Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Көпә-көндез шәһәр уртасында

Мин ышанам. Мин ышанам бары бу шәһәрдә синең барлыгыңа.

Көпә-көндез шәһәр уртасында

тәгәрмәчләр асфальт белән яратышалар.

Бөкедәге усал машиналар

беренчелек өчен ярышалар.

Тукталышта берсе «маршрутка»сын көткән арада

«Старбакс» каһвәсе белән җылыта кулларын.

Каршыдагы күпкатлы бер бинада

тынгысыз әни мәктәпкә озата улларын.

Ә мин (шаһит) карап кына торам

һәм югалам кеше агымында.

Мин ышанам. Мин ышанам бары

бу шәһәрдә синең барлыгыңа.

Бу дөньяда синең барлыгыңа!

 

ЭЛЬВИНА МИҢНУЛЛИНА

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев