Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Без – Кадаклар

Безне сугып утырталар урыннарга

Без – Кадаклар,
Безне сугып утырталар урыннарга.
Без – Кадаклар,
Ләкин күптән чүкеч дошман кулларында.
Без – Бүкәннәр.
Балта безне ярып сала урталайга.
Яра! Яра!
Кемнәр Энә булып безгә ямау сала?
Кем коткара?
Без – Буяулар.
Кемнәр безнең белән буйый?
Кем Пумала?
Даһи җаннар белән уйнап,
Рәссам биткә буяу сала...
Дөнья әйләнеше шундый,
Ләкин барысы безнең кулда,
Һәркем үз җавабын тота:
Кемнәр үзе тотып ашый,
Ә кем – хуҗаныкын йота.

Айзат Вахитов

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев