Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Сурәтеңне сүтеп җыям

Араларны кат-кат сүтеп җыеп, Мин кабаттан сиңа үреләм.

Сурәтеңне сүтеп җыям –

Ашыктырам вакыт агышын.

Гашыйк итеп салкын яңгырлардан

Ышыклатты синең тавышың.

Назга күмәм сине. Һәм күмеләм.

Араларны кат-кат сүтеп җыеп,

Мин кабаттан сиңа үреләм.

 

ЭЛЬВИНА МИҢНУЛЛИНА

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев