КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

«Җомга»ны уйный беләсеңме?..» 

Яңа тормышыма әкрен генә күнегеп киләм. Инде әти белән әнине дә юк-бар сораулар белән аптыратмыйм. Әгәр дә бу чынлап та «розыгрыш» булса, аларның шулай оста уйнауларына сокланырга гына кала. Алар гына түгел, бөтен авыл халкының... Ышанып булмый... Бер кеше – минем өчен шулай бөтен дөньяны үзгәртергә мөмкинме? Алайса нәрсә соң бу?.. Акылым җитми. Ул хакта уйламаска тырышам.

Аклы-каралы күрсәтә торган телевизорда нибары ике канал бар: Мәскәү һәм Казан. Аларында да бер юньле тапшыру юк. Көн саен теге көнне телгә алынган Горбачёв дигән абый сөйли. Компьютер белән телефонсызлыкка да күнектем. Бөтен җиргә җәяү йөрүгә дә. Мәктәптә дежур торуларга, класс идәннәрен юуга да. Чипсы дигән әйберне бөтенләй белмиләр бу авылда. «Дирол» белән «Орбит» та, «Сникерс» белән «Кириешки»лар да юк кибеттә.

Доктор абыйга, үзе әйткәнчә, ике көннән соң шалтыраттым. «Синең хакта Казанга хәбәр иттем, – диде ул. – Махсус комиссия көтәбез, алар килүгә хәбәр бирермен», – диде. Борчылмаска кушты. Дөньяда могҗизалар була алмый, бу хәлләргә дә җавап табылыр, дип тынычландырды.

Беренче Май бәйрәменә һәр класска концерт номерлары әзерләргә куштылар. Дәресләр бетүгә, актлар залына җыелдык. Сәгать буе җыен юк-барны такылдап утырдык. Идрис сәхнәдәге иске пианиноның капкачын ачып, клавишаларга арты белән утыра-утыра «уйнап күрсәтте». Көлештеләр. Концерт номерлары буенча бер юньле фикер тумады. Бераздан күрәм, кызлар тынгысызлана ук башлады.

– Монтаж шикелле әйбер эшлик мәллә? – диде комсомол секретаре Айсылу.

– Кит инде, бала-чага шикелле шигырь ятларга...

– Дамир фокус күрсәтсен!

Айсылуның борчылуы йөзенә чыкты:

– Җитте сезгә, кыланып утырмагыз, яме! Инде кайтыр вакыт җитә, бер юньле тәкъдимегез юк. Зал почмагында аунап яткан иске гитараларга күптән күзем төшеп йөри иде. Дүрт-биш гитараның кайсының кыллары бөтенләй юк, кайсының «муены» сынган. 

Арадан арурак дигәнен сайлап алдым да, тезләремә куеп, башымны кыңгыр салып, көйләргә утырдым. Көтмәгәндә, тынлык урнашты. Сәерсенеп, миңа төбәлделәр.

Гөлия яныма килеп басты:

– Әллә гитарада уйный беләсең инде? – диде ул, зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп.

– А как же! Хә-әзер, әнә тегесеннән бер кылны бусына күчереп куябыз да...

Һәр хәрәкәтемне тын да алмый күзәттеләр. Көйләп бетердем дә – да-даң! – залда тигез, матур «ля минор» аккорды яңгырады. Кызлар кулларын чәбәкләп куйдылар.

– Нәрсәне җырлыйм? – дигән булдым мин һәм җавап көтеп тормыйча Илназ Сафиуллинның җырын суздым:

– Мин яратам сине-е-е...

Мин юксынам сине-е-е...

Яши алмам синнән башка-а-а...

Мондый түгәрәк күзләрне күргәнем юк иде моңарчы. Тел шартлаттылар. Тиз арада мине уратып та алдылар:

– Кайчан өйрәндең?

– «Җомга»ны уйный беләсеңме?..

– «Су буеннан әнкәй кайтып килә»не?..

– Юк, лучше «Земля в иллюминаторе»ны!

– Любой көйне уйныйм! – дип шапырындым мин.

– Моргенштерн кирәкме?.. Ә, юк, ул катлаулырак! Менә монысы җайлы: «Карандашым, пеналым...»

Актлар залы гитара зеңгелдәвенә күмелде. Ишеккә башка класс укучылары да өелеште. Күзләре ялтырый. Аю биетәләрмени!

Озын сүзнең кыскасы, ул көнне без хор белән «Шаулый урман»ны җырларга сөйләшеп, өйләргә таралыштык. Гитара «сопровождение»сендә, әлбәттә.

Мәктәптән чыкканда, ишек төбендә мине Гөлия көтеп тора иде:

– Ярыймы синең белән кайтсам? – диде ул, күзләрен серле итеп кыса төшеп. Чибәр кыз! Коңгырт чәчләрен ике толым итеп үреп куйган. Елмайганда, бит очында чокырлар барлыкка килә. Зәңгәр күзләренә карагач, диңгезгә чумгандай буласың.

– Безгә кайтмыйсыңдыр бит? Әнигә килен кирәк иде как раз! – Шәһәр малае мин, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Оялттым бугай кызыйны – Гөлиянең бите уттай яна башлады. Ул читкә карап кына җавап бирде:

– Иртәгә кунаклар килә, әни түбән оч Халидә апалардан чәй сервизы алып кайтырга кушкан иде... Шуңа сезнең якка барышым...

– Үзегезнеке юкмыни?

– Юк шул...

Янәшә атлап киттек. Гөлия беренче күргәндәй, миңа карап-карап ала:

– Матур уйныйсың... Каян өйрәндең?

– Ә-ә-ә... Гитараны әйтәсеңме? Өйрәндем инде... Түгәрәктә... Кызый миңа сынап карады:

– Безнең мәктәптә гитара түгәрәге юк дип беләм?

– Э-е-е... Юк шул. Ни... Шәһәрдән туганыбыз кайткан иде, шул өйрәтте.

Сизеп торам – ышанмады.  Алай да каршы дәшмәде. Безнең капкага якынлаштык.

– Альберт, тукта әле! Гөлия җиңемнән тотып туктатты да туп-туры күземә карады: – Альберт! Әйт әле дөресен, нәрсә булды сиңа соңгы көннәрдә?

Мин аптыраган кыяфәт чыгардым:

– Нәрсә булган миңа?

– Менә мин сине ун елдан артык беләм бит инде, әйеме?.. Балалар бакчасыннан ук дисәң дә була... Ләкин...

– Нәрсә «ләкин»? – Ләкин хәзер миндә шундый тойгы – әйтерсең лә, син мин белгән Альберт түгел... – Ул карашын читкә алды.
– Тәртипсез малайга әйләндем мәллә? – дип шаярткан булдым, эчемдә янган утны сиздермәскә тырышып.

– Ю-ук... – диде Гөлия уйчан гына. – Әйтерсең лә, син бөтенләй башка кеше!

Уч төбем, чигәләрем тирләп чыкты. Көчәнеп кенә елмайган булдым:

– Ник алай дисең инде, Гөлия?! Мин ич бу, мин! Менә, кулым, менә, аякларым... Менә, тотып кара ышанмасаң.

Гөлия елмаймады.

– Гитарада уйный белүең сәер... Андый әйберне яшереп йөреп буламы?.. Бусы – бер. Аннары, хәтерлисеңме, кечкенәдән үк син йөгерү буенча беренчелекне бирми идең?

– Хәтерлим... – дигән булдым.

– Ә кичәге физкультура дәресе? Йөз метрны 16 секундта да килә алмадың бит!

– Тәмәкенең зыяны... – Никтер тавышым карлыгып чыкты.

– Тартасың дамыни әле?..

– Мавыгып алган идем, – дигән булдым, – ташладым инде...

– Ә менә бу нәрсә? – Гөлия сумкасыннан шакмаклы дәфтәр тартып чыгарды. Минем черновик! Дәрестә рәсем ясап утырырга яратам. Ул гадәтемнән монда да арына алмадым. Тик каян Гөлиянең кулына эләккән соң бу шакмаклы дәфтәрем?

– Үзең парта өстендә онытып калдыргансың, минем гаебем юк, – дип акланды Гөлия, уйларымны укыгандай. Дәфтәрне аннан йолкып алмакчы булдым, әмма ул кулын читкә сузып, аны бирергә җыенмады. Урам уртасында кыз кеше белән сугышып торып булмый бит инде.

– Йә, шуннан нәрсә? Рәсем ясарга да ярамыймы инде хәзер? Гөлия сакланып кына дәфтәрнең беренче битен ачты:

– Мату-ур... Нәрсә соң бу, Альберт?

Беренче биткә зу-ур итеп компьютер рәсеме ясаган идем. Менә монитор, клавиатура, ике якта зур колонкалар...

– Бумы?.. Бу.. Э-е-е... Космик ракеталар белән идарә итү пульты! – тиз арада шундый оста җавап таба алуыма сөенеп куйдым. Гөлия икенче битне ачты:

– Ә бусы кем? Бу нинди тәгәрмәч? Монысында бер егетнең «моноколесо»да йөрүе сурәтләнгән иде.

– Бусы цирктагы клоун...

Гөлия дәфтәрнең уртасына җитте. Анда бер кыз портреты иде. Зәңгәр ручка белән ясалган.

– Ә бусы син... – дидем мин, аңа туп-туры карап. Гөлия озын керфекләрен түбән төшерде.  Аннары дәфтәрне кулыма тоттырды да саубуллашмый-нитми генә ашыга-ашыга китеп тә барды. 

Салават

Теге вакытта ферма түбәсендә нишләп йөргәнбездер, анысын, әлбәттә, мин белмим, ләкин ул тирәгә бүтән бармадык без. Авылда язгы гөрләвекләр агудан туктап, җирләр кибеп беткән иде инде. Назлы итеп, май кояшы кыздыра. Хәзер без кичләрен мәктәпнең спорт мәйданчыгына җыелабыз. Кызлар озын агач эскәмиядә сөйләшеп утыра, кечерәк малайлар комда уйный, без велосипедта куышабыз.

Көннәр җылытты. Кичке як булса да, өстә бер кат күлмәк кенә. Һавада май коңгызларының выжылдап очуы, каяндыр чикерткә, бака черелдәүләре ишетелә. Кояш батып, күз бәйләнгәч кенә, өйләргә таралышабыз.

Кайчагында городки уйныйбыз. Гаҗәеп кызык уен. Дамир зур сумкага тутырып, цилиндр рәвешендәге агач фигуралар алып төшә.  Ат тәртәсен кисеп ясаган ул аларны. 15 данә. Шул фигуралардан төрле әйберләр өябез: өй, пушка, телеграмм баганасы. Шуннан соң ун адым санап, артка чигенәбез дә кулга ярты метр озынлыктагы агач таякны алып, әлеге фигураларга ыргытабыз. Чәчелеп китәләр! Кемнеке ераграк оча – шул җиңүче. Ул Дамир сулагайлап ыргытып җибәрә, мин сиңа әйтим, таягын, җирләр селкенеп куя!

Городки уены боулингны хәтерләтә миңа. Тик аерма шунда: анда егылган кегльләрне автомат күтәреп куйса, монда йөгереп барып, «пушка»ларны үзеңә тезәргә кирәк. Гомумән, күп нәрсәне үзеңә эшлисе бу авылда. Суны чиләк белән урамдагы колонкадан ташыйсы. Керне әни кул белән юа. Аннары иңнәренә чиләккөянтә асып, аларны астагы инешкә алып төшеп чайкый. Газ юк, мичкә ягасы. Умывальник астындагы чиләкне чыгарасы. Тавыкларны, бозауны ашатасы. Тирес түгәсе. Бакча казыйсы... Санап бетерә торган түгел.

Кайчагында спорт мәйданчыгында мотоцикллар пәйда була. Кичке эңгердә «Минск», «Восход»лар фараларын яктыртып, үкереп атылып керәләр. Кереп туктап калсалар, бер хәл – куышлы уйный башлыйлар. Юри өстебезгә киләләр. Безгә сәпитләрне ташлап, койма башына менеп утырырга гына кала.

Ә беркөнне мәктәп ишегалдына кызыл төстәге, ялтыр-йолтыр килеп торган үтә дә «текә» бер мотоцикл килеп керде.  Руль артындагы егет күн куртка, күн перчаткадан иде, башында кәттә шлем.  Гадәттә, авыл малайлары мотошлем кими. Шуңа мондыен күрү бераз сәеррәк тоелды. Килеп тә керде бу, бар көченә газын акыртып, артыннан зәңгәр төтеннәр чыгарып, барган уңайга гына мотоциклының алгы тәгәрмәчен күтәртте. Шулай бер генә көпчәктә килеш йөз метрлап ара узды.

Малайларның күзләре янды.

– Серый... – дип сузды Идрис мотоциклдан күзен алмый гына.

– Кем соң ул? – дип сорап куйды берсе.

– Серыймы? Өске урамдагы Рашат абыйларга кайткан малай. Матае белән Казаннан ук кайткан.

– Нишләп Серый соң ул?

– Исеме Салават аның, – диде Гөлия, көлеп. – Серый – кушаматы гына.

Ул арада текә мотоцикл тузан туздырып, яныбызга килеп туктады. Рульдәге егет шлемының пыяласын күтәрде:

– Сәлам кызларга-егетләргә! Шәһәр кунагын Идрис русча сәламләргә ашыкты:

– Прибыйт!

– Күңелсез түгелме сезгә монда? – Салават ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды.

– Син килгәнче күңелле иде әле! – дип төрттерде Айсылу. Егетебез выж-выж иттереп, газ рычагын борды:

– Бу авылда усал телле кызлар да бар икән... – дип көлемсерәде ул.

– Нәрсә, усал кыз, урам әйләнеп киләбезме соң? – Ул үткен карашы белән Айсылуны бораулап алды.

– Ә нишләп әйләнмәскә? – Тегесе ялындырып тормый гына, тиз арада мотоциклга менеп тә утырды.

– Гөлия, әйдә, син дә...

Бераз икеләнеп торганнан соң, анысы да урыныннан торып, күлмәк итәкләрен рәтләде дә, ашыкмый гына, Айсылу артына елышты. Мотоцикл, көпчәкләре белән җирне тырнап, артыннан чирәмле кара балчык сиптереп, мәктәп капкасыннан атылып чыгып та китте.

Аның артыннан карап калучылар төкерекләрен йотып куйды:

– Их, шундый матаең булса, ә?

– Сиңа андыйны алырга әле... Мең сум тора ул, бик беләсең килсә!

– Кит инде!

– По блату гына алып була, ди...

– Чехословакиядән кайтарталар аны. «Ява» дигән матай!

– «Ява» түгел, «Чезет» ул!

Малайлар арасында бәхәс китте. Мин исә мотоциклга кызыкмадым. Шәһәр тулы моның ише кеше куркытып, пытырдап йөрүчеләр. Күңелемне башка корт кимерә башлаган иде.  Дөресрәге – ике корт. Беренчесе – Гөлиянең утырып китүе. Кызлар шундый ялтыравык нәрсәләргә кызыга дип сөйлиләр иде, дөрес икән. Эх, күрсәтер идем мин сиңа үземнең соңгы модель «айфон»ымны! Матайга борылып та карамас идең аннары... Бу чандыр гәүдәле, шат күңелле, гел елмаеп торучы зәңгәр күзле кызга карата соңгы арада күңелемдә ниндидер җылы хисләр туа башлаган иде. Шуңа да ул тузан арасында күздән югалгач ничектер ямансу булып китте.

Икенче корт... Мотоциклчы егетнең күзләре бик тә таныш тоелды. Кайдадыр күргәнем бар, һич исемә төшерә алмыйм. Менә монысы чын мәгънәсендә сәер яңалык иде. Бу чит-ят авылда әти белән әнидән кала бөтен җирдә таныш түгел йөзләр, яңа кешеләр. Һәм менә сиңа мә! Ләкин бик тырышсам да, Салаватны моңарчы кайда күрүемне һич исемә төшерә алмадым. Әйләнеп килсәләр үзеннән сорармын дигән идем, ләкин алар шул китүдән башка күренмәде. Мин исә иртәгә үк аны эзләп табам дип, күңелемә беркетеп куйдым. Әмма ул икенче көнне шәһәргә киткән булып чыкты. Моны иртәгесен мәктәптә Гөлия әйтте. «Бер-ике көннән кайта», – диде аннары, серле генә елмаеп.

 «Отряд! Равняйсь! Смирно!» 

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашты. Парадка әзерләнергә тотындык. Ел саен 9 май көнне парад ясыйлар икән монда. Авылның үзәк урамында, билгесез солдат һәйкәле янында. Парадта һәр класс «строевой смотр»да катнаша. Ягъни «айт-два»га атлап йөриләр. Өстәвенә, быел түгәрәк дата – Бөек Җиңүгә 40 ел икән. Бәйрәм бик күңелле булачак, хәтта кино төшерүчеләр дә киләчәк, ди, имеш.

Көн саен дәресләрдән соң мәктәп ишегалдында репетиция ясыйбыз. Рәт-рәт тезелеп, кулларны уңга-сулга айкап, чын солдатларча, тигез итеп атлыйбыз. Класс белән җитәкчелек итү комсомол секретаре Айсылудан взвод командиры Марат кулына күчте. Менә ни өчен ике командир икән бу класста!

Взвод дигәннән, НВП дигән фән керә бу мәктәптә – «Начальная военная подготовка». НВП кабинетына килеп керүгә без класс та, комсомол отряды да түгел, без – взвод. Хәбир исемле абый укыта. Бик ошый әлеге дәрес. Автоматлар, гранаталар, окоп казулар турында ул. «Америка белән мөнәсәбәтләр начар, любой момент атом-төш сугышы булырга мөмкин», – ди Хәбир абый.  Америка безгә бомба ташласа, нишләргә кирәген өйрәнәбез – респиратор киеп, мәктәп артындагы ике метр тирәнлектәге «блиндаж»га йөгерәбез, противогазның гофрлы торбасын кысып тотып, кем ничә минут сулый алмый торуын тикшерәбез. «Газовая атака» дигәне дә бик куркыныч нәрсә икән. Хәбир абый «Зарин», «зоман», «ви-газы» дигән «нервнопаралитический» газлар турында сөйләгәндә, шомлы булып китә.

Әнә, һавада командир Маратның карлыккан тавышы яңгырый:

– Взво-од! Равня-й-сь!.. Альберт!.. Равняйсь дим!.. Смирно! Строевым, прямо, шагом марш!

Идрис команданы ишетеп өлгермәде булса кирәк, арттан Дамир йомшак җиренә китереп типкәч кенә кузгалып китте. Дөп-дөп... Дөп-дөп...

– Галиуллина, артта калма!

Көн кояшлы. Буявы коелып бетеп, кирпечләре ыржаеп күренә башлаган ике катлы мәктәп каршында шулай шак-шок атлап йөрибез. Класс җитәкчебез Газинур абый безне мәктәп баскычына чыгып карап тора. Ара-тирә «молодцы» дигәнне белдереп, баш бармагын тырпайта. Марат кычкырып-кычкырып, команда бирә:

– Рраз, рраз, рраз, два-а, три-и... Взвод, смирнааа! Равнение! На-левааа!

Дөп-дөп... Кулларны туп-туры катырып, гәүдәгә кысып, атлап барган уңайга башларны сулга борабыз.

– Здравствуйте, товарищи! 9 майда узачак парадта «Здравствуйте, товарищи!»ны Хәбир абый кычкырачак, без аңа «Здравия желаем, товарищ лейтенант!» дип җавап бирергә тиеш. Бүген исә Хәбир абый урынына – Марат.  Аннары, бүген бит әле парад түгел. Кояшлы матур көн. Күңелләр күтәренке. Берәр кызык ясамыйча түзеп буламыни! Шуңа күрә...

– Здравия желаем...

Бусы бертавыштан әйтелә. Җөмләнең ахырын исә һәркем үзенчә кычкыра. Кызларның күбесе кыланмыйча «Здравия желаем, товарищ лейтенант!» дисә, малайлар «товарищ Марат!» дип акыра, Идрис исә барыннан да уздырып «товарищ поручик Галицын!» дип кычкыра.

Командирның кәефе китә:  

– Ярарыгыз инде, бала-чага булмагыз... Рраз, рраз, рраз, два, триии... Взвод, песню запе-вай!

Маратның командасын ишетүгә, Дамир сузып җибәрде:

– Што-то мою пулю долго отливают,

Што-то мою волю прячут, отнимают...

Куплетның калган яртысын малайлар күтәреп алды:

– Догони меня, догони меня...

Бу – кичә генә клубта караган «Пацаны» киносындагы колония малайларының җыры иде. Аны җырларга тиеш түгел идек без, «Варяг»ны җырларга тиеш идек. Ну, болай кызыграк бит... 

***

9 май иртәсе. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Кояш күзне чагылдыра. Агачларда нәни яфраклар пәйда булган. Һавада май аенда гына була торган, татлы, күңелләрне иләсләндерә торган яшеллек исе. Ул татлы искә бераз көйгән үлән исе дә кушыла: кайдадыр узган елгы корыган агач-үләннәрне яндыралар булса кирәк.

Колхоз идарәсе каршына дистәләгән «отряд», «взвод»лар матур итеп тезелгән. Пионерлар ак күлмәк, кызыл галстуклардан. Башларында пилотка. Безнең өстә – форма костюмнары. Башыбызда яшел пилоткалар. Авыл халкы муеннарын суза-суза, әлеге тамашаны күзәтә. Идарә янындагы чирәмлектә – урындыклар. Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары утырышкан. Утызлап кеше. Өсләрендә – кара пинжәк, күкрәкләрендә орден-медальләр җемелди. Ветераннар янында, кызыл җәймә җәелгән өстәл. Монысы – президиум. Бусында колхоз рәисе, парторг абый, пионервожатый апа, килгән кунаклар урын алган. Шул тирәдә үк зур кинокамера тоткан көрән төстәге күн курткалы абый йөри.

Башта пионерлар атлап узды.

– Отряд! Равняйсь! Смирно! Прямо шагом марш!

Дөп-дөп. Дөп-дөп.

– Даю речевку: раз, два!

– Три, четыре! Мы шагаем по четыре!

– Раз, два! Тверже шаг!

– Пионерский наш отряд!

Отряд командирының:

– Знамя выше под-нимай, песню нашу зап-певай, – дигән сүзләреннән соң җиденчеләр җыр суза:

Чулпан калка, таң ата,

Кыз сөйгәнен озата,

Исән барып, исән кайт,

Дошманнарны җиңеп кайт!

Җыр күптән тукталган булса да, командирның:

– Отставить песню! – диюе кызык тоела.
Менә безгә дә чират җитте. Аяк астындагы комлы ташларга абына-сөртенә кузгалып киттек. Билгесез солдат һәйкәле янына җиткәндә, җыр аеруча көчле яңгырый иде:

Наверх вы, товарищи, все по местам,

Последний парад наступает.

Врагу не сдаётся наш гордый «Варяг»,

Пощады никто не желает!

Йөрәкләр дөп-дөп тибә, сөенечтән авызлар ерылган. Аңлатып булмый торган ниндидер бер рәхәтлек. Мондый хисне моңарчы кичергәнем юк иде. Белмим... ниндидер горурлык хисе дип әйтимме соң... Киләчәктә нидер эшләргә, ниндидер максатларга ирешергә өндәүче, әйтеп, аңлатып булмый торган көчле, тансык хис.

Парадтан соң клубка кердек. Сугыш турында ниндидер фильм күрсәтәчәкләр икән. Алдан ук сөйләшеп, Гөлия белән янәшә утырдык. Гөлиянең өстендә яшел солдат күлмәге, кара юбка, аякта – чем-кара сапожкилар. Күкрәгендә кызыл бантик. Башында солдат пилоткасы. Бүген ул аеруча сөйкемле, аеруча сүзчән. Муенын сузып, әле теге, әле бу кеше белән сөйләшеп ала, ара-тирә матур гына елмаеп куя.

Менә кино башланды. Экранда зур язулар пәйда булды:

«Иди и смотри».

– Һи, караганым бар минем бу фильмны, – дип шапырындым үзем дә сизмәстән. – Елата торган кино...

Гөлия миңа сәерсенеп карап куйды:

– Тагын башладыңмы?

– Нәрсәне?

– Сәерлекләреңне.

– Ник алай дисең?

– Бу кино яңа чыкты. Телевизордан да күрсәтмәделәр әле... – Гөлия үтәли тишәрдәй булып, миңа карады.

Бераз ык-мык килеп торганнан соң:

– Шаярттым... – дип мыгырдандым.

Экранга төбәлдек. Кино чынлап та бик тетрәндергеч иде. Күпләр елап утырды. Гөлия дә ара-тирә күз яшьләрен сөрткәләде. Үзе вакыт-вакыт шикләнеп, миңа карап алгалады. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: