Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Безнең кавем

Безнең тарих фаҗигале, Безнең язмыш яралы. Безгә тәкъдир насыйп иткән Актан бигрәк караны. Кылычтан үткән кавем без, Ватаныннан куылган. Дөньяны яулар көчебез Җир йөзеннән җуелган. Богауланган горурлыгы, Тарайтканнар ызанын. Күпне күргән халкым, әмма Югалтмаган иманын! Онытмаган бисмилласын, Манаралар ауганда. Аллам диеп яуга кергән, Күктән кургаш яуганда. Калдырмаган уразасын, Калдырмаган намазын, Бер ишетергә тилмереп Тансык азан авазын. Мең кат үлеп терелгән без, Мең кат көлдән яралган. Имансызлар арткан саен, Бездә иман яңарган. Кемнәр безгә кизәнмәгән, Кемнәр безне сатмаган... Ничек исән калыр идек – Безне Алла саклаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев