Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Табибка

Өмет тулы күпме караш үтә, Күпме язмыш табиб кулыннан

Җилкәсенә нинди йөк төшсә дә,
Ул тайпылмас барыр юлыннан:
Өмет тулы күпме караш үтә,
Күпме язмыш табиб кулыннан.
Саф күңеле, яшь йөрәге белән
Ул сайлады шушы сукмакны.
Антын бирде таптан саклыйм диеп,
Иңендәге ап-ак халатны.
Кеше гомере өчен көрәшкәнче,
Көрәште ул озак үзе дә.
Эзен салып узган, әнә күпме
Йокысыз төн аның күзенә.
Юк, зарланмас, рәхмәт сүзләреннән
Канатланыр табиб янәдән.
Көнме, төнме – ярдәм кулы сузып,
Ул коткарыр сине бәладән.
Тәүге аваз салып, дөньяларга
Килгән чакта каршы алучы.
Сүнгән йолдызларны кабызырга
Дөрес юлын эзләп табучы.
Ул дәвалар бәлки күңелеңне,
Шифа бирер сүзләр табып кына.
Фәрештә дә түгел, тылсымчы да,
Ул бары тик гади табиб кына!..

Г Ө Л Ү С Ә М О Р Т А З И Н А

 

"КУ" 06,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев