Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бәхетлеләр бер үк көйне йөз мәртәбә тыңламыйлар...

Бәхетлеләр бәхет белән яши, яшәү тәмен белеп. Кайчандыр бер (искә алу авыр) тәнем яшәп, Үзем – яшәмәгән кебек.

Заманында мәктәпне тәмамлаганчы ук беренче
китаплары дөнья күрергә өлгергән Луиза Янсуар, Лилия
Гыйбадуллина сыман Энҗе Ильясованың да әдәбиятка
өметле адымнар белән килүен күрү мине сокландырды
да, гаҗәпләндерде дә. Әле 16 яшьтә генә булуына
карамастан, Актанышта туып, бүгенге көндә 10
сыйныфта белем алучы Ильясова Энҗе Илнур кызы инде
«Илһам», «Нур Баян», «Сәләткә нур булган йолдызлар»,
«Глаголица», «Иделем акчарлагы» кебек әдәби бәйгеләр
вә фестивальләрдә катнашып, җиңүләр яуларга ирешкән,
аерым шигырьләре «Көмеш кыңгырау», «Мәдәни җомга»
газеталарында, «Салават күпере», «Ялкын» журналларында дөнья күргән.
Әлегә, нигездә, мәхәббәт лирикасына өстенлек бирсә дә, аның фикер сөреше,
образлар системасы, гыйбарә, чагыштырулары, самими хис-кичерешләрен
шигырь юлларына тезә белү осталыгы таң калдыра.
Әүвәл Энҗенең иҗаты белән Алинә Хәбибуллина арадашчылыгында танышкан
булсам, Татарстанның халык шагыйре, поэтик сатира остасы Гамил Афзалның
рухын яд итәргә баргач, «Яшьләр каләме» республикакүләм иҗат фестивалендә
яшь шагыйрәнең үзе белән дә күрештек: ул биредә дә җиңүчеләр исемлегендә иде.
Хикмәт Актаныш районындагы чишмә суындамы, әллә саф татар
районының «Сәләтле балалар гимназия-интернаты»нда белем бирүчеләрнең
әдәбиятыбызга мәхәббәт уята белү ысул-алымнарындамы: Актаныш төбәге
соңгы елларда татар әдәбиятына биргән талантлары, шул исәптән Энҗе
Ильясова белән дә горурлана ала!

Фәнил Гыйләҗев

***

Бәхетлеләр бер үк көйне йөз мәртәбә тыңламыйлар.
Бәхетлеләр күз яшьләре хисабына тын алмыйлар.
Бәхетлеләр бөгәрләнгән өс-киемдә айлап йөрми.
Бәхетлеләр уй-хисләрен кулъяулыкка тыгып төрми.
Бәхетлеләр һәр иртәсен литр чама каһвә эчми.
Бәхетлеләр кулларыннан савыт-саба килеп төшми.
Бәхетлеләр, төнен яшәп, көндез йокы симертмиләр.
Бәхетлеләр үзләренә фәкать кишер кимертмиләр.
Бәхетлеләр бәхет белән яши, яшәү тәмен белеп.
Кайчандыр бер (искә алу авыр) тәнем яшәп,
Үзем – яшәмәгән кебек.

Энҗе Ильясова

 

«КУ» 01, 2026

Фото: архивтан. Фотода автор үзе.

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бәхетсезләр бер үк көйне йөз мәртәбә тыңлый алыр. ...........Бәхетсезләр күз яшьләре хисабына тынын алыр. ..............Бәхетсезләр бөгәрләнгән өс-киемдә айлап йөрер. ............Бәхетсезләр уй-хисләрен кулъяулыкка тыгып төрер. ...............Бәхетсезләр һәр иртәсен литр чама каһвә эчәр. .............Бәхетсезләр кулларыннан савыт-саба килеп төшәр. ...............Бәхетсезләр, төнен яшәп, көндез йокы симертерләр. ..............Бәхетсезләр үзләренә фәкать кишер кимертерләр. .............Бәхетсезләр яшәр, бәхет белән яшәү тәмен белми. ...............Бәхетлеме, әллә юкмы, үзем беләм, тәнем белми. .............. ... Сәйлән