу спектакльне! Һәм аңлатыгыз, без кайсы җәһәннәм тишегендә? Кайсы районда? Нинди караңгы авылда? Кемнең тараканлы өендә?

Әтинең кашлары бер күтәрелде, бер төште. Күзләре зур булып ачылды. Ул бар көченә кашыгы белән өстәлгә китереп сукты:

– Оятсыз! Бирермен мин сиңа тараканыңны! Синең башыңда ул тараканнар! Иртә таңнан кәефне бозмасаң! Көне буе теләсә кайда болганып йөрүегез җитмәгән, әле атаңа тавыш күтәрәсеңме?! Марш мәктәбеңә! Һәм туп-туры өйгә кайткан бул дәрестән соң!

– Көн саен кич чыгуыңны да туктат, улым, – диде әни йомшак тавыш белән. – Төн уртасына кадәр йөрисез, йокың туймый, әллә нинди самакатлар, тилифоннар белән саташып йөрисең аннары көне буе... Бар, формаңны ки дә элдерт мәктәбеңә! Соңга каласың... 

Ленин бабай туган көн 

Үземә дә кызык тоела башлады әлеге квест. Каршы дәшми генә уенны дәвам итәргә булдым. Бу тамашаның ахырын, аның хикмәтен бик тә беләсе килә иде. Урындык башында караңгы-зәңгәр төстәге костюм-чалбар эленеп тора. Шуларны алып кидем. Форма дигәннәре шушы икән. Джинсы кебек үк матур түгел, аның каравы бик уңайлы. Костюмының сул як җиңендә нимес полицайларыныкы төсле күннән ясалган эмблемасы бар. Кояш һәм ачылган китап сурәте. Әни җилкәмә ниндидер сәер сумка асты – почтальон Нәсимә апаныкы төсле. Баскыч төбендә кроссовки ише нәрсә эзлим, күренми.

– Ботинкаң кичә балчыкка буялып беткән иде, юып куйдым, – диде әни аптырап торуымны күреп, – бүген галош киеп бар инде... Галош?.. Миңа димәгәе... Ишек төбендә торган резин әбиләр галошын аягыма элеп, урамга атладым.

Шәһәрдә җәй иртә килә. Апрель ахырында асфальттан тузан оча башлый инде. Ә монда-а-а... Колеялы, тигезле-тигезсез пычрак юл. Юл читендә тар гына сукмак. Анысы коры. Йөреп була. Урыны-урыны белән бик нык баткак урыннары бар, андый җирләргә такта, таш кисәкләре салынган. Сикерә-сикерә, шул ташларга баса-баса, алга атладым.

Авыл күргәнем бар минем. Класс белән Болгарга, Зөя утравына барганда, авыллар аша узган идек. Ләкин бу ниндидер борынгы авыл бугай. Йортлар да искерәк монда. Коймалар да агачтан. Ә менә мәктәпләре ничава гына икән. Анысын эзләп табу авыр булмады – ике катлы таш бина әллә кайдан, ерактан балкып күренеп тора иде.

Ишек төбендә швабра тоткан апа утыра. «Тагын соңга калдың» дип шелтәләп алды ул усал карашы белән мине, аннары тугызынчы классның кайда икәнен әйтеп, физика кабинетына төртеп күрсәтте.

Каян таптылар икән 21 нче гасырда мондый ямьсез мәктәпне? Шыгырт-шыгырт килеп торган агач идәннәр. Ул идәннәрне, ачуым да бер килмәгәе, унынчы тапкыр буяганнардыр – буяулары катлам-катлам булып күпереп тора. Яшел төстәге агач ишекләр. Берсенә «Пионерлар бүлмәсе», икенчесенә «Профориентация кабинеты» дип язылган. Һе... Кызык... Тәрәзәләр дә пластиктан түгел, агачтан. Алары да муртаеп, кибеп беткән.

Мин чынлап та соңга калган булып чыктым. Дәрес башланган иде инде. Дистәләгән таныш түгел йөзләр миңа борылды. Такта янында кулына агачтан ясалган озын указка тотып, бер абый басып тора. Физика укытучысы дип аңладым. Ул сөйләвеннән туктап, елмаеп миңа текәлде:

– Гатин?..

– Исәнмесез... – дип мыгырдандым.

– Рекордны яңарттың, – диде укытучы абый, һаман да елмая төшеп.

– Моңарчы 10 минутка гына соңга кала идең, бүген 20 минутка тутырдың... Молодец! Гиннессның рекордлар китабына кертергә була үзеңне.

Колагыма пышылдаган тавышлар ишетелде:

– О-о-о, лётчик килгән!

– Ферма лётчигы!

– Парашютист диген...

Кемдер хихылдап куйды. Укытучы абыйның йөзе кинәт кырысланды:

– Утыр урыныңа, Гатин! Һәм бусы соңгысы булсын! Тагын бер соңга калсаң, мәктәпкә әти-әниең белән бергә килерсең!

Буш урын бер генә җирдә бар иде. Арткы парталарның берсендә, минеке төсле, ләкин бөгәрләнеп беткән форма кигән, тузган чәчле малай янәшәсендә. Соңрак сөйләшә башлагач, аның әле алдагы бер теше сынык икәнлеге дә беленде. Ике дә уйламый, шуның янына атладым.

– Привет!

– Сәлам, Альберт!

Дәрес бара. Укытучы абый ниндидер молекуляр-кинетик теория турында сөйли. Ә мин шаккатып, тирә-юньне күзәтәм. Бөтен нәрсә ят монда. Сынык тешле малай кем ул? Ник ул исемемне әйтеп исәнләште, ә мин аны бөтенләй белмим?.. Уң якта, борын астында нәзек төкләр күренә башлаган усал карашлы малай – анысы кем? Ә сул яктагы коңгырт чәчле, зәңгәр күзле кыз?.. Кемнәр болар? Кемнәр арасына килеп эләктем мин? Нигә монда тактаны укытучы абый түгел, күзлекле, озын буйлы малай сөртә? Акбурлы юеш чүпрәкне җирәнмичә кулына тота бит әле! Нигә интерактив такта юк? Кайда компьютерлар? Кайда слайд-проектор, кайда экран? Нигә парталар шундый кәмит бу класста? Дәрес алдыннан бөтенебез телефоннарны җыеп, укытучы өстәленә куя идек. Нигә өстәлдә телефоннар күренми? Кесәләрендәме? Сораулар... Сораулар... Очсыз-кырыйсыз сораулар... Җаваплар гына юк.

Тырышып-тырышып, логик фикерләргә, кабат бу хәлләр турында уйларга тотындым. Соңгы арада әти белән әнидән «кеше чыкмас моннан», «йөгәннән ычкынды», «бетәчәк бу бала» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Алар мине тәрбияләү өчен шушындый кәмит оештырмадылар микән? Алалар отпуск. Кайтып төшәләр бер караңгы авылга. Анда сөйләшеп куялар мәктәптәге укучылар, укытучылар белән... Давай, кеше ясагыз бу малайдан дип. Бүтән вариант башыма килми. Төш була алмый бит инде бу! ...Физикадан соң – биология, аннары алгебра, аннары татар әдәбияты керде. Миннән бер укытучы да өй эшен сорамады. Үзем дә артык сүз сөйләмичә, артык хәрәкәтләр ясамыйча гына вакыйгаларны күзәттем.

Җайлап кына, укучылар белән танышам. Әлбәттә, берсеннән дә «син кем» дип сорамыйм. Әгәр бу уен чынлап та алдан язылган сценарий буенча бара икән, мин бит инде биредә чит кеше түгел. Без – бер-беребезне күптән белә торган классташлар булып чыгабыз. Һе... Кызык... Башың җитмәс бу хәлләргә...

Сынык тешле малай Идрис исемле икән. Кайчандыр хоккей шайбасы эләккән бичараның тешенә. Күзлекле малай – Дамир. Отличник анысы. Ә теге зәңгәр күзле матур кыз – Гөлия. Класс башлыгы Айсылу исемле. Аны никтер «комсомол секретаре» дип йөртәләр. Усал карашлы малай – Марат. Анысы да ниндидер командир, ди. Нишләп ике командир бу класста? Шайтан белсен...

Идрис дигәннән, бу тамашада ул минем якын дустым ролендә, ахры – гел янымда бөтерелә. Тәнәфес саен «әйдә, штанга күтәрәбез» дип, спортзалга чакыра. Өеннән алып килгән, май ягылган, өстенә писүк сибелгән ипиенең яртысын сындырып, миңа сузып маташа. Тапкан ашар нәрсә...

Менә дәресләр бетте. Гардеробка ашыктым. Әмма Идрис җиңемнән эләктереп алды:

– Качарга җыенасыңмы? Тагын эләгәчәк бит үзеңә!

– Качмыйм... Өйгә кайтам.

– Нинди өйгә? 22 апрель бит бүген! Оныттыңмы әллә?

– Ну... 22 апрель... Шуннан нәрсә?

– Соң! – Идриснең күзләре очкынланып китте. – Ленин бабай туган көн!

– Бабаеңны туган көне белән котлыйм! Миннән дә сәлам әйт үзенә! – дидем чын күңелемнән. – Ләкин әти туры өйгә кайтырга кушты...

– Ярар, юләр сатма, – диде Идрис, авызын ерып, – әйдә, актлар залына! Анда өченчеләрне пионерга алалар бүген!

Ленин бабай... Пионер... Әйе, әйе... Ишеткәнем бар бу сүзләрне. Әти кайчандыр пионер булган минем. Әни дә. Әби-бабайларның утыннарын ярып йөрүләре, тимер-томыр, макулатура җыюлары турында сөйлиләр иде. Кызык булып китте. Идрис артыннан иярдем. 

Актлар залына керүгә егылып китә яздым! Менә тамаша-а-а... Зал тулы муеннарына кызыл галстук бәйләгән укучылар. Үзләре ак күлмәкләрдән. Аклы-кызыллы төсләрдән күзләр камаша хәтта. Без Идрис белән арткы рәттәге урыннарның берсенә кереп чумдык.

Шундый ук кызыл галстуклы, әмма озын буйлы, минем яшьләрдәге бер кыз сәхнәгә күтәрелүгә гөжләп торган зал тынып калды. Аның артыннан кулына быргы тоткан бер малай, шулай ук култык астына барабан кыстырган тагын берсе күтәрелде. Галстуклы кыз команда бирде:

– Дружина! Встать! Равняйсь! Смирно! Дружина байрагын каршы алырга әзерләнегез!

Барабан бәрә, быргы кычкырта башлады, без исә аягүрә басып, байрак йөртүчеләрне каршы алдык.

– Вольно...

Дөбер-шатор утырышып кына беткән идек, янә галстуклы кызның боерыгы ишетелде:

– Дружина! Встать! Равняйсь! Смирно! Отряд советы председательләре – рапортка!

Пионерларның да башлыклары бар икән. Һәр классның – үзенеке. «Отряд советы председательләре» дип атала. Колхоз председателе дигәнне ишеткәнем бар иде, ә мондыен – юк. Дачурта бит әле үзләре! Шул кызыл галстуклы «председатель»ләр кулларын маңгай турысына куеп, честь биреп, һәркайсы теге озын буйлы кызга рапорт биреп чыкты:

– Иптәш дружина советы председателе! Безнең Павлик Морозов исемен йөртүче отряд бүгенге тантаналы җыелышка әзер! Безнең девиз...

Шулчак аның отрядындагылар торып басып, хор белән кычкырды: – Укырга, укырга һәм укырга!

– Безнең җыр!

– Ал җилкәннәр!

– Отряд советы председателе Илгизә Вәлиева!

– Вольно!

– Отряд, вольно!..

Бу тамаша хәйран озак барды. Ниндидер мин аңламый торган отчётлар укылды. Әти сөйләгән «металлолом», «макулатура» сүзләре телгә алынды. Аннары ниндидер куян фермасы, яфрак җыю турында сөйләштеләр. Менә сәхнәгә бәләкәйрәк буйлы укучылар чыгып басты.

– Өченчеләр! – дип пышылдады Идрис колагыма. – Хәзер иң кызык җире башлана...

Әлеге бәләкәй малай-кызлар, чират-чират, дога укыгандай, бер үк текстны кабатладылар: «Мин, фәләнев фәлән фәлән улы, Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз Пионер оешмасы сафларына кергәндә, иптәшләрем каршында тантаналы вәгъдә бирәм: Ватанымны яратырмын, Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә, Бөек Ленин кушканча яшәрмен, укырмын һәм көрәшермен, Советлар Союзы пионерларының законнарын һәрчак үтәрмен!»

Шушы бармак буе балаларның төртелмичә, саташмыйча шундый авыр җөмләләрне әйтүенә шаккатып, хәтта бераз сокланып утырдым. Аннары сәхнәгә югары класс укучылары күтәрелде. Алар өченчеләрнең муеннарына кызыл галстуклар бәйләделәр. Теге озын буйлы кыз:

– Советлар Союзы Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә әзер булыгыз! – диюгә, ярты зал кулларын янә маңгай турысына куеп:

– Һәрвакыт әзер! – дип кычкырдылар.

Да, мала-ай... Гаҗәеп күренеш иде бу. Бөтен нәрсә төгәл, әзерлекле, оешкан төстә. Һәр хәрәкәт матур, синхрон. Кинәт үзебезнең мәктәп өчен оят булып китте. «Беренче сентябрь»гә, «Соңгы кыңгырау»га тезелгәндә дә, тыныч кына басып тора белми бит безнекеләр. Гарип кеше кебек селкенәләр, чайкалалар. Чүгәләргә дә мөмкиннәр. Стройдан бөтенләй чыгып китәргә дә...

Уйларымны бүлеп, баян аккорды яңгырады. Бер малай яңгыравыклы тавыш белән җырлап җибәрде:

«Ялкынлан учак, дөрлә югары.

Без пионерлар – эшче уллары.

Киләчәк чорлар чакыра безне

«Һәрвакыт әзер» – пионер сүзе!»

Аннары әлеге җырның русчасын суздылар:

«Взвейтесь кострами, синие ночи,

Мы – пионеры, дети рабочих...»

Җырны бөтен зал күтәреп алды. Җырның: «Клич пионера – всегда будь готов!» дигән җирендә янә салют бирделәр. Миңа гына каз тәннәре чыктымы, әллә башкалар да шундый хисләр кичердеме, анысын әйтә алмыйм, ләкин актлар залыннан чыкканда, һәммәбезнең авыз колакта иде. 

(Дәвамы бар)

** Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен  саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Повесть (үсмерләр әдәбияты)» номинациясендә 2 урынны алган әсәр.             

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

 

Теги: проза повесть балалар өчен

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мавыктыргыч язылган, бала чагыма кайтып килдем, рәхмәт!