Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Костым кичә сезнең фикер белән...

Сез – һәммәгез гарәп графикасы, Мин берүзем монда Яңалиф!

Костым кичә сезнең фикер белән,
Кысылмагыз, сорамаганда!
Күпме күмер эчтем, булышмады,
Сезсез дә мин хәер-догада,
Кысылмагыз, сорамаганда!
Эчне түгел, күңелләрне бора
Сезнең биргән киңәшләрегез.
Сорамадым, кирәк түгел үгет,
Үз юлыгыз белән йөрегез!
Үзем язмышымның батыры мин,
Үзем өчен үзем – Кол Шәриф.
Сез –
һәммәгез гарәп графикасы,
Мин берүзем монда Яңалиф!

Үзем һаман күккә үрелсәм дә
Аска таба тарта сезнең саз.
Җәмгыятьтә минем кебекләргә
Бик тиз килә, диләр, инкыйраз...
Килер вакыт, әйе, үләрмен мин,
Минем кебек булмастыр башка!
Зур хәрефләр белән сезнең түгел,
Минем исемем язылыр ташка!

Айзат Вахитов

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев