Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бул син!

Бул син бер көй, юлда тыңлап йөрер, Бер исем бул хәтеремдә калган. Мин – кырыслык. Ә син йомшаклык бул, Тәңгәллек бул мине яулап алган.

Җан җылыткан көзнең өлеше бул,
Бул көзге җил – чәчләремне тарат.
Бул иреннәр, чәчәк исе сеңгән –
Елмайганнар һәрчак сиңа карап.
Бул син кояш болыт сарган көндә,
Яңгыр тамчысы бул шифа биргән.
Бер чишмә бул миңа эссе чүлдә,
Йә бул сирень безнең яшьлек иңгән.
Бул син бер көй, юлда тыңлап йөрер,
Бер исем бул хәтеремдә калган.
Мин – кырыслык.
Ә син йомшаклык бул,
Тәңгәллек бул мине яулап алган.
Бул бер китап, мин – шигыре аның.
Бул күз яше шикәр тәме белән.
Бул ачыклык – билгесезлек булыйм,
Бул бер догам яттан сөйли белгән.
Асылташтай төпкә баткан мәлдә
Коткаручы җылы көчле кул бул.
Адашканда үзенә чакырып торган
Бер ак юл бул миңа.
Бул син! Бул! Бул!!!

Энҗе Ильясова

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев