Сау бул, җәй!
Җылы язның шомлы тәрәзәсен ачып, Син яшәгән җәйгә таба үрелеп багам. Калам. Бер сораса, әйтегезче: «Ул – хушлашкан язда һаман!»
Сәер, җылы бу яз. Урам кертми өйгә.
Зөбәрҗәт күк кавыштыра ай-кояшны.
Чәчәкләрдә генә ниндидер шом.
Ниндидер моң сыза – тоясыңмы?
Коясыңмы эчкерсезлек элеккечә?
Элек – кичә генә иде. Әрни һаман
Ул кич. Кулдан җәй өстери алга,
Ә мин без хушлашкан язда калам.
Анда әл(е) дә исә ваемсызлык җиле.
Анда ул шом – бары чәчәк чыңы гына.
Битараф «хуш!» әле әйтелмәгән, әле –
Үтермәгән,
ут өрмәгән яшәү чыбыгыма.
Соңгы киче язның. Суырылып, сулып,
Ятим чәчәк булып,
җилдә башым кагам.
Җылы язның шомлы тәрәзәсен ачып,
Син яшәгән җәйгә таба үрелеп багам.
Калам. Бер сораса, әйтегезче:
«Ул – хушлашкан язда һаман!»
Р У З А Л И Я Ш А К И Р О В А
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев