Яңа исемнәр
Сүнәр өмет
Таш бәгыр(е)ңне чәчкә итә-итә Аңышмадым утка кергәнем. «Башкаларга ышанма син!» – димә, Син күрсәткән – минем белгәнем.
Соңгы өмет бүген сүнәр микән,
Озак булса, булыр иртәгә.
Җылылыгым сүрелмәде түгел,
Гел калмады башка иркәгә.
Очрамасын. Күрсәм, читләп узыйм.
Күрешәсем килми һич кенә.
Һәрчак олы булган йөрәк хәтта
Хәзер инде сиңа кечкенә.
Кимчелектән мактау ясый алмыйм,
Күңел инде сине акламый.
Дошманнарың ташка күмә калса,
Сөяксез тел сине якламый.
Таш бәгыр(е)ңне чәчкә итә-итә
Аңышмадым утка кергәнем.
«Башкаларга ышанма син!» – димә,
Син күрсәткән – минем белгәнем.
Камилә Әхмәдиева
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев