Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кәгазь итеп бөгәрлим дә атам

...Бүреләрдән аерылган бүре Бүре түгел диеп санала, Әмма шундый бүреләрдән генә Яңа буын җиргә ярала.

Айзат Вахитов тумышы белән Саба ягыннан.
Бүгенге көндә Филология һәм мәдәниятара багланышлар
институтының Габдулла Тукай исемендәге югары
мәктәбендә укый, «Мизгел» яшьләр театры актёры;
Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия лауреаты.
Айзатның шигырьләре республиканың вакытлы
матбугатында басыла, шул ук вакытта аның үзен
шигырь кичәләрендә, төрле перформансларда күрергә
була. Шигырьләрендә узган гасырның гыйсъяни рухы,
милләт язмышы, туган тел белән бәйле мотивлар
өстенлек итә.

***

Кәгазь итеп бөгәрлим дә атам
Уйларымны төрле якларга.
Ерткыч хайван кебек ризык эзлим,
Ни ашарга ялгыз калганга?
Бүреләрдән аерылган бүре
Бүре түгел диеп санала.
Башкаларга каршы булган кеше
Яши алмый, имеш, дөньяда...
Ә мин җәмгыятькә каршы чыктым,
Төкердем дә кеше сүзенә...
Дөнья кануннарын җимерәм дип,
Төгәл вәгъдә бирдем үземә.
Мине дөнья тешләмәкче иде,
Сындырмакчы иде икегә.
Ә мин очлы балык кылчыгыдай
Кысылдым да аның тешенә,
Кинәт-кинәт ачы сызландырдым,
Йокы төшертмичә күзенә.
...Бүреләрдән аерылган бүре
Бүре түгел диеп санала,
Әмма шундый бүреләрдән генә
Яңа буын җиргә ярала.

Айзат Вахитов

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев