Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Минем әсәр

Минем әсәрдәге күренешләр Хэппи энд булганчы барачак. Һәрбер кеше үз юлын табачак.

Ничә телдә мәхәббәт җырланса да,

Үз телеңдә матуррак җырлана.

Чит илләргә гашыйк күзләрең дә

Татар күз яше белән дымлана.

Тормыш.

Сәхнәләштерелмәгән спектакль.

Актёрлары – король һәм тузлар.

Мәхәббәт каласы Париж булса әгәр,

Димәк, «сөя белә» бары французлар.

Сюжет кысаларына сыешмыймын.

Экспозиция булсын прологта.

Вакыйгалар катламын үстермичә,

Кульминация килсен.

Нокта.

Хисләр дулкынында шигырь туа.

Тусын, әйдә. Лирик чигенеш.

Минем дөнья –

Минем әсәремдә

Бер генә түгел, байтак чишелеш.

Читлек, богаулардан качам.

Шашам.

Күмеләмен сөю һәм назга.

Мәхәббәт каласы Париж булса әгәр,

Француженка булам беразга.

Тормыш – спектакль.

Жанрын һәрберебез

Үзе сайлый, үзе салачак.

Минем әсәрдәге күренешләр

Хэппи энд булганчы барачак.

Һәрбер кеше үз юлын табачак.

ЭЛЬВИНА МИҢНУЛЛИНА

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәрбер кеше ул- табышмак, диләр.,Мин ул илдә адашкан эмигрантка.Франсуженка булам беразга.Мин- консерватор һәм реалист.Мин- тыныч яшәп яткан Хиросима.Фаталистлар арасында динсез,Гөнаһлылар арасында савапсыз.Мин- дәваңа мохтаҗ бер юлчы,Мин- үлемгә дучар сугышчы.Мин- ялкау турист, Мин- футурист.Ә мин шаһит,Капма- каршы хисләр көрәшендә мин- пацифист.(“Тормыш ул- аяусыз бомба”. Эльвина Миңнуллина) “Һәрбер кеше,- дигән кемдер, табышмак.” Акыллысы табышмактыр, ә ахмак?Күренсәм дә гади мин, бер карашка,Мин табышмак түгел һич тә, мин- башка.Минем башка дигән сүзем, мин- серле!Телим икән, була алам мең төрле:Франсуженка, итальянка, бер юлчы,Гладиатор , ягъни шәһит- сугышчы,Эмигрантка була алам, йә турист,Кирәк булса- пацифист , йә- футурист,Консерватор, йә булмаса, реалист,Атеист һәм билгеле идеалист,Фаталистлар арасында- динсезе,Гонаһлылар арасында- денсезе, Фанат та мин, мөртәт тә мин, кумир мин, Мин табышмак түгел, чөнки убыр мин.