Журнал язмалары рубрикасы буенча яңалыклар
-
26 гыйнвар 2026 - 17:00
«Мин журналның һәрбер битен учак җылысында киптереп чыктым...»
“Совет әдәбияты” журналы турында солдат хатлары (1933-1965 елларда «Казан утлары» шушы исем белән чыккан. Ред.). -
17 ноябрь 2025 - 17:00
Көзге урман аланында
Кичке дүртләр тирәсе булыр. Шулчак, ишетәм, күрше аланда поши мөгри. Бу урманда байтак алар. Моңа кадәр дә еш күренгәләп китәләр иде. Тавышы бик гайрәтле ишетелә. Барып карасам... -
8 октябрь 2025 - 13:00
Бүре елаган төндә... (хикәя)
Урамда ике машина тора. Берсенә — «Милиция», икенчесенә «Ашыгыч ярдәм» сүзләре язылган. Соры киемле егет «Ашыгыч ярдәм» машинасы ягына этәрде. Ханымның йөрәге «жу» итте. Ул, машина ишегенә тотынып, буранлы күккә карады. Әллә Арча кыры тарафыннан, әллә күктән, бүре елавы ишетелде. Җанын «Песиләрем...» дигән уй телеп үтте. Суыкта күшегеп утыручы песи балаларын кызганып, очраткан саен куенына тыгып алып кайта торган гадәте бар иде Ханымның. Песиләр җидәү булган иде инде... -
17 сентябрь 2025 - 15:00
«Исән калсак – җирдә җәннәт көтә!»
1943 елның 10 ноябрендә Сарайлы егетләренә фронтка китәргә повесткалар килеп төшә... -
19 август 2025 - 17:00
«Хәерле булсын җиһан!»
Журналыбыз укучыларына Рим Идиятуллин исеме яхшы таныш. -
7 июль 2025 - 17:00
Төртмешләр
Татар халкының кайвакыт артык тырышып гамәл кылуы үзенең капкасына туп керткән кебек килеп чыга. -
3 июль 2025 - 13:00
Яхшы гамәл заманы уздымы?
Бөтен халык Алла юк дип кычкыра. Димәк, бер вакантный урын буш тора!.. -
30 май 2025 - 17:00
Өмет-хыялларга юл ачылган чаклар бар иде
Борын-борын заманнардан бирле аерым һөнәр ияләре бер тирәдәрәк яшәргә, бергә булырга тырышкан. -
5 май 2025 - 11:00
Карлы тауда – Карачун
Бу бәйрәм вакытында татарлар тау башындагы зур чыршы агачын бизәгәннәр, аңа төрле уенчыклар такканнар, тасмалар бәйләгәннәр, агач төбенә мәҗүси аллаларга бүләкләр куйганнар, балаларга да бүләкләр таратканнар. Бәйрәм кышның иң кызган вакытында, 25 декабрьдә билгеләп үтелгән. Ни өчен чыршы агачы сайлап алынган соң? -
18 декабрь 2024 - 11:00
Мәрҗани сабаклары
Болгарчылар татарлыктан ваз кичкән чорларда атаклы галим Шиһаб Мәрҗани бу мәсьәләгә ачыклык кертә: – Урыс халкының татарларны кимсетеп, хурлау рәвешендә «татар» дип әйтүләренә күрә, ул исемнән чирканып, без «татар түгел», без – «мөселман», дип тавыш-җәнҗал чыгаручылар да бар... -
8 декабрь 2024 - 13:00
Кичер мине, кичералсаң... (хикәя)
- Хатларыңны күрмәдем. Кичер мине, яме, кичералсаң... Сулкылдый-сулкылдый елыйсым килде, әмма күземнән яшь чыкмады. Күз яшьләрем минем туган Казанымда, үзем аңлы рәвештә сайлап алган, бергә балалар үстергән «бәхетем» янында утыз еллык гомерем кысаларында коелып беткән иде шул инде... -
8 сентябрь 2024 - 17:00
Башкаларга кое казысаң...
Былтыр шулай үтә салкын төннәрдән соң, иртән эшкә барганда, туңып үлгән кошчыкларны юлда күп очраткаладым. Салкыннан түгел, ачлыктан үлгәннәр алар, бичаракайлар. Тамаклары тук булса, берни булмый, туннары калын, җылы. Ә менә кешеләр ярдәм итмәсә, кышын җимне каян табып бетерәсең? Кош-корт, бөҗәкләр кар астында. Шуңа күрә кышка керү белән үзебезнең кошчыкларны мин җимнән өзмим... -
7 август 2024 - 10:00
Нугай йорты. Садактагы ун кыйсса
Таш кирмәнле Болгар җирен Батый аты таптаганда, Диңгезгә җитеп, Кан аккан... -
7 июнь 2024 - 17:00
Бәләкәй Сәйдәш
Җиденче класста укыганда, 1нче апрельдә күршедә яшәүче әбине салкын мунчага чакырдым. Аларның мунчасы юк. – Күрше әби, – мәйтәм, – мунча яккан идек, сине чакырырга куштылар, – дидем. Әй, әбекәй шатланып, комганнарын тотып, сөлгеләрен иңенә салып, алмашка киемнәрен төйнәп, миңа рәхмәт әйтә-әйтә, мунчага китте... -
10 гыйнвар 2024 - 15:00
Асылташ (дәвамы)
Төнлә кинәт Нургаянның, әллә вөҗданы уянганга, әллә эшкә полиция тотынганга, телефоннан хәбәре килде. «Җегетләр, кайгырмагыз. Мин сезне япа-ялгыз карурманда калдырмам. Чапай думает. Дайте миңа бер көн. Мин всё решу... Җегетләр, потерпите!» Бу кыска гына смсканы тишек корабта утырган тимәшлеләр коткару көймәсе сыман кабул иттеләр.