Яңа исемнәр
Вакыт көзгесе
Көзге каршысында ялган уттай яна. Язмышларны күмеп вакыт комы ага.
Вакыт комы ага язмышларны күмеп,
Шул комнардан көзге ясаганнар кебек.
Вакыт көзгесенә кемнәр каранмаган,
Кемнәр көрсенмәгән, кемнәр алданмаган.
Ул көзгене сөртеп чиста тоткан зат юк.
Ул көзгене безнең сөртергә дә хак юк.
Вакыт көзгесендә көн дә юктыр, төн дә.
Тоташ язмыш – шәүлә вакыт көзгесендә.
Әгәр аны чәчеп, кыйпылчыгын тотсаң,
Анда да шул тарих: бала – яшьлек – кортка.
Көзге каршысында ялган уттай яна.
Язмышларны күмеп вакыт комы ага.
Илнар Фатихов
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев