Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Хыяллан!

Һичшиксез, хыялың тормышка бер ашар!

Хыяллан! Бу гомер бик кыска, бик татлы.

Хыялы булганнар булалар канатлы!

Хыяллан! Күрерсең – ачылыр күзләрең.

Ә синнән көлгәннәр белсеннәр үзләрен!

Хыяллан! Курыкма беркемнән, бернидән.

Уйлап тап үзеңә хыялны бер дигән.

Ул яшәр йә ун көн, йә ун ел ул яшәр.

Һичшиксез, хыялың тормышка бер ашар!

Гө л ү с ә Мортазина

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев