Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Өйдә калыйк

Әйдә, бүген өйдә калыйк әле! Чыкмыйк әле шаулы шәһәргә! Болай барса, тиздән туры килер Тынлыкка да «сез» дип дәшәргә.

Әйдә, бүген өйдә калыйк әле!
Чыкмыйк әле шаулы шәһәргә!
Болай барса, тиздән туры килер
Тынлыкка да «сез» дип дәшәргә.
Чәй ясыйк та, карлыганнар кушып,
Бераз бөтнек өстик янына.
Булсын безнең арабызда бары
Тынлык белән үргән ял гына.
Ә аннары күкрәк тутырып сулыйк,
Тәрәз артын кошлар биләгән.
Билгеледер, алар тынлык бозмый.
Бу табигать шулай көйләнгән.
Шәһәр зары мәңге бетмәс кебек,
Үз-үзеңне генә югалтма!
Әйдә, безнең тынлык тыңлавыбыз
Әверелсен яңа йолага!
Бар уйларны җыеп ат тәрәздән,
Мин яныңда, әмма син – үзең.
Еллар чыныктырган йөрәк тә бит
Кайнаса да юаш һәм түзем.
Ишетәсеңме?! Тынлык урамында
Яңа йортлар – уйлар калкалар.
Ул уйларны шәһәр сыйдыралмас,
Алар өчен үтә тар кала.
Тынлык керсен безнең күңелләргә,
Һәр күзәнәк тойсын тылсымын.
Сизәсеңме, тавыш югалганга
Җан өстенә күпме уй сыйды?!
Тыңлыйк әле тынлык тавышларын,
Шашынсын ла шау-шу урамда!
Әйдә, бүген өйдә калыйк әле,
Җан-орчыкка тынлык урарга!

Илнар Фатихов

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев