Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

ТАВЫК ЭШЕ (хикәя)

– Тавыгымны урладылармы дип соң... урладылар инде, урладылар... Кечатна көнне... әйе. – Бер тавыкны гына алганнармыни?! Тагы берәр нәрсә югалган идеме?!

Участковой Фидәис Мәргүбкамал карчыкның йортына җырлый-җырлый
килеп керде. Кәеф яхшы, күңел күтәренке:
Э-э-э-э-э-эй, дүртпочмаклы өстәлләрне,
Э-э-э-э-э-эй, түгәрәк итик әле...
Беренче эше тавык урлауны тикшерүдән башланыр дип күз алдына да
китермәгән иде – язмыш шулай кызык итәргә булгандыр, күрәсең. Икенче
яктан, ярамаган ни – безнең ише югары белемле эспециәлистләргә тавык ни
дә сарык ни. Заманча тикшерү ысуллары белән теләсә нинди җинаятьнең
очына чыгарга була ул!
Менә сиңа мә-ә-ә! Менә сиңа дүртпочмаклы өстәл, чынлап та. Әллә
мине табын әзерләп көткәнме бу Мәргүш?! Булмас, булма-а-ас – берәр
кунак көтүедер.
Ни дип дәшәргә белми, бераз гына азапланып торырга туры килде.
Югыйсә өйрәнелгән кечкенәдән үк – Мәргүш, Мәргүш... Кемнең алмасын
урлыйбыз – әйдә, Мәргүшнекен; кемнең бәрәңгесе күмер астына озатыла
– Мәргүшнеке, әлбәттә!..
– Әйбәт кенә әле... кем... Син кем буласың соң әле?
Менә сиңа мә монысы, чынлап та! Үзе тавыгымны урладылар дип,
участковой чакырта, үзе, килгәч: «Син кем соң?» – дип торган була!
– Участковойны кем чакыртты соң, Мәргүб түти? – Үз-үзен мәҗбүриләп
булса да, Фидәис елмаеп куйган булды.
– Мин бит үзебезнең участкайны чакырткан идем, кемне әле... Рәисне.
– Үзебезнең участкай хәзер мин булам, Мәргүб түти.
Яңа исемнәр
Айдар Нуриев Актаныш районының Югары Гәрәй
авылыннан. 2004 елда Такталачык урта мәктәбен
тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт техник университетының
Түбән Кама шәһәрендәге филиалына укырга кереп, аннан
инженер-энергетик белгечлеге алып чыга. Бүгенге көндә Түбән
Камада яши, эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Фидәис, соңгы көчен җыеп диярлек, тагы бер елмаеп куйды. Юк, юк,
ялгышлык булды, ахры, гомерлек хезмәт юлыңны Мәргүш эше белән башлау.
– Бәт-тәч икән! – Мәргүбкамал карчык урындыгына «шап» итеп утырды
да, тагы да ныграк тавыш чыгарып, ботына сугып куйды. – Рәискә берәр
нәрсә булдымы әллә?
– Аңа берни дә булмады, Мәргүб түти, ул пенсиядә хәзер. – Фидәис, өр-
яңа, кара күннән тегелгән папкасын ачып, протокол тартып чыгарды да: –
Хәзер мин аның урынына. Йә, сөйлә соң – кайчан, кайда, ничек дигәндәй...
тавыгың ничек югалды?
– Бәт-тәч икән! – Мәргүбкамал карчык, баягыдан да көчлерәк итеп,
тагын ботына сугып алды. – Ә син кайсы авылныкы соң, улым?
Ялгышкан Фидәис, ялгышка-а-ан беренче эшендә үк Мәргүшкә килеп.
Әнисе элек үк әйтә иде – ерак юлга чыкканда, каршыңа Мәргүш очраса,
хет төкерен шунда, хет төкеренмә, юлың барыбер уңмаячак ди торган иде.
Шул Мәргүшнең йортына үз аякларың белән килеп кер инде!
– Мәргүб түти, танымыйсызмыни мине? Көтүче таягы белән арт ягыма
тамызганыгызны һаман да бик яхшы хәтерлим әле мин. – Юк, юк сезне
гаепләмим дигәндәй, бераз сүзсез торгач, тагы өстәп куйды Фидәис. – Соң,
үземдә инде гаеп... Ну, ярар ла соң, ничек анда тавык белән?
Мәргүбкамал карчык, эчкә баткан күзләрен бер чекерәйтеп, бер
түгәрәкләндереп, Фидәискә карап торды да:
– Кем малае соң әле син, улым? Аның күзе дә бит хәзер...
Кем малае, кем малае... Тиз генә котылып булмас, ахры, бу тозактан.
Хәзер, кем малае икәнен белеп алса, әби-бабайларны сораштыра башлар
инде... Әти-әниләрне «сикереп», бабайга күчсәм, тизрәк булыр, ахры.
– Әбүзәрнең оныгы булам... Чатан Әбүзәрнең. Кайчан урладылар
тавыгыңны?
Фидәис соравын кычкырыбрак биреп караса да, ярдәме тимәде.
Мәргүбкамал карчык, берара аның йөзеннән таныш чаткылар эзләгәндәй,
күзәтеп торды да:
– Бәт-тәч! Әбүзәрнең оныгы буласыңмыни син?! Әйтәм аны... Син аның
кайсы малаеның малае буласың соң әле?
Мәргүшнең йөзе җанланып китте. Беренче карашка бигрәк тирән
күренгән җыерчыклары да сөйкемле генә икән. Батты Фидәис монда
кереп, батты-ы-ы! Кайсы мәхлугына кирәк булган инде шушы Мәргүшнең
тавыгы?!
Ярый элек, Фидәис үскәндә, тавык урлау гадәти хәл кебек иде
аның ише яшүсмерләргә. Хәзер бит инде аның яшүсмер дигәннәре дә
телефоннарыннан аерыла алмыйлар...
– Төпчек малаеныкы булам, Мәргүб түти. Әйдәгез... Тавык эшенә
әйләнеп кайтыйк әле.
– Бәт-тәч... Теге чибәр киленнеке буласыңмыни?!
Мәргүш каршында югары белемең дә көчсез, ахры...
– Әйе, әйе! Тавык эше көтә, Мәргүб түти. Та-вык эше-е-е!
– Берсендә, апаем, чибәр килен белән икебезне сарыкларны алып
кайтырга җибәрделәр болынлыктан. Ул чакта килгән вакыты гына
булгандыр әле...
О-о-о... башлады бит бу. Юк, юк! Мәргүшкә бер хут бирсәң, тиз генә
туктатырмын димә! Төбеннән үк «кисеп ташламасаң», кичкә кадәр
шушында утыртыр!
– Мәргүб түти, Мәргүб түти! Гафу итегез, әлбәттә, тик мин монда
эш буенча кердем! Тавыгыңны урладылармы?! Кайчан урладылар?!
Урланганын кайчан сизеп алдың?!
Менә шулай менә! Сорау алуның менә шундый ысулы да бар аның –
һич көтмәгәндә, тиз-тиз генә сораулар бирә башладыңмы – югалып калган
кеше җавап бирми кая китсен! Алдашмыймы, дөресен сөйлиме – анысы
да сизгер тикшерүченең игътибарыннан читтә калмас.
– Тавыгымны урладылармы дип соң... урладылар инде, урладылар...
Кечатна көнне... әйе.
– Бер тавыкны гына алганнармыни?! Тагы берәр нәрсә югалган идеме?!
Менә шулай, менә шулай! Лейтенант Хисмәтуллин җебегән түгел ул
сиңа... Авызыңа карап утырырга!.. Мәргүбкамал карчык исә бөтенләй үк
югалып калды. Сүзләре бер-берсенә беркеп чыга башладылар:
– Бетавыкнгна... Бетавыкнгна. Җук-җук... Бүтнбрәберндә... Бүтнбрәберндә...
Әллә арттырып ук җибәрдемме мескен карчык белән? Үлеп китмәсен
тагы! Беренче эшеңдә Мәргүшнең башына җитсәң...
Алга таба «фән» дигәннәрең ничек эш йөртергә тәкъдим итә әле?
Беренче эш артыгы белән эшләнелде, ызначится, башка ысулга күчәргә
кирәк. Анысы – «урау-урау сорау» дип атала.
– Мәргүб түти, – дип сүзен башлады Фидәис бераз гына тынычрак
итеп, тик сөйләшү тонын артык йомшартмады (анысын фән шулай
куша). – Тавыгыңны урлаганчыга кадәр ничә баш тавыгың бар иде?
Җирдә озак гомер кичергән Мәргүбкамал карчык сөйләшүнең беразга
гына булса да йомшара төшкәнен бик тиз сизеп алды:
– Ул тавыкларны мин, апаем, ун ел элек асрый башлаган идем. Туктале,
минәйтәм, миннән ике яшькә картрак Өммекәшифә тавык саны арттырып
ятканда, мин тик кенә карап ятарга тиешмени? Сарык бар чагында, тавыкка
ушым китми иде минем, апаем, әйе. Өммекәшифәне өч ел элек җирләп
куйдык инде, әйе, урыны оҗмах түрләрендә булсын...
О-о-о... тагы кереп китте бит бу! Фидәис, аптыраганнан, бераз ияген
кашыштырып алды. Мәргүш инде ул арада тәмам элекке халәтенә кайтып
өлгергән иде.
– Шуннан, апаем, ымы, нигә соң әле минәйтәм...
Фидәис салмак кына, шул ук вакытта көчле генә итеп, папкасын өстәлнең
буш урынына чәпеп куйды. «Шап» иткән тавышка Мәргүш сискәнеп куйды
да авыз эченнән генә нидер сөйләнә башлады. Әһә, белгән догасын укыштыра
булса кирәк. Курку хисе тәмам таралганчы эшне тиз тотарга кирәк!
– Ничә тавыгың бар хәзер абзарыңда?
– Туг... тугыз... Сигез...
– Тугызмы, сигезме?!
– Әт... әтәч белән тугыз...
Тагы агарына башлады... Туктатып торырга кирәк булыр сорау алуны.
Бераз тын алсын инде. Шундый уйлар белән Фидәис Мәргүбкамал
карчыкның йөзенә күз ташлады. Күз ташлады дип, ныграк игътибар итте...
Киң маңгай. Әллә кая тирәнгә кереп баткан яшелле-зәңгәрле күзләр. Киң
борын... Бәрәңге борын диләрме әле? Бер сызык кебек кенә күренеп торган
авыз... Ныклабрак карамасаң, иреннәре күренми дә икән бит моның. Алга
чыгып торган ияк. Һәм җыерчыклар, җыерчыклар, җыерчыклар...
– Тә-ә-әк язып куябыз, алайса – сигез тавык, бер әтәч...
Фидәис язган арада, Мәргүбкамал карчыкка тагы җан керде булса
кирәк – тынлык озакка сузылмады:
– Апаем, бу пуртфилне дә хөкүмәт үзе тапшырамы? – Сорауга
җавап биреп торасы булмады. Бернинди паузасыз алга таба сөйләп
китте Мәргүбкамал карчык. – Менә элек ничек иде бит ул. Утын кирәк
икән – лесхуз ишеген таптап интегәсең. Печән кирәк икән – калхуз ишеген
таптыйсың. Әгәр дә инде...
– Җитте, Мәргүб түти! – Кыяфәте дә сөйләменә туры килсен өчен, Фидәис
торып басты да, өр-яңа костюмын сөрткәләп: – Мин монда, панимаетили,
уен уйнарга килмәдем! Үзең әйтмешли, хөкүмәт эше белән килдем!
Әллә, чыннан да, Фидәиснең «командирларча» тавышыннан шүрләде
Мәргүбкамал карчык, әллә «хөкүмәт» сүзеннән... Соңгысыннандыр,
мөгаен... Ни генә булмасын – кыяфәте җитдиләнде, иреннәре, калтырансалар
да, бер-берсеннән аерылмадылар. Ә инде яулык арасыннан бер колагын
да «чыгарып» куйгач, Фидәис эченнән генә: «Вәт так-то», – дип куйды.
– Кайсы көнне урладылар тавыгыңны?!
– Кайсы көнне дип, соң... Кечатна булды микән...
– Язып куябыз – четверг көн-не-е-е, ызначится, өч көн элек. – Ничектер...
ышандырырлык итеп әйтми әле бу. Югыйсә бит тугыз тавыкның берсе
югалу аның өчен уен эш түге-е-ел. Кичен дә саныйдыр тавыкларын, иртәсен
дә саныйдыр әле... Хм... Нидер ошамый әле миңа монда!
– Иртәнгә югалган идеме, кичкәме?!
– Иртән бит, апаем, мин бик иртә торам. Мин торганда, радиуга алып
баручылар да килмиләр әле. Аннан киләләр инде алар. Ә алар килгәнче
җыр гына җырлаталар. Аннан соңрак киләләр алар, апаем. Көтү чыгар
вакыт җиткәч чыгам мин урамга. Алай көтүгә чыгарырдай малым юк инде,
барыбер дә башкаларныкын үземнеке кебек озатып калам мин, апаем.
Каршы алганда да шулай каршы алам. Өч көн элек Сәрбиләрнең чираты
иде сыер көтүендә... бер килене генә килгән бу башка...
Фай-да-сыз... Криминалистикада Мәргүш өчен аерым ысул уйлап
табарга кирәктер, күрәсең... Кинәт кенә Фидәисне «ток суккандай» булды.
Ничә көн элек ди – өч көнме?!
– Мәргүб түти, ә тавыгыңны Сәрбиләр чираты узгач урладылармы, әллә
инде аңа кадәрме?
Бу юлы Фидәис соравын бернинди җитдиләнүсез, гадәти сорау кебек
кенә бирде. Мәргүбкамал карчык та бу үзгәрешне шунда ук сизеп алды –
янәдән ике учын берләштереп, ике тезе арасына шудырды да рәхәтләнеп
сөйләп китте:
– Сәрбиләр чиратына кадәр, Сәрбиләр чиратына кадәр. Ул Сәрбинең
киленен әйтәм...
– Мәргүб түти, ә шулай да Сәрбиләр чиратына кадәр ничә көнләп булды
икән?
Менә шулай бүлдерә-бүлдерә сөйләшсәң генә инде моның белән...
Башкача булмас, ахры.
– Ике-өч булгандыр, апаем, әйе. Ике-өч көн булгандыр Сәрбиләр
чиратына кадәр. Нәрсә сөйли идем әле мин?.. Ә! Сәрбиләрдән соң чират
Хәсәншаларныкы бит инде...
Менә сиңа «Беренче чәчәкләр»! Картлык белән буталып сөйлиме кайчан
тавыгы урланганын, әллә инде-е-е...
– Мәргүб түти, синең хәтерең шундый яхшы икән әле, әйеме?
Мәргүбкамал карчык җанланып ук китте. Кулын селтәп, «кет-кет»
көлә-көлә:
– Кая инде, апаем, хәтер булсын минем яшьтә...
– Юкка алай дисең, Мәргүб түти, юкка-а-а. Менә мин сиңа бер сорау
бирсәм – иманым камил, име – һичшиксез җавап бирәчәксең.
Фән буенча түгел, әллә ничек шунда... балаларча килеп чыкты инде бу...
Тик шулай да Мәргүбкамал карчыкның йөзендә кызыксыну чаткылары
күренде. Башлап карыйк соң... балаларча булса да, ярамаган ни? Нәтиҗәсе
генә булсын!
– Менә әйтеп бир әле син миңа... – Мәргүбкамал карчыкның
кызыксынуын тагы да арттырыр өчен, Фидәис берара сүзләрен һавада
«элендереп» калдырды. – Кар эреп бетеп, тавыкларыңны беренче тапкыр
ишегалдына чыгарганда, ничә баш тавыгың бар иде, ә?
Соравын бирде дә, сынаулы караш ташлагандай, маңгаен җыерып,
Мәргүбкамал карчыкка төбәлде.
– Апаем, аның быел язы да әллә ничек кенә килде бит шунда. Инде
матур гына карлар эреп бетеп килгәндә, тагы кыш килде бит! Ул мескен
сыерчыкларны кире җылы якларга кайтып китмәсәләр ярый дип борчылган
идем, ярый, калдылар инде. Менә элек – без яшь чакта – яз каршы алганда,
име, апаем...
Фидәис учын маңгаена «шап» итеп сугып куйды да башын селеккәләп
алды. Тагы алып кереп китте бит, ә? Бик тирәнгә өстерәсә, адашып калуың
да бар – туктатырга тизрәк, туктатырга!
– Ну анысын хәтерлисеңдер, Мәргүб түти. Ә тавыкларыңны... җәй
башында ничә тавыгың бар икәнен хәтерлисеңме соң, ә? – Та-а-агы бер кат
маңгаен җыерып, башын бераз алга сузып, сынаулы караш ташлады Фидәис.
– Ничек шуны гына хәтерләмәскә инде?! Сигез тавыгым, бер әтәчем...
барысы да исән-имин генә кыш чыктылар. Март башында буран котырган
иде бит әле...
Менә сиңа «икенче чәчәкләр»! Юк, юк! Бутамый Мәргүш. Нәрсәне-
нәрсәне – ә ничә тавыгы бар икәнен бутамы-ы-ый! Җәй башында да сигез
тавык, бер әтәч... Хәзер дә сигез тавык, бер әтәч. Шулай булгач нәрсә килеп
чыга – бер тавыгын да урламаганнар Мәргүбкамал карчыкның. Шулай
булмый ни – кемгә кирәк аның ябык тавыгы, кибет тулы ит булганда?..
Төрлесеннән, причум. Кыргый җанварлар күптән якын килмиләр авыл
тирәсенә, карчыгаларга да иртәрәк әле... Шулай булга-а-ач... хм – нигә
кирәк соң аңа бу спектакль?
Ул арада Мәргүбкамал карчык һаман яшьлегеннән «кайтып кермәгән»
иде әле, күрәсең:
– Тирес таптаганда, апаем, беләсеңме нинди җае бар аның?..
Тукта, тукта. Аңлашылды бит, барысы да аңлашылды бит! Тик... тик
бер генә сорау бирәм дә менә:
– Мәргүб түти, Мәргүб түти! Карале минәйтәм... Синең ул тавыгыңны
элегрәк тә урлаганнары бар идеме?
Мәргүбкамал карчык көтелмәгән сораудан югалып ук калды бермәлгә.
Бер карасаң, гап-гади сорау кебек тә соң, тик менә Фидәиснең нәкъ шушы
вакытта... Әле алай гына да түгел – нәкъ шушы мизгелдә бирүе – бу сорауны
гадиләр рәтеннән бик югарыга күтәрә дә куя инде менә! Әле ничек итеп
җаен китереп соравын әйт әле син аның!
– Булыштыргалады бугай инде, апаем. Участкай Рәис килештерә иде шул...
– Мәргүб түти, карале, минәйтәм. Ә менә... Рәис абыйның ничә тапкыр
килгәнен хәтерлисең соңгы арада?
Мәргүбкамал карчык бераз гына уйга калды да, кулларын бер-берсенә
ышкыштыргалап, сөйләп китте:
– Ничә тапкырын кем белгән инде аның, апаем. Шул язлы-көзле дип
әйтимме соң...
Фидәис акрын гына торды. Ручкасын, тутыра башлаган протоколын
дәүләт биргән сумкасына тыгып куйды. Аннан ашыкмый гына сумкасын
япты. Шулай ук ашыкмый гына чыгып китәргә торган җиреннән тораташтай
катып калды да, бер бармагын күтәреп, Мәргүбкамал карчыкка тагы бер
сорау бирде. Бүгенгә соңгысыдыр инде:
– Мәргүб түти! Ә менә Рәис абыйның кайчан да бер синең урланган
тавыгыңның очына чыга алганы булдымы?.. Кем урлаганын таба алдымы?
Бу юлы Мәргүбкамал карчык уйланып тормады. Ныклы, ышанычылы
итеп:
– Юк, апаем, юк!.. Язганны күрми гүргә кереп булмый диләр бит.
Шулай икән шул бит ул, шулай икән! Ничәнче еллар булды икән, анысын
кем белгән инде аның... Минем Мөхәммәтнурым әрмиядә иде. Шул язган
хатында: «И әни...», – дигән.
Мәргүбкамал карчык әллә Фидәиснең чыгып киткәнен сизми дә калды
инде – урамга чыккач та, өй эченнән аның тавышы килә иде әле.
Хәзер туп-туры Рәис абыйның өенә барырга кирәк! Рәис абый –
хөрмәткә лаек кеше, әлбәттә, тик менә шундый пүчтәк кенә эшнең дә
очына чыга алмаган бит ул. Ә Фидәис нәрсә – беренче көнне үк чишеп
атты Мәргүбкамал карчыкның башваткычын!
«Ну, Рәис абый, ну, Рәис абый!» – дип, эченнән генә кабатлый-кабатлый
бара торгач, остазының йорты янына килеп тә җитте. Тагы бер тапкыр
уй-фикерләренә кыскача анализ ясап алды да, элекке участковойның
ишегалдына кереп, ишектәге төймәгә басты.
Остазының өйдә үзе генә икәнен белсә, басып та тормас иде, әлбәттә!
Үзе генә түгелдер шул – кая китсен аның озын телле «еланы». Елан
дигәне – хатыны. Кем кушкандыр андый кушаматны?.. Ялгышмаган, бер
сүз белән әйткәндә.
Берникадәр вакыттан остазы – Рәис абыйсы килеп тә чыкты.
– О-о-о, Гринтамут килгән! – диде ул, ике куллап күрешеп. – Син нәрсә...
звонокка басып кыланып торган буласың?!
Фидәис кулын селтәп:
– Урамда да рәхәт бит... Аннан...
Фидәис сүзен ничек башларга белми аптырап калды – килгән хутка
ярып ташларгамы «чикләвекне», әллә?.. Нинди чикләвек диген әле син
аны – Рәис абый үзе ничә еллар буе вата алмаган чикләвек бит ул!
Пауза озакка сузылгач, элекке участковой түзмәде:
– Йә, өйгә керик инде, әйдә. Апаң да өстәл тирәсендә бөтерелә иде.
Йә, башла сүзеңне дигәндәй! Майлы күзләреңнән күреп торам – юкка
килмәгәнсең бит.
Юкка түге-е-ел, Рәис абзый, юкка түге-е-ел. Хәзер күрсәтәм мин сиңа
«гринтамут»ны. Тик ничек кенә башлап җибәрергә икән соң?.. Масаеп
сөйлимме, әллә инде «карт бүре»не бераз кызганыргамы? Дүрт аяклы ат
та абына бит дигәндәй...
– Рәис абый, монда гына сөйлим дә китәм мин – өеңә кереп тормам,
рәхмәт.
– Үзең беләсең, үзең беләсең... Йә, ни бар анда?
– Мәргүб түтигә бардым бүген! – Фидәис урап йөрмичә генә, турысын
ярды да салды: – Тавыгын урлаганнар менә.
– Ә-ә-ә... – Остазы шундук нәрсәдер әйтмәкче иде дә кебек, ахыр чиктә
әйтми калды. Кулы белән ишегалларындагы эскәмиягә ишарәләде дә,
икәүләп шунда барып утырдылар.
– Таптым бит мин ул тавык бурын! – Фидәис шулай диде дә, башын
борып, Рәис абыйсының йөзенә карады. Тик, ни кызганыч, бернинди
гаҗәпләнү дә күрмәде анда. – Таптым бит ул тавык карагын дим, Рәис абый!
– Йә, кем соң?
– Кызык булып киттеме әллә кем икәне?! Югыйсә бит практика үткәндә,
мин бөтен архивны карап чыктым – анда бернинди дә «Тавык эше» юк иде.
Ә Мәргүб түти әйтүе буенча син инде берничә мәртәбә... – Фидәис бераз
гына кирәкле сүзен исенә төшереп торды да – Язлы-көзле! Әйе, язлы-көзле
«Тавык эше» буенча килгән булгансың икән бит аңа.
Фидәис тагы бер мәртәбә остазының йөзенә күз ташлап алды – бераз
гына булса да оялу, кыенсыну ише очкылар күренмәсме, янәсе. Ярар,
ярар – таш кебек утырган бул әле – алга таба карарбыз!
– Тик менә, Рәис абый, практик яктан булган «Тавык эше», ә теоретик
яктан беркая да теркәлмәгән.
Соңгы сүзенә арттырыбрак басым ясап, инде өченче мәртәбә карашын
ташлады остазына – кая анда кыенсыну! Киресенчә, авызы ерыла башлаган
әнә. Нидер әйтергә җыена, ахры. Әйдә соң, әйдә – тыңлап карыйк.
– Син, Гринтамут, мин ничә еллар буе булдыра алмаган эшне бер көндә
булдырдым дип уйлыйсың инде, алайса?!
Үтерә инде шул «Гринтамуты» белән! Беренче көннәрне «Яшел
пәмидур» дип йөртә иде... шаяртыбрак, әлбәттә. Бераз бер-берсенә ияләшә
башлагач, ялварып сорады Фидәис остазыннан:
– Рәис абый, бер генә үтенечем бар – шуны эшли аласыңмы?
– Әйтеп кара соң – аннан ары карап карарбыз.
– Әйтмә әле миңа башка шул «Яшел пәмидур»ыңны! Берәрсе ишетеп
алса, күп кирәкмени авыл җирендә?..
– Ярар соң, – диде дә башка алай дип эндәшмәде ул Фидәискә. Ә икенче
көнне үк «Гринтамут» дигән кушамат тагып куйды. Монысы да шул ук
«Яшел пәмидур», бары тик инглиз телендә генә... Кызы мәктәптә инглиз
теленнән укыта – шуннан сораган, күрәсең...
– Йоклап киттеңме әллә?! Мактанырга килдең инде, ә? – Фидәиснең
колагына җиңелчә генә чиртеп алды. – Истән чыккан бит сиңа Мәргүб түти
турында алдан әйтеп куярга...
– Нәрсәне әйтеп куярга?! – Фидәис җанланып китте.
– Нәрсәне, нәрсәне – язлы-көзле шулай чакырта дип...
Ничек?! Әллә Рәис абый да белгән булганмы дөреслекне?! Алайса, нигә?..
– Ну... шуннан нәрсә?
– Ну-у-у... чуннан нәрчә? – Карт бүре бераз «попугайланып» алды да алга
таба җитди генә сөйләп китте: – Беренче баруда ук белдем мин, кәнишне,
тавыгын беркем дә урламаганын. Алга таба да шулай булды – җинаять эше
юк, ә Мәргүб түти урлаганнар ди. Беләсеңме нәрсәгә чакырта? Ялгызлыктан
тәмам интеккәч шулай эшли ул.
Кәшифә түти исән чагында бер-берсенә йөрешәләр иде, ул үлгәч йөрер
кешесе дә бетте. Улы күптән үлде инде... Оныклары кайтмый. Кунак итәсе
киләдер инде, күрәсең... Табын җәйгән булгандыр үзенчә...
– Бар иде шул табын дигәнең! Әйе!
– Вәт-вәт. Ә синең архивыңа килгәндә... Бернинди дә протокол язмадым,
әлбәттә. Ярты елга бер сәгатем жәл түгел... үзебезнең авыл кешесе бит.
Участковой гаилә конфликтларын җайга салырга тиешме? – Тиеш! Менә
шулай итеп карадым мин бу эшкә... Син әйтмешли, «Тавык эшенә».
– Алай икә-ә-ән, – диде Фидәис, күңеле төшкәнен яшермичә. – Мин
бит... мин бит башкачарак уйлаган идем.
– Үзенә әйтеп ташламагансыңдыр бит алай-болай?.. Мәргүб түтигә дим...
– Юк, юк, әйтмәдем! Мин... минем тизрәк синең янга киләсем килгән
иде... Мактанмакчы булган идем...
Остазы тагы бер кат Фидәиснең колагына чиртеп алды да:
– Зыян юк, иптәш лейтенант! Барысын да белеп туып булмый инде ул.
Теоретик белем әйбәт нәрсә, әлбәттә, тик... Тәҗрибә туплар өчен вакыт кирәк
шул. – «Карт бүре» бераз гына, әйтергә микән, юк микән дигәндәй, «ык-мык»
килеп торды да, – хет тугыз хатын белән йоклап чык бер төн эчендә – барыбер
бер айдан бала тумаячак, энем. Бала өлгерсен өчен тугыз ай кирәк!..
Фидәис, Рәис абыйсыннан чыккач, акрын гына өенә таба атлап китте.
Бераз баргач, үзе дә сизмәстән җыр сузып җибәрде:
– Сукыр җырчы урам чатларында
Җырлый дөньяларын оныты-ы-ып...

Айдар Нуриев

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев