Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кеше кыю булып туа алмый...

Кеше кыю булып туа алмый, Тормыш кыюлыкка өйрәтә. Яшәешнең җиз иләге или Адәм затын тәкъдир-иләктә.

Кеше кыю булып туа алмый,
Тормыш кыюлыкка өйрәтә.
Яшәешнең җиз иләге или
Адәм затын тәкъдир-иләктә.
Һәрбер кеше каләм тота белә,
Хисләр чагылдыра белгән күк.
Шул хис кенә йөрәкләрне айкап
Рухи яктан итә безне тук.
Дөреслек тә һәркемнеке төрле,
Кирәктер тик аны табарга.
Дөнья ак һәм кара гына түгел,
Анда төсләр җете тарала.
Яраклашып әллә кемнәргә без
Башыбызда чикләр төзибез...
Тик нигәдер үзебездән түгел,
Башкалардан гаеп эзлибез?
Сүзең белән түгел, эшең белән
Имләү кирәк чалыш дөньясын.
Язын аккан гөрләвекләр сыман
Шаулы юллар ярып, аяусыз!
Әйткән сүзең яшен кебек булсын,
Үзәкләргә үтсен, көйдерсен!
Шул очракта такыр сукмак түгел,
Үз сукмагың белән китәрсең!

Айзат Вахитов

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев