Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Каеннардан тамчы тамган чакта

Насыйп булса, тиздән күрешербез. Ачык калдыр, әнкәй, капкаларың.

Каеннардан тамчы тамган чакта
Елый икән диеп уйламагыз!
Ходай кушса, бар да яхшы булыр.
Булмастаен, зинһар, сорамагыз!
Каеннардан тамчы тамган чакта,
Коеламы икән яфраклары?
Каерылып озак карап тордым
Һаваларда казның кыйгаклавын.

Каеннардан тамчы тамган чаклар
Йөдәтерләр кереп төшләремә.
Җитез җилләр белән куышканым
Төшәр әле озак исләремә.
Каеннардан тамчы тамган чакта
Җилләр тирбәтәдер алкаларын.
Насыйп булса, тиздән күрешербез.
Ачык калдыр, әнкәй, капкаларың.

 

Айгөл Баһавиева

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев