Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Эзләмәгез

Бизмәннәрга салып үлчәнмидер хаклык, Ни рәвеше, ни бәясе сатлык...

Бизмәннәрга салып үлчәнмидер хаклык,
Ни рәвеше, ни бәясе сатлык...
Хәзер аны эзләмиләр киштәләрдән,
Бик күп булса, берәү алыр дистәләрдән.
Эзләмиләр аны, тапканнары – яшерәләр.
Аны эзләп керми күрше күршегә дә...
Кемгә кирәк, ята аунап, типкәләнеп;
Анда-монда йөреп беткән тишкәләнеп.
Кирәге дә инде аның шуның кадәр...
Хаклык эзләү, тапканнан да бугай хәтәр...
Эзләүчедән җыйнаулашып көләләр дә
Телен бикләп куйдыралар келәләргә...
Эзләмәгез! Юк ул хаклык дигәннәре!
Тапканнарның... хәзер башын игән мәле...

Айгөл Баһавиева

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев