Яр буенда торам кораб көтеп...
Агачлары бөре ярган чакта Минем җанда яфрак коела. Яңарумы, әллә ямь югалу, Әллә аңлау тормыш нужасын.
Камилә Әхмәдиева Балык Бистәсе районы Күгәрчен
авылы кызы. Казан Федераль Университетының Филология
һәм мәдәниятара багланышлар институтының икенче
курс талибәсе. Шигырьләр яза. Балачактан төрле иҗади
бәйгеләрдә катнашып килә. Иҗат үрнәкләренең «Көмеш
кыңгырау», «Авыл офыклары» газеталарында, «Ялкын»,
«Мәйдан» журналларында дөнья күргәне бар. «Илһам»,
«Алтын каләм», «Иделем акчарлагы», «Глаголица» кебек
әдәби бәйгеләрдә дә даими көчен сыный.
Редакция
Яр буенда торам кораб көтеп,
Миңа тиешлесе күренми.
Ни кызганыч, бер сүтелгән йомгак
Яңа тормыш башлап үрелми.
Бер тапталган сукмак өсләренә
Янә үсми чирәм язларын.
Кояш елмайса да, элеккечә
Чәчмәс инде миңа назларын.
Ләйсән булып яуган яңгыры да
Явыз яшен булып тоела.
Агачлары бөре ярган чакта
Минем җанда яфрак коела.
Яңарумы, әллә ямь югалу,
Әллә аңлау тормыш нужасын.
Йөрәк тибә. Минутына сиксән.
Тик чыдасын гына, чыдасын…
Чыдый алмый чыгам дигәндә дә,
Серләремне сөйрәп чыкмасын.
К а м и л ә
Ә х м ә д и е в а
«КУ» 03, 2026
Фото: архив, фотода автор үзе.
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев