Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Көнчелек

Көнләшмә, дус! Мин үзем дә синнән Бөртеккә дә артык түгелмен. Көнләшмә, дус! Шул чагыңда синдә Яхшы кеше йөзен күрермен.

Ул көнләшә миннән. Көнләшерлек
Әллә нәрсәм юк та шикелле.
Ул көнләшә миннән, ә мин аңа
Елмаюым бирәм сөйкемле.
Ул көнләшә миннән. Ни эшләтим?
Күзен бәйлим, колагын каплыйммы?
Ул көнләшә миннән. Берни күрми
Күзем йомып алга атлыйммы?
Нык көнләшә. Иртән-кичен күзли,
Урамнардан мине эзли ул.
Әй көнләшә. Күңел түтәлемнән
Гөлләремне мәңге өзми ул.

Көнләшмә, дус! Мин үзем дә синнән
Бөртеккә дә артык түгелмен.
Көнләшмә, дус! Шул чагыңда синдә
Яхшы кеше йөзен күрермен.
Чәчәк ат син! Күңелләрең йомшый,
Көнләшүең җанда калмый да.
Чәчәк ат син! Яшә бәхет белән,
Чит кешегә күзең салмый да!

Камилә Әхмәдиева

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев