Туган һәр таң рәшә кебек...
Яшьнәп яшә, чөнки гомер безгә Тик бер тапкыр гына бирелә!
Туган һәр таң рәшә кебек –
Уала да бетә. Югала.
Мизгел кебек кыска безнең гомер,
Моңсу уйларыңда югалма.
Адашсаң син кара урманнарда,
Таныш тоелмаса урамнар да,
Яктылыкка ургы!
Атла туры. Алга. Шуны аңла:
Күрәселәр безнең әле алда.
Әгәр җаның соры көнгә күнсә,
Төннәреңдә соңгы йолдыз сүнсә,
Өметеңне өзмә!
Төз йөрәгең сөенер бит, белсә:
Табигатьтә вакытлыча яз да, көз дә.
Кемдер читкә тайпылуың көтсә,
Белдермичә, арттан пычак төртсә,
Үпкәләмә!
Үпкәләрең тының буар үпкәләрдә.
Кичер дә син калдыр ерак үткәннәрдә.
Әгәр тормыш авыр сайлау куйса,
Киңәшләрдән инде тәмам туйсаң,
Үзең эш ит!
Бәхет – үзеңә тугры калуда,
Хыял тормышын эзләп табуда.
Бүген яшә, хәзер яшә, кешем!
Сулар да бит акмый кирегә.
Яшьнәп яшә, чөнки гомер безгә
Тик бер тапкыр гына бирелә!
Э Н Җ Е И Л Ь Я С О В А
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев