Яңа исемнәр
Халәт
Төпсез тирән, күгелҗем күк. Табигатьнең бу халәте, Минем шигьри күңелем күк.
Эңгер-меңгер әле тышта,
Йорт башлары күксел-көрән.
Таң алдыннан сихри тынлык,
Уянмаган күрше-күлән.
Яшел чәйдән авыз итеп,
Карап торам тәрәзәдән.
Табигатьнең иң саф чагы,
Тибрәлми дә чыклы үлән.
Селкенми дә агач, яфрак,
Тирә-якта сихри тынлык.
Көн уяна иренеп кенә,
Кызылланып килә офык.
Карап торам тәрәзәдән,
Төпсез тирән, күгелҗем күк.
Табигатьнең бу халәте,
Минем шигьри күңелем күк.
Фирдәүсә Бикмәтова
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев