Кисешмәгән язмышлар
Үкенергә калыр диеп сөюебез Уйламадым, бер генә дә уйламадым.
Синме соң ул теге ярдан күз кысасың?
Буй-сыннары синекенә тартым бугай.
Кулларыңда минем бүләк түгелме соң?
Йөрәк серем чишелмичә калды шулай...
Мин сөйгәнне син белмәдең, тәгаен шул.
Әллә сизеп «күзең йомдың», аңламадым...
Үкенергә калыр диеп сөюебез
Уйламадым, бер генә дә уйламадым.
Юлым аннан булмаса да урамыңнан –
Өй турыңнан тыйнак кына атлап узам,
Сукмакның да озыныннан барам әле,
Һәр атлаган адымымны шулай сузам.
Тәрәзәдән синең караш күренмәсме? –
Йорт чатына җиткәч бераз туктап калам:
Җанны эретер караш күрмәсәм дә,
Өмет өзми барам, борылам, карап алам...
Юлым аннан булмаса да, һәркөн саен,
Синең капкаң төбе турын урап киләм.
Шул рәвешле, җаннарыма рәхәт алам,
Йөрәктәге тирән сагыш моңын җиңәм.
Камилә Әхмәдиева
«КУ» 03, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев