Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

"Сурәт янса, җан – мәңгелек..."

Вакыт үткәч, бездән калыр Бары сурәт ак-каралы.

Вакыт үткәч, бездән калыр

Бары сурәт ак-каралы.

Карап искә алырлармы?

Искә алып карарлармы?

Әллә утка ягарлармы?

Бик кадерләп сакларлармы?

Йә ул тузанда аунармы?

Кемдер тын гына елармы?

Елмаермы аны күреп,

Киләчәге – билгесезлек...

Безгә булыр ул барыбер,

Сурәт янса, җан – мәңгелек.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев