МОҢГА ТӨРЕНГӘН ТУКАЙ (драманың дәвамы)
Г а б д у л л а Т у к а й. Без мәдәниятнең яңа баскычына аяк басып килә торган яшь милләт шәкертләре! Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Әлбәттә! Җәгърәфия фәне – бик кирәкле фән! Кем белгән бит җирнең карбыз кебек түгәрәк икәнен...
Өченче күренеш
Сәхнә өстендә «1895 ел» дип язылган. «Мотыйгыя» мәдрәсәсе.
Декорацияләр икенче күренештәге кебек. М о т ы й г у л л а
Т ө х в ә т у л л и н сандык янына килеп, аны ача һәм нәрсәдер эзли
башлый. Г а б д у л л а Т у к а й эскәмиягә барып утыра.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Мин Зөя өязе Кече Кайбыч
авылында туып-үстем. Габдулла, кил әле монда...
Габдулла Тукай Мотыйгулла Төхвәтуллин янына килеп баса.
Мотыйгулла Төхвәтуллин сандыктан китаплар чыгара башлый.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Кара, күпме китап! Син
боларның барысын да укып чыгарга тиеш, Габдулла.
Мотыйгулла Төхвәтуллин кулына китап ала һәм
Габдулла Тукайга суза.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Монысы сиңа, Габдулла.
Габдулла Тукай китапны кулына алып, игътибар белән карый башлый.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Синең кулыңда Габделкаюм
Габденнасыйр улы Насыйровның «Әбүгалисина» китабы. Син бу
китапны һичшиксез укып чыгарга тиеш. Бу китап – сиңа миннән
бүләк.
Г а б д у л л а Т у к а й. Рәхмәтем чиксез, Мотыйгулла абый. Мин
бу китапны гомерем буе саклармын.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Бик сәхавәт8 егет син,
Габдулла. (Сандыкка карап). Ә, менә таптым!
Мотыйгулла Төхвәтуллин сандыктан кечкенә генә итеп
төрелгән кәгазь кисәге чыгара.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Беләсеңме, минем кулда
нәрсә?
Г а б д у л л а Т у к а й. Әлегә юк.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Без синең әтиең берлән
Кышкар мәдрәсәсендә тиз арада дуслашып киттек. Мин ятим бала
булганлыктан, Мөхәммәтгариф мине үзенең химаясенә алды. Без
бергә яшәдек, бергә укыдык, гел бергә идек. Укып бетергәч тә
аерылмаска сүз куештык. Беләсеңме, без нишләдек?
Г а б д у л л а Т у к а й. Нишләдегез?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Әгәр дә безнең беребез белән
бәла-каза була калса, бер-беребезнең балаларына булышачакбыз дип
кәгазьгә вәгъдә язып, кул куйдык.
Г а б д у л л а Т у к а й. Чынлапмы?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Чынлап, чынлап, Габдулла!
Менә әтиеңнең имзасы. Әтиеңдә дә шундый язма булырга тиеш,
ләкин минем имзам берлән.
Г а б д у л л а Т у к а й. Ә аннары нәрсә булды?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Мәдрәсәне бетерүгә,
Мөхәммәтгарифны Кушлавычка мулла итеп билгеләделәр. Ә мине,
укуын тагын дәвам итсен дип, Мисырдагы Каһирә мәдрәсәсенә
----------------------------
8 Сәхавәт – юмартлык.
җибәрделәр. Мисырда укуны тәмамлаганнан соң менә монда, Җаекка
килеп урнаштым. Эх...
Г а б д у л л а Т у к а й. Сагынасызмы?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Нәрсәне?
Г а б д у л л а Т у к а й. Туган авылыгызны сагынасызмы?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Сагынмаган кая!.. Кече
Кайбыч авылының матурлыгын күрсәң син! Безнең авылдан ямьлерәк
авыл күргәнем юк әле минем. Кече Кайбычның уртасыннан Бәрле
елгасы ага. Анда нинди генә балык юк. Яз көне балыкның чуты юк
инде менә. Ә безнең урман! Андый нарат урманнары беркайда да
юк. Агачлар тип-тигез үсәләр, әйтерсең лә бер анадан туганнар. Исең
китәр инде менә. Сөйләп бетергесез. Ә бал! Безнең урман балының
татлылыгын белсәң... Телеңне йотарлык...
Г а б д у л л а Т у к а й. Кырлай урманнары да бик гүзәл вә сылу,
ямьле. Андый урманнар бу якларда юк, күрәмсең!
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Безнең як табигатеннән дә
күркәмрәк җир күргән юк әле минем.
Г а б д у л л а Т у к а й. Мин дә шулай уйлыйм, Мотыйгулла абый.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Туган як, туган тел вә
табигать кешене илһамландыра. Бөтен язучыларны нәрсә булса да
илһамландыра.
Г а б д у л л а Т у к а й. Бик кызык мәгълүмат, бик акыллы сөйлисез,
Мотыйгулла абый.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Соң, чынлап та шулай бит
инде! Табигать берлән илһамланасың да шигырь язасың, кемдер
синең шигыреңне укып илһамлана да көйгә сала. Шулай итеп яңа җыр
туа. Бер яфрактан меңләгән ел җырлый торган җыр туарга мөмкин.
Беләсең килсә, бөтен татар халык җырлары шулай туган.
Г а б д у л л а Т у к а й. Искиткеч...
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Ә, искә төште! Балачакта
чикләвек агачыннан кәшәкә ясый идек, агач дип инде – чикләвек
тамырыннан. Аның башы кәкре була, шуның өчен тамырын казып
ала идек.
Г а б д у л л а Т у к а й. Таянып йөри торган таяк ясадыгызмы?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Юк инде! Бәрледә тәтке9
шуа идек. Үдри10 уйный идек. Таштан түгәрәкләп шора ясый идек.
Елгада чакрым ярым арада ике күпер бар. Ике төркемгә бүленеп, шул
үдри уенын уйный идек. Шул шораны кәшәкә берлән теге күпергә кадәр
алып барып җиткереп, аны күпернең теге ягына кертсәң, исәп бергә нуль
дигән сүз. Аннары уен яңадан башлана. Көндәшләр безнең күпергә шора
кертсәләр, исәп бергә бер була. Әле бит ике яктан җанатарлар утыра.
---------------------------
9 Тәтке – тимераяк.
10 Үдри – хоккей.
Г а б д у л л а Т у к а й. Ә уен кайчан бетә?
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Берәрсенең маңгаена шора
эләксә, шаулап кан китә. Шуннан уен туктала иде инде.
Г а б д у л л а Т у к а й (елмаеп). Үдри – кызык сүз. Отып калырга
кирәк.
М о т ы й г у л л а Т ө х в ә т у л л и н. Кызык сүзләр күп ул,
Габдулла. Өйрәнерсең, теләгең генә булсын. Әйдә, җырлап күрсәт
әле! Табигать турында җыр беләсеңме?
Габдулла Тукай оялып кына, нечкә тавыш белән «Әрәмәлек» дигән
татар халык җырын җырлый башлый. Мотыйгулла Төхвәтуллин
диварларда чиккән намазлыкларны сөлге белән каплап куя.
Г а б д у л л а Т у к а й.
Әрәмәләр арасында
Сайрый тургай баласы.
Туган җирем – гөл арасы,
Үзем – авыл баласы.
Әрәмәгә керәм, бәгърем,
Тотмыйсың беләгемнән.
Тамыр җәйгән гөлләр кебек
Китмисең йөрәгемнән.
Әрәмәлек арасыннан
Былбыл үтәрлек түгел.
Язып түгел, сөйләшеп тә,
Сүзләр бетәрлек түгел.
Әрәмәдә карама шул,
Карамада кондыз бар.
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса, йолдыз бар.
Дүртенче күренеш
Әхмәтша учитель русча укыта торган мәктәп. Сыйныфта бер-
бер артлы өч көрси11. Диварда ике пыяла шкаф. Шкаф китаплар
белән шыгрым тулган. Г а б д у л л а Т у к а й китаплар карый.
Көрси артында ш ә к е р т л ә р һәм Г а б д у л л а К а р и е в
утырып торалар.
Г а б д у л л а К а р и е в. Адаш, бер көй сузып җибәр әле.
Габдулла кесәсеннән кечкенә дәфтәрен чыгарып, анда язып барган
җырларына карап ала да, күзләрен йома төшеп, җырлый башлый.
Г а б д у л л а Т у к а й.
Җилфер-җилфер дәгенәй, ай, йөргәндә,
Җил ачадыр минем куенымны;
Ябыгып, җитеп кенә, ай, йөргәндә,
Җыр ачадыр минем күңелемне.
Шәкертләр торып, Габдулла Тукай янына килеп басалар.
----------------------------
11 Көрси – тәбәнәк озын өстәл, мәдрәсәләрдәге парта.
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Габдулла, безнең сиңа бүләк бар бит әле!
И к е н ч е ш ә к е р т. Туган көнең берлән, Габдулла!
Габдулла Кариев кесәсеннән кубыз чыгарып, Габдулла Тукайга суза.
Г а б д у л л а К а р и е в. Туган көнең котлы булсын, адаш!
Рәхәтләнеп уйна!
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Габдулла Кариев үзе сайлап алды!
Г а б д у л л а К а р и е в. Юк инде, бергә сайладык.
Габдулла Тукай кубызны алып уйнап карый.
И к е н ч е ш ә к е р т. Әйдә, минекен чиерт әле... Әйдә!
Ши-и-и-нова-а-а-й, ой, ко-а-алю-ю-ю-са
Каты йө-ө-ө-ресә шипка-а-а аляна-а-а…
Кулына ике метрлы биш такта тотып, Ә х м ә т ш а С и р а җ е т -
д и н о в аксап керә. Шәкертләр көрси артына килеп басалар.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в (такталарны диварга терәп).
Утырыгыз, әфәнделәр! Менә такта кисеп килдем. Бу тактаны
бастырып, диварга беркетергә кирәк булыр. Кара буяу табып буярга.
Габдулла Кариев! Син, дәресләр беткәч, елгага төшеп, акшар эзләргә
барырсың. Йомшак акбур кирәк. (Шәкертләргә карап). Тукта әле, ә
калган шәкертләр кайда?
Г а б д у л л а Т у к а й. Күп шәкертләр бүтән укырга килмибез,
дип әйттеләр, учитель.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Бу бит бездә моңарчы булган
хәл түгел, Габдулла әфәнде!
Г а б д у л л а Т у к а й. Шәкертләр яңача укуны кабул итеп
бетермәделәр.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Штож!..
Г а б д у л л а Т у к а й. Безнең ертык бәтинкәле писыр буласыбыз
юк, безгә дин укытылсын диделәр бүген укымаган шәкертләр!
Аларның яңача укыйсылары килми, учитель.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Соң, Казанда, Өфедә,
Ырынбурда яңача укыту мәктәпләре күптәннән ачылды инде. Кара
такта кертелде, көрсиләр, дөньяви гыйлемнәр. Кайда нинди шәһәр,
кайда ничек пароход йөри. Шуларны өйрәтә торган гыйлемнәр килеп
кушылганнар. Дөньялык өчен бик кирәк нәрсә. Пароходта йөрү
гыйлеме – сәүдә халкы өчен аеруча кирәк әйбер. Безгә күптәннән
ул эшне башлап җибәрергә кирәк иде. Без башламасак, аны барыбер
башкалар башлап җибәрәчәк. Ярамый. Ул эшне без үз кулыбызга алырга тиеш. Югыйсә, әнә, Казанда бу эш кайбер ни җитте кешеләр
кулына эләгеп, шәкертләр арасында кирәк-кирәкмәгән китаплар уку,
мөдәррисләргә вә мөтәвәллиләргә буйсынмау кебек хәлләр килеп
чыккан…
Г а б д у л л а Т у к а й. Без мәдәниятнең яңа баскычына аяк басып
килә торган яшь милләт шәкертләре!
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Әлбәттә! Җәгърәфия фәне – бик
кирәкле фән! Кем белгән бит җирнең карбыз кебек түгәрәк икәнен...
И к е н ч е ш ә к е р т. Ни ди, ни ди, карбыз кебек, диме? Тәмле
икән алайса җир дигәнең, хи-хи!
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Алайса, без нигә шуып төшеп китмибез?
Мәктәбегез үзегезгә булсын! Моннан соң мин бирегә аяк та басмыйм!
Беренче шәкерт зур-зур атлап, сыйныфтан чыгып китмәкче була.
Әхмәтша Сираҗетдинов аны җилкәсеннән тотып,
кире урынына утырта.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Җир түгәрәк, чөнки гравитация
барлык массаларны планетаның үзәгенә тарта, бу исә тотрыклы шар
формасын тәэмин итә. Җирнең әйләнүе үзәктән куу көче тудыра, ул
планетаны «күпертә», шуңа күрә экватордагы радиус поляр радиустан
бераз зуррак. Өслекнең тигезсезлекләре таулар, океан иңкүлекләре вә
тыгызлык аномалияләре локаль тайпылышлар тудыра, ләкин гомуми
сферик формасын үзгәртми. Аңлашыламы?
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Моны бер минут эчендә аңлап буламы?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Булмый, әлбәттә... Галимнәр
йөз еллап өйрәнәләр. Тик аңларга тырышырбыз. Татарлар акыллы
булырга тиеш. Артта калсак, мәңге куып тота торган түгел. Шуның
хәтле тиз үзгәрә дөнья.
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Кызык...
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Үземә дә кызык! Менә бергә
тирләп-пешеп өйрәнербез.
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Димәк, без түгәрәк җирдә яшибез?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Димәк, әле синең алдыңда
каядыр еракта өмет йолдызы ялтырап күренә. Димәк, әле син һаман
алга, алга барырга омтыласың. Кызыксыну яхшы. Дөрес әйбер берлән
кызыксынсаң, әлбәттә.
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Рәхмәт, учитель.
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Штож, шәкертләр! Бүген уку
булмас, мөгаен. Без иртәгә дәресләрне дәвам итәрбез. Габдулла!..
Г а б д у л л а Т у к а й. Кайсы Габдулла, учитель?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Габдулла Кариев, син
елгага төшеп, акбур алып кайт. Габдулла Тукай, син Рәүф, Сафуан,Габдерахманнарның өйләренә барып, иртәгә мәктәпкә килсеннәр
дип әйтерсең.
Г а б д у л л а Т у к а й. Алар мине тыңларлар микән соң?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в. Тыңларлар, тыңламый кая
барсыннар! Тыңламасалар, мин әйтте диярсең.
Г а б д у л л а Т у к а й. Ярар, учитель.
Б е р е н ч е ш ә к е р т. Ә безгә нишләргә?
Ә х м ә т ш а С и р а җ е т д и н о в (беренче һәм икенче шәкерткә
күрсәтеп). Ә сез такта буярсыз. Әле иртәгә хәтле кибеп өлгерергә дә
тиеш. Беренче тигез иттереп диварга беркетергә кирәк. Хәзер кара
буяу алып киләм...
Беренче һәм икенче шәкерт такталарны диварга беркетә
башлыйлар. Габдулла Тукай белән Габдулла Кариев чыгып китәләр.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: ДРАМА музыкаль драма
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев