Хаклык
Гомер буе дөреслек ул ап-ак булган, Кара белән язылмаган беркайчан да. Ап-ак биткә кара белән төшкән хаклык Ошамаган икән, имеш, патшаларга.
Гомер буе дөреслек ул ап-ак булган,
Кара белән язылмаган беркайчан да.
Ап-ак биткә кара белән төшкән хаклык
Ошамаган икән, имеш, патшаларга.
Кара белән язып булмас дөреслекне,
Аһ, ничекләр алдалыйсы бу үзлекне.
Мин кибеттә ак каләмгә чират узам,
Ак кәгазьгә ап-ак төстә буяу сызам.
Туктатыгыз диеп, язам явыз эшне,
Кайтсын, димен, авызларга акыл теше!
Кысмагыз дим, богауларсыз булсын кеше!
Чыгармагыз безне үртәп телегезне!
Югалтмабыз, бездә бар ул күңел күзе!
Чыксаң әгәр аяз көнне кышын тышка,
Кояш нуры хаклык сыман ак кар аша
Ялтырый да, пычак сыман күзне кисә –
Күңелләргә хаклык булып карлар ишә.
Айзат Вахитов
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев