Бер мизгел (хикәя)

Каядыр ашыгучы халыкка күктән күңелле һәм назлы итеп кояш елмая. Аның янында каурыйсыман нечкә һәм ак болыт кисәкләре тибрәлә. Акрын гына искән җилдән агач яфраклары селкенә. Ләкин җил, әкренләп көчәйгәннән-көчәя барып, болытларны куа.

...Берәү, гел ашыгучылар арасыннан атлап, күзе күргән якка таба бара. Юк, ул әллә нинди, алда тормышы булмаган кеше дә түгел, яшәү мәгънәсен дә җуймаган. Бары өйдәге кычкырышу-талашулардан туйган, язмыштагы рәхимсезлекләргә каршы тору сәләтен югалта баруын тоя, үзенә аңлау таба алмый азаплана. Үзенең кая баруын да белмичә, уйларына бирелеп атлавын дәвам итә. Җанында шундый бушлык, салкынлык хөкем сөрә. Менә бүген дә юктан гына чыккан ызгышка түзеп тора алмады, ишекне бәреп япты да урамга ыргылды. Яшәүнең мәгънәсен каян табарга икәнен уйлап, күзе күргән якка таба атлый...

...Зәлия мәктәпкә ашыкты. Бүген аның көне начар башланды: йоклап, дәрескә соңга калды, үч иткәндәй, башта лифт ватылды, соңыннан баскычтан төшкәндә, түфли үкчәсен сындыра язды. Менә ул урамга чыкты да үтеп баручылар төркеменә кереп югалды. Кәефе бозылды. Зәлия аны ерактан ук күреп алды, шуңа да карамастан кәефе күтәрелмәде.

Ул әле дә ачулы иде: «Урамда көз! Яңгыр да, кар да яумый», — дип, әкрен генә үзалдына сөйләнде. «Әйе шул!» — диде аның каршысына килеп баскан егет, җавап биреп. Аларның күзләре бер-берсенә төбәлде. Егет елмайды һәм кыз янында туктап калды. Башында берничә минут кына кайнаган уйлар шунда ук юкка чыкты. Аның алдында назлы карашлы кыз басып тора, ул аңа елмая.

– Чуар күлмәк кигән моңсу урам, сары төсләр анда куерган. Язучылар тикмәгә генә мактамаганнардыр көзне. Менә минем күңелемә дә шигырь юллары килде, — дип сүз башлады егет.

Зәлия аптырашта калды. Егет шигырь юллары белән сөйли башлады бит! Хәзерге егетләр шигырьләрне белми, аңламый дип уйлый иде ул.

– Син бик матур сөйлисең, — дип мактап куйды Зәлия аны.

– Алай ук белмим мин шигырьләрне... Табигать мине ул сәнгатькә тартмый бугай. Ә син ничек?

– Минем бераз килеп чыга кебек үзе, — дип җавап бирде Зәлия. Берничә секунд тынлыктан соң алар бер-берсенә нәрсәдер әйтәсе иделәр, ләкин бу бер үк вакытта килеп чыкты. Алар елмаештылар. Моңа кадәр берсен-берсе белмәгән бу ике яшь йөрәк ыгы зыгы тудырган халык арасында басып тора. Ленар үзенең җанындагы бушлыкның акрынлап тула баруын тоя, Зәлия уку кайгысыннан тулысынча арынган. Иртәгә орышырлар дип тә борчылмый.

Егетнең карашыннан күзләрен ала алмый. «Синең исемең ничек соң? — дип тынлыкны бозды Зәлия каршындагы егет. — Минеке — Ленар». – Зәлия, — дип тын гына җавап бирде ул.

Шулчак яңгыр яварга тотынды. Яңгыр тамчылары асфальт буенча тәгәрәде. Урам буш калды. Бары тик подъезд түбәсе астына качып торучы Ленар белән Зәлия генә иде урамда. Юлдагы гөрләвектә яңгыр белән көрәшеп, кәгазь көймә йөзеп бара. Менә көймә, тирбәлә-тирбәлә, аларның каршына йөзеп килде.

Зәлия белән Ленар икесе берьюлы көймәгә сузылдылар. Ленар кулларын җибәрде. Зәңгәр күлмәкле, җебенә кадәр юешләнгән киемнән басып торучы, саргылт чәчле кызның кулындагы зәңгәрсу көймә үзен коткаручыга шундый килешә иде... Шулчак подъезд түбәләре артыннан кояш нурлары тәгәрәде. Күктә үзенә җирнең барлык төсләрен туплаган салават күпере калыкты. Һәм беркем дә шушы бәхет капкалары эчендә кешеләргә шатлык таратучы илаһи бер хис яшеренгәнен абайламады. Ленар белән Зәлиянең күз карашлары салават күперенә юнәлде, куллар кулга үрелде...

Көз шундый сихри мизгел инде ул: бер карасаң, ямьсез көн, начар кәеф; икенче карасаң, көтелмәгән очрашу, мәхәббәт ялкыны. Бер мизгел... Һәм ул барысын да үзгәртергә сәләтле.

 

Ләйсән Галимҗанова

 

"КУ" 6, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: