Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Язучы

Кемнең соң йөрәге сызлана?

Төн ача зәңгәсу пәрдәсен,

Офыкта ал нурлар кызара.

Таңгача тәрәздә ут яна –

Кемнең соң йөрәге сызлана?

Ак кәгазь битендә вак эзләр

Мәрҗәннәр тезелгән дисбе күк.

Көн туа... Чакыра үзенә,

Ә сүзләр? Ә сүзләр шундый күп.

Күңеле төседәй кәгазьдән

Каурый каләме йөгерә.

Йомгагы түгәрәк, җебе нык,

Чуалтмый, ничек тә өлгерә!

Һичкайчан хатага хакы юк,

Халкының өмете аңарда.

Яклыйсын якларга, саклыйсын

Сакларга тиеш ул дөньяда.

Тәңредән йөкләнгән зур бурыч –

Һәркемне иманга өндәргә.

Күтәрмәс Алып та бу йөкне,

Ул бара күтәреп иңнәрдә.

Редакциядән: Гөләндәм Исрафил кызы Галиева 1976 елның 5 сентябрендә Кукмара районының Төркәш авылында туган. Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлагач, Аксубай гимназиясендә балаларга белем бирә. Биредә ул мөгаллимлек итүдән тыш, фәнни-методик эш белән дә шөгыльләнә: аның «Туган як материалларына нигезләнеп төзелгән дидактик күнегүләр җыентыгы» (2010) исемле методик кулланмасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хуплау таба һәм күпләп бастырылып, төбәк укучыларына таратыла.

2012 елда гаиләcе белән Түбән Камага күченә, биредә дә укытуны дәвам итә. Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районы хакимияте рәсми сайты мөхәррире.

«Тәүге адымнар», «Күңел тәлгәшләре» исемле җыентыклар авторы.

"КУ" 7 (июль), 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев