Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бутала, саташа табигый фасыллар...

Рух көчен туплыйк та кыйблага юл алыйк! Без ханнар нәселе, җиңелми батырлар!

Бутала, саташа табигый фасыллар

Меңенче йомгагын сүткәндә гасырлар.

Кешелек үз йөзен югалткан бу мәлдә

Бер-ике дистәгә тулырмы асыллар?

Асыллар, Алласын, намусын сатмаган,

Мин, диеп мөнбәрдән күкрәген какмаган.

Иленә, теленә тугрылык саклаган,

Халкының ышаныч, өметен аклаган,

Кайда сез? Мин кем соң? Кыйблага еракмы?

Чегәннәр кирәкми сорарга азакны...

Кем тели – шул бора, без әллә курчакмы?

Телсезләр өере үз итте баткакны.

Меңенче йомгагын сүткәндә гасырлар,

«Үткәнең онытма!» дип дәшә тамырлар.

Рух көчен туплыйк та кыйблага юл алыйк!

Без ханнар нәселе, җиңелми батырлар!

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев