Һәр кешенең үз сукмагы кабатланмас...
Һәр кешенең үз сукмагы кабатланмас, Балачактан коры, кара картлыккача.
Һәр кешенең үз сукмагы кабатланмас,
Балачактан коры, кара картлыккача.
Эчемдәге бала шалтырата уенчыгын һаман –
Шалтыравык тавышыннан картлык кача.
Уен эзләп, җир читенә китәр иде сабый.
Аңа бар да матур, бар да яңа.
Күнегүнең ни икәнен аңлый алмый, һәр көн
Ач күзләрен текәп карый киң дәрьяга.
Нәрсә эзлисең син, котылыр юл әллә
Иң беренче хатирәңнән – караңгыдан?
Оныгының бетмәс шуклыгына шаккаткандай,
Читтән, өстән, олыларча шуңа карап торам.
Беркайчан да килә күрмә, уйнап,
Күнү дигән тешсез җанвар оясына якын.
Канатлы бул, саңаклы бул, яраш, ярыш,
Калам димә канәгатьлек яссысына ятып!
Өлкән булып уйнап кына йөри ул галстуклар,
Бутафорик ул пинжәкләр, җыерылган кашлар,
Әйтерсең лә онытылган шалтыравык,
Без җитдиләр шундый, «просто кошмар!»
Тавышына җыеп, үскән балаларның,
Җибәралмый шәрә артлы, шар күз чагын;
Күкрәгемдә, сыйдырмасны сыйдырырга
Ашкынучы шалтыравык суга чаңын.
Рузилә Шакирова
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев