Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бир кулыңны...

«Бир кулыңны, дисең, саубуллашыйк, керфекләргә йокы эленә». Мин ашыгам татлы төшләремә, сиңа вакыт яңа көнеңә.

Разбежавшись, прыгну со скалы.
N.


«Бир кулыңны, дисең,
саубуллашыйк,
керфекләргә йокы эленә».
Мин ашыгам
татлы төшләремә,
сиңа вакыт яңа көнеңә.
Бир кулыңны, бәгърем.
Саубуллашыйк!
Сиңа – уңга, миңа – уйларга.
Инде вакыт
йолдыз кабызырга
төн узасы озын юлларда.
Туңа калсаң,
хисем очкыннарын
актарырсың йөрәк көленнән.
Тик яңадан
кулым сузмам инде –
күзләремә йокы эленгән...
Бир кулыңны, бәгърем.
Саубуллашыйк!..

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев