Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

МОҢГА ТӨРЕНГӘН ТУКАЙ (драманың дәвамы)

М и р х ә й д ә р (Габдулла Тукайга). Борчылма, шәкерт! Рәүф иртәгә үк шкулга барыр. Безнең урамда яши торган шәкертләрнең һәммәсен без сиңа Рәүф берлән икәүләп җыеп китерербез.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Бишенче күренеш
Мирхәйдәр йорты. Кечкенә генә ике тәрәзәле бүлмә. Ике тәрәзә
уртасында кечкенә өстәл өстендә гади генә лампа. Лампа өстенә
кружка куеп, чәй җылытыр өчен калай түгәрәкләр беркетелгән.
Өстәл кырыенда ике яклап карават. Шул караватларда ике
яшь сабый йоклап ята. Диварда нәзек кенә тимер кыршаулар
асылынып тора, ә аларга әллә никадәр ачкычлар, йозаклар,
боҗралар эленгән. Алар белән беррәттән яшел төстә, колаклары
җиздән ясалган скрипка эленеп тора. Ишек янында кечкенә генә
мич. Миңниса тезләнеп, мич авызына кәкре ботаклы агач кисәген
кертмәкче була. Ишек ачыла, һәм бүлмәгә
Габдулла Тукай керә.
М и ң н и с а. Ишекне ябыгыз тизрәк, суык кертәсез.
Габдулла Тукай тиз генә ишекне яба.
Г а б д у л л а Т у к а й. Исәннәрмесез! Рәүф дигән шәкерт монда
торамы?
М и ң н и с а. Чыгып киткән иде атасы берлән, хәзер кайтыр...
Г а б д у л л а Т у к а й. Сез Рәүфнең әбисе буласызмы?
М и ң н и с а (мичнең ишеген ябып). Юк! Мин аның әнкәсе Миңниса
булам.
Г а б д у л л а Т у к а й. Гафу итегез, зинһар өчен...
М и ң н и с а. Нәрсә гафу үтенәсең, чыны шулай! Әби булып беттем
шул инде. Иртә картайтты мине бу каһәр суккан тормыш. Югыйсә,
әнә, тәрбиядә торгач, безнең хуҗа хатыны Бибилатыйфа белән бер
яшьтә без… Бер елны диярлек кияүгә чыктык… Аңа кара да миңа кара. Кем аңа кырык бишне бирер? Утыз биштән ары берәү дә бирмәс.
Ә миңа инде алтмышны бирүчеләр дә бар. Менә ул гомер дип әйтеп
әйткән нәрсә… Хәзер ул, Бибилатыйфаны әйтәм, кордаш итеп кереп
караганы да юк. Ә яшь чакта без аның берлән ахирәт дуслар идек.
Бертуганнар кебек дип йөртәләр иде үзебезне.
Ишек ачыла, һәм бүлмәгә С ә р в и керә. Сәрви, өшегән
кулларына өрә-өрә, аларны мич янына сузып утыра.
М и ң н и с а (Сәрвигә). Сәрви, чишенеп торма, чиләк белән су
алып кер дә тимер мич өстенә утырт, атаңның эштән кайтуына кияр
күлмәге юк, юып алырсың.
С ә р в и. Тукта әле, әнкәй, кулларымны җылытыйм бераз, өзелеп
төшә яздылар бит (мичкә төкереп куя).
М и ң н и с а. Төкермә утка, авызың чабырыр, юньсез!
С ә р в и (Габдулла Тукайга карап). Әй, күпме төкергәнем бар,
ичмасам, бер генә дә чабырганы юк әле!
М и ң н и с а (Габдулла Тукайга). Нәрсә карап каттың? (Сәрвигә).
Ә син нәрсә ят кеше янында туңкаеп торасың! Оятсыз! Бар, су алып
кер дип әйттем бит мин сиңа!
Сәрви оялып чыгып китә.
Г а б д у л л а Т у к а й (Миңнисага). Бу чибәр кызчык сезнең
кызыгыз буламы?
М и ң н и с а. Сиңа ни пычагыма соң кеше баласы? Бар, йөрмә
монда эчемне пошырып. Рәүф кайткач килерсең.
Г а б д у л л а Т у к а й. Сәрви! Нинди гүзәл исем.
М и ң н и с а. Ошадымы әллә?
Г а б д у л л а Т у к а й. Ничек елмаеп тора күзләре...
М и ң н и с а. Ошадымы әллә дим?
Г а б д у л л а Т у к а й. Ошамаган кая! Ошады, әлбәттә! Менә бу
кыз, ичмасам, ә кызыл битләре... җиләккә охшаганнар.
М и ң н и с а. Ошаса, вакыты җиткәч, алып китәрсең. Мәһәр җыя
башла, 30 сумнан да кимгә бирмим кызымны.
Г а б д у л л а Т у к а й. 30 сум?
М и ң н и с а. 30 сумың булмаса, йөрмә монда селәгәйләреңне
агызып.
С ә р в и ишектән чиләк белән су алып кереп, аны мич өстенә
утырта. Шунда ук өстендәге бишмәтен салып ыргыта һәм
үзенең ябык кына, ләкин төз һәм сыгылмалы буена сыланып
торган иске күлмәктән кала.

С ә р в и. Арыдым! Ашыйсым килә.
М и ң н и с а. Әнә, яшь шәкерт сиңа күз салган. Икенче юлы 30
сум мәһәр белән сине алырга киләм, ди...
С ә р в и (Габдулла Тукайга). Минеме?
Г а б д у л л а Т у к а й. М-м-м-мин. Алай д-д-димәдем.
С ә р в и. Ә нәрсә дидең?
М и ң н и с а. Битең җиләккә охшаган, диде, бәбәкләрең җүләрнеке
кебек гел көлеп торалар ди...
Г а б д у л л а Т у к а й. Алай әйтмәдем мин.
Сәрви шүрлеккә үрелеп, ашъяулыкка төргән икмәк түтәрәмен ала
да аны күкрәгенә терәп кисә һәм, түтәрәмне тагын
ашъяулыкка төреп, шүрлеккә куя.
М и ң н и с а (Сәрвигә). Нинди вакытлы-вакытсыз ашап утыру ди
ул?
С ә р в и (Габдулла Тукайга карап һәм икмәк ашап). Илаһи ачыктым,
әнкәй, әгузе бисмилла…
М и ң н и с а. Пырдымсыз! Шәкерт күргәч, теле ачылды! Карале
син аны! Бирәм әле мин сиңа кирәгеңне.
С ә р в и (Миңнисага). Бу шәкерт минем турында тагын нәрсә әйтте?
Г а б д у л л а Т у к а й. Рәүф тиз кайтыр микән?
М и ң н и с а (Сәрвигә). Чикерткә кеби сикеренмә! Бар, утын алып
кер!
С ә р в и. Утын бар бит әле! Бераз җылыныйм инде, әнкәй.
Ашыйсым килә минем...
Урамда ир-ат тавышлары ишетелә һәм ишек ачылып, зур әрҗә
күтәреп, М и р х ә й д ә р белән Р ә ү ф керәләр.
М и ң н и с а. Мирхәйдәр! Тагын нинди чүп-чар алып кайттың
инде?
М и р х ә й д ә р. Шаулама әле, карчык, син бернәрсә дә аңламыйсың.
Менә монда әлеге чормадагы тәгәрмәчне утыртып, аны кечкенә
тәгәрмәчкә каеш бәйләп ялгасам, менә дигән токарный станок килеп
чыга. Теләсәң, «Зингер» машинасы кебек аяк белән әйләндер, теләсәң,
моторга ялгап җибәр. Теләсәм, кер юа торган аппарат яки тәүлегенә
ун күсе тота торган тәбе, яисә берьюлы биш каеш телә торган ишле
пычак ясый алам.
М и ң н и с а. Сезнең станокларыгыз берлән минем чәчем агарып
бетте инде. Миңа дисә, бөтенесен балта берлән турап, мичкә ягасы!
Бүтән файдасы юк сезнең җен әкәмәтләренең. Акылга утырмый
картайдың инде. Әнә, синең кордашлар базарда сәүдә итеп, үзләренә йорт салдылар. Галәви кибет ачып җибәрде. Яшь чакта син алардан
ким идеңмени? Көчең бар иде, акылың бар иде…
М и р х ә й д ә р. Йә, җитте, хатын! Кеше күзенә карап тормыйбыз
бит... Әлхәмдүлилләһ! Акылга утырмый картайдың дигәнең менә, анысы
дөрес. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди торган иде мәрхүм әти.
Әгәр дә мәгәр яшьли минем башка уку исе кергән булса, мин икенче
төсле картаер идем, акылга утырып. Укып булмады, мать честна!
М и ң н и с а. Җитмеш? Җидесе дә юк әле сездән!
Г а б д у л л а Т у к а й (Мирхәйдәргә). Сез – бик акыллы кеше,
Мирхәйдәр абый. Укыган булсагыз, учёный булыр идегез.
М и р х ә й д ә р (Габдулла Тукайга карап). Өйрәнеп булмады шул
яшь чакта...
Г а б д у л л а Т у к а й. Бик акыллы сүзләр сөйлисез, Мирхәйдәр
абзый. Картайгач менә болай үкенеп утырмас өчен яшь чагында укып
калырга кирәк, дөрес!
М и р х ә й д ә р. Бик дөрес, бик дөрес! Һай, кадерен белмәгәнбез
яшьлекнең. Соң, аның мөмкинлеге дә шулхәтле генә булган шул,
туган! Иман шарты белән «Әфтияк» укыттылар да, безне укудан
алып, олау йөртергә җиктеләр.
Г а б д у л л а Т у к а й. Менә мин мәдрәсәдән сезнең улыгыз Рәүф
турында сорашырга килдем! Яхшы гына укып барган җиреннән
мәктәпкә йөрмәс булды.
М и р х ә й д ә р (Рәүфкә карап). Моны ничек аңларга боерасыз?
М и ң н и с а. Аңлап торасы юк. Әнә безнең хуҗаның улы
Габдерахман бөтен җире җитеш, өсте бөтен, ашаганы бал да май
була торып, укуын ташлады да кибеттә атасына булышырга тотынды.
Бездән акыллырак кешеләр шулай иткәч, безгә ни кала? Укып-укып
та адәм рәтле көн күрә белмәгән кешеләр бик күп. Бер дә укымый
кеше булган кешеләр дә бар…
С ә р в и (Габдулла Тукайга карап). Әйтер сүзең калмадымы?
Шулардан җиңдереп торасыңмы?
Г а б д у л л а Т у к а й. Әгәр дә сез малаегызны укудан күршегез
Габдерахман аерган кеби аерсагыз, дөрес булмас. Габдерахман бай
аерган булса, ул үзенең байлыгына, дәүләтенә ышанып аергандыр.
Сез нәрсәгә ышанып аерасыз? Кибетче малае кибетче булып калыр.
Сез улыгызга нинди байлыгыгызны мирас итеп калдырасыз? Мин
беләм, Рәүф тә менә шулай, атасы кебек картаер. Ул да киләчәк
көнендә: «Эх, яшь чагымда укымаганмын бит», – дип үкенеп утырыр.
Менә шундый үкенечне мирас итеп калдырасызмы сез аңа?
М и р х ә й д ә р. Дөрес әйттең, шәкерт! Гомер буе атасы берлән
анасына нәгъләт укыр. Терсәкне тешләрдәй булыр, әмма инде эш үткән!
Г а б д у л л а Т у к а й. Шуны әйтегез әле миңа: сезнең күрше
үзенең улын нәрсә дип укудан туктаткан?

М и ң н и с а. Дингә каршы укыталар, дип туктатты. Шулай итми,
берәүнең дә үзенең хак диненә каршы барасы килми…
Р ә ү ф. Дингә каршы анда берни дә әйтмәделәр. Габдерахманның
әтисе үзенең приказчигын куып чыгарган, кибеттә кеше калмагач, улын
укудан алган. Хәзер Габдерахман кибеттә әтисенең кул астында йөри…
М и р х ә й д ә р (Рәүфкә кычкырып). Алайса, син ни дип укуыңны
ташлап кайттың?
Р ә ү ф. Без өч малай кайтмый идек. Бар да кайтып киткәч, без дә
киттек. Бүген мин бармакчы идем дә...
М и ң н и с а. Мин җибәрмәдем. Дингә каршы укытыр хәлем юк.
Г а б д у л л а Т у к а й. Дөньялык өчен кирәк гыйлемне укыту
– дингә каршы укыту дигән сүз түгел! Сез бит балагызны мулла
ясарга түгел, дөньялыкка ярый торган кеше ясарга, укымышлы,
һөнәрмәнд кеше ясарга укытасыздыр? Мирхәйдәр абзый хәзер генә
менә шул турыда үкенеп сөйләп утырды түгелме? Шкулда дингә
каршы укытмыйлар! Киресенчә, шкулда яңа фәннәр кертеләчәк.
Берсе җәгърәфия булса, икенчесе тарихы исламия...
М и р х ә й д ә р. Дөрес әйтте бу, мать честна! Син бутама, карчык,
эшне бозма, яме. (Кычкырып). Мин улыма шкулны ташларга рөхсәт
итмәдем. Башымдагы чәчем коелып беткәнче тырышырмын, әмма
укытырмын!
М и ң н и с а (Сәрвигә карап). Ник котырына ул?
М и р х ә й д ә р (кычкырып). Молчать! Белдеңме шуны? Ирме мин
сиңа, кем? Мин өйрәтермен сезне! Менә мин үләрмен, мине кәфенгә
төреп, кабергә илтеп тыгарсыз, аннан соң үз белдегегез белән яши
башларсыз! Ә хәзергә мин сезнең кәмәндир! Ир хакы берлән ата хакы
нәрсә, беләсезме шуны?
М и ң н и с а. Белмәгән кая! Бик эш кырдың инде…
Миңниса бер сүз дә дәшмичә почмакка барып утыра.
М и р х ә й д ә р (Габдулла Тукайга). Борчылма, шәкерт! Рәүф
иртәгә үк шкулга барыр. Безнең урамда яши торган шәкертләрнең
һәммәсен без сиңа Рәүф берлән икәүләп җыеп китерербез.
Габдулла Тукай кесәсеннән кубыз чыгара.
Г а б д у л л а Т у к а й. Мең рәхмәт, Мирхәйдәр абый. Гафу итегез,
ә скрипкада кем уйный белә?
М и р х ә й д ә р (дивардан скрипканы алып Сәрвигә суза). Мә,
кызым, уйнап күрсәт әле шәкерткә.
С ә р в и (оялып). Әти, бәйләнмә әле. Кыллары көйләнмәгән аның.
М и р х ә й д ә р. Уйна дидем мин сиңа, әйтмәгән саен!..

Габдулла Тукай кубыз белән «Каз канаты» татар-башкорт халык
җырын уйный башлый. Сәрви аңа кушылып скрипкада «Каз
канаты» җырын көйләргә керешә.

Г а б д у л л а Т у к а й (җырлап).

Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була.
Сәрви дә Габдулла Тукайга кушылып җырлый башлый.

Каз канаты каурый-каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.
Каз канаты ап-ак була.
Ир канаты ат була;
Чит илләрдә йөргән чакта
Бик сагынган чак була.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев