Логотип Казан Утлары
Журнал язмалары

РФ төрле почмакларында гомер итүче милләттәшләребез журналыбызга онлайн режимда язылырга мөмкин!

Без - китаплы, әдәбиятлы,югары мәдәниятлы, мәгьрифәтле милләт! Киләчәктә дә шундый булып калыйк!

Россия Федерациясенең төрле почмакларында гомер итүче кадерле милләттәшләр! Сез яраткан "Казан утлары" журналына хәзер үз төбәгегездәге почта бүлекләренә барып тормыйча, өйдә килеш кенә дә онлайн режимда язылырга мөмкин!

Моның өчен нибары Россия почтасының "Подписка онлайн" сайтына кереп ( https://podpiska.pochta.ru/press/ПО277), "Казан утлары" журналын сайларга (индексы - ПО277) һәм үзегез яшәгән адресны җыеп, исем-фамилиягезне күрсәтеп, язылу өчен тиешле бәяне үзегезгә уңайлы онлайн түләү рәвешен сайлап, тиешле сумманы күчерергә генә кирәк.
Күрше төбәкләрдә яшәүчеләр бер-берсен "Казан утлары" журналына яздырып сөендерә алган кебек, Татарстанда яшәүче иганәчеләребез дә чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә бүләк ясый ала!
Бәяләр исә, "Почта России" оешмасы исәпләве буенча һәр төбәк өчен индивидуаль. Мәсәлән, Башкортстанда яки Тубыл өлкәсендә яшәүчеләргә "Казан утлары"ның 1 айлык бәясе - 135,43 сум (ярты елга - 812,58) булса, Чувашия Республикасында, Мәскәүдә яки Кырымда яшәүче милләттәшләргә журналның 1 айлык хакы - 130,14 сумга (ярты елга -780,84) төшәчәк, Ерак төньяктагы Салехард шәһәрендә гомер итүче туганнарыбыз өчен исә, әлеге бәя - 165, 55 сум (ярты елга - 993,30 сум) булачак. Әлеге бәяләр ара ераклыгына һәм башка факторларга карап бераз аерылырга да мөмкин.

 

Без - китаплы, әдәбиятлы,югары мәдәниятлы, мәгьрифәтле милләт! Киләчәктә дә шундый булып калыйк! Милләтебезнең төп әдәби журналына язылырга ашыгыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев