Яңа исемнәр
Уртак дин бар
Һәркемнең үз җәһәннәме...
Сиздермәүче, китмәүче дә
Бер сер яши һәр кешедә,
Хәят – аның тәхәллүсе:
Һәр атомда – Аллаһ үзе.
Ул – мәгънә, һәм ул – материал,
Җисем, дәрт, җан, акыл, хыял
Бу дөньяны ташлаганда
Яттан кушыла аңарда.
Бишек дингә биргәнгәме,
Һәркемнең үз җәһәннәме.
Төрле савап, бер үк яла,
Бар халыкка уртак – Алла.
Кирәк түгел йорт йә кабер,
Мөһим түгел: мөэмин, кяфер...
Калтыраткан күңел түрен
Уртак дин бар:
Сөю,
Үлем.
"КУ" 10, 2019
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев