Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Калдырма!

Калдырма! Бу кырыс дөньяда Ялгызым калдырма... Үтенәм...

Калдырма! Бу кырыс дөньяда
Ялгызым калдырма... Үтенәм...
Йөрәктә шөбһәле шомлану,
Әйтерсең учымда ут үрәм...


Калдырма! Ялгызлык утлары
Өткәнче телгәләр җанымны...
Хакың юк җилләрдән сөйдереп,
Толлыкка ташларга ярыңны!..


Калдырма! Шушы сүз тын бирми,
Муенга чорналган бау сыман.
Җай гына тормышка шом үтте,
Алдымда – билгесез ак томан...


Бу җилләр, томаннар бар да ят,
Бар да чит һәм шыксыз... Бел, аңла!
Күңелем бакчасы шау чәчәк
Бары син янәшә булганда!

 

"КУ", 05, 2023

Фото: pexels

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев