Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бу бары яшьлекне сагыну

Үпкәм юк язмышка, шулай да Син булган яшьлекне сагынам...

«Исәнме!» – дидең син, елмаеп,
Белсәң дә йөгереп китәсем.
Өстеңә хәтерем түрендә
Сакланган күлмәгең кигәнсең.
Күзләрең төсендә зәп-зәңгәр
Күкчәчәк хәтерем сагында.
Үпкәм юк язмышка, шулай да
Син булган яшьлекне сагынам...
Үткәнгә юк үпкәм бер тамчы,
Барасы юлыбыз аерым.
Йөгермим бу юлы: тутырып,
Елмаеп күзеңә карыймын:
Күкчәчәк төсендә – зәңгәрләр,
Уңмаган мәгәр лә төсләре.
...«Исәнме!» – дидем мин, елмаеп,
Башкага ярату хисләрем.

Рәмзия Җиһаншина

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев