Мин идем бит, кар көртләрен ера-ера...
«Бизмәннәргә салып үлчәгәндә, икебезнең гаеп бертигез!»
Мин идем бит, кар көртләрен ера-ера,
егыла-егыла сиңа ашыккан.
Йөгерү түгел, атлап булмый бүген...
Егерме биштә йөрәк талчыккан.
Һава җитми. Сулуыма каба
декабрьнең синле иртәсе.
Калдыр мине, дисең.
Яратканны ничек итеп ташлап китәсең?
Тугыз йөз унөч тәүлек, ул – аз түгел,
һәр көнендә – миллион вакыйга.
Сине генә уйлап уянам да
синең белән китәм йокыга.
Ә син миңа «яратмыйсың», дисең.
Нинди була соң ул ярату?
«Беркемгә дә бирмим! Минеке!» дип,
канатнымы каерып канату?
Миңа калса, җаннар туры килү
сирәк була. Беләм. Тик – була!
Читтән кара безнең охшашлыкны,
холык кына үзе ни тора.
Икебез дә кызу:
безгә хәзер, бүген кирәк!
Ә иртәгә, бәлки, булмабыз...
Ара ерак. Ләкин җаннар якын,
беребез өчен беребез туганбыз.
Вакыт чикле. Барыр юллар – бикле.
Тар сукмакта бүген икебез.
«Бизмәннәргә салып үлчәгәндә,
икебезнең гаеп бертигез!»
Г Ө Л И Н Ә Ш Ә Й Х И
"КУ" 03, 2024
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев