Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Көрәшү

Мин көләм, мин елыйм, кычкырам, һич тынмыйм...

Мин һаман алдашам, ялгышам, саташам,

мин һаман үземне табарга маташам.

Мин көләм, мин елыйм, кычкырам, һич тынмыйм,

мин һаман гел хаклык җиңәдер дип уйлыйм.

 

Мин «дустым» дип дәшәм, ә үзем көнләшәм,

мин күпләрне сүгәм һәм ачы сөйләшәм.

Белмимен ник мине кешеләр ярата,

әллә соң сәерлек үзенә карата?

 

Мин тагын алдашам, ялгышам, саташам,

ә үзем бер юлдан барырга тырышам.

Минем хис – минем йөз, минем уй – минем йорт,

кунакка килдем дип, үрчеде тик бер корт.

 

Ул эчтән кимерә, ул мине тилмертә,

ул мине хак юлдан йә этә, йә төртә.

Һәм шулчак мин янә ялгышам, саташам,

чит телдә сөйләшәм, язышам, аңлашам.

 

Мин сатам үземнең фикерне кыйммәткә,

акчаны санарга кем мине өйрәткән?

Минем уй – минем йорт, минем тел – тәрәзә,

Ачамын пәрдәне, эндәшәмен сезгә.

 

Лилия Низамова 2000 елда Кукмара районының Сәрдекбаш авылында туган. Төрле әдәби бәйгеләрдә катнашып, дипломант, лауреат исемнәренә лаек булган. «Әйдә ТНВга», «Каурый каләм» конкурсларында да көчен сынап карый. Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр бүлегендә икенче курста укый.

 

"КУ" 11, 2020

Фотода автор үзе, архив

Теги: шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев