Дустымның күңел көндәлегеннән
Кышлар безгә яз күтәреп килде. Ялгыш катыш: ап-ак сөю ява.
Кышлар безгә яз күтәреп килде.
Ялгыш катыш: ап-ак сөю ява.
Салкыныннан аңын җуйган кышка
Бары безнең янып көю – дәва.
Ап-ак кышта язга тилмерүлек
Һәм тилелек сеңгән безнең канга.
Йөрәгендә бикле сер йөртүче
Кем хөкемдар ике садә җанга?
Ул кыштан тыш быелгысын сөйлик:
Җылы каһвә кулда. Тыгыз һава.
Тик нигәдер ап-ак сөю түгел,
Акрын гына җиргә сагыш ява.
Һәм яшермик, әйдә, кире какмыйк
Күргән саен үзәк өзелүне.
Бары гашыйк җаны тәфсилләр күк
Түзеп булмас җирдән түзелүне.
Ап-ак кардай ап-ак сөюләрне
Кышлар белән бергә искә алыйк.
Тик шулай да, сагына калсак «без»не,
Күтәрелеп, зинһар, күккә карыйк!
Йолдызларга карыйк…
Энҗе Ильясова
«КУ» 01, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев