Яңгыр килә...
Бик теләсәң, әйдә, сына. Мине сына, Бар дөньяны: Хак Аллага табынамы? Сына.
Яңгыр килә,
Машиналар өелеп килә бер үк
көйгә.
Бер үк яктан.
Бар да – сиңа.
Бик теләсәң, әйдә, сына.
Мине сына,
Бар дөньяны:
Хак Аллага табынамы?
Сына.
Чәнчүле-кысылган
Күзләреңнең
Карашына
Түзалмыйча,
Бер мизгелдә
Ул да сынар.
Шушы сыңар
Болыттан да яшен аңкый.
Машиналар – шәһри буран.
Көлемсерәп,
Әйдә, сына.
Мин яныңда карап торам.
Әйдә, сына бу шәһәрне,
Бу юлларны,
Бу халыкны,
Бу галәмне –
Бар дөньяны:
Ул чынлап
«Сиңа» лаекмы?
Сына.
Кытыршы тавышың
Бар тарафка бердәй чәчеп,
Бу җир шары синле булу
Горурлыгыннан үлгәнче.
Төшеңә үк явар идем.
Карашың – бердәнбер киртә.
Тик син бары сына мине!
Кыргыйларча чәнче, үртә!
Әле иртә.
Бер бокалдан – бар дөньяны...
Әле иртә.
Син башканы эчәсең,
Ә
Канның исе дә исертә.
"КУ" 09, 2019
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев