Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Без бу җирне танымабыз инде

Без тарихта яңа туган бүген. Юлга чыктык... Үзебезнең илгә!

Без – җәяүле җайдак токымыннан.

Иярләрдән төштек, калды атлар.              

  Л.Гыйбадуллина 

Без бу җирне танымабыз инде:

Ничә калкып, ничә яткан илләр...

Аксакаллар корган тирмәләрдә

Үзәкләргә үтеп улый җилләр.

Бездән бизгән еллар кайтавазы:

Эндәшкәнгә – тынлык кала ятып.

Мең яшәргә йөзлекләрне җыйган

Чал Хәтернең кылын өзгән Вакыт.

Без күптәннән җайдак түгел инде:

Узды тузан куып чабышкылар.

Ә төшләргә гел әкият керә:

Җир җимертә атта безнең уллар.

Безнең йөздә – еллар салган сырлар,

Тик хәтердә – ни эз, ни адымнар.

Биштәреңне иңнәреңнән төшер, –

Ерак бабаңнарның сәламе бар:

«...сез бу җирне танымассыз инде:

Ун калыкты һәм ун ятты илләр.

Дога белән корган тирмәбездә

Уламасын иде ачы җилләр...»

Тик чашасы килә! Онытасы!

Бу ядкарьне очырасы җилгә!

Без тарихта яңа туган бүген.

Юлга чыктык... Үзебезнең илгә!

Гөлназ Нуриева.
 

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев